kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сингапур структурасын кулланып технология д?ресе.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ш?хси УУГ баланы? тормыш кыймм?тл?рен, ?хлакый ??м мораль нормаларны а?лавын ??м кабул ит?ен, ?йл?н?-тир?сенд?ге барлык н?рс?г? ш?хси карашы формалашуны а?лауга юн?лтелг?н.

-ш?хес буларак, профессональ яктан ??м тормышта ?з урыны?ны билгел??;

-белем алуны? м?гън?сен билгел??;

-?хлакый-этик ориентация, ягъни алган белемн?рне? мораль кыймм?тен а?лау.

   Регулятив УУГ танып-бел? процессы бел?н идар? ит?рг? булыша.

-максат кую;

-планлаштыру;

-прогноз - н?ти??не алдан к?р?;

-контроль, максатны? ?т?лешен тикшер?;

-коррекция, ?зг?решл?р керт?;

-?т?лг?н эшне? у?ышлылыгына б?я бир?;

-?з-?зе? бел?н идар? ит?.

   Танып-бел? УУГ гомуми белем алу, логик фикерл?? эшч?нлеге, проблема кую ??м аны чиш?не ?з эчен? ала.

  Гомуми уку эшч?нлеге буенча:

-танып-бел? максатын ачыклау ??м формалаштыру;

-тиешле м?гъл?матны эзл??, м?сь?л?л?р чиш?;

-белемн?рне структуралаштыру

-процессны контрольд? тоту, б?ял??;

Коммуникатив УУГ социаль компетентлык, башкаларны? фикерен ис?пк? алу, ты?лый ??м аралаша бел?, проблеманы коллектив чиш?д? катнашу, 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сингапур структурасын кулланып технология д?ресе.»

Тема: Яңа елга бүләк сумка ясау.

Максат: укучыларның төрле композицияләр эшли белү күнекмәсен, иҗади сәләтен үстерү, матурлыкны күрә белергә, бәйрәм открыткаларын бизәргә өйрәтү,

дуслык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, компьютер, 2015 ел символы-сувенир сарык,үрнәк эш- бүләк сумка”Әминәгә итек”. Материал.Картон,төсле кәгазь,мамык,мамык дискасы.

Инструмент.Кайчы,клей ПВА,клей өчен савыт,кисточка.

Шәхси УУГ баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

-шәхес буларак, профессональ яктан һәм тормышта үз урыныңны билгеләү;

-белем алуның мәгънәсен билгеләү;

-әхлакый-этик ориентация, ягъни алган белемнәрнең мораль кыйммәтен аңлау.

Регулятив УУГ танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша.

-максат кую;

-планлаштыру;

-прогноз - нәтиҗәне алдан күрү;

-контроль, максатның үтәлешен тикшерү;

-коррекция, үзгәрешләр кертү;

-үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү;

-үз-үзең белән идарә итү.

Танып-белү УУГ гомуми белем алу, логик фикерләү эшчәнлеге, проблема кую һәм аны чишүне үз эченә ала.

Гомуми уку эшчәнлеге буенча:

-танып-белү максатын ачыклау һәм формалаштыру;

-тиешле мәгълүматны эзләү, мәсьәләләр чишү;

-белемнәрне структуралаштыру

-процессны контрольдә тоту, бәяләү;


Коммуникатив УУГ социаль компетентлык, башкаларның фикерен исәпкә алу, тыңлый һәм аралаша белү, проблеманы коллектив чишүдә катнашу, төркемнәргә берләшү, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлекне үз эченә ала. Коммуникатив гамәлләр:

-укытучы һәм иптәшләре белән белем алуда хезмәттәшлек итү- максат кую, катнашучыларның функцияләрен билгеләү;

-информация җыюда актив булу;

-конфликтларны чишү;

-партнерны контрольгә алу, эшчәнлегенә бәя бирү; -үз фикерен төгәл әйтә белү.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

Укытучы.- Укучылар, әйдәгез әле, бер – беребезне сәламләп алыйк.

Хәерле көн,уң күршем!

Хәерле көн, сул күршем!

Хәерле көн, дусларым!

Хәерле көн кунаклар!

-Укучылар, бер- беребезгә иҗади уңышлар теләп, дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге технология дәресендә миңа булышчылар-эшне оештыручы-лидер,материалларны әрәм-шәрәм итәргә юл куймаучы-экономист, кыен вакытта ярдәм оештыручы-психолог, эшне бәяләүче-контролер кирәк булачак. (Укучыларның теләге буенча лидер, экономист, психолог, контролер сайланып куела.) Барыгыз да дәрескә әзерме? (Лидер иптәшләренең дәрескә әзерлеген тикшерә.) II.Яңа белем- күнекмәләр булдыру. - Күзләрне җайлап кына йомдык,балачакның иң матур бәйрәме турында музыка тыңлыйбыз.

–Укучылар ничек уйлыйсыз,бу музыка нинди бәйрәм җитүен хәбәр итә?

-Әлбәттә,Яңа ел бәйрәмен.Сез ни өчен бу бәйрәмне көтеп аласыз? (Укучылар җавабы тыңланыла)

–Сәмигуллин Ильфир син ничек уйлыйсын сезгә тәм-томнар салган бүләкне кемнәр бирә соң?

–Әйе,укучылар бәйрәмнең иң төп герое Кыш бабай белән Кар кызы һәм әлбәттә инде безнең әти-әниләребез.

–Бүген без 1 нче сыйныфтан ук безнең белән бергә атлаучы,безгә ярдәм итүче Әминә белән Әмиргә бүләк сумка ясарбыз. 1 төркемгә-кызыл ,2 төркемгә-зәңгәр төстәге бүләк сумка булыр. (Слайдта 2015 ел символы-сарык күрсәтелә)

-Укучылар без бүләк сумкабызны менә шушындый бөдрә йонлы сарык белән бизәрбез. Ә хәзер әйтегез инде без теләгән сумка матур килеп чыксын өчен безгә нинди материаллар ,инструментлар кирәк булыр? (Табышмак җаваплары аша кирәкле инструмент һәм материаллар ачыкланыла) – Укучылар, эшебезне башлаганчы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерик. (2 слайд. Кагыйдәләр экранда чыга)

Кайчы өстәлнең уң ягында ябык килеш ятарга тиеш.

  1. Кайчыны биргәндә түгәрәк ягы белән бирергә, кайчы ябык булырга тиеш.

  2. Клейны иснәргә ярамый, картонга кечкенә пумала белән генә сыларга

  3. Мамык белән эш иткәндә сак булырга,мамыклы кул белән күзне умаска.

  4. Эшне төгәлләгәч, урыныңны җыештырырга.

–Шушы кагыйдәләрне истә тотып эшләгәндә безнең бүләгебез дәрес ахырына бик матур булып эшләнелеп бетәр.

–Һәр төркемнең лидеры өстәлдә бүгенге дәрес өчен кирәкле әйберләрне генә калдырып, эшне бүлеп бирә.

III.Физкультминутка. (Көй астында ял күнегүләре башкарыла).

IV. Укучыларның мөстәкыйль эше.

-Укучылар сезнең арада лидер,психолог,экономист, контролерлар бар.Сайлап куелган кешеләр үз вазифагызны белеп төркемнәрдә эшне башлап җибәрдек.(3 слайд.)

  1. Өлге ярдәмендә төп, ярдәмче детальләрне кисү.

  2. Мамыкны бөтәрләү ысулы белән сарык өслегенә” йон “ябыштыру.

  3. Итеккә сарыкны ябыштыру.

  4. Мамык дискасыннан бизәкләр ясау,итеккә ябыштыру.

  5. Әзер булган эшне фломастер ярдәмендә тулыландыру.

(Дәрескә кергән укытучыларга да үз төркемнәрендә бүләк сумка ясарга тәкъдим ителә)

V Рефлекция.

-Укучылар күрәм ике төркемнең дә эшләре ахырына якынлашты. Хәзер шушы бүләгегезгә багышлап бер куплетлы шигырь язып карарсыз.(Укучылар төркемнәрдә шигырь иҗат итәләр.) Һәр төркемнән бер кеше чыгып үз эшен иптәшләре алдында яклый.

-Беренче төркемне тыңлап карыйк әле.

Без ишеттек быелгы ел

Сарык елы була дип,

Шуңа күрә бик тырышып,

Итекләр әзерләдек.

-Рәхмәт укучылар, ике төркемнең дә бүләк сумкалары бик матур килеп чыккан, сезнең бүләкләрегезне күреп Әминә белән Әмир бик сөенерләр.

-Укучылар дәресебез ахырына якынлашты.Барыбыз да бик тырыштык, ә инде эшкә бәя бирү өчен сүзне контролер,экономистларга бирик.

(Контролер,экономистлар үз төркемнәрендәге укучыларга бәя бирә.)

VI.Дәресне йомгаклау.

- Укучылар,өйләрегездә интернет челтәреннән файдаланып, якыннарыгызга үз кулларыгыз белән бүләкләр ясап сөендерегез. (Кул эшләре күрсәтелгән слайдлар тәкъдим ителә.)

Эш урыннарын җыештыру.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Сингапур структурасын кулланып технология д?ресе.

Автор: Гузаирова Ляйсан Габдуллазяновна

Дата: 08.09.2016

Номер свидетельства: 342878


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства