kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Технологическая карта. Татарский язык "Сүзләрне юлдан-юлга күчерү"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

Белем бирү максаты:

  1. Сүз һәм иҗек турындагы белемнәргә таянып, сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре белән таныштыру; сүзләрне юлдан-юлга күчерергә өйрәтү; сүзләрне иҗекләргә бүлү күнекмәләрен ныгыту.
  1. Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
  2. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
  3. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү, хезмәт тәрбиясе.

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың, уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,

 биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау. Ноутбук,   таратма материал.

Дәрес тибы: кабатлау

Дәреснең девизы: “Белемне мөстәкыйль үзләштер”

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта. Татарский язык "Сүзләрне юлдан-юлга күчерү"»

2 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Тема: Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

Белем бирү максаты:

  1. Сүз һәм иҗек турындагы белемнәргә таянып , сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре белән таныштыру; сүзләрне юлдан-юлга күчерергә өйрәтү; сүзләрне иҗекләргә бүлү күнекмәләрен ныгыту .

  1. Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

  2. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

  3. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү, хезмәт тәрбиясе.

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,

биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау. Ноутбук, таратма материал.

Дәрес тибы: кабатлау

Дәреснең девизы: “Белемне мөстәкыйль үзләштер”





Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү( үткән материалны кабатлау Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру )

3 минут

3

Төп өлеш ( Уку мәсьәләсен кую. )

16 минут

4

Ныгыту (Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану)

15 минут

5

Йомгаклау ( белемнәрне бәяләү Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә)

7минут

6

Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

2 минут























Дәрес этабы

Этаплар эчтәлеге

УУГ

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру


-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

1 слайд

Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

-Әйдәгез укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик инде!

(Хәерле көн, исәнмесез!)

-Рәхмәт укучылар, утырыгыз!




КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү


II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру




-сөйләм телен үстерү ( шигырьне сәнгатьле уку)

-Укучылар! Сезнең алдыгызда хәрефләр ята (җ,к,и,е) Шул хәрефләрдән сүз төзергә. Кайсыгыз әйтә?( иҗек)

2 слайд

-Әйе, бүген без дәрестә иҗек темасын өйрәнүне дәвам итәбез. Без дәрестә нишләрбез, алдыбызга нинди максат куярбыз икән?

(сүз дөрес итеп иҗекләргә аерырбыз, белемнәребезне тикшерербез һәм бәяләрбез)



ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү


-Укучылар, тактада сүзләр иҗекләргә бүлеп язылган, беренче юлдагы сүзләр икенче юлдагы сүзләрдән нәрсә белән аерылалар?

Ур-ман-чы-лык

Ур-манчылык, урман-чылык, урманчы-лык.

-Укучылар теманы ачалар. Димәк, бүгенге дәрестә сүзләрне юлдан-юлга күчерергү өйрәнербез.

-Әйдәгез, юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен искә төшерик.

- дәреслек белән эш. Дәреслеккә күзәтү уздыру һәм кагыйдәләрне ачыклау.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

IV.Ял минуты




Б

Музыкага ял итү

Баш миенә атака, җавапның саны буенча кул чабалар

  • Мәктәп сүзендә ничә иҗек бар? (2)

  • Татар телендә ничә сүзык аваз бар? (9)

  • Ничә хәреф аваз белдерми? (2)

  • Ике аваз белдерүче хэрефләр ничә?(4)

  • Рәхмәт, булдырдыгыз!



V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:

укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

-Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны язабыз.


Ундүртенче сентябрь.

Класс эше.


1.Матур язу.

2. Күнегүләр өстендә белемнәрне ныгыту

  • 31 күнегү (1г)

  • 32 күнегү (2г)

  • 33нче күнегү(3г)


Эшләрне тикшер ,бәяләү.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

УУГ: , тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

VI.

Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү



-Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

  • Үзбәя бирү.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.


VII. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

  1. 17бит, 35 күнегү, иҗади бирем.

  2. Кагыйдәләрне ятларга



















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Технологическая карта. Татарский язык "Сүзләрне юлдан-юлга күчерү"

Автор: Мирзаянова Рамиля Мехаматнуровна

Дата: 01.10.2018

Номер свидетельства: 479396


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства