kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар теленн?н д?рес эшк?трм?се "Фигыль-м?ст?кыйль с?з т?ркеме"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар теленн?н с?з т?ркемн?рен ?йр?нг?нд? куллану ?чен д?рес эшк?ртм?с? ?иб?р?м.Татар теленн?н эшк?ртм?л?р бик аз.Мин ?иб?рг?н эшк?ртм? укучыларга бик кызыклы булыр дип уйлыйм. ?ст?м? материал да куйдым.Анда карточка да бар. Укучылар тестлар буенча да эшл?яч?кл?р. Кызыклы ял ит? моменты турында да онытмадым. Барысына да д?рес бик ошар дип уйлыйм У?ышлар ??м белемле укучылар тел?п калам.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татар теленн?н д?рес эшк?трм?се "Фигыль-м?ст?кыйль с?з т?ркеме" »


Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе





















Башлангыч класс укытучысы:

Сайфутдинова Алсу Мансуровна







2015 ел.





Дәрес планы.


I. Кереш өлеш.


1. Дәресне оештыру.

2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

3. Өй эшен тикшерү.



II. Актуальләштерү.

Яңа тема өстендә эш.

1. Матур язу өстендә эш

2. Фигыль турында гомуми мәгълүмат бирү.

3. Сораулары белән таныштыру.

4. Җөмләдә хәбәр булып килүен аңлату.

5. Сүзлек диктанты язу.


III.Төп өлеш.

Яңа теманы ныгыту.

1. Карточкалар белән эш.


Физкульминут:


2. Текст өстендә эш.

3. Дәреслек буенча эш.


IV. Йомгаклау.

  1. Дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

  2. Гомумиләштереп нәтиҗә ясау.

  3. Өйгә эш бирү.















Дәреснең темасы: Фигыль – мөстәкыйль сүз төркеме белән таныштыру.

Дәреснең типы: Яңа материал өйрәнү.

Дәреснең максаты: Укучыларга сүз төркеме-фигыль турында гомуми мәгълүмат бирү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, тел байлыгын арттыру, сүзлек запасын баету; укучыларда татар теленә кызыксыну тәрбияләү.

Кулланылган материал:


1. Дәреслек (Татар теле : Дүртьеллык башл. Татар мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. / И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова Мәгариф -Вакыт/. – Казан: , 2014.





Җиһазлау: компьютер, презентация, дәреслек, тестлар, карточкалар


Дәрес барышы.

Кереш өлеш.

- Исәнмесез укучылар? Кәефләрегез ничек? Мәктәпкә киләсегез киләме? Менә монда карыйк әле ( слайд №1)мондагы укучылар Илшат белән Гөлшатның бик тә мәктәпкә киләселәре килде.Чөнки алар уйнап кына белемле булып булмавын аңлаганнар. Гөлшат хәтта менә мондый шигырь дә язган. Әйдә Алия кычкырып укы әле. (слайд №2)

Әй, өйдә рәхәт тә бит;

Ял итәсең, уйныйсың.

Үзең уйныйсың ә үзең

Мәктәбеңне уйлыйсың.

Дуслар җыела – һәркайсы

Олырак, белемлерәк.

Өйдә рәхәтрәк тә,

Мәктәптә күңеллерәк.


Әйе, шул укучылар миңа да мәктәптә сезнең белән бик күңелле. Әйдәгез санап китик әле мәктәптә без нишлибез? Ни өчен күңелле безгә? (Укучыларның җаваплары?)

  • Без мәктәптә укыйбыз, язабыз, өйрәнәбез, сызабыз, төзибез, ятлыйбыз, дуслашабыз, җырлыйбыз, биибез, сөйләшәбез һ.б...

  • Укучылар бу сорауга нинди сүз төркеме белән җавап бирдек?

(Фигыль сүз төркеме белән). (слайд №3)

- Димәк безнең бүгенге дәресебезнең темасы Фигыль. Без сезнең белән бүген Фигыльнең нәрсәне белдерүен, сорауларын һәм җөмләдә нәрсә булып килүен өйрәнербез.


Өй эшен тикшерү (тест ярдәмендә өйрәнелгән темаларның үзләштерелүен тикшерү)


Актуальләштерү өлеше.


Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны язып куегыз. Бүгенге тема Фигыль.


Матур язу өстендә эш.(слайд №4)


Кырга ак кардан

Юрган ябылган;

Җир язга чаклы

Уйкуга* калган.

( Габдулла Тукай).

Уйкуга* - йокыга


Яңа теманы аңлату.

Рәсемнәргә карагыз.(слайд №5) Алар нишли? Рәсемнәр тәртибендә җөмләләр төзеп языгыз.


Һәр җөмләнең иясе астына бер сызык, хәбәре астына ике сызык сызыгыз.


Димәк нәтиҗә ясыйк.(слайд №6)

Фигыль эш – хәрәкәтне һәм хәлне белдерә.


(слайд №7) Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк? сорауларына җавап була.


Фигыль җөмләдә хәбәр булып килә. Аның астына ике сызык сызыла.


Сүзлек диктанты- әйтә, керә, эшли, җырлый, гаҗәпләнә, тәбрик итәргә, көтә, күрергә, үтүкли, сөйләнә, дәвалый, сөйли, әзерләнә, үпкәлиләр, игълан итә, бәяли. (слайд №8)

-Бу нинди сүзләр? Аларны нәрсә бәйли?( бу сүзләр барысы да фигыльләр)


Яңа теманы ныгыту.


(Карточкалар белән эш вариантлап бирелә)


Татар халкының “Көнгә күренмәс Сылу – көмеш” әкиятеннән өзекне күчереп язарга. Фигыльләрнең асларына сызарга.


Ай бара, ел бара бу, бара торгач, караңгы бер урманга барып керә. Урман эчендә утырган бер кечкенә генә өйгә барып җитә.


Өй эчендә бөкрәеп беткән, ап-ак чәчле, бик ябык бер карчык утыра икән, ди. Егет карчыктан исәнлек-саулык сораша.



Физкультминут.(слайд №9)

Күзләр өчен күнегүләр эшләү. Музыка темпына бию хәрәкәтләре күрсәтү.


Текст өстендә эш. Төшеп калган сүзләрне куеп языгыз.(слайд № 10)


Кухня якта кабартмалар чыж –чыж ………. Әнисе кайнар майга яңаларын ……….. бугай. Шуның артыннан ук өйгә тагын тәмле ис ……..., борыннарны……………. ул, авыздан сулар……….


Дәреслек белән эш.

5 нче бит 3 нче күнегү.


Йомгаклау.

Дәрестә нәрсәләр өйрәндек?


Өйгә эш.(слайд №11)

Фигыльләр кулланып кышкы каникул турында 4-5 җөмләлек хикәя язарга.































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Татар теленн?н д?рес эшк?трм?се "Фигыль-м?ст?кыйль с?з т?ркеме"

Автор: Сайфутдинова Алсу Мансуровна

Дата: 03.02.2015

Номер свидетельства: 166318


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства