kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Тема:“ М?сь?л?л?р эшл??”

Нажмите, чтобы узнать подробности

  Максат: Артты, кимеде с?зл?ре бел?н м?сь?л?л?р               эшл??не ныгыту;

 мисал чиш? к?некм?л?рен камилл?штер?;

туган як табигатен?,хайваннарга,м?х?бб?т т?рбиял??.

Бурычлар:                                                                                                                           -Укучыларны? хисаплау алымнары турындагы белемн?рен системалаштыру ;

 -Парлап эшл?? алымнарын , фикер й?рт?не устерерг?.

- Бер бере? бел?н толерантлы аралашуны т?рбиял??, ??г?м?д?ше?не    ты?ларга ?йр?н?

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Тема:“ М?сь?л?л?р эшл??” »

Татарстан Республикасы Апас районы

Иске Йомрал гомуми урта белем бирү мәктәбе







Тема:“ Мәсьәләләр эшләү”


1 нче сыйныф









Миннегалиева Рүзилә Хәбир кызы.

I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы.



2014











Тема: Мәсьәләләр эшләү.


Максат: Артты, кимеде сүзләре белән мәсьәләләр эшләүне ныгыту;

мисал чишү күнекмәләрен камилләштерү;

туган як табигатенә,хайваннарга ,мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар: -Укучыларның хисаплау алымнары турындагы белемнәрен системалаштыру ;

-Парлап эшләү алымнарын , фикер йөртүне устерергә.

- Бер берең белән толерантлы аралашуны тәрбияләү, әңгәмәдәшеңне тыңларга өйрәнү.


Җиһазлау: М.И. Моро; Математика 1; эш дәфтәре паровоз, карточкалар, компьютер.


Дәрес планы:

1. Оештыру өлеше. 2.Актуальләштерү 3 Төп өлеш.

4. Ныгыту

5.Практик өлеш 6. Рефлексия

Дәрес барышы



I. Оештыру өлеше. Класс!!!

Укытучы: Исәнмесез балалар. Әйдәгез бер беребезне, иңгә-иң партнерларга бишне биреп сәламлик һәм дәрестә уңышлар телик.


-Хәзер математика дәресе. Галимнәр математиканы фәннәрнең патшасы дип атыйлар.

Дәресләрнең бөтенесен кирәк белеп калырга,

Тапкырларга да бүләргә, кушарга да алырга.

Әгәр тыңлап утырмасаң, өйдә дә укымасаң,

Дәресләрнең иң авыры, дәресләрнең иң кыены –

Ма – те – ма – ти – ка!



Күнегүләр эшлисе бар, мәсьәләләр, мисаллар,

Ә мисаллар кайчагында чишелмиләр – усаллар.

Эшләсәң өй эшеңне, кызганмасаң көчеңне,

Дәресләрнең иң – иң – иң җиңеле –

Ма – те – ма – ти – ка!

Бүгенге дәрестә без мисаллар, мәсьәләләр чишәрбез, математик уеннар уйнарбыз. Дәрестә кунаклар да бар. Кунаклар булганда үзеңне ничек тотарга кирәк?

Укучылар:

-Кунаклар булганда үзеңне тәртипле һәм әдәпле тотарга кирәк.

Укытучы:

-Ә хәзер сезнең дәрескә әзерлегегезне тикшерербез. “Кибеттә” дигән уен уйнарбыз. Мин сезгә табышмак әйтәм – җавабын табыгыз әле.

Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел – тегелгән.

Кеше түгел – сөйли ул

Җитмеш төрле тел белән.

Укучылар:

-Китап.



Укытучы:

-Дөрес, ул – китап. Ул сезнең математика китабы. Мин сезгә китапларыгызны биремемне үтәсәгез генә бирәм. Китап 10 сум тора. Алдыгызда яткан акчалар ярдәмендә 10 сумны төрлечә җыеп бирегез әле.

Мөмкин булган вариантлар: 5 + 5 5 + 2 + 2 + 1

5 + 1 + 1 +1 +1 + 1

2 + 2 + 2 +1 + 1 + 1 + 1

5 + 2 + 1 + 1 + 1 һб





Укытучы:

Икенче табышмак:

Юлы бар – йөреп булмый,

Шакмагы бар – тезеп булмый.

Укучылар:

-Дәфтәр.


Укытучы:

-Дөрес, ул – дәфтәр. Дәфтәр 9 сум тора. Акчалар ярдәмендә 9 сумны төрлечә җыеп бирегез.



Мөмкин булган вариантлар:

5 + 2 + 2

5 + 1 + 1 +1 + 1

5 + 1 + 1 + 2

2 + 2 + 2 +1 +1 +1 һб


Укытучы:

Өченче табышмак

Ап-ак кыр буйлап бер куян чаба,

Аның артыннан эз сузылып кала,

Балалар аны укый да ала.

Укучылар:

-Ручка.

Укытучы:

-Дөрес, ул – ручка. Ручка 8 сум тора. 8 сумны төрлечә җыеп бирегез.



II. Алган белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы:

-Хәзер сезнең дәресне башлап җибәрү өчен китапларыгыз да, дәфтәр һәм ручкаларыгыз да бар. Без 1, 2, 3 не кушу , алу таблицасын өйрәнгән идек, ничек истә калдыруыгызны тикшерик. “Зоопарк” уенын тәкъдим итәм. Уенның кагыйдәләрен игътибар белән тыңлагыз. Хайваннарны үз ояларына урнаштыру өчен мисалларны чишәргә кирәк, сез исәпләп тапкан җаваплар оядагы җаваплар белән туры килсә, димәк сез дөрес исәпләгәнсез, хайваннар да үз ояларына урнашалар дигән сүз.

Укытучы:

-Молодцы, укучылар! Хайваннарны үз ояларына урнаштырдыгыз. Дәресне дәвам итик.

Мәсьәләләр чишәбез. “Дәшмибез” уенын уйныйбыз, логик мәсьәләләрнең җавапларын веерлар ярдәмендә күрсәтерсез.


1. Алсуның 9 уенчыгы бар иде, ул 3 уенчыгын дустына бүләк итте. Алсуның ничә уенчыгы калды?

2. Камил туган көненә 3 малай һәм 2 кызны чакырды. Камил туган көненә барысы ничә баланы чакырды?

3. Мәйданчыкта 4 малай уйный, ә кызлар 2 гә артыграк. Мәйданчыкта ничә кыз уйный?

4. Вазада 6 алма бар иде, төшке аш вакытында 2 алманы ашадылар. Вазада ничә алма калган?

5.Дүрт бәбкәсен ияртеп

Суда йөзә бер үрдәк.

Әйтеп бирегез тизрәк,

Барысы ничә үрдәк?

6. Керпе 10-ел яши, ә куян 2 елга кимрәк яши.

Куян ничә ел яши?


Укытучы:

-Бик күп эшләдегез, укучылар, аргансыздыр, ял итеп алыйк.


Физкультминутка

МИКС ПЭА ШЭА-

Урындыкларын этеп куярга.

Музыка уйный,укучылар музыка астында биеп йориләр , кабинет буйлап хәрәкәтләнәләр. Көй беткәч парлашасыз, берберегезгә “ бишне” бирәсез. Мин сезгә сорау бирәм, 3-5 сек уйлыйбыз һәм җавап бирәбез.

РЕЛЛИ РОБИН-

1 бирем : 1-10 кадәр санарга (чиратлашып сөйлиләр)

Уйлашабыз(5 с) Парларда кем озынрак шул җавап бирә .

-Сез булдырдыгыз!

2 нче бирем 10-1 кадәр кире санарга(чиратлашып сөйлиләр)

Уйлашабыз(5 с) Парларда кем кыскарак шул җавап бирә .

-Сез булдырдыгыз!

Урыннарыбызга утырдык


III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

Укытучы:

1. -5 зәңгәр шакмак куегыз, аска шуның кадәр кызыл шакмак куегыз.

-кызыл шакмаклар 2 гә артык булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Укучылар:

-2 кызыл шакмак куярга кирәк.

Укытучы:

-Нинди шакмаклар күбрәк?


Укучылар:

-кызыл шакмаклар күбрәк.

Укытучы:

- кызыл шакмаклар ничәгә күбрәк?

Укучылар:

- кызыл шакмаклар 2 гә күбрәк.

Укытучы:

- кызыл шакмаклар ның ничә икәнен ничек табабыз?

Укучылар:

-5+2 (магнитлы цифрлар ярдәмендә мисалны тактага язу).

2.Укытучы:

-6 кызыл шакмак куегыз, аска шулкадәр үк зәңгәр шакмаклар куегыз.

Укытучы:

-зәңгәр шакмаклар 3 кә кимрәк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Укучылар:

-3 зәңгәр шакмакларны алырга кирәк.


Укытучы:

- зәңгәр шакмаклар ничәгә кимрәк?

Укучылар:

-3 кә кимрәк.

Укытучы:

  • зәңгәр шакмаклар ничәү икәнен ничек табабыз?

- 6-3=3 (магнитлы цифрлар ярдәмендә мисалны тактага язу).

IV. Ныгыту.

Укытучы:

-Инде китапларыгызны ачыгыз. №1 дагы мэсэлэне укыйбыз .


Хорга башта 10 укучы язылды.Аннары алар 3 кэ кимеде.Хәзер хорда ничә укучы?

Укытучы:

- Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара?

Укучылар:

-Хорда катнашучы укучылар турында.

Укытучы:

-Нәрсә билгеле?

Укучылар:

-Хорда 10 укучы бар.

Укытучы:

-Нәрсә билгесез?


Укучылар:

-Ничә укучы калганы билгесез.

Укытучы:

-Ничәү калганы турында нәрсә әйтелгән?

Укучылар:

-3 гә кимегән.

Укытучы:

- 3 гә кимегән нәрсә дигәнне аңлата?

Укучылар:

-3 не алырга кирәклекне аңлата

Укытучы:

-Кем белә, хорда ничә укучы калган? (чишелешне тактада язып күрсәтү) 10-3=7 Җавап 7 укучы

Укытучы: Мин икенче мәсьәләне (№2) укып күрсәтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Тәрәзә төбендә башта 5 гөл үсә иде.аннары 2 гә артты.хәзер ничә гөл булды? Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара?

Укучылар:

-Гөл турында.

Укытучы:

-Нәрсә билгеле?

-5 гөл үскәне билгеле.

Укытучы:

- Нәрсә билгесез?

Укучылар:

- Барлыгы ничә гөл үскәне билгесез.

Укытучы:

-Барлыгы турында нәрсә әйтелгән?

Укучылар:

-2 гә арткан.

Укытучы:

-2 гә артык нәрсә дигәнне аңлата? Барлыгы ничә гөл булганын кем белә.? (чишелешне тактада язып күрсәтү)5+2=7 Җ:7



Укытучы:


-Укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз. Без хәзер мисаллар чишәчәкбез. Китапның 103 нче битендәге 7 нче номерлы мисалны табыгыз. (Укучылар мисалларны мөстәкыйль эшлиләр. Мисаллар эшләнеп беткәч, түбәндәгечә тикшерү уздырыла)



Укытучы: ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН

Кемнең җавабы 10 чыккан шулар басыгыз

Кемнең җавабы 5 чыккан шулар басыгыз

Җавабы 10 чыккан 1 укучы тактада эшли

Җавабы 5 чыккан 1 укучы тактада эшли

  1. Физкультминутка Mix Pair Share ( МИКС ПЭА ШЭА)

Урындыкларын этеп куярга.

Музыка уйный,укучылар музыка астында биеп йориләр , кабинет буйлап хәрәкәтләнәләр. Көй беткәч парлашасыз, берберегезгә “ бишне” бирәсез. Мин сезгә сорау бирәм, 5 сек уйлыйбыз һәм җавап бирәбез.


Укучылар фикерләре белән уртаклашалар 20 сек 

Timed-Pair-Share  (ТАЙМД ПЭА ШЭА)

1 бирем: 1+3 таблицасын сойлэргэ?

Уйлашабыз(5 с). Парларда кемнен чэче карарак шул җавап бирә

Бик дөрес.  

   (Музыка уйный , укучылар музыка астында биеп йориләр , кабинет буйлап хәрәкәтләнәләр. Көй беткәч парлашасыз


2 бирем: 4-3таблицасын сойлэргэ ?

Уйлашабыз(5 с). Парларда кемнен чэче кыска шул җавап бирә


    - Парларыбызга рәхмәт әйтик.

Сез булдырдыгыз!


Укытучы:


- Молодцы, укучылар, булдырдыгыз. Инде өстәмә эш дәфтәрләрегезне алыгыз, төсле карандашларыгызны әзерләгез. (Мисаллар эшләнеп, буялып беткәч, укучылар бер-берсенең эшен тикшерәләр.)


V. Дәрескә йомгак.Укытучы:

- Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

Укучылар:

-Мәсьәләләр чишәргә өйрәндек.










Укытучы:

-Дәрес сезгә ошадымы? ( Укучылар дәрескә мөнәсәбәтләрен ясап күрсәтәләр.)






Ошады Белмим Ошамады



Укытучы:

Чылтырый кыңгырау дәрестән чыгарга,

Кыңгырау – тәнәфес яратучыларга!

Басыйк та бергәләп, дәресне тәмамлыйк,

Тиктормау - безнең эш, яшәсен күңелле тәнәфес!



















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Тема:“ М?сь?л?л?р эшл??”

Автор: Миннегалиева Рузиля Хабировна

Дата: 30.06.2015

Номер свидетельства: 221956


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства