kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

«Тамыр ??м ясалма с?зл?р» («Однокорневые и производные слова»)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок  татарского языка в 3 классе по теме «Тамыр ??м ясалма с?зл?р»

(«Однокорневые и производные слова»)

Структура урока соответствует требованиям системно-деятельностного подхода: на этапе индукции присутствуют вопросы: «Что знаете? Что хотели бы узнать?», что переводит урок на рельсы личностно-ориентированной значимости, и позволяет тем самым решать задачу формирования личностных УУД. Цель и задачи урока соответствует с ФГОС. Каждая часть урока: повторение, изучение нового  материала, закрепление реализованы как по времени, так и по объему.

Учебная деятельность на уроке построена в соответствии с дидактическим смыслом: восприятие – осмысление – запоминание – применение по образцу в новой ситуации – обобщение - систематизация. Особое место занимает система методов проблемно-развивающего обучения, ориентированная на субъективную новизну и оригинальность; на побуждение учащихся к активной деятельности. Такое необычное задание вовлекает учеников в творческую, мотивированную деятельность, ведет за собой весь ход урока.

Для повышения интереса к уроку использовала групповую форму организации работы на уроке (Сингапурская структура ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН, ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН) и работу в парах (Сингапурская структура МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР), что повышает учебную и познавательную мотивацию у учащихся. Такая форма работы значительно снижает уровень тревожности у детей, страх оказаться неуспешным. При совместном выполнении задания происходит взаимообучение, каждый ученик вносит свою лепту в общую работу. Групповая форма работы на уроке позволяет в течение всего урока поддерживать активность и внимание учащихся.

Для успешного достижения цели урока применяла и различные формы организации познавательной деятельности:

  • Фронтальная беседа;
  • Индивидуальные сообщения;
  • Групповая работа;
  •  Индивидуальная деятельность.

Формы и методы соответствуют психофизиологическим и индивидуальным особенностям учащихся.

Одновременное включение всех каналов восприятия: слухового, зрительного, речедвигательного, позволило учащимся усвоить учебный материал на более осознанном уровне. Слайдовая презентация содержит весь необходимый, наглядный и практический материал. Все это позволяет увеличить плотность урока и оптимально увеличить его темп.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
««Тамыр ??м ясалма с?зл?р» («Однокорневые и производные слова») »

Дәреснең темасы: Тамыр һәм ясалма сүзләр.

(Сингапур методикасы кулланылган дәрес эшкәртмәсе)



Дәреснең максаты:

  1. Тамыр, сүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар, тамырдаш сүзләр турындагы белемнәрне ныгыту;

  2. Белем мониторингына һәм тикшерүләргә әзерләнү эшен дәвам итү;

  3. Укучыларның фикерләү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.


Җиһазлау: 3нче сыйныф дәреслеге; компьютер, слайдлар, күчерелмә такта; биремле карточкалар; агач макеты, тест.

Дәреснең төре: кабатлау.

Дәрес барышы:

  1. Дәресне оештыру: - дәрескә әзерлекне тикшерү,

- исәнләшү.

А) Дәреснең девизы:

Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы - кече.

Дөньяда иң матур кеше-

Елмайган, көлгән кеше.

Мин юкка гына дәресебезнең девизы итеп алмадым. Без бу дөньяга туганбыз икән, тормышыбызның һәр минутына, мизгеленә сөенеп, шатланып, елмаеп яшик. Тәмле йокыбыздан уянып, яныбыздагы якын кешеләребез булуга, таң атканына куаныйк, күтәренке кәеф белән йөрик. Елмаю бүләк итик. Шигырьдә әйтелгәнчә, дөньяда иң матур кешеләр булыйк.

Б) Уку мәсьәләсен кую:

Бүген безнең дәресебез бик күңелле булыр. Без дәрестә биремнәр эшләрбез, уйнарбыз, сез мине дөрес җавапларыгыз белән сөендерерсез. Ә мин сезгә елмаюлар (смайликлар) бүләк итәрмен. Ике төркемдә эшләрбез. Төркемнәргә бүленү өчен, барыгызда такта янына чыгыгыз һәм тезелеп басыгыз. Бергә, икегә саныйбыз. Ике санын әйтүчеләр бер адым алга атлыйлар һәм түгәрәк ясыйлар. Ә бер санын әйтүчеләр тышкы түгәрәккә басыгыз. Мин көй куям, эчке түгәрәктәгеләр уңга таба, тышкы түгәрәктәгеләр сулга таба йөриләр. Музыка туктагач, сез дә туктыйсыз. Бер- беребезгә карап елмаябыз. Чират буенча бердән дүрткә кадәр саныйбыз. 1,3 санын әйтүчеләр 1нче өстәл артына, 2,4 санын әйтүчеләр 2нче өстәл артына утыралар.

(МИКС-ФРИЗ-ГРУП)

2) Төп өлеш.

А) Сорауларга җавап бирү.

(Командаларга сорау бирелә, киңәшләшәләр, командадан А1 саны артында утыручы укучы җавап бирә. (ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН).

- Сүзләр нәрсәләргә таркала? (тамыр һәм кушымчаларга)

- Нәрсә ул тамыр? (сүзнең төп мәгънәсен белдерә торган кисәк)

- Ясалышы ягыннан сүзләр нинди була? (тамыр сүзләр һәм ясалма сүзләр)

- Ясалма сүз ничек ясала? (тамырдан, сүз ясагыч кушымчадан)

- Нинди кушымчалар була? (сүз ясагыч, төрләндергеч)

- Татар телендә тамырга кушымчалар нинди эзлеклелек белән ялгана? (тамыр+ сүз ясагыч кушымча + төрләндергеч кушымча)

- Сүзнең нигезенә нәрсә керә? (тамыр+ сүз ясагыч кушымча)

- Бер тамырдан ясала торган сүзләр ничек атала? (тамырдаш сүзләр)

Б) Татар телендә сүзләрнең төзелешен белдерүче билгеләрне кабатлау.

(экранда сүзләрнең төзелешен белдерүче билгеләр күрсәтелә, укучылар нәрсә аңлатканын әйтәләр.)

  • тамыр

  • нигез

  • сүз ясагыч кушымча

  • төрләндергеч кушымча

- шаблон буенча укучыларның белемен тикшерү.

(һәр укучыга сүзләрнең төзелешен белдерүче билгеләр язылган шаблоннар бирелә, язалар, берәм-берәм бер-берсенә үзләренең җавапларын әйтәләр, тикшерәләр, командадан Б2 саны артында утыручы укучы җавап бирә. ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН)

В) Җөмләләр белән эш.

(Экранда җөмләләр күрсәтелә, төркемнәрдә калын хәреф белән бирелгән сүзләргә сорау бирәләр, төзелешен әйтәләр, нинди сүз төркеме икәнен әйтәләр.)

  • Аз сөйлә, күп эшлә.

  • Тырышлык- зурлык, ялкаулык- хурлык.

  • Эшчән кеше бәхетне эшендә күрер.

  • Эштә булса батырлык,

Шунда була матурлык.

Г) Ял минуты. “Сорауга җавап” уены.

(Укытучы тамыр яки ясалма сүз әйтә һәм укучыга туп ыргыта, укучы ясалышы буенча нинди сүз икәнен әйтергә тиеш)

Баш – тамыр,

Эшче – ясалма...

Д) Тамырдаш сүзләрне кабатлау.

(Тактада агач макеты. Укучыларга тамыр һәм ясалма сүзләр бирелә, ясалма сүзләрне табып, агачны бизиләр. Кайсы төркем тизрәк тәмамлый, шул төркем “Оста бакчачы” исемен ала.)

1нче төркем юл ( юлчы, юлга, юлдан, юлсыз, юлны, юлла, юлдаш,юллама)

2нче төркем каен (каеннар, каенлык, каенга, каенлы, каенсыз, каендай, каенның, каенда)

Е) Тест эшләү.

(Бирем 4нче сыйныфтан соң үткәрелә торган тест формасында. В өлеше)

1) Безнең авыл янында балыклы зур күл бар. 2) Күлдә балык күп. 3) Кәрим балыкка ау салды. 4) Ул бүген балыкны күп тотты. 5) Кәрим оста балыкчы. 6) Ул беркайчанда өйгә балыксыз кайтмый.

В1. Зур сүзенең антонимын языгыз.

В2. 2нче җөмләдән калын әйтелешле тамыр сүзне языгыз.

В3. 6нчы җөмләдән сингармонизм законына буйсынмаган сүзне языгыз.

В4. 5нче җөмләдәге ясалма сүзне языгыз.

В5. Тамырдаш сүзләр булган җөмләләрнең саннарын языгыз.

3) Йомгаклау.

(Укучыларның өстәлендә ак кәгазь, маркерлар. Команда белән бергә плакат ясыйлар. 4 өлешкә бүленә. 1нче өлешкә тамыр яки ясалма сүзнең кагыйдәсе языла, 2нче өлешкә билгесе, 3нче өлешкә мисаллар, 4нче өлешкә җөмләләр языла, тактага эленә, укучылар аңлаталар. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР).

4) Билгеләр кую, өй эше.

Әкият язарга “Сүзләр илендә”

5) Рефлексия. Кояшлар белән эш.(смайликлар)



Кем бүгенге дәрес темасын аңладым һәм башкаларны да өйрәтә алам, дип уйлый, алар кояшларны елмайтып ясый, ә кемнәр аңладым, ләкин башкаларны өйрәтә алмыйм, дип уйлый, алар кояшларны уйчан итеп ясасыннар, ә кемнәр теманы аңламаган, аларның кояшлары кәефсезләнеп торсын.(укучылар кояшларны ясап, тактага беркетәләр.)










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
«Тамыр ??м ясалма с?зл?р» («Однокорневые и производные слова»)

Автор: Фатыхова Флюза Анасовна

Дата: 11.01.2015

Номер свидетельства: 153162


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства