Дәрес барышы.
I Оештыру өлеше.
Укучыларда уңай эмоциональ халәт тудыру, дәрестә нәтиҗәле эшләүгә ихтыяҗ булдыру.
Исәнмесез ,укучылар!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телим мин һәммәгезгә!
Елмая, көлә кояш,
Сез дә елмаегыз әле бераз.
Күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик. Һәр дәрестә куллана торган, бүген дә онытмаска тиешле өч кагыйдәне искә төшерик. Слайд 1
Тулы җөмләләр белән сөйлә.
Игътибар белән тыңла, бүлдермә
Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.
Җавап биргәндә бу кагыйдәләрне онытмагыз, балалар.
II. Актуальләштерү.
Матур язу. (тактага язылган)
Сәламәт, сәләтле, сабыр
Саф һава – тәнгә дәва.
- Числоны һәм матур язуны дәфтәрләргә чиста, пөхтә итеп күчереп язабыз.
III. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
- Ягез укучылар, кайсыгыз дәрес темасын әйтер? (“Сыйфат”)
- Дөрес. Ә нәрсә соң ул сыйфат? Нинди сорауларга җавап бирә
-Сыйфат предметның билгесен белдерүче сүз төркеме. Нинди? Кайсы?сорауларына җавап бирә.
- Предметның нинди билгеләрен белдерә алыр соң сыйфат?
-Төсен, тәмен, формасын, характер билгеләрен, физик үзенчәлекләрен
.Шулай итеп, сыйфат предметның төрле билгеләрен белдерә.
- Төсен (кызыл алма, зәңгәр чиләк, яшел яулык)
Тәмен (баллы чәй, тозлы кыяр, ачы торма)
Формасын (түгәрәк өстәл, туры сызык, яссы такта)
Күләмен ( зур өй, биек тау, кечкенә күл)
Характерын ( акыллы бала, яхшы кеше, хәйләкәр төлке)
Сыйфат җөмләдә исемгә бәйләнеп килгәнне күзәтү Слайд 2
-Укучылар, матур язудагы мәкальгә кабат әйләнеп кайтыйк та, андагы исемне белдергән сүзләрне табыйк. (Һава, дәва)
- Һава сүзенә кайсы сүз бәйләнгән?(Саф һава)
- Сорау куегыз.(Нинди?)
- Кайсы сүз төркеме әлеге соруга җавап бирә? (Билгеләмәне искә төшерү)
- Сыйфатлар җөмләдә кайсы сүз төркеменә бәйләнеп килә? (Исемгә)
- Ни өчен? (Исем предметны белдерә, ә сыйфат предметның билгесен, шуңа җөмләдә сыйфатлар күбрәк исемгә бәйләнеп килә)
Сыйфатлар 4 дәрәҗәдә килә. Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти билгесен. белдерә.( яшел, тәмле, түгәрәк) Слайд 3
Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең , башка предметтагы билгегә караганда чагыштырмача артык булуын белдерә- рак-рәк кушымчасы ярдәмендә ясала (яшел+рәк, тәмле+рәк, түгәрәг+рәк) Слайд 4
Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең башка шундый ук предметтагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалана: Слайд 5
1) сыйфатның кабатланып килгән беренче авазына яки иҗегенә “п” яки “м” авазлары өстәлә: түм-түгәрәк, ямь-яшел, сап-сары.
2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: бик тәмле, җете кызыл.
Бер үк сыйфатны кабатлау юлы белән: гүзәлнең гүзәле, матурның матуры
Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат предметтагы билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә. –гылт –гелт, -кылт –келт, сыл-сел-су кушымчалары ярдәмендә формалаша. – (ал+су, ак+сыл, күк+сел, кыз+гылт, яшь+келт) Слайд 6
Истә тотарга! Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан ы, е авазлары ишетелә, ләкин язуда күрсәтелми : тар-рак.
Кимлек дәрәҗәләре кушымчалары ялганганда, кайбер сыйфатларның соңгы бер-ике авазы кыскара: яшел - яшькелт.
рак-рәк кушымчалары ялганганда (к) (къ) (п) авазлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар матур-матуррак, ак - аграк.
-Молодцы! Әзрэк ял итеп алыйк.
IV. Яңа теманы ныгыту.(16 мин.)
1. Сүзлек диктанты. Салкын, ак , җылы, авыр, матур, тыныч, усал, зур.
Шушы чыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп языгыз.
Салкын Салкынрак Сап-салкын Салкынча
Ак Аграк Ап-ак Аксыл
Җылы Җылырак Җып-җылы Җылымса
Авыр Авыррак Бик авыр -----------
Матур Матуррак Бик матур ------------
Тыныч Тынычрак Тып-тыныч -------------
Усал Усалрак Бик усал ------------
Зур Зуррак Зуп -зур -------------
-Укучылар, бу сыйфатларны барлык дәрәҗәгә дә куеп буламы? Кайсы дәрәҗәгә куеп булмады? Авыр, тыныч, матур, усал, зур сыйфатларның кимлек дәрәҗәгә куеп булмый.Бу очракта аларның антонимнарын кулланабыз. Нинди сүзләргә антоним дип әйтәбез? Антонимнарын әйтегез. Нинди сүзләргә синонимнар дип әйтәбез? Матур сүзенең синонимнарын әйтегез.
Укучылар, сыйфат предметның билгесен белдерә дидегез. Нинди билгеләрен белдерә?
Көтелгән җавап. Предметның төсен, тәмен, формасын, зурлыгын, күләмен белдерә торган сыйфатлар,кешенең тышкы (физик) һәм эчке сыйфатларын, характерын, хайваннарны һәм җәнлекләрне характерлый торган сыйфатлар.
Укучылар, безнең алдагы бирем шушы билгеләр белән бәйле. Бирелгән исемнәргә төрле билге белдерә торган сыйфатлар өстәп язарга кирәк.
Дәфтәрләрдә эшләү. (Зәңгәр битләрдәге карточка)
2. Бирелгән исемнәргә сыйфатлар өстәп язарга. Слайд 8
1 ... кыш 5. ... әни
2. ... укучы 6. ... күк
3. ... сүз 7. ... һава
4. ... куян 8. ... сәламәтлек
Укучылардан укыту, соңгы сүзгә нык сәламәтлек дигән җавап алуга ирешү.
Укытучы. Укучылар, нык сәламәтлек нинди була? (Кеше авырмаса, чирләмәсә,чыныккан булса, бу кешенең сәламәтлеге нык була)
( 9 нчы слайд килеп чыга, анда мәкаль язылган).
“Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин тиз югала”,- ди татар халык мәкале. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
(Сәламәтлек- кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сакларга кирәк. Сәламәт булмаган кешегә тормышның кызыгы булмый)
Укытучы. Шулай, укучылар, алдагы көннәрдә дә сәламәт булыйм дисәң, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәк. Бу безнең өчен тормышта беренче төп кагыйдә булырга тиеш.
Шушы кагыйдә язылган плакатны тактага элеп куябыз . (Укучылар бергәләп укыйлар)
Сәламәтлегеңне яшь чактан ук сакла.
Укытучы. Җөмләбезгә әйләнеп кайтыйк. Бу җөмләдә сыйфат сүз төркеме бармы? Ул нинди сыйфат, нинди дәрәҗәдә?
Көтелгән җавап. Яшь. Тамыр сыйфат, гади дәрәҗәдә.
Укучылар, киләсе биремне үтәп, без сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләрбез.Сезнең алда алсу төстәге карточкалар. Бирелгән сыйфатларны дәрәҗәләренә карап 4 төркемгә бүлеп язарга. Бергәләп тикшерәбез. 3. Схемасы экранда күрсәтелә. 10 нчы слайд чыга
Гади | Чагыштыру | Артыклык | Кимлек |
озын | зуррак | иң кечкенә | зәңгәрсу |
начар | куерак | сап-сары | яшькелт |
| | чибәрнең чибәре | аксыл |
| | | җылымса |
Сүзләр: иң кечкенә, зәңгәрсу, татлы, зуррак, сап-сары, озын, яшькелт, куерак, аксыл, җылымса, чибәрнең чибәре, начар
Асларына сызылган сүзләр бар, укучылар, мәсәлән, зуррак. Ни өчен мин ул сүзнең астына сыздым икән?
Көтелгән җавап. Тартык авазга беткән сыйфатларга рак\рәк кушымчасы ялгап әйткәндә, сыйфат белән кушымча арасында сузык аваз ишетелә, ләкин язылмый.
Җавап. Кимлек дәрәҗәсен ясый торган кушымча ялгаганда, тамырның бер өлеше кыскара.
Начар- тамыр сыйфат, гади дәрәҗәдә.
Укучылар, начар нәрсә булырга мөмкин? (Сүз, эш, кием... . Начар гадәт дигән сүзне алуга ирешү)
Начар гадәт дигәнне ничек аңлыйсыз?
Көтелгән җавап. Тәмсез телле булу, ата-ананы санга сукмау, аларның сүзен тыңламау, олыларны хөрмәт итмәү, тәмәке тарту, аракы эчү, кеше әйберен урлау һ.б.
Укытучы. Мин бу урында сезгә мәшһүр татар галиме, тарихчы, педагог һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиннең сүзләрен укып китмәкче булам.
“Яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы була”
Әдипнең портреты белән шушы сүзләр язылган 11 нче слайд чыга.
Укытучы. Димәк, без бу начар гадәтләрне үзебездә булдырмау , булганнарын бетерү өстендә һәрдаим эшләргә тиешбез. Бу - сәламәт булуның тагын бер кагыйдәсе.
Начар гадәтләрне булдырмау. (Тактага плакат итеп эленеп куела.)
Укытучы. Начар һәм яман сүзләре, бу нинди сүзләр? Аларның мәгънәләре нинди?
Җавап. Бу-охшаш мәгънәле сүзләр, андый сүзләр синонимнар дип аталалар.
4. Ак кәгазь
Укытучы. Без хәзер бирелгән сүзләрнең синонимнарын табарбыз. Экранга карыйбыз һәм беренче баганадагы сыйфатларга икенче баганадагы сыйфатларны туры китереп укыйбыз. (12 нче слайд чыга.)
татлы- бәләкәй
салкын- чиста
кечкенә- баллы
саф-суык
авыр- явыз
усал-кыен
Физминутка (Микс-фриз-груп).
Мин музыка куям һәм сез класс буенча биеп йөрисез. Музыка беткәч, сез туктап каласыз, шуннан мин сезгә сорау бирәм. Аңа җавап берәр сан була. Җавапны сез миңа, бер сүздә әйтмичә, төркемнәргә басып күрсәтергә тиеш буласыз.. Якындагы укучылар бер берсе белән җаваптагы сан буенча төркемләшәләр. Аңлашылдымы?(...)
Ә хәзер барыбыз да торабыз. Музыка.
Саф сүзендә ничә аваз бар? (3)
Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)
“Авыр ” сүзендә ничә иҗек бар? (2)
Укытучы. Укучылар, безнең телебез мәкаль һәм әйтемнәргә бик бай. Мин сезнең игътибарыгызны тагын бер мәкальгә юнәлтәсем килә. Тактага карыйк әле. (Анда мәкаль язылган, бергәләп укыйбыз)
Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет –саулык. 13 нче слайд
Мәкальдәге сыйфатларны табыйк әле. Дәрәҗәләрен билгеләгез. Болар нинди сыйфатлар?
Капма –каршы мәгънәле сыйфатлар, антоним сыйфатлар.
Укытучы. Яңадан экранга карыйбыз, укучылар, һәм сыйфатларның антонимнарын табабыз. (14 нче слайд чыга. ) Җаваплары дөрес булган очракта икенче баганадагы сүзләр килеп чыгачак.
авыр – җиңел
кышкы –җәйге
файдалы – зарарлы
саран- юмарт
матур- ямьсез
каты-йомшак
Хәзер бирелгән сыйфатларны туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланып исемнәр табарга кирәк булыр: 15 нче слайд Кыек (койма, кул)
Ачык (караш, ишек)
Җылы (сүз, су)
Авыр (хәбәр, йөк)
Тәмле (телле, аш)
Алтын (куллы, тарак)
Мәкальне тагын бер кат укып чыгыгыз әле. Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет –саулык. 16 нчы слайд
Халкыбыз саулыкны иң зур бәхет дигән, тик ул бәхетне бик нык сакларга кирәк. Сәламәтлекне саклауның бер чарасы- организмны чыныктыру. Менә сезгә тагын бер киңәш.
Организмны чыныктыру. (Плакат тактага эленә.)
Ә ничек чыныктырып була? (Көн саен физик күнегүләр ясап, чаңгыда йөреп, саф һавада булып, спорт белән шөгыльләнеп һ.б.)
Әйдәгез, без дә күзләребезгә күнегүләр ясап чыныктырып алыйк.
Физкультминутка Музыка.
V Теманың үзләштерелүен тикшерү.
Дәресебезнең соңгы этабына якынлашабыз һәм йомгаклап тест сорауларына җавап биреп алырбыз.
1. Тест
1. Сыйфатлар нинди сорауга җавап бирә? Слайд 17
а) кем? нәрсә?
с) нинди? кайсы?
б) нишли? Нишләде?
2. Сыйфатлар нәрсәне белдерә? Слайд 18
а) предметның эшен:
б) предметның исәбен;
ә) предметның билгесен.
3. Сыйфат дәрәҗәләре ничә төрле була? Слайд 19
л) 4; ә) 3; б) 2.
4. Предметтагы билгенең төп дәрәҗәдәгедән, нормадан кимрәк булуын белдерүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә? Слайд 20
ә) гади (төп) дәрәҗә
а) кимлек дәрәҗәсе
в) артыклык дәрәҗәсе
ф) чагыштыру дәрәҗәсе
5. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез? Слайд 21
Саргылт яулык, әчкелтем җимеш, күгелҗем офык, зәңгәрсу чәчәк, аксыл болыт, озынча кыяр, җылымса су.
к) гади (төп) дәрәҗә
л) артыклык дәрәҗәсе
м) кимлек дәрәҗәсе
н) чагыштыру дәрәҗәсе
6. Бер предметтагы билгенең икенче предметагы шундый ук билгедән артыграк икәнлеген күрсәтүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә? Слайд 22
а) гади (төп) дәрәҗә
ә) артыклык дәрәҗәсе
б) кимлек дәрәҗәсе
в) чагыштыру дәрәҗәсе
7. Яшькелт - дигән сыйфат нинди дәрәҗәдә? Слайд 23
р) чагыштыру;
с) гади;
т) кимлек
8. Кызылның кызылы, дөм сукыр, сап-сары, иң җиңел сыйфатлары нинди дәрәҗәдә? Слайд 24
л) артыклык дәрәҗәсендә;
м) кимлек дәрәҗәсендә;
н) гади дәрәҗәдә.
9 Кайсы төркемдә сыйфатлар гына бирелгән Слайд 25
е) уңган, иркен, кайнар;
и) кояш, ямьле, болытлы;
к) баллы, барам, сабыр.
10 Антоним сыйфатлар булган рәтне тап. Слайд 26
и) кечкенә-бәләкәй;
к) авыр-җиңел;
л) җылы-эссе.
Дөреслеген тикшерү. Слайд 27
Укучылар, дөрес җавап биргән булсагыз, сәламәтлек дигән сүз килеп чыгар.
Текст өстендә эш.
Язның соңгы ае җитеп килә. Әле көннәр салкын. Елга, күлләр көмеш боздан арынды. Агачлар кышкы йокыдан уяндылар. Тал агачы беренчеләрдән булып йомшак ак песиләрен чыгарды.
Табигать искиткеч гүзәл!
3. Бирем.
1.Текстны күчереп язарга.
2.3 нче җөмләдән ия белән хәбәрне табып, асларына сызарга. (Берәр укучы тактада эшли)
3.Тексттан бәйләнгән исемнәре белән бергә сыйфатларны табарга.(телдән)
Укытучы:
- Ия белән хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?
(Ия- исем, хәбәр- фигыль)
4. Икенче җөмләдән ия белән хәбәрне табарга. (Берәр укучы тактада эшли)
Хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?(Сыйфат)
Укытучы.
-Тагын кайсы җөмләдә хәбәр сыйфат белән белдерелгән?
Нәтиҗә. Сыйфатлар җөмләдә хәбәр дә булып килә икән.
V. Рефлексия.
Дәресебез ахырына якынлашты. Бүгенге дәрестә без сыйфат сүз төркеме турына сөйләштек, белемнәребезне ныгыттык. Йомгак ясап, сыйфат турында нәрсәләр белдек?
Тагын нәрсә турында сөйләштек? Сәламәтлек турында. Сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? (Кагыйдәләрне уку)
Укытучы. Әйтелгәннәргә йомгак ясап, мин сезгә тагын берничә сүз әйтер идем. Сәламәтлек өчен көндәлек режимны төгәл үтәү һәм дөрес туклану да бик әһәмиятле . Акыл иясе Сократның сүзләрен китерү бик урынлы булыр дип уйлыйм.
“Сәламәтлек- ул барысы да дигән сүз түгел, ләкин сәламәтлек булмаса, башка берни дә кирәкми.” Слайд 28
9. Өй эше Слайд 29
Дәрестә бик күп эшләдек. Өй эше Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сыйфатларны кертеп 7-8 җөмлә язарга
*“Әниемне яратам” , “ Минем әнием”, “ Иң кадерле кешем” дигән темага сыйфатлар кулланып сочинение язырга. Көндәлекләргә өй эшен язып кую.
10. Йомгаклау.
Дәрес өчен сезгә рәхмәт, бик тырышып эшләдегез, матур җаваплар бирдегез, шуңа күрә матур билгеләр дә куям.
Билгеләр кую.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә.
Көнегезне шатлы бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Сәламәт булыгыз.
Өстәмә бирем. Слайд 30
Ә хәзер, әйдәгез, үзебезне зирәклектә һәм тапкырлыкта сынап карыйк әле. “Шундый предметны тап” уены.
Түгәрәк, баллы, сусыл, эче кызыл, тышы яшел, полосалы. (карбыз).
Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган. (шар).
Йомшак, ак, мыеклы, сөт ярата. (песи).
Яшел, чәнечкеле, бизәлгән, яңа елда кунагы. (чыршы).
Түгәрәк, кызыл, кечкенә, төшле, тәмле. (чия).
Кара, мөгезле, печән ярата, сөт бирә. (сыер).
Сары, озынча, әче, файдалы, җиләк – җимеш. (лимон).