Тема : Сыйфат темасын гомумил ә штереп кабатлау
Максат :
1. Укучыларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру, фикер йөртү сәләтен үстерү, сүзлекне яңа сүзләр белән баету.
2. Танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.
3. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, буыннан-буынга күчеп килә торган һөнәрләр белән таныштыру.
Дәрес тибы: йомгаклау дәресе
Җиһазлау: компьютерлар, презентация, тест.
Дәрес барышы:
I . Оештыру моменты. (1 нче слайд)
1 ) - Исәнләшү.
Якты чырай, яхшы кәеф
Күрәм мин йөзегездә.
Исәнмесез! Хәерле көн!
Телим бөтенегезгә.
Исәнмесез укучылар! Кәе фләрегез ничек? Бүгенге дәресебезне шулай яхшы кәеф белән башлап җибәрәбез.
2) Әкият.
Борын-борын заманда бер патшалык булган. Патшаның исеме Сыйфат икән. Аның бик матур, акыллы, зифа, асыл, сылу, ягымлы, гүзәл,чибәр, булдыклы кызлары булган.
Һәм бер көнне бу патшалыкка батыр, кыю, зирәк егетләр килгән. Кызларны сайлый башлаганнар, барысы да берсеннән-берсе матур булганга аера алмаганнар. Һәм үзләре дә шушы патшалыкта калырга рөхсәт сораганнар. Шул көннән алып бу патшалык 4 “Б” сыйныфы дип йөртелә башлаган. Чыннан да алар бик зирәк, акыллы, күркәм укучылар.
-Укучылар, ни өчен мин дәресне шушы әкият белән башладым дип уйлыйсыз?
Әйе, без сыйфат темасын үттек. Шушы әкияттә мин бик күп сыйфатлар кулландым. Бүген без сыйфат темасын кабатларбыз, уеннар уйнарбыз.
Безнең максатыбыз: ( 2 нче слайд )
1.Сыйфат темасы буенча алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру, фикер йөртү сәләтен үстерү, сүзлекне яңа сүзләр белән баету.
2.Танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.
3.Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәнү, буыннан-буынга күчеп килә торган һөнәрләр белән танышу.
II . Өй эшен тикшерү.
- Өй эше нә сезгә сыйфат темасын кабатларга һәм 78 битт әге 190 нчы күнег үне язып эшләргә иде . Бер-берегезнең дәфтәрләрен карагыз да миңа җыеп бирегез. (дәфтәрләр алышына)
-Укучылар, нинди сүзләрне сыйфат дибез ? (3 нче слайд)
- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
- Сыйфатның дәрәҗәләре н санагыз (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек), мисаллар китерегез.( 4 нче слайд)
III. Сыйфат сүз төркеме турында белемнәрне барлау һәм тирәнәйтү.
- Ә хәзер экранга карагыз. (5 нче слайд) Мин һәр төркемгә бирем әзерләдем, ә сез төшеп калган хәрефләрне куеп , сүзләрне дөрес язарга тырышыгыз.
1 төркем
.аф, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.
2 төркем
. алкын, к.зыл, җә.ге, са., . яз, ба.ыр.
- Укучылар, нинди сүзләр килеп чыкты?
- Алар нинди сорауга җавап булып торалар?
- Төшеп калган хәрефләрне вертикаль буенча кушып укыгач, нинди сүз килеп чыкты ? - сыйфат (6 нчы слайд) , (7 нче слайд)
-Укучылар, сыйфатлар мәгънә ягыннан аерылалар. Капма-каршы мәгънәле сыйфатларны ничек атыйлар? ( антонимнар - кагыйдәсе әйтелә)
(8 нче слайд)
Мәсәлән; матур - ямьсез, ак - кара, усал - юаш, чиста - пычрак, караңгы - якты, киң - тар, батыр - куркак, бәләкәй - зур, иске - яңа.
- Мәгънә ягыннан охшаш сүзләрне ничек атыйбыз?
( синонимнар - кагыйдәсе әйтелә) (9 нчы слайд)
Матур - чибәр, нәфис, сылу, зифа
Кечкенә - нәни, бәләкәй
Батыр - кыю, куркусыз, көчле
Әдәпле - тәртипле, акыллы, зиһенле
Чиста - саф, керсез
Эссе - кайнар, кызу
Җайсыз - уңайсыз, читен.
-Әйдәгез әле, уен уйнап алабыз. Мин сезгә сыйфатлар әйтәм,ә сез аларның антонимнарын, синонимнарын әйтегез.
IV. Дәреслек өстендә эш.
-80 бит 195 нче күнегүне табыгыз.
-Нишләргә кирәк безгә? (нокталар урынына чагыштыру дәрәҗәсе кушымчаларын өстәп, антоним сыйфатлар куярга) 1 бала тактада эшли.
-Укучылар берәм-берәм компьютерда тест эшлиләр;
- 197 нче күнегү (телдән) - сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләү.
V. Физкультминутка
Кышкы урман.
Кышкы урманга килдек,
Матур урыннар күрдек.
Тун кигән каен - уңда
Ямь - яшел чыршы- сулда.
Кар бөртекләре оча
Әйләнеп җирне коча.
Әнә куян сикерә
Ул бүредән элдертә.
Без аннан да качабыз
Тапмас безне ул явыз.
Аю бабай ял итә.
Кызылтүшләр очалар,
Бигрәк тә матур алар.
Урманда рәхәт булса да,
Өйгә кайтыйк, дуслар.
VI. Белемнәрне ныгыту
- Укучылар безгә кунакка күгәрчен килгән, ул сезгә хатлар алып килгән. ( 10 нчы слайд )
1 төркемгә - (шигырь язарга)
………….......салкын.
………………..ялкын.
.......................суык.
...............шудык
2 төркемгә - Сыйфатлар өстәп язарга.
Кыш көне урамда ... . Әнием ... аш пешерә.
Без.... балалар. Нинди ... вакыт! (үзләренең шигырьләрен, җөмләләрен укыйлар)
- Укучылар экранга игътибар итегез әле. (11 нче слайд)
- Нәрсә бу? Рәсемнәрдә ниләр күрәсез?
Оренбург шәле челтәрле бизәк,
Кышкы юллар төсле каймалар.
Язларымны хәтерләтә торган
Андый шәлләр тагын кайда бар? (Сибгат Хәким)
Татар халкында гомер-гомергә ак төскә мәдхия җырлана, чөнки аклык - пөхтәлек, чисталык, сафлык.
Беркайчан да кара яулык, кара шәл ябынган татар әбисен курмәссез.
Мин тумышым белән Балык Бистәсе районыннан.
Безнең авылларда ак шәлне кайнана, ак бәхетләр теләп, килененә бүләк итә. Ә Арча якларында кодагыйлар бер-берсенә ак шәл бүләк итешәләр. Бу - аларның туганлашу билгесе.
Безнең халык элек-электән төрле һөнәрләргә ия булган: итек басу, тегү, чигү. Өлкәннәр шәлнең иң авыр өлешен - читен, кызлар уртасын бәйләгәннәр. Еллар узган саен, шәлләр ераккарак куелып, онытылып барган. Әмма соңгы елларда шәһәребез урамнарында бик матур ак шәл бәйләгән, чибәр кызлар күренә башлады. (12 нче слайд)
- Укучылар, мин үземнең сөйләвемдә шушы шәлгә карата нинди сыйфатлар кулландым?
Шәл - ак, йомшак, җиңел, матур.
VII. Йомгаклау (13 нче слайд)
- Димәк, укучылар, нәтиҗә ясыйбыз.
- Сыфатлар сөйләмдә ни өчен кирәк?
- Сыйфат нәрсәне белдерә? (мисаллар белән)
- Дәрестә кәефегез нинди булды?
Билгеләр кую.
VIII. Өй эше. (14 нче слайд)
1 .“Әни” сүзенә туры килгән сыйфатлар язарга.
2 . С ыйфатлар кертеп 5 җөмлә язарга. (15 нче слайд)