kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Туфрак ??м аны? составы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат.  

1.Балаларны туфракны? т?рле типлары бел?н таныштыру;к?з?т?л?р буенча анализ ясарга ??м н?ти??л?р чыгарырга ?йр?т?.

2.Укучыларны? туган як туфрагы бел?н кызыксынуларын ?стер?.

3.Туфракка карата сакчыл караш т?рбиял??.

 ?и?азлау. Компьютер, проектор, экран,т??риб? ?чен материал, туфрак, тест биремн?ре  язылган  карточкалар.

Д?рес барышы.

 I.Оештыру ?леше.

-Х?ерле к?н, укучылар!Д?рес итеп утырыйк ??м д?ресне башлап ?иб?рик.

(Д?ресне? максатын,темасын ?йт?)

-Укучылар,?йд?гез уйлап карыйк ?ле:б?ген д?рест? с?з н?рс? турында барачак?

-Без а?а басып й?рибез,л?кин ??р кешене? тормышында аны? нинди роль уйнавы турында бик сир?к уйлыйбыз.Аннан башка безне? ?ст?лд? ипи д?,яшелч? ??м ?ил?к-?имеш т? булмас иде.Ул гына да т?гел,аннан башка безне? планетада тереклек ?йл?неше ?зелер ??м барлык коры ?ир ?семлексез,хайвансыз,г?мб?сез калыр иде.

-Бу н?рс? булыр ик?н,укучылар? 

 II. Актуальл?штер?.

-? х?зер ?йд?гез, ?тк?н д?рест? ?йр?нг?н теманы кабатлап ?тик.

 - туфрак. ( Модель Фрейер)

Н?рс? ул туфрак?

Ничек ясала?

Туфракта н?рс? бар?

Туфрактан тереклек иял?ре ничек туклана?

 ТАЙМ  - ПЭА – ШЭА( тикшер?)

-Уйлап карагыз ?ле: и?д?ш партнёрларыгыз (партнёры по плечу) бел?н фикер алышыр ?чен сезг? 1 минут вакыт бирел?.(Карарак ч?чле укучы башлый).

Укучылар ?зара фикер алышып д?рес темасын ачалар.

-Бу сорауга 2 нче ?ст?лд? 3 саны астында утыручы укучы ?авап бир?.

 (Туфрак.)

-Яхшы.?йе,с?з туфрак турында барачак. Кешел?р аны еш кына ?ир-ана дип атыйлар. Ни ?чен шулай атаулары хакында со?рак с?йл?шербез.

III. Я?а материал буенча эш.

-Укучылар,?ирне? ?ске катламы ничек атала?(?ирне? ?ске катламы туфрак дип атала.)

-Сезне? ?ст?лл?регезд? туфрак ?рн?кл?ре бар.Яхшылап лупа аша карагыз ?ле аларны.Сез анда н?рс? к?р?сез ?(Коры яфрак калдыклары.?л?н калдыклары.Кечкен? таякчыклар.Коры б???к калдыклары.)

-Туфрак нинди т?ст??(Туфрак кара?гы т?ст?.)

- ? х?зер туфрак составына нил?р керг?нен ачыкларбыз.

 Гам?ли эш. 

 Т??риб? №1. (Т??риб?не 1 укучы чыгып к?рс?т?.Укытучы а?латып ?йтеп тора). Сулы стаканга туфрак салабыз. Н?рс? к?р?сез? (Туфрактан куыклар к?т?рел?.)

-Бу н?рс? турында ?йт?? (Туфракта ?ава бар.)

 Т??риб? №2. (Т??риб?не 1 укучы чыгып к?рс?т?. Укытучы а?латып ?йтеп тора.) К?газь салфеткага туфрак куябыз, ??м каты итеп кысабыз. Салфетканы ачып туфракны коябыз. Салфеткада н?рс? калды? (Юеш тап.)

-Н?ти??? (Туфракта су бар.)

 Т??риб? №3. (Укытучы к?рс?т?.) ?йд?гез х?зер карыйк, туфрак салган су нишл?де? (Стакандагы су болганчыкланды.)

-Стакан т?бенд?  сез н?рс? к?р?сез?(И? аста ком,? ?ст?-балчык.)

-Нинди н?ти?? ясыйбыз?(Туфрак составында ком ??м балчык бар.)

Т??риб? №4.(Бу т??риб?не укытучы узе к?рс?т?.)Туфракны азрак кыздырабыз.Н?рс? к?р?сез? (Туфрак ?стенд? т?тен барлыкка килде,??м т?мсез ис сизел?.)

-Ни ?чен шулай? (Бу яфрак калдыклары,?л?н ??м б???к калдыклары яна.)

-Бу ?семлек ??м хайван калдыкларыннан  барлыкка килг?н черем? яна.Нинди н?ти?? ясыйбыз?(Туфрак составында черем? бар.)

 Т??риб? №5.(Бу т??риб?не укытучы узе к?рс?т?.)Х?зер мин туфрак салган стаканнан бернич? тамчы су алам,??м аны пыялага куям. Пыяланы ут ?стенд? кыздырам.Сез н?рс? к?р?сез?(Пыялада ак тоз барлыкка килде.)

-Бу тозлар ?семлекл?р ?чен бик т? кир?к. Н?ти?? ясыйбыз.(Туфракта тозлар бар.)

 (Гам?ли эш барышында “Туфрак составы” схемасы ачыла бара.)Туфрак составы:?ава,су,ком,балчык,черем?,тоз.

- Укучылар,туфракны? у?дырышлылыгы н?рс?д?н тора дип уйлыйсыз?(Черем? к?л?менн?н  тора.)

-Табигатьт? бик к?п туфрак типлары бар.Безне? илебезне? т?рле урыннарында туфрак берт?рле т?гел.Аларны? составлары да аерыла.

 Д?реслек бел?н эш.(171 нче бит.)

-Укучылар, д?реслект? бирелг?н туфрак ?рн?кл?рене? р?семн?рен карагыз ?ле. Аларны ?зара чагыштырыгыз. Ничек уйлыйсыз, бу туфракларны? кайсылары у?дырышлырак?

 -Безне? т?б?кт? нинди туфрак?

-Туфракны ?йр?н?че галимн?р бар.  Алар туфракны бик к?п типларга аералар.

-Безне? илд? и? ки? таралган туфрак кайсы дип уйлыйсыз?

-Д?ньяда и? у?дырышлы туфрак дип без кайсысын атый алабыз?  Ни ?чен?

 -Без туфрак типлары бел?н таныштык, ?мма “Ни ?чен туфракны ?ир-ана дип й?рт?л?р?” диг?н сорауга ?авап бирм?дек. ?йд?гез х?зер бу сорауга ?авап эзлик.

Таймд раунд робин.

(??р укучыга 30 секунд вакыт бирел?.)

-1 саны астында утыручы укучы башлый.(Командада ??р укучы,чиратлап, кычкырып ?зене? ?авабын ?йтеп чыга.)

-Бу сорауга 1 нче ?ст?лд? 4 саны астында утыручы укучы ?авап бир?.

(Ч?нки ?ирг? без бер орлык утыртабыз да,ме?л?г?н ?имеш ?ыеп алабыз.

?ир кешене ашата,тукландыра.?ирд? кеше ашый торган бик к?п ?семлекл?р ?с?.?ир кешел?рне ген? т?гел,кошларны,б???кл?рне,хайваннарны да тукландыра.)

-Яхшы.

-Туфрак у?дырышлырак булган саен, у?ыш та мулрак була. ?мма ?ир-ана да саклауга мохта?. Ч?нки табигатьт? 1 см калынлыктагы туфрак барлыкка килсен ?чен,250-300 ел кир?к, ? 20 сантиметрлы ?чен-5-6 ме? ел кир?к бит!

 Физкультминутка.  Фолоу-зе-лидер.

(Музыка уйный, укучылар сыйныф б?лм?се буйлап биеп й?рил?р.)

    Д?реслек бел?н эш. (36-38 нче битл?р.)

-Туфракны саклар ?чен н?рс? эшл?рг? кир?к? (Кырларда туфракны саклау ?чен, урман полосалары утыртырга, ? кыш к?не кар тотарга  кир?к.  Агулы химикатларны, ашламаны тиешенч? ген? кулланырга кир?к.)

-Кешел?р ничек итеп туфракны пычраталар? (Тиешенн?н артык агулы химикатлар кулланып,ял итк?нн?н со? ч?п-чарлар ташлап калдырып пычраталар.)

-Кешел?р кайчан туфракны бозып чокырлар  ясыйлар? ( Файдалы казылмаларны карьералардан чыгарган вакытта,с?з?клекл?рд? туфракны д?рес с?рм?г?н очракларда.)

-Кеше ничек итеп туфракны юкка чыгара? (Кырлардан агачларны кисеп туфракны юкка чыгаралар. Юл, завод,  торак йортлар т?зег?н вакытта туфракны юкка чыгаралар.)

-Ни ?чен туфракка сакчыл карашта булырга кир?к?

Су 18 см калынлыктагы туфрак катламын урманда -500 ме? елда, болында – 3225  елда, ? ?семлексез урында нибары 15 елда юдырып бетерерг? м?мкин.

 IV. ?тк?нн?рне ныгыту.

  • Туфрак составын иск? т?шер?
  • Микс-пэа-шэа (сорауларга ?авап бир?)

-Туфракны саклар ?чен н?рс? эшл?рг? кир?к?

  • (Кырларда туфракны саклау ?чен, урман полосалары утыртырга, ? кыш к?не кар тотарга  кир?к.  Агулы химикатларны, ашламаны тиешенч? ген? кулланырга кир?к.)
  • -Кешел?р ничек итеп туфракны пычраталар? (Тиешенн?н артык агулы химикатлар кулланып,ял итк?нн?н со? ч?п-чарлар ташлап калдырып пычраталар.)
  • -Кешел?р кайчан туфракны бозып чокырлар  ясыйлар? ( Файдалы казылмаларны карьералардан чыгарган вакытта,с?з?клекл?рд? туфракны д?рес с?рм?г?н очракларда.)
  • -Кеше ничек итеп туфракны юкка чыгара? (Кырлардан агачларны кисеп туфракны юкка чыгаралар. Юл, завод,  торак йортлар т?зег?н вакытта туфракны юкка чыгаралар.)
  • -Ни ?чен туфракка сакчыл карашта булырга кир?к?
  • Су 18 см калынлыктагы туфрак катламын урманда -500 ме? елда, болында – 3225  елда, ? ?семлексез урында нибары 15 елда юдырып бетерерг? м?мкин.

-Без б?ген сезне? бел?н н?рс? турында с?йл?штек?  Н?рс? бел?н таныштык?

-Н?рс? ул туфрак? (Туфрак –ул ?ирне? ?ске у?дырышлы катламы.)

-?г?р туфрак булмаса н?рс? булыр иде?

-Дим?к нинди н?ти?? ясыйбыз?

 Рефлексия.

Укучылар сезне? парталарда “кояш” ??м “болыт” р?семн?ре ята. ?г?р д? д?рес сезг? тулысынча а?лашылса, ошаса – ?зегез бел?н “кояш” р?семен алыгыз. ? инде д?рес буенча сорауларыгыз калса – ?зегез бел?н “болыт” р?семен алыгыз.

 V. Йомгаклау.

-Билгел?р кую.

-Сез б?ген д?рест? бик тырышып эшл?дегез, барыгызга да р?хм?т.

Безне? д?ресебез т?мам

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Туфрак ??м аны? составы»

Туфрак һәм аның составы

( 3 нче сыйныфта әйләнә-тирәбездәге дөнья дәресе эшкәртмәсе)

Мөбәрәкова Гөлнара Рамазан кызы,

Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге

урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион

категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Тема: Туфрак һәм аның составы.

Максат.  

1.Балаларны туфракның төрле типлары белән таныштыру;күзәтүләр буенча анализ ясарга һәм нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтү.

2.Укучыларның туган як туфрагы белән кызыксынуларын үстерү.

3.Туфракка карата сакчыл караш тәрбияләү.

 Җиһазлау. Компьютер, проектор, экран,тәҗрибә өчен материал, туфрак, тест биремнәре  язылган  карточкалар.

Дәрес барышы.

 I.Оештыру өлеше.

-Хәерле көн, укучылар!Дөрес итеп утырыйк һәм дәресне башлап җибәрик.

(Дәреснең максатын,темасын әйтү)

-Укучылар,әйдәгез уйлап карыйк әле:бүген дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Без аңа басып йөрибез,ләкин һәр кешенең тормышында аның нинди роль уйнавы турында бик сирәк уйлыйбыз.Аннан башка безнең өстәлдә ипи дә,яшелчә һәм җиләк-җимеш тә булмас иде.Ул гына да түгел,аннан башка безнең планетада тереклек әйләнеше өзелер һәм барлык коры җир үсемлексез,хайвансыз,гөмбәсез калыр иде...

-Бу нәрсә булыр икән,укучылар? 

 II. Актуальләштерү.

-Ә хәзер әйдәгез, үткән дәрестә өйрәнгән теманы кабатлап үтик.

- туфрак. ( Модель Фрейер)

Нәрсә ул туфрак?

Ничек ясала?

Туфракта нәрсә бар?

Туфрактан тереклек ияләре ничек туклана?

 ТАЙМ  - ПЭА – ШЭА( тикшерү)

-Уйлап карагыз әле: иңдәш партнёрларыгыз (партнёры по плечу) белән фикер алышыр өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә.(Карарак чәчле укучы башлый).

Укучылар үзара фикер алышып дәрес темасын ачалар.

-Бу сорауга 2 нче өстәлдә 3 саны астында утыручы укучы җавап бирә.

 (Туфрак.)

-Яхшы.Әйе,сүз туфрак турында барачак. Кешеләр аны еш кына Җир-ана дип атыйлар. Ни өчен шулай атаулары хакында соңрак сөйләшербез.

III. Яңа материал буенча эш.

-Укучылар,җирнең өске катламы ничек атала?(Җирнең өске катламы туфрак дип атала.)

-Сезнең өстәлләрегездә туфрак үрнәкләре бар.Яхшылап лупа аша карагыз әле аларны.Сез анда нәрсә күрәсез ?(Коры яфрак калдыклары.Үлән калдыклары.Кечкенә таякчыклар.Коры бөҗәк калдыклары.)

-Туфрак нинди төстә?(Туфрак караңгы төстә.)

- Ә хәзер туфрак составына ниләр кергәнен ачыкларбыз.

 Гамәли эш. 

 Тәҗрибә №1. (Тәҗрибәне 1 укучы чыгып күрсәтә.Укытучы аңлатып әйтеп тора). Сулы стаканга туфрак салабыз. Нәрсә күрәсез? (Туфрактан куыклар күтәрелә.)

-Бу нәрсә турында әйтә? (Туфракта һава бар.)

 Тәҗрибә №2. (Тәҗрибәне 1 укучы чыгып күрсәтә. Укытучы аңлатып әйтеп тора.) Кәгазь салфеткага туфрак куябыз, һәм каты итеп кысабыз. Салфетканы ачып туфракны коябыз. Салфеткада нәрсә калды? (Юеш тап.)

-Нәтиҗә? (Туфракта су бар.)

 Тәҗрибә №3. (Укытучы күрсәтә.) Әйдәгез хәзер карыйк, туфрак салган су нишләде? (Стакандагы су болганчыкланды.)

-Стакан төбендә  сез нәрсә күрәсез?(Иң аста ком,ә өстә-балчык.)

-Нинди нәтиҗә ясыйбыз?(Туфрак составында ком һәм балчык бар.)

 

Тәҗрибә №4.(Бу тәҗрибәне укытучы узе күрсәтә.)Туфракны азрак кыздырабыз.Нәрсә күрәсез? (Туфрак өстендә төтен барлыкка килде,һәм тәмсез ис сизелә.)

-Ни өчен шулай? (Бу яфрак калдыклары,үлән һәм бөҗәк калдыклары яна.)

-Бу үсемлек һәм хайван калдыкларыннан  барлыкка килгән черемә яна.Нинди нәтиҗә ясыйбыз?(Туфрак составында черемә бар.)

 Тәҗрибә №5.(Бу тәҗрибәне укытучы узе күрсәтә.)Хәзер мин туфрак салган стаканнан берничә тамчы су алам ,һәм аны пыялага куям. Пыяланы ут өстендә кыздырам.Сез нәрсә күрәсез?(Пыялада ак тоз барлыкка килде.)

-Бу тозлар үсемлекләр өчен бик тә кирәк. Нәтиҗә ясыйбыз.(Туфракта тозлар бар.)

 (Гамәли эш барышында “Туфрак составы” схемасы ачыла бара.)Туфрак составы:һава,су,ком,балчык,черемә,тоз.

- Укучылар,туфракның уңдырышлылыгы нәрсәдән тора дип уйлыйсыз?(Черемә күләменнән  тора.)

-Табигатьтә бик күп туфрак типлары бар.Безнең илебезнең төрле урыннарында туфрак бертөрле түгел.Аларның составлары да аерыла.

 Дәреслек белән эш.(171 нче бит.)

-Укучылар, дәреслектә бирелгән туфрак үрнәкләренең рәсемнәрен карагыз әле. Аларны үзара чагыштырыгыз. Ничек уйлыйсыз, бу туфракларның кайсылары уңдырышлырак?

 -Безнең төбәктә нинди туфрак?

-Туфракны өйрәнүче галимнәр бар.  Алар туфракны бик күп типларга аералар.

-Безнең илдә иң киң таралган туфрак кайсы дип уйлыйсыз?

-Дөньяда иң уңдырышлы туфрак дип без кайсысын атый алабыз?  Ни өчен?

 -Без туфрак типлары белән таныштык, әмма “Ни өчен туфракны Җир-ана дип йөртәләр?” дигән сорауга җавап бирмәдек. Әйдәгез хәзер бу сорауга җавап эзлик.

Таймд раунд робин.

(Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.)

-1 саны астында утыручы укучы башлый.(Командада һәр укучы ,чиратлап, кычкырып үзенең җавабын әйтеп чыга.)

-Бу сорауга 1 нче өстәлдә 4 саны астында утыручы укучы җавап бирә.

(Чөнки җиргә без бер орлык утыртабыз да,меңләгән җимеш җыеп алабыз.

Җир кешене ашата,тукландыра.Җирдә кеше ашый торган бик күп үсемлекләр үсә.Җир кешеләрне генә түгел,кошларны,бөҗәкләрне,хайваннарны да тукландыра.)

-Яхшы.

-Туфрак уңдырышлырак булган саен , уңыш та мулрак була. Әмма Җир-ана да саклауга мохтаҗ. Чөнки табигатьтә 1 см калынлыктагы туфрак барлыкка килсен өчен,250-300 ел кирәк, ә 20 сантиметрлы өчен-5-6 мең ел кирәк бит!

 Физкультминутка. Фолоу-зе-лидер.

(Музыка уйный, укучылар сыйныф бүлмәсе буйлап биеп йөриләр.)

Дәреслек белән эш. (36-38 нче битләр.)

-Туфракны саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Кырларда туфракны саклау өчен, урман полосалары утыртырга , ә кыш көне кар тотарга  кирәк.  Агулы химикатларны, ашламаны тиешенчә генә кулланырга кирәк.)

-Кешеләр ничек итеп туфракны пычраталар? (Тиешеннән артык агулы химикатлар кулланып,ял иткәннән соң чүп-чарлар ташлап калдырып пычраталар.)

-Кешеләр кайчан туфракны бозып чокырлар  ясыйлар? ( Файдалы казылмаларны карьералардан чыгарган вакытта,сөзәклекләрдә туфракны дөрес сөрмәгән очракларда.)

-Кеше ничек итеп туфракны юкка чыгара? (Кырлардан агачларны кисеп туфракны юкка чыгаралар. Юл, завод,  торак йортлар төзегән вакытта туфракны юкка чыгаралар.)

-Ни өчен туфракка сакчыл карашта булырга кирәк?

Су 18 см калынлыктагы туфрак катламын урманда -500 мең елда, болында – 3225  елда , ә үсемлексез урында нибары 15 елда юдырып бетерергә мөмкин.

 IV. Үткәннәрне ныгыту.

  • Туфрак составын искә төшерү

  • Микс-пэа-шэа (сорауларга җавап бирү)

  • Туфракны саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк? ( Таймд раунд робин)

  • (Кырларда туфракны саклау өчен, урман полосалары утыртырга , ә кыш көне кар тотарга  кирәк.  Агулы химикатларны, ашламаны тиешенчә генә кулланырга кирәк.)

  • -Кешеләр ничек итеп туфракны пычраталар? (Тиешеннән артык агулы химикатлар кулланып,ял иткәннән соң чүп-чарлар ташлап калдырып пычраталар.)

  • -Кешеләр кайчан туфракны бозып чокырлар  ясыйлар? ( Файдалы казылмаларны карьералардан чыгарган вакытта,сөзәклекләрдә туфракны дөрес сөрмәгән очракларда.)

  • -Кеше ничек итеп туфракны юкка чыгара? (Кырлардан агачларны кисеп туфракны юкка чыгаралар. Юл, завод,  торак йортлар төзегән вакытта туфракны юкка чыгаралар.)

  • -Ни өчен туфракка сакчыл карашта булырга кирәк?

  • Су 18 см калынлыктагы туфрак катламын урманда -500 мең елда, болында – 3225  елда , ә үсемлексез урында нибары 15 елда юдырып бетерергә мөмкин.

-Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?  Нәрсә белән таныштык?

-Нәрсә ул туфрак? (Туфрак –ул җирнең өске уңдырышлы катламы.)

-Әгәр туфрак булмаса нәрсә булыр иде?

-Димәк нинди нәтиҗә ясыйбыз?

 Рефлексия.

Укучылар сезнең парталарда “кояш” һәм “болыт” рәсемнәре ята. Әгәр дә дәрес сезгә тулысынча аңлашылса, ошаса – үзегез белән “кояш” рәсемен алыгыз. Ә инде дәрес буенча сорауларыгыз калса – үзегез белән “болыт” рәсемен алыгыз.

 V. Йомгаклау.

-Билгеләр кую.

-Сез бүген дәрестә бик тырышып эшләдегез, барыгызга да рәхмәт.

Безнең дәресебез тәмам






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Туфрак ??м аны? составы

Автор: Мубаракова Гульнара Рамазановна

Дата: 14.11.2015

Номер свидетельства: 253117


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства