kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Тартымны? берлек сан формасын ныгыту д?ресе

Нажмите, чтобы узнать подробности

?леге д?рес 4 нче сыйныфны? татар т?ркеменд? ?тк?релде. ?леге д?реск? т?б?нд?ге максатлар куелды:

1)Белем бир? максаты:укучыларны? узган д?рест? тартымны? берлек сан формасы буенча алган белемн?рен ныгыту,д??л?т (йомгаклау )аттестациясен? ?зерл?н?

2)Фикерл?? с?л?тен ?стер? максаты:укучыларны?  логик фикерл?? с?л?тен,м?ст?кыйльлекл?рен,и?ади активлыкларын ?стер?

3)Т?рбия максаты: укучыларда туган якка м?х?бб?т хисл?ре уяту

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Тартымны? берлек сан формасын ныгыту д?ресе »

4 нче сыйныф татар теле (татар төркеме)

Тема:Тартымның берлек сан формасын ныгыту дәресе
(Ныгыту дәресе)

Максат:1)Белем бирү максаты:укучыларның узган дәрестә тартымның берлек сан формасы буенча алган белемнәрен ныгыту,дәүләт (йомгаклау )аттестациясенә әзерләнү

2)Фикерләү сәләтен үстерү максаты:укучыларның логик фикерләү сәләтен,мөстәкыйльлекләрен ,иҗади активлыкларын үстерү

3)Тәрбия максаты: укучыларда туган якка мәхәббәт хисләре уяту

Тибы: Алган белемнәрне,күнекмәләрне ныгыту дәресе

Технология:Шәхескә якын килү

Алымнар:тестлар,карточкалар,презентацион материал,әңгәмә(туган як турында)

Методлар: репродуктив(алган белемнәрне камилләштерү)

Принцип:күрсәтмәлелек,аңлаешлылык(доступность),эзлеклелек(систематичность),яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу,фәннилек

Җиһазлау: 4 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова,Казан “Мәгариф”нәшрияты, 2009 ел, 58-60 нчы битләр; тестлар, карточкалар,тартымның берлек сан формасына презентацион материал.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

Хәерге көн ,укучылар! Барыбыз өчен дә бу көн хәерле булсын! Бары тик шатлык, куанычлар алып килсен! Шундый матур теләкләр белән татар теле дәресебезне башлыйбыз.

Кәефләрне күтәрик

Тәнебезгә көч кертик

Тиз-тиз генә таптаныйк

Сикергәләп тә алыйк,

Кулларны югары күтәрик,

Хәзер әкрен төшерик.

Бергә чүгәлик,бергә торыйк.

Сулышны тирән алыйк.

Дусларча без елмаек,

Хәерле көннәр телик!

Бүгенге дәрестә без тартымның берлек сан формасын кабатларбыз һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнербез.
II. Актуальләштерү.

-Бу кемнең ручкасы?

-Бу минем ручкам.

-Бу синең каләмеңме?

-Юк, бу аның каләме.

-Айдар, бу синең дәфтәреңме?(Дәфтәр синеке түгел, ә аныкы икәнлеген миңа дөрес итеп әйт.)

-Бу аның дәфтәре.

-Димәк ничек булды?

- Минем ....(ручкам). Синең...(каләмең).Аның ...(дәфтәре)

-Бу исемнәрнең нәрсә белән төрләнеше була?(Исемнәрнең тартым белән төрләнеше була.) Презентация куела.Тартым исемнәрнең кайсы затка караганлыгын яки кемнеке булуын белдерә.

2) тестлар белән эш

Нәтиҗә:Беренче затныкы-минеке булганда-ым,ем,м кушымчалары,икенче затныкы булганда-синеке –ың,ең,ң кушымчалары,өченче затныкы –аныкы булганда- сы,се,ы,е кушымчалары ялгана
Карточкалар өстендә эш

Минем апа...;дәфтәр...;эш..

Синең апа...;дәфтәр...;эш

Аның апа...;дәфтәр...;эш

III.Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.


Укучылар,без бүген тагын ике кагыйдәне карап китәрбез.

Калын әйтелешле сүзләргә-калын тартым кушымчалары,нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә тартым кушымчалары ялгана:кошым,җирем,балам.

Тартым кушымчасы ялганганда.аның алдындагы саңгырау аваз яңгырау пары белән алышына: китап-китабым,икмәк-икмәгем.


Хәзер ,укучылар,дәфтәрләрне ачтык.Бүгенге числоны язып куек.

-Бүген ничәсе?

-Бүген 28 нче ноябрь,атнаның пәнҗешәмбе көне.Китапларыгызны ачыгыз.143 нче күнегүне язып эшлибез.

Тартым кушымчаларын өстәп языгыз.

Минем балам,күлем,юлым

Синең балаң,күлең,юлың

Аның баласы,күле,юлы

Нәтиҗә: Калын әйтелешле сүзләргә-калын тартым кушымчалары,нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә тартым кушымчалары ялгана

144 нче күнегү өстендә эш.

Бу рәсемдә нинди предметларна күрәсез? (өстәл,урындык,тегү машинасы,дәфтәр,китап).Хәзер өстәл сүзен тартым белән төрләндерик.(карточкалар ярдәмендә эш) Рәсемгә исем кушыйк.

IV.Физкультминутка

Су буенда бакалар

Баталар да калкалар,

Баталар да калкалар,

Уңга да бөгеләләр,

Сулга да бөгеләләр, Артка да бөгеләләр,

Алга да бөгеләләр,

Һәм суга сикерәләр.

V.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1)укучылар,хәзер тактадагы тестларны эшләп алыйк.(Презентация буенча эшләү)

2)146 нчы күнегүне карыйк. --Укучылар без кайда яшибез? ”Татарстан “ турында шигырьне укып китик.

Татарстан турында карап китик.(Презентация)



VI. Йомгаклау

1)Нәтиҗә ясау

-Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?

-Исемнәр килеш һәм тартым белән төрләнә.

-Тартым турында нәрсәләр үзләштердек?

Тартым исемнәрнең кайсы затка караганлыгын яки кемнеке булуын белдерә.

Предмет беренче затныкы- минеке булганда, минем исемем дибез.

Предмет икенче затныкы- синеке булганда, синең исемең дип әйтәбез.

Предмет өченче затныкы- аныкы булганда, аның исеме дибез.
2) билгеләр кую

3)Өй эше-146 нчы күнегү,
















Ачык дәрес

Тема:Тартымның берлек сан формасын ныгыту





Укытучы:Госманова Эльмира Мөхәрләм кызы




Әлмәт шәһәре, 2013 ел




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Тартымны? берлек сан формасын ныгыту д?ресе

Автор: Гусманова Эльмира Мухарлямовна

Дата: 21.05.2015

Номер свидетельства: 214101


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства