kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Туган тел " Асыл һәм нисби сыйфатлар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема.Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау. Асыл һәм нисби сыйфатлар.

Максат: асыл һәм нисби сыйфатларны аерырга өйрәтү; сыйфат, сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрне ныгыту; сүзлек байлыкларын арттыру, иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү; туган як табигатенә, җәнлекләргә, кошларга мәхәббәт тәрбияләү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Туган тел " Асыл һәм нисби сыйфатлар"»

4нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе.

Тема.Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау. Асыл һәм нисби сыйфатлар.

Максат: асыл һәм нисби сыйфатларны аерырга өйрәтү; сыйфат, сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрне ныгыту; сүзлек байлыкларын арттыру, иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү; туган як табигатенә, җәнлекләргә, кошларга мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;эшне җаваплы, аңлап башкару;татар телен белүнең әһәмиятен аңлау;

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: җөмләдән фактик мәгълүматларны таба белү; төшенчәләр чыгара белү;уку гамәлләрен башкаруда барлыкка килгән каршылыкларны билгеләү (чагыштыру);

Коммуникатив УУГ: аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү; әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү;

Регулятив УУГ: дәреснең максатын ачыклый алу;эш вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгелели белү; эшчәнлеккә үзбәя бирү;

Предмет буенча: сүз төркеме буларак сыйфат турында белемнәрне ныгыту.

Дәреснең тибы: яңа белемнәр формалаштыру.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, tatarschool.ru мультимедиа кушымтасы (51 дәрес), рәсемнәр, дәреслек И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теле, Мәгариф-Вакыт, 2014.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсе кую һәм чишү.












Дәрес барышы.


I.Мотивлаштыру – ориентлашу

1.Психологик уңай халәт тудыру:

- Исәнмесез укучылар, хәерле көн барыгызга да.

Кояшлы көн телим барчагызга.

Бәхет, шатлык булсын гел юлдаш.

Хәерле көн теләп һәркемгә

Син бары тик елмаеп эндәш.

Дәресебезнең хәерле, уңышлы үтүен теләп бер-беребезгә елмаеп

алыйк.

II.Актуальлэштеру.

- Укучылар, тышта безнең бик кояшлы көн булмаса да, классыбызга балкып кояш чыккан. Ләкин кояшыбыз гади генә түгел, серле кояш.

-1 слайд белән эш.Укучылар ,безгә Әмир шушы матур рәсемгә карап, хикәя язып җибәргән.

-Әйдәгез бергәләп, укып китик әле.

- 2 слайд белән эш.Ә Тылсымчы хикәясен яздырып җибәргән, тыңлыйк әле?

(Укучылар слайтта бирелгэн текстны укыйлар. Тылсымчынын хикэясен тынлап чагыштырып утыралар).

-Кайсы текст ошады? Ни өчен?

- Димәк дәресебезнең темасы нинди булды?

- Кояш артындагы теманы әйләндереп кую.

- Кояш нурларындагы сорауларга җавап бирдерү.( Күрәсезме укучылар кояшыбызга нурлар җитми. Димәк безнең өйрәнәсе тема ,шул нурлар артына яшеренгән. 4 слайд белән эш.Темабызны ачыр өчен ,безгә Тылсымчы яздырып җибәргән хикәядән сыйфатларны табырга һәм тактага язып барырга кирәк. Укучылар сыйфатларны табалар һәм тактага язып баралар.

- гүзәл-гүзәлрәк

- ап-ак – ак – агырак - аксыл

- яңа- яңарак—яп -яңа

- матур- матуррак -бик матур

- җылы- җылырак – җып-җылы-җылымса

- кышкы-?

- ачы-ачырак- ап-ачы-

- Шушы сүзләрне дәрәҗәгә куеп карыйк.

III. Яңа теманы аңлату.

- Укучылар, кышкы сүзенә сорау куйдык ,ни өчен? ( Чөнки аларны дәрәҗәләргә куеп булмый).

- Менә проблемалы сорау туды? ( Укытучы “кышкы” сүзен тактага беркетеп куя?).

- Димәк укучылар, без сүзләрне ничә төркемгә бүлдек ?( Ике төркемгә).

Нинди төркемнәргә? ( Дәрәҗәгә куеп була торган сыйфатлар һәм дәрәҗәгә куеп булмый торган сыйфатларга бүлдек).

-Менә бүгенге темабызны ачтык.

-Укучылар, мондый сыйфатлар асыл һәм нисби сыйфатлар дип йөртелә икән. ( Кояш нурларындагы асыл, нисби сүзләрен кычкырып укыйлар).

- 5 слайд белән эш. Асыл һәм нисби сыйфатларның кагыйдәсен слайдтан укыту.

- Физкультминутка

1 кыз һәм бер малай такта янына чыга.

Малай: Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә:

Кыз: Нинди матур татар улы!-

Күз тимәсен үзеңә.

(Татар бию көенә биетеп алу).

-6 слайд Дәфтәрдә эш

- Матур язу күнегүен яздыру.

- Укучылар, татар телендә генә кулланыла торган юл хәрефләрен

языгыз. Нинди хәрефләр яздыгыз.?Татар телендә кулланыла торган ничә аваз бар? Ә, ө, ү, һ, җ, ң.

  • Тактага бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүлеп языгыз.( Укучылар дәфтәрләрдә язалар һәм бер – берсенең эшен тикшерәләр 7 слайд).

IV. Ныгыту

  • Дәреслек белән эш.

  • Укучылар, дәреслегебезнең 8 нче битендәге кагыйдәне укып алыгыз әле. Без белми калган,яңа мәгълүмәт юкмы?( Укучылар эчтән кагыйдәне 1 тапкыр укыйлар).

  • Күнегү өстендә эш. Дәфтәрләрдә эшлиләр.

  • Күнегү өстендә эш .Телдән эшләтү.

V. Рефлексия

- Карточкалар өләшәм. Тест биремен эшләп бирәләр.

- Укучылар, тест биремнәрен тикшереп билгеләр куярмын .

- Көндәлекләрне ачтык,өй эшен язабыз .( Биреме укыла, аңлатылып кителә).

- Димәк укучылар без бүген нәрсә турында сөйләштек?

- Сыйфатның сөйләмдә кулланышы турында нәрсә әйтер идегез?

- Нинди яңа ике термин белән таныштык?

- Асыл сыйфат белән нисби сыйфатны ничек аерабыз?

- Тормышта сыйфатларны куллану кирәкме укучылар? Ни өчен ? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
- Әфәрин укучылар! Булдырдыгыз!

- Барыгыз да дәрестә бик яхшы катнаштыгыз. Үзбәя.

- Дәрес тәмам.









Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Туган тел " Асыл һәм нисби сыйфатлар"

Автор: Гульназ Солтанова

Дата: 03.02.2022

Номер свидетельства: 599485


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства