kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Табигать"темасы буенча б?йл?нешле с?йл?м устер? д?ресе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?ресне? максаты-укучыларны табигатьне яратырга,?йл?н?-тир? мохитне сакларга ?йр?т?.Д?ресне кызыклы ит? максатыннан д?рест? пиктаграмма,кроссворд,торле сур?тл?р,экиятт?н ?зекл?р,шигырьл?р кулланылды.Д?рест? укучылар м?ст?кыйль р?вешт? с?зтезм?л?р,??мл?л?р т?зедел?р,сорауларга ?авап бирдел?р.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Табигать"темасы буенча б?йл?нешле с?йл?м устер? д?ресе »

Зайнуллина Зухра Таһир кызы Әлмәт шәһәре 21 нче урта мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

“Табигать” темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.(5 нче сыйныф,рус төркеме)

Максат:Укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү,сүзлекне баету,иҗади фикер йөртү сәләтен,хәтерен һәм игътибарын үстерү өстендә эшләү,бирелгән рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү,экологик тәрбия бирү.



Җиһазлау:Табигать күренеше сүрәтләнгән рәсем,пиктограмма,дәреснең төрле этапларына рәсемнәр,яңа сүзләр, аудиоязма,сүзлекләр.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

2.Сорау. Укучылар,игътибар белән тыңлагыз әле(аудиоязма тыңлана,аудиязмада кошлар тавышы,урман шавы).Сез ничек уйлыйсыз,без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?Укучыларның җаваплары тыңлана.Хәзер минем сорауга төгәлрәк җавап бирү өчен ребус чишәбез.”Табигать” сүзе килеп чыгарлык итеп ребус төзелә.Нинди сүз килеп чыкты?Табигать.Әйе,без бүген табигать турында сөйләшәчәкбез.Укучылар ,мин сезнең алга шундый бурыч куям.Сез дәрес азагында бирелгән рәсем –(тактага табигать күренешен сүрәтләнгән рәсем эленгән)-буенча хикәя төзергә,сөйләргә, хәтердән дөрес итеп язарга һәм :”Нәрсә ул табигать” ?-дигән сорауга җавап бирергә тиеш буласыз.Безнең хикәябез тулы, яңгырашлы килеп чыксын өчен кайбер сүзләрне искә төшерергә,яңалары белән белән танышырга тиешбез. 3.Яңа сүзләрне презентацияләү.Тактада сүзлек:

Рәсем-картина,изображение,сүрәтләнгән-нарисовано,изображено,агачлар-деревья,чәчәкләр-цветы,җәнлекләр-животные,гөмбәләр-грибы,урман-лес,алан-поляна,үсемлекләр-растения,кошлар-птицы(укучылар белән бергәләп укыйбыз)

Хәзер,әйдәгез әле, менә бу пиктограмма ярдәмендә хикәянең нигезен төзик.(Тактага пиктограмма эленә)Пиктограммадагы рәсемнәр урынына сүзләр куеп 1-2 укучы сөйләп карый.Әмма безгә бу хикәябезне тулыландырырга кирәк.Ә аның өчен сүзтезмәләр төзик. 4.Әйтелеш өстендә эш. Сез миңа,мин сезгә ярдәм итәрбез.Тактага 4 рәсем эленә.(Агачлар,җәнлекләр-кошлар,гөмбәләр,чәчәкләр-үсемлекләр)

Укучылар алдында фломастерлар, турыпочмак рәвешендә киселгән кәгазь кисәкләре.

Хәзер төркемнәрдә эшлибез.1 нче төркемгә бирем :тәрҗемә итәргә,язарга,тәрҗемәне туры килгән рәсем астына беркетергә(зеленые,высокие,нарядные)

2 нче төркемгә бирем:төрле-төрле,чуар,усал,юаш,тәмле сүзләрен тәрҗемә итәргә һәм кайсысы гөмбә сүзенә туры килә,шуларны язып гөмбә рәсеме астына беркетергә.

3 нче төркемгә бирем:кыргый,ерткыч,файдалы сүзләрен русчага тәрҗемә итәргә һәм мәгънәсе ягыннан туры килгән рәсем астына татарчасын беркетергә.

4 нче төркемгә бирем : ике телдә язылган сүзләрнең дөрес вариантын сайларга(аллы-гөлле-разноцветные,хуш исле-ароматные,матур-красивые)һәм туры килгән рәсем астына беркетергә..Биремнәрне тикшерәбез һәм сүзтезмләрне бергәләп укып чыгабыз.Әйдәгез,пиктограммага таянып,сүзтезмәләрне кулланып хикәя төзеп карыйбыз.

5.Ныгыту. Бу рәсемдә табигать сүрәтләнгән.Монда яшел,төз,купшы агачлар үсә.Урманда ерткыч,кыргый,җәнлекләр,файдалы кошлар яши.Аланда төрле-төрле тәмле гөмбәләр,хуш исле ,матур ,аллы-гөлле чәчәкләр ,усемлекләр үсә.

Укучылар сөйләп карыйлар.Хәзер магнитофон язмасында текстны тыңлыйбыз.(Алдан әзерләнгән текст укучыларның һәрберсенә таратыла).Сез алдыгыздагы тексттан карап барасыз,әгәр хикәягә туры килмәгән җөмлә булса астына сызасыз.Тикшерәбез. 6.Язылыш өстендә эш.Ә хәзер ,укучылар, без хәтердән язып карыйбыз.Әмма дөрес язар өчен кайбер сүзләрнең язылышын кабатларга кирәк.Мин тактага сүзләр язылган кәгазь эләм.Ә сез нокталар урынына төшеп калган хәрефләрне куясыз.1,2,3 нче төркем хәрефләр куя,4 нче төркем иҗектән сүзләр җыя.Сүзләрнең дөреслеген тикшерәбез.Текстны язалар,һәркем узенә сөйли.

Мин сезгә сүзләр(җир,су,күк йөзе,кояш, әти,әни,мин,агач,чәчәк, кош,җәнлек) таратам,сез шул сүзләрнең рәсемен ясыйсыз,1 нче төркем сез тәрҗемә дә итәсез(земля,вода,небо,солнышко). Ә хәзер дәрес башында куелган сорауга җавап бирәбез.Нәрсә ул табигать?Зур кәгазьгә : “Табигать ул” - дип язылган .Укучылар шул сүз астына рәсемнәрен беркетәләр.Бергәләп укыйбыз. Табигать ул- җир,су,күк йөзе,кояш. Табигать ул –агачлар,чәчәкләр. Табигать ул – кошлар,җәнлекләр. Табигать ул- әти,әни ,мин.

Укучылар,әйдәгез әле,бергәләп табигатьне саклау проектын төзик.Мин сезгә сүзләр таратам.Сез шуларны узегез тәрҗемә итеп тактада язылган сүзләргә туры китереп беркетегез.(һәр төркемгә 1әр сүз)

Суларны- пычратмаска,җәнлекләрне –рәнҗетмәскә,чәчәкләрне-таптамаска,агачларны-сындырмаска.

Хәзер дәресебезнең формуласын чыгарыйк. Табигатьне сакларга кирәк! Укучылар,табигать турында язучылар,шагыйрьләр,рәссамнар бик күп хезмәтләр язганнар.Өй эше итеп мин сезгә шундый бирем бирәм.1 ,2 нче төркем сез табигать темасы буенча кроссворд төзисез.3,4 нче төркем сез табигать темасына 2 куплет шигырь ятлап киләсез.

7..Дәрескә йомгак ясала ,билгеләр куела.
















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс

Скачать
"Табигать"темасы буенча б?йл?нешле с?йл?м устер? д?ресе

Автор: Зайнуллина Зухра Тагировна

Дата: 09.12.2014

Номер свидетельства: 141414


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства