5 нче сыйныфта татар теленнән лексикология бүлеге буенча кабатлау дәресе ( дәрес-сәяхәт)
Тема: Лексикология бүлеген кабатлау
Максат: 1) Татар әдәби теленең сүз байлыгы турындагы төшенчәне өйрәнү;
2) Омонимнар, синонимнар, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзтезмәләр турында мәгълүмат һәм шуларны укучылар үзләренең сөйләмнәрендә куллана белү күнекмәләре бирү;
3) сүзлекләр, аларның төрләре белән танышуны дәвам итү, сүзлекләрдән файдалана белү.
Җиһазлау: 1) “Аңлатмалы сүзлекләр” 1-3 том, “Русча-татарча сүзлек”, “Татар энциклопедиясе”, “Фразеологик әйтелмәләр”, “Орфография” һ.б.; 2)туп, уенчык автобус; 3) “Лексикография” бүлегенең (1өлеше) топографик картасы; 4) карточка-конвертлар; 5) башваткыч язылган плакат.
Без бүген, “Лексикология” дәүләтенә юлны дәвам итәрбез. Иң элек, такта янына чыгып, бүгенге сәяхәтебезнең картасы белән танышыйк. Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Алайса, сәяхәткә кузгалыйк - вакыт уздырмыйк.
Шушы табышмакка җавабын әйтегез әле:
Дүрт тәгәрмәчле әрҗә
Үзе зур көчкә ия.
Олы юлдан йөгерә -
Максатка тиз җиткерә.
(Автобус)
Дөрес, укучылар. Без бүген шушы автобус белән сәяхәт кылырбыз. Аның өчен билетлар сатып алырга кирәк. Әгәр дә билет артындагы табышмакларга җавап бирсәгез, без уңышлы гына сәфәребезне башлап җибәрербез. Алдан ук кисәтеп куям, сәяхәт вакытында тәртип булырга тиеш, иптәшләрегезгә авырлык килгәндә ярдәм итәрсез, һәрвакыт бердәм булыгыз! Шулвакытта гына сәфәребез күңелле һәм файдалы булыр.
Билет өчен биремнәр:
Агач түгел - яфраклы,
Тун түгел - тегелгән.
Кеше түгел, сөйли.
(Китап)
Сумка тотып керәләр,
Белем төяп чыгалар.
(Мәктәп)
Ике агай бергәләр,
Бер- берсен күрмиләр.
(Күзләр)
Суда нинди таш булмый?
(Коры)
Тукталышлар:
1. “Бер һәм күп мәгънәле сүзләр” тигезлеге
2. “Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр” бакчасы
3. “Антоним” күпере
4. “Омоним” урманы
5. Ял аланы
6. “Синоним” күле
7. “Фразеологик әйтелмәләр” күпере
8. Күңелле грамматика
9. “Сүзлек” тавы
10 “Лексика” түбәсе
1. Һәр укучы конверттан карточка ала. Язылган сүзнең күп мәгънәле булуын исбатларга:
1) тамыр
2) басу
3) баш
4) тел
2. “Энҗе чәчтем - энҗе җыям” сериясе китаплары белән эшләү. Биремне эшләр өчен шифрлардан файдаланыгыз.
1) “Татар халык уеннары” - 144 б. : көмеш су
2) “Әкиятләр” - 36 б. : дөнья асты өскә килә - караңгылана
3) “Күңел ачкычы” - 142 б. : тәмле хыял
4) “Риваятьләр һәм легендалар” 8 б. : күңелен таба
3. Карточкалардан биремнәр үтәү. Антоним сүзләрне аңлат һәм тап!
1) Яхшы сүз - җанга дару,
Яман сүз - канга агу. (М)
Бер ялган сөйләсәң, тугыз дөресеңә дә ышанмаслар. (М)
Белемле көн күргәндә, белемсезгә төн килгән. (М)
Кәгазь өстен карайта,
Дөнья йөзен агарта.
(каләм)
4. Омоним урманы. Адашкан укучыларга бирем үтәтү. Авазлары бертөрле, мәгънәләре белән бөтенләй башка сүз уйлагыз. Шул сүзне ачыклау өчен төрле сораулар бирегез. Мисал өчен,
-нишләү? нәрсә?
-кайда? нәрсәләрдә була?
-печән өстендә чалгы белән, сабантуйда ат белән, мунчада себерке белән эш итү һ.б. (чабу)
2) -ул – кышны алмаштыра, тимерне турайтырга, май атларга
кушканда әйтелә (яз)
3)-ул сүз белән кеше битен һәм хәрефле бер санны атыйлар,
суда хәрәкәт итәргә кушканда шул сүзне әйтәләр (йөз)
4) -алмашлыкның берсе ул, шуның белән итек ямыйлар (без)
5) –бәйрәм мәҗлесен дә, татлы ризыкны да атыйлар (бал)
Яхшы, адашканнар табылды, ә хәзер бергәләп, омоним
сүзеннән яңа сүзләр табып языгыз.
5. Ял аланы . Мин сезгә бер омоним сүз әйтәм, ә сез тагын омонимнарын табыгыз. Кемдә уен туктала, шул җәза үти. М/н:
- туп - уенчык, ату коралы һ.б.
- саз – баткаклык, уен коралы, яхшы, пак һ.б.
- төш – хәрәкәт, көн уртасы, төш күрү, билгеле бер урын, җимеш орлыгы һ.б.
6. “Синоним” күленә килеп җиттек. “Очучы синонимнар” уенын уйнап алыйк. Бер укучы икенче уенчыга бер сүз әйтә, икенчегез синонимын әйтә. Уен кемдә туктала, шул бүтәннәргә арты белән баса. М/н, Энҗе - гүзәл, Муса - матур, Рәшит - чибәр һ.б.
- зирәк, белемле, акыллы һ.б.
- әдәпле, инсафлы, тәртипле, тыйнак һ.б.
7. Конвертның тышында язылган сүзләрнең синонимнарын табып бетерергә.
1) зифа (чибәр, сылу, күркәм, нәфис, матур)
2) өлкән (дәү, олы, зур, эре)
3) тугры (хак, чын, рас, дөрес)
4) эссе (кайнар, кызу)
5) чиста (пакъ, керсез, саф)
6) арзан (юнь, очсыз)
7) дус (иптәш, ахирәт, сердәш)
8. “Фразеологик әйтелмәләр” күпере. Конверттан чыккан җөмләдән фразеологик әйтелмәләрне табырга һәм аңлатырга.
1. Тел белән тегермән тартырга дисәң, көн димәс, төн димәс, туктатып булмый. (Б.Камалов)
2. Шулай көйләнер төсле тоелганда, озын телләр, кайсы көнләп, кайберләре үч итеп, карчыкның күңел ярасына тагын тоз сибә башладылар. (Г. Бәширов)
3. Гайнетдиннең башка чакта да чиртсәң кан чыгардай кызыл булган йөзе бу акырудан тагын яман бүртенеп карады, күзләрен кан басты. (Г.Ибраһимов)
4. Урманда кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. (Г.Тукай)
9. “Күңелле грамматика”.
Башваткыч чишү:
\\\\ 1 \\ | | | | |
2 | \\\\\\ \\\\\\ | | | |
3 | | \\\\\ \\\\\ | | |
4 | | | \\\\\ \\\\\ | |
5 | | | | \\\\\ \\\\\ |
Утыру яки яту өчен кулланыла торган йорт җиһазы (диван).
Промышленность, сәүдә, култура үзәге булган һәм күп кеше яши торган пункт (шәһәр)
Чәч тарау өчен кулланыла торган предмет (тарак)
Эш-хәлне яки билгенең билгесен белдерә торган сүз төркеме (рәвеш)
Язар фигылен юклыкка куеп әйтегез (язмас)
“Сүзлек” тавы
-орфография
-фразеологик әйтелмәләр
-аңлатмалы сүзлекләр
-әдәбияттан терминнар сүзлеге һ.б.
11. “Лексика” түбәсе. Сорауларга җавап бирергә:
1) полисимия күренеше нәрсә ул?
2) мәгънәдәш сүзләрне ничек атыйлар?
3) фразеологик әйтелмәләр һ.б.
Йомгаклау.
Билге кую
Тема:Исем
Максат:
Сүз төркемнәрен өйрәнү.
Исем турында мәгълүмат бирү, предметның билгесен белдереп кем? нәрсә? соравына җавап булып килүен ачыклау.
Игътибарлылык, чисталык, дус булу, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү.
Жиһазлау:презентация, сораулар белән карточкалар, дүртәр кәгазь кисәге, кызыл, яшел, сары битләр.Кулланылган сингапур структуралары: Раунд-робин, Конэрс, Таймд-Пэа-Шэа, Микс-Фриз-Груп.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше. Матур язу.
- Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды!
- Кара-каршы, җилкәгә-җилкә партнерларыгыз белән исәнләшәсез! (жест белән)
- Кунакларга елмаеп тыныч кына утырабыз!
- Күзләрегезне йомып, без булдырабыз дип кабатлыйбыз!
- Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә актив булуыгызны һәм яхшы билгеләр алуыгызны телим.
II. Yткәннәрне актуальләштерү.
Балалар, без сезнең белән узган дәрестә сүз төркемнәре турында өйрәндек. Нинди сүз төркемнәрен беләсез?
Ә хәзер җилкә партнерыгызга 30 секунд эчендә шушы сорауга җавап бирегез. Беренче булып А партнерлары җавап бирә. (30сек. звонок)
(Укучы җавап бирә: исем, сыйфат, фигыль, алмашлык) Сез бу фикер белән килешәсезме? Рәхмәт.
- Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Бу карточкадагы сүз нинди сорауга җавап булып килә? (15 сек. звонок)
Класста сез ике почмак күрәсез. Берсе кем?, икенчесе нәрсә? Сүзегезнең кайсы сорауга җавап бирүенә карап үз почмагыгызга барыгыз, үзегез белән карточкаларыгызны алыгыз. (Урыннарыннан торалар, урындыкны этеп куялар)
Почмакларда үзегезгә пар табыгыз, аңа “биш” бирегез. Тагын шундый өч сүз уйлагыз. Сезгә 30шар секунд бирелә. Озынрак буйлы укучы башлый. (30 сек. звонок)
Икенче партнер (30 сек. звонок)
... үз җавабыңны укып кит. (2-3 укучы, дөрес җавапка кул чабалар)
Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.
III.Тема өстендә эш.
100 нче күнегүне башкару.
Нәрсә ул исем? 10 секунд уйлагыз.
Ә хәзер һәр укучы беренче санда утыручыдан башлап шушы сорауга 30 секунд дәвамында җавап бирә. Аннан икенче укучы... Бу сорауга җавап бирү өчен без сезнең белән Раунд-Робин структурасын кулландык.(2 мин. Звонок)
Игътибар! (Укучылар кулларын күтәрәләр).
Рәхмәт (кулларын төшерәләр).
Минем сезнең җавапларыгызны ишетәсем килә. 1 өстәл №2 укучы, нәрсә ул исем?(...)
Рәхмәт утырыгыз.
Укучылар дәреслектән 101нче күнегүне табыгыз. Текстны укыйбыз, нокталар урынына тиешле исемнәрне куеп күчереп язабыз.
- Игътибар! (Укучылар кулларын күтәрәләр).
Рәхмәт (кулларын төшерәләр).
Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Карточканың өске өлешендә җөмлә. Сез шул җөмләдәге исемнәрне табарга тиеш буласыз, ә карточканың астында дөрес җавап.
Мин әйткәч, барыгызда торасыз, урындыкларыгызны этеп куясыз. Кулларыгызда карточкалар була. Икенче төркемдәге укучы белән янәшә басасыз һәм аңа "биш" бирәсез. Үз җөмләгезне укыйсыз һәм аңа күрсәтәсез, әмма җавабын ябасыз. Ул җавап бирергә тырыша. Иптәшегезгә булышасыз. Аннары ул сезгә үз җөмләсен укый. Җавап биргәннән соң карточкаларны алмашабыз. (Бер бала кимендә 5-6 карточка алмаштырырга тиеш)
Звонок! Игътибар! (Укучылар кулларын күтәрәләр). Рәхмәт (кулларын төшерәләр). Иптәшегезгә рәхмәт әйтеп урыннарга утырабыз.
5) - Укучылар дәреслектән 102 нче күнегүне табыгыз. Түбәндәге җөмләләрне исемнәр өстәп языгыз. (Без булдырабыз!)
- Әйдәгез тикшереп китәбез. (Үзем бастырып сорыйм)
6)- Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк (Микс-фриз-груп). Мин музыка куям һәм сез класс буенча биеп йөрисез. Музыка беткәч, сез туктап каласыз, шуннан мин сезгә сорау бирәм. Аңа җавап берәр сан була. Җавапны сез миңа, бер сүздә әйтмичә, төркемнәргә басып күрсәтергә тиеш буласыз. Аңлашылдымы?(...)
Ә хәзер барыбыз да торабыз. Музыка.
Китап сүзендә ничә иҗек бар? (2)
“Кояш” сүзендә ничә хәреф бар? (4)
“Юлчы” сүзендә ничә аваз бар? (5)
Билге кую.
IV. Өй эше.
Өстәмә эш дәфтәрендәге күнегүне башкарырга.(...бит)
V. Рефлексия.
Сез өч төстәге кәгазь битләрен күрәсез. Әгәр сез дәрестә бар материалны аңласагыз һәм сезгә дәрес ошаса, өстәлдәге яшел кәгазьне күтәрегез. Әгәр дәрес материалын аңлап, берәр сораугыз калса сары кәгазьне күтәрегез. Әгәр материал авыр булып, сез аны үзләштермәгәнсез икән кызыл кәгазьне күтәрегез.
Дәрес шуның белән тәмам. Рәхмәт. Сау булыгыз!
“Базарда” (3 нче сыйныфта сингапурча укыту методын кулланып, И.Л.Литвинов дәреслеге буенча уку дәресе) I. Максатлар: 1) “Базарда” темасы буенча өйрәнелгән грамматик калыпларны сөйләмдә куллануны ныгыту; 2) укучыларның диалогик-монологик сөйләм, мөстәкыйль фикерләү, уен күнекмәләрен камилләштерү; 3) татар телен өйрәнүгә уеннар аша кызыксыну уяту. II. Бурычлар: а) чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны сөйләмдә активлаштыру; ә) “ә” теркәгечле җөмлә калыпларын сөйләмдә куллануга ирешү. III. Принциплар: 1) дидактик принцип: фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелелек. 2) гомумметодик принцип: коммуникатив, ситуатив – тематик; 3) лингвистик принцип: функциональ. IV. Укыту ысуллары (метод): өлешчә эзләнү, сингапур методын куллану. V. Алымнар: уен, диалог төзү, ситуатив биремнәр, тест эшләү. VI. Дәреснең төре: диалогик/монологик сөйләм. VII. Җиһазлау: яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр рәсемнәре, компьютер, мультимедия технологияләре VIII. Кулланылган әдәбият: 1. Литвинов И.Л. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 3 нчы с-фы өчен д-лек (ркс телендә сөйләшүче балалар өчен)/ И.Л.Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л.И.Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2004 – 142б. 2. Сингапурча укыту методикасы - Совершенствование качества преподавания в Республике Татарстан. Преобразование обучения для XXI векаДәрес барышы I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт булдыру. (Исәнләшү, хәл сорашу.) - Сәлам, дустым! (рукопожатие) - Хәлләр ничек? (по плечу сбоку похлопать) - Кайда булдың? (слегка подергать за мочку уха) - Мин сагындым! (руку прижать к сердцу) - Син килдең! (развести руки) - Мин бик шат! (обнять друга или повторить рукопожатие) ХАЙ ФАЙВ - ИГЪТИБАР II. Белемнәрне актуальләштерү. - Укучылар, без узган дәрестә кайсы теманы өйрәнә башладык? (Базарда) - Базарда нәрсәләр саталар? (Яшелчә, җиләк-җимеш) - Әйдәгез, яшелчә һәм җиләк – җимеш исемнәрен кабатлап алыйк. 1)һәр укучы 4 кәгазь бите ала. Һәр биткә яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен язалар. Башта бер укучы бер сүз яза, командада һәркайсы ишетерлек итеп әйтә һәм парта уртасына куя. Шулай чиратлашып эшлиләр. 2) икенче номерлы укучы әлеге битләрне бутый, һәм өстәлнең уртасына, тәртип буенча 3*3 рәвешендә 9 битне урнаштыра. - Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш.яки горизонталь, яки вертикаль, яки диагональ буенча. Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. (Таймер куела) - Молодцы, укучылар. Вакытыгыз бетте. Хәзер командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз, истә калдырырга тырышасыз. Беренче булып 4нче номерлы укучы үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары 2нче җөмләне укыйсыз һәм 3 нче җөмләне. Моның өчен 3 минут вакыт бирелә. (Таймер куела) - Бик яхшы. Хәзер минем ... өстәлдәге ... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулланды? (берничә укучыдан сорарга) ДЖОТ ТОТС ТИК-ТЭК-ТОУ КОНТИНИУС РАУНД РОБИНIII. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1. Ситуатив күнегүләр эшләү - Укучылар, хәзер ситуатив күнегүләр эшләп алырбыз. Спроси у друга: - любит ли он орехи; - правдо ли, что яблоко вкусно, а банан вкуснее; - идет ли он на рынок; - сколько стоит килограмм репы; - что продают на рынке; - что вкуснее: апельсин или мандарин; - где растет картофель; - что слаще: репа или свёкла; - правдо ли, что лимон кислый, а мандарин сладкий - тыква больше ли репы. 2. Ял итү. (Физкульминут) “Теремкәй” әкиятен кую 3. Диалоглар төзү. - Ә хәзер, укучылар, сәгатьләрне алдык һәм сәгать алтыдагы дустыбыз белән очрашабыз. “Базарда” дигән темага диалог төзибез. Кемнең чәче озынрак, шул сатучы була. (өстәлгә җиләк-җимеш, яшелчә рәсемнәре куела. Чиратлашып диалоглар төзиләр) КЛОК БАДДИС - дуслар табу III. Рефлексив кабатлау. Тест эшләү. - Бик яхшы, укучылар. Утырыгыз. Укучылар, карагыз әле, сезнең парталарга нәрсәләр яуган? (кар бөртекләре). - Әйе. Ләкин алар гади түгел. Аларның артына тест биремнәре язылган. Хәзер мин сезгә вакыт бирәм, ә сез шул арада эшләп бирәсез. Тест биремнәрен һәр укучы башкара IV. Индивидуаль рефлексия. Кояш рәсеменең уртасына ? һәм ! билгеләре ясала. Кояшның икенче ягына, әгәр дә ? билгесен сайласалар, дәрестә нәрсә авыр булды шуны язалар, ә ! билгесен сайласалар, нәрсә ошавын язалар. V. Өй эше. ? билесен сайлаучыларга (экранда күрсәтелә): 72 бит 3 нче күнегү, сорауларга җавап бирергә ! билгесен сайлаучыларга “Базарда” темасына хикәя язырга. VI. Йомгаклау. - Укучылар, бүгенге дәрес сезгә ошадымы? - Базарда кемнәр бар? - Базарда нәрсәләр саталар? - Без базарга ни өчен барабыз? - Кем бик акыллы укучы? (билгеләр кую) - Бер-берегезне мактагыз. Иң актив укучыларга “Бик яхшы!” дигән йолдызчыклар бирелә. Резерв: Дәвам ит. Слайдта җиләк-җимеш исемнәре бирелгә Аларга хас билгеләрне әйтергә кирәк.
Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.
Әйбәт эшлим, материалны аңладым.
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.
Тема: “Сыйфат” темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү
(3нче сыйныфта татар теле дәресе)
Дәреснең төре: белемнәрне кабатлау һәм гомумиләштерү дәресе
Максат:
Сыйфат турында белемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу;
Сөйләм телен үстерү;
Белем алуга омтылыш, дәресләрдә активлык, мөстәкыйльлек, игътибарлылык тәрбияләү;
Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү; табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау :интерактив такта, презентация, “табигать билгеләре” таблицасы , “Сыйфат” темасы буенча тест (тест һәм таблица балаларга алдан бирелеп куела), “Кышкы табигать” (рәсем),
Дәрес барышы
I.Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру.
II.Актуальләштерү.
Матур язу. (тактага язылган)
Сыйфат (Һәр хәреф овал өченә алып языла)
Саф һава – тәнгә дәва.
Укытучы. Числоны һәм матур язуны дәфтәрләргә чиста, пөхтә итеп күчереп язабыз.
III. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
Укытучы Дәреснең темасы матур язуның беренче юлында күрсәтелгән. Ягез укучылар, кайсыгыз дәрес темасын әйтер? (“Сыйфат”)
-Әйе балалар, бүген без сыйфат турында өйрәнгәннәрне кабатларбыз.
-Икенче юлдагы җөмләне укыгыз. Бу нәрсә? (Мәкаль) Мәкальнең мәгънәсен
ничек аңлыйсыз? (Саф һавада күп булу сәламәтлек өчен файдалы. Саф һавада
йөргән кеше авырмый, көчле була һ. б)
-Укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән саф һава суларга, сәламәтлегебезне ныгытырга , табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген һәм тагын әллә никадәр башка сыйфатларын күрерә табигатькә читтән торып сәяхәт итәрбез.
- Экскурсиягә нәрсәләрдә барачагыбызны менә бу ребусны чишкәч белербез. Презентация. 2 слайд
(Укучылар ребусны чишәләр, чаңгы сүзе килеп чыга.)
-Чаңгыларны кидек, киттек экскурсиягә.
IV. Белем һәм күнекмәләр формалаштыру
1. Сыйфат җөмләдә исемгә бәйләнеп килгәнне күзәтү
-Укучылар, матур язудагы мәкальгә кабат әйләнеп кайтыйк та , андагы исемне белдергән сүзләрне табыйк. (Һава, дәва)
- Һава сүзе кайсы сүзгә бәйләнгән?(Саф һава)
- Сорау куегыз.(Нинди?)
- Кайсы сүз төркеме әлеге соруга җавап бирә? (Билгеләмәне искә төшерү)
Презентация. 3 нче слайд.
- Сыйфатлар җөмләдә кайсы сүз төркеменә бәйләнеп килә? (Исемгә)
- Ни өчен? (Исем предметны белдерә, ә сыйфат предметның билгесен, шуңа җөмләдә сыйфатлар исемгә бәйләнеп килә)
Презентация. 4 слайд
Укытучы. Без сезнең белән саф һаваны иркен сулап елга, болыннар буйлап барабыз. Тагын ниләр күрәбез соң без, әйдәгез тактадагы текстны укыйк.
Тактада текст .
Кышның соңгы ае үтеп бара.
Бүген көн салкын. Елга – күлләр көмеш боз белән капланган. Агачлар иңнәренә ак шәлләрен ябынганнар. Җирдә ап- ак кар ята.
Табигать искиткеч гүзәл!
Бирем.
Текстны күчереп язарга.
Тексттан бәйләнгән исемнәре белән бергә сыйфатларны табарга.(телдән)
3 җөмләдән ия белән хәбәрне табып асларына сызарга. (Берәр укучы тактада эшли)
Укытучы Ия белән хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?
(Ия- исем, хәбәр- фигыль)
4. Икенче җөмләдән ия белән хәбәрне табарга. (Берәр укучы тактада эшли)
Хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?(Сыйфат)
Укытучы. Тагын кайсы җөмләдә хәбәр сыйфат белән белдерелгән?
Нәтиҗә. Сыйфатлар җөмләдә хәбәр дә булып килә икән.
Презентация. 5 слайд
5. 4 җөмләдә сүз төркемнәрен билгеләргә. (Берәр укучы тактада эшли)
2. Предметларның билгеләрен табу. Иҗади эш.
Укытучы. Күрегез балалар, нинди матур урынга килеп җиттек без! Сез нәрсәләр күрәсез? Предметларны белдергән сүзләрне генә атагыз.
Үзегез теләгән 4 исем белдергән сүзне таблицага языгыз)
((Таблица) белән таныштыру)
- Укучылар, нәрсәләрдер җитми кебек тирә- юньдә? Нәрсәләр икән? (Кошлар, җәнлекләр) Алар бездән качканнар күрәсең!
- Карагыз әле, нинди матур кар ява! Бу кар бөртекләре тылсымлы икән, табышмаклар язылган. Җавапларын дөрес тапсак, җәнлекләрне күрә алырбыз. Презентация. 6 слайд (Укучылар эшли)
Табышмаклар
1. Кош түгел , оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата
(тиен)
2.Алгы тәпие кыска.
Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да
Ак тунын кия кышка
(куян)
3.Нечкә билле,
Көлтә койрыклы.
(төлке)
4. Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч?
(тукран)
4. Физкультминутка үткәрү
(Күзләр өчен махсус күнегүләр)
5. Укытучы. Бу исемнәрне дә таблицага языйк. (Язалар) . Хәзер таблицага бу
предметларның билгеләрен язарга кирәк булачак. Яза башлаганчы искә төшерик әле, сыйфатлар предметларның нинди билгеләрен белдерәләр? (төс, тәм, форма, холык, вакыт, табигать күренешләре билгеләре)
Презентация. 7 слайд
(Таблицага язу . Иҗади эш)
Бирем. Таблицага язган исем, сыйфатларны кертеп җөмләләр төзү. (1-2 җөмләне дәфтәргә язу)
Укытучы. Без үзебезнең сөйләмебездә ни өчен сыйфатлар кулланабыз?
(Сыйфатлар безнең җөмләләребезне матурлыйлар, тулыландыралар) Презентация. 8 слайд
Табигать матур булганга без шундый матур җөмләләр төзи алдык. Иге –чиге булмаган урманнар шаулап торсын, киң болыннарыбызда чәчәкләр гөрләп үссен, балыклы елга- күлләребез челтерәп торсын, кошлар сайрасын, җәнлекләр курыкмый йөрсен өчен ниләр эшләргә кирәк , укучылар? (Табигатьне сакларга: агачлар утыртырга, чүп-чар ташламаска, кош ояларын туздырмаска, урманда кычкырып сөйләшмәскә, җәнлекләрне рәнҗетмәскә һ.б.)
V. Йомгаклау
Укытучы. Дәрес ахырына якынлашып килә, экскурсиябез дә тәмамлана, хәзер алган белемнәрегезнең нәтиҗәләрен белер өчен һәм дәрескә билге алыр өчен тест эшләрбез .Презентация. 9 слайд.
Тест сораулары.
1.Сыйфат нәрсәне белдәрә?
а) предметның эшен, хәрәкәтен;
б) предметны;
в) предметның билгесен.
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем? нәрсә?
б) нинди? кайсы?
в) нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк?нишләр?
3. Кайсы төркемдә сыйфатлар гына бирелгән?
а) уңган, сары, озын, иркен, кайнар;
б) кояш, ямьле, болытлы, җилле;
в) исле, баллы, мин, сабыр.
4. Сыйфат җөмләдә:
а) исемгә бәйләнеп килә;
б) фигыльгә бәйләнеп килә.
5.Кайсы җөмләдә хәбәр сыйфат белән белдерелгән?
а) Урманда һава чиста.
б) Куян ак кар өстеннән чаба.
в) Купшы карабүрекләр җим чүпли.
Дөрес җаваплар.
1) в
2) б
3) а
4) а
5) а
Билге. Презентация. 10 слайд
5 дөрес җавапка- “5”
4 дөрес җавапка- “4”
3 дөрес җавапка- “3”
Укытучы.
VI. Өй эше
Таблицадагы исем һәм сыйфатларны кулланып берәр җәнлек турында 4-5 җөмләдән торган хикәя язып килергә.
Тема: сыйфат дәрәҗәләре Максат: Җиһазлау: компьютер, экран, проектор, русча-татарча сүзлекләр, такта, А4 форматтагы кәгазь. Дәрес барышы: Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаешып алыйк та, матур теләкләр белән дәресебезне башлыйк. I. Белемнәрне актуальләштерү. Укучылар, слайдта күрсәтелгән текстны игътибар белән укып чыгыйк әле. (берәр минуттан бер укучыдан кычкырып укыту, аңлашылмаган сүзләрне сорау) Менә тагын бер текст, анысын да укып карыйк әле. (укытучы үзе сәнгатьле итеп укый) 1 нче бирем. Укучылар, кайсы текст тулырак, матуррак яңгырый? (икенчесе) - Ни өчен дип уйлыйсыз? (чөнки икенчесендә сыйфатлар бирелгән) - Әйе, балалар, икенчесендә сыйфатлар бар, шуңа текст матур да, тулырак та. - Ә нәрсә соң ул сыйфат? (сыйфат предметның билгесен белдерүче сүз төркеме) (слайд) - Нинди сорауларга җавап бирә? (нинди? кайсы?) (слайд) - Предметның нинди билгеләрен белдерә алыр соң сыйфат? (төсен, тәмен, формасын, характер билгеләрен, физик үзенчәлекләрен) (слайд) Нәтиҗә: шулай итеп, сыйфат предметның төрле билгеләрен белдерә. II. Уку мәсьәләсен чишү. Рус теле дәресләрендә сыйфат турында сез нәр- сәләр өйрәндегез, укучылар? (изменение по родам, числам, падежам, степени срав- нения, разряды имён прилагательных) - Менә степени сравнения дидегез. Нәрсә соң ул степень? Әйдәгез, бу сүзнең тәрҗемәсен белү өчен русча-татарча сүзлеккә күз салыйк әле. (194 бит, кечкенә сүзлектә) (дәрәҗә) - Ә степени имен прилагательных дигәнен татар теленә ничек тәрҗемә ясар идегез? (сыйфат дәрәҗәләре) - Укучылар, инде без сыйфат темасын өйрәнүне дәвам итеп, бүгенге дәрестә нинди тема үтәрбез соң? (сыйфат дәрәҗәләре ) - Әйдәгез, числоны һәм дәреснең темасын дәфтәрләргә язып куябыз. - Дәрестә сез нәрсә белергә телисез? (максат слайдта) - Укучылар, сыйфат дәрәҗәләренең рус теле дәресләрендә сез нинди төрләр- ен беләсез? (сравнительная и превосходная) - Сүзлекләр ярдәмендә, әйдәгез, сравнение сүзенә тәрҗемә ясыйк әле. (чагыштыру) (193 бит) (слайд) - Ә превосходный дигәне ничек булыр? (артыклык) (154 бит) (слайд) - Холоднее сүзе татарча ничек булыр (салкынрак) - Салкынрак сүзен кайчан кулланабыз соң? (чагыштырганда) - Татар телендә салкынрак сүзе чагыштыру дәрәҗәсенә керә. (слайд) - Ә самый холодный сүзе татарча ничек булыр? ( бик салкын) (слайд) - Бик салкын сүзе кайчан кулланыла? (гадәти билгедән артык булганда) - Бу сыйфатны кайсы дәрәҗәгә кертербез? (артыклык) (слайд) - Салкынрак, бик салкын сүзләренең тамыры нинди сүз булыр? (салкын) (слайд)- Салкын дигән сыйфатның да үз дәрәҗәсе бар. Аны татар телендә гади дәрәҗәгә кертәбез, балалар. (слайд) - Татар телендә тагын дүртенче дәрәҗә дә кулланыла. Предметтагы билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерүче сыйфат кимлек дәрәҗәсенә керә. (слайд) Ф и з к у л ь т м и н у т к а. Нәтиҗә: шулай итеп, балалар, татар телендә 4 сыйфат дәрәҗәсе бар. (таб- лица слайд) Бирем. (слайдта гади дәрәҗәдәге сыйфатлар бирелә) - Балалар, слайдта бирелгән сыйфатларны сез кайсы дәрәҗәгә кертер идегез? (гади) - Хәзер шуларны чагыштырып карыйк әле. (слайд) - Гадәти билгедән артык булганда бу сыйфатларны ничек әйтергә булыр иде? (слайд) - Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар, укучылар, төрле кушымчалар ярдәмендә ясала (укытучы үзе ясап, әйтеп бара) (слайд) Нәтиҗә: шулай итеп, сыйфат дәрәҗәләрен ясау өчен кушымчалар һәм мәгънәне көчәйтү сүзләрен кулланабыз икән. (таблицада слайд) Бирем. Хәзер I вариаттагы укучылар яхшы, кызыл, ә II варианттагылар күңелле, сары сыйфатларын төрле дәрәҗә формаларына куеп карасыннар әле. (ике укучы (кызыл, күңелле) тактада төрләндерә, слайдта кушымчалар күрсәтелгән таблица яңадан күрсәтелә) (Вакыт калса, текстка кире кайтып, сыйфат дәрәҗәләрен формаларын таптырырга) Бирем. Слайдта бирелгән табышмаклардан сыйфатларны табарга һәм аларның дәрәҗәләрен билгеләргә. 1. Җәен - соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак. 2. Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь- яшел. 3. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат. 4. Су түгел – сыек, кар түгел – ап-ак. 5. Хәзер инде ул ак түгел, Карасу-соры һәм юеш. Ул карт хәзер, бозлы, сулы, Челтәрле, елак һәм юаш. Бирем: Әйдәгез, укучылар, сөйләгәннәргә нигезләнеп, дәреснең моделен төзеп карыйк әле. (кәгазь битләре таратыла, параларда укучылар сыйфат дәрәҗәләренең моделен төзиләр, уңышлы дип сайланганы тактада сызып күрсәтәләр) сыйфат дәрәҗәләре кимлек -кылт –келт -гылт –гелт --ча, -суӨй эше: 1. Модель буенча сыйфат дәрәҗәләре турында сөйли белергә. 2. Гаиләгездә иң яратып үткәрелгән бәйрәм, күңелле вакытларыгыз турында сыйфат дәрәҗәләрен кулланып, хикәя язып килегез. 3. Җирле шагыйрьләребезнең шигырьләреннән төрле дәрәҗәдәге сый- фатлары булган строфаларны табып алып килергә. Рефлексия. 1. Нинди тема үтелде? 2. Максатка ирештекме? 3. Ничек ирештек? 4. Киләсе дәрестә нишләрбез дип уйлыйсыз?
Татар теле
10 нчы сыйныф
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре.
Максат:1)Укучыларның сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү, тикшерү, системага салу, гамәли куллана алуларына ирешү, белем күнекмәләрен бәяләү.
2) Танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.
3) Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: 10 нчы сыйныф дәреслеге, карточкалар, тестлар, таблицалар, перфокарталар.
IАктуальләштерү.
Кроссворд чишү
1) Гүзәл сүзенең синонимы (матур)
2) Унбер төзелеше ягыннан нинди сан? (кушма)
3) Төн нинди? (караңгы)
4) Ябык сүзенең антонимы (ачык)
5) Күп уйлый торган кеше (уйчан)
Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? ( Сыйфат)
Бик дөрес.
II Үткән дәресне кабатлау
Ә хәзер ике укучыны (Наилә, Илдар) такта янына чакырам. Алар алда үткән дәресне кабатлап, карточкалар белән эшләячәкләр. Ә без яңадан кроссвордка әйләнеп кайтыйк. Нинди сүз килеп чыкты? ( Тукай)
Г.Тукай кайда һәм кайчан туган? (1886 ел, 26 апрель. Арча, Кушлавыч.)
Аның туган көнен ничек билгеләп үтәләр? (Шигырь бәйрәме үткәрелә.)
Аның нинди әсәрләрен беләсез? (“ Су анасы” , “Шүрәле”, “ Исемдә калганнар” )
Әйе, апрель аенда халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай дөньяга килә. Быел аның тууына 120 ел була. Без дә бүген дәрестә Тукай иҗатының бер өлешен күздән кичереп үтәрбез.
III Өй эшен тикшерү
Сезгә өйдә Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясап килергә кушылды. Һәм шулай ук сыйфатлар кертеп , рәсемгә карата, хикәя төзергә һәм үзегезнең рәсемнәрегезне яклый белергә кушылган иде. Без хәзер 1-2 укучының эше белән танышып китәрбез. Калганнарыгызныкын җыеп алам.
( Тактада эшләүчеләрнең эшен тикшерү.)
Ә хәзер тактада бирелгән җөмләләргә күз төшерик. Аста сайлап алу өчен сыйфатлар бирелгән. Төшеп калган сыйфатларны өстәп, плакаттагы җөмләләрне укырга. Сыйфатларның нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.
( Бөек) шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять ( бай) иҗат мирасы калдырды. Ул үзе исән чакта ук ( татар ) милләте тарафыннан аның ( рухи ) юлбашчысы итеп танылды. Аның әсәрләре безгә бик кадерле.
Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгәннәр? ( аергыч, хәбәр ).
Бик яхшы. (Презентация 2-4 слайдлар)
IV Яңа материалны аңлату
Ә хәзер укучылар презентациягә күз төшерик әле. (5 слайд) ( 1 укучы кычкырып укый.)
Без биек тауга мендек. Тирә- якта без торган түбәдән дә биегрәк түбә күренмәде. Тауның иң биек җиренә менеп җиткәнбез. Бөтен җир күксел томан белән капланган.
(М. Әмир.)
Бу өзектән сыйфатларны табыйк.
Биек, биегрәк, иң биек, күксел.
Бик яхшы. Сыйфат предметның билгесен белдерә дидек. Предметның сыйфат белән белдерелгән билгесе төрле формада булырга мөмкин. Сыйфатларның кайберләре бер предметтагы билгенең башка предметтагы билгеләргә караганда артык, ә кайберләре ким булуын белдерә. Шуннан чыгып, асыл сыйфатларның гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре була.( 6-8 слайдлар)
Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти билгесен белдерә.(Биек тау, матур йорт)
Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең , башка предметтагы билгегә караганда чагыштырмача артык булуын белдерә рак-рәк кушымчасы ярдәмендә ясала биек-биегрәк.
Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең башка шундый ук предметтагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалана:1) сыйфатның кабатланып килгән беренче авазына яки иҗегенә п яки м авазлары өстәлә: ап-ак, ямь-яшел. 2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: иң зур, иң биек.
Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат предметтагы билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә. –гылт –гелт, -кылт –келт, сыл-сел-сукушымчалары ярдәмендә формалаша. –(кызыл, күксел).
Истә тотарга! (9 слайд) Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан ы, е авазлары ишетелә, ләкин язуда күрсәтелми : тар-рак.
Кимлек дәрәҗәләре кушымчалары ялганганда, кайбер сыйфатларның соңгы бер-ике авазы кыскара: яшел - яшькелт.
рак-рәк кушымчалары ялганганда (к) (къ) (п) авазлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар биек - биегрәк, ак - аграк.
Димәк,бирелгән өзеккә кире кайтып нәрсә әйтә алабыз? (Сыйфатлар дәрәҗә белән төрләнгәннәр. Биек- гади, биегрәк- чагыштыру, иң биек- артыклык, күксел- кимлек.)
Бик дөрес. Бүгенге дәресебезнең темасы сыйфат дәрәҗәләре.
Ә хәзер дәфтәрләрне ачтык бүгенге числоны һәм теманы язабыз. 149 нчы күнегү, 3 сыйфатны чагыштыру дәрәҗәсенә, 150 нче күнегү 3 сыйфатны артыклык дәрәҗәсенә, 151 нче күнегү 3 сыйфатны кимлек дәрәҗәсенә куеп язарга. Аннан соң һәрбер дәрәҗәдәге берәр сүз белән берәр җөмлә язарга.( 1-2 укучы укый.) (10 слайд)
V Сайланма диктант. Сыйфатларны табарга, дәрәҗәләрен ясалышларын билгеләргә, өзекләрнең исемнәрен язарга.
Күп эшләде иренмичә: бара-бара чыгарды ул матур-матур балалар да (“Карлыгач” )
Яңак, маңгай җыерылмаган тешләр дә сау,
Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе ( “ Бабай”)
Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам ( “ Су анасы”)
Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,
Чыкмамын тышка, уенга, булмыйча дәрсем тәмам. (“Эш беткәч уйнарга ярый” )
Үрнәк: матур-матур- гади, парлы. ” Карлыгач” ;
Мин сезгә әдәби әсәрләрдән күчерелмә мәгънәдә бирелгән сыйфатларны язып килергә кушкан идем. Хәзер һәрберебез берәр мисал китерә туры мәгънәсен дә әйтә барабыз.
Ачык караш- ачык ишек
Җылы сүз- җылы су
Авыр хәбәр- авыр йөк
Нечкә күңелле- нечкә билле
Тәмле телле- тәмле аш
Алтын куллы- алтын тарак
Олы урам- олы кеше
Гүзәл чатыр- гүзәл кыз
Нәзек тавыш- нәзек китап
VI Белемнәрне ныгыту.
153 нче күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларга морфологик- синтаксик, морфологик анализ ясарга.
1 төркем. 1 нче җөмлә- ябык
5 нче җөмлә-түм-түгәрәк
6нчы җөмлә- күгелҗем
2 төркем . 3 нче җөмлә - ягымлы
4 нче җөмлә - ап-ак
3 төркем. Таблицага бирелгән сүзләрне урнаштырырга
Ә хәзер дәресне ни дәрәҗәдә аңлавыгызны тикшерү өчен тест эшлибез.
VII Йомгаклау. Сыйфат нәрсәне белдерә?
Нинди сорауларга җавап бирә?
Ясалыш ягыннан сыйфатлар ничә төркемгә бүленә?
Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? Санап китәргә.
Тестларны тикшереп, билгеләр куярга.
Өй эше: Сыйфатлар кулланып “ Тукай безнең йөрәкләрдә” дип аталган инша язарга.