Тема: Шамил Маннапов. “Су тәме”
Укытучы: Зарипова Р.Ә.
3Б класс
Тема: “Су тәме”, Шамил Маннапов
Максат:
1. Дөрес уку күнекмәләрен ныгыту.
2. Укучылырның уй-фикерләрен төгәл, ачык итеп әйтеп бирүләренә ирешү.
3. Дөнҗяга экологик караш һәм экологик культура тәрбияләү.
Җиһазлау:
1. Магнитофон тасмасында “Чишмә шавы”, “Урман шавы”.
2. Сүзлек эше өчен карточкалар.
3. Балаларның “Алмагачлы юл” хикәясенә карата ясалган рәсемнәре.
4. Эчтәлек сөйләргә ярдәм итүче индивидуаль карточкалар.
I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар.
- Исәнмесез, укытучы апа.
- Хәерле көн!
- Хәерле көн!
- Хәлләр ничек?
- Әйбәт.
II. Дәрес барышы.
- Уку дәресен башлыйбыз. Хәзер искә төшерик, узган дәрестә без нинди хикәя белән таныштык?
- “Алмагачлы юл”
- Авторы кем?
- Рафаэль Төхвәтуллин.
- Бу текст “Алмагачлар” хикәясенә охшаганмы?
- Охшаган.
- Нәрсәсе белән охшаган? Бу хикәяләр нәрсә турында?
- Ике хикәядә дә алмагачлар турында сүз бара. Гүзәллек, матурлык, яхшы эшләр, изгелек, мәрхәмәтлелек турында.
- Әгәр дә мәкаль белән әйтсәк? Нинди мәкаль белән эшләгән идек? Кем хәтерли?
- Бер гүзәл эш, мең гүзәл сүздән яхшырак.
- Ике хикәядә дә язылган нинди эшне “гүзәл эш” дип атарга мөмкин?
- Олы яштә булуына да карамастан бабайның алмагач утыртуы, ниндидер изге җаннарның юл буена утырткан алмагачлары.
- Ә менә сезнең алмагачлы юлдан үткәнегез бармы икән? Хәзер шуны белербез.
- Өйгә нинди эш бирелгән иде?
- “Алмагачлы юл” хикәясенә рәсем ясап килергә.
(Балаларның рәсемнәре тактага беркетелә)
- Хәзер сез үзегезне табигать кочагында итеп хис итә аласыз. Ул бөтен барлыгы белән сезнең алда. Ә бүген сезнең белән тагын табигать турында, яхшы, гүзәл эшләр, мәрхәмәтлелек, туган як турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Шамил Маннаповның “Су тәме” хикәясен укырбыз.
(Авторның портреты күрсәтелә)
- Кем соң ул Шамил Маннапов? Шамил Маннапов – ул бу хикәянең авторы, язучы. Шамил Мәгыйзь улы Маннапов 1938 нче елның 1 нче гыйнварында Татарстан республикасы Әлки районы Татар Мулла авылында крестьян гаиләсендә туган.
- 1957 нче ел (укытучы тормыш юлына һәм иҗатына кагылышлы саннарны тактага урнаштыра бара ). Алпар мәктәбен тәмамлый. Совхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Армия сафларында хезмәт итә.
- 1960/65 нче еллар. Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.
- 1977 нче ел. “Социалистик Татарстан” газетасында әдәбият – сәнгать бүлегендә корреспондент.
- 1960 нчы елда гына солдат хезмәтен, яшьлек студент елларын чагылдырган шигырьләре белән поэзиягә килеп керә.
- 1967 нче елда “Яшьтәшләрем” дигән җыентыгы чыга.
- 1970/82 нче еллар. “Әти урманы” дигән хикәяләр китабы басылып чыга. Ул үз әсәрләрендә кеше күңелендәге үзенчәлекнең чагылышын тасвирларга омтыла. Кшенең тыныч тормышка, иминлеккә ышанычын, дөньядагы яхшылыкның – начарлыкны, яктылыкның – караңгылыкны җиңеп чыгачагына ышана.
Сүзлек өстендә эш.
- Хәзер хикәяне укыганчы, сүзлек эшен башкарыйк.
(Укытучы сүзләр язылган карточкаларны күрсәтә, балалар аңлаталар. Аңламаган сүзләр бергәләп тикшерелә ).
Ис – запах
Бөре – яфрак ярылып китә торган төерчә, почки
Кытыклый – щекочет
Азаплана – тырыша, маташа
Бәреп чыкты – көчле агым булып чыкты
Томаларга – капларга
Тибә башлады – ургылып чыга башлады
Гүя – ки, әйтерсең лә
Бура – бүрәнәдән дүрт почмаклы итеп эшләнгән корылма, сруб
Кое – колодец
Хәйләлим – алдалыйм, ялганлыйм
- Сүзләрне аңлау-аңламавыгызны белү өчен кайбер сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк.
Якынча җаваплар:
1. Әни өчпочмак пешергәндә тәмле ис чыкты.
2. Тиздән яз җитәр, агачларда бөреләр күренер.
3. Илсурлар капка төбендә бура тора.
4. Ялган көнендә хәйләләргә мөмкин.
Укытучы хикәяне укый. Балалар текста очраган аңламаган сүзләрен карандаш белән билгеләп баралар. Укытучы хикәяне магнитофон тасмасында язылган “Чишмә шавы”, “Урман шавы” астында укый. Укып бетергәч, аңламаган сүзләрен аңлата.
Тактага хикәя буенча төзелгән әзер план эленә. Укытучы балаларны шул план буенча сөйләргә хәзерли. Укучылар хикәянең эчтәлеген сөйлилиәр, сөйли алмаган укучылар план буенча бирелгән индивидуаль карточкалардан дөрес җавапны табып укыйлар.
План:
1.Бакчада.
2. Буразнадагы су.
3. Малайның әтисе чишмәне тирәнәйтә.
4. Чишмә суы инешкә кушылды.
5. Әти чишмәне ныгытты.
6. Чәйне чишмә суыннан гына эчәбез.
7. Күршедә генә кое.
8. Бу чәй чишмә суыннан түгел.
9. Малай уйлана.
10. Зур үскәч.
Ял иттерү минуты (укытучы карамагында )
Ал таң ата (балалар басалар ).
Нурлы кояш балкып чыга (кулларын өскә күтәрәләр ).
Бөтен халык кузгала да (йөрү хәрәкәтләре ).
Эшкә чкма (утыралар ).
Эчтәлек буенча эш. Сорауларга җавап алу:
- Хикәядә елның кайсы вакыты турында сүз бара?
- Яз икәнен исбатлап күрсәтегез (хикәядән табып укып күрсәтәләр).
- Малайның әтисе бакчада нинди эш башкара?
- Көрәк эзеннән буразна буйлап нәрсә чыга?
- Ни өчен чишмәне томаларга ярамый?
- Малайның әтисе нинди изге эш эшләде?
- Кое суы белән чишмә суының тәме нәрсә белән аерылган?
- Бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә? Автор нинди проблеманы күтәрә?
- Чишмә аларның үзләренә генә кирәкме?
- Кешеләр малайның әтисенә нәрсә әйтәләр?
- Сезнең авылда нинди чишмәләр бар?
- Әйдәгез уйлап карыйк әле. Тормышта малайның әтисе шикелле яхшы кешеләр генә очрыймы? Кешеләр изгелек, яхшылык кына эшлиләрме? Игътибар белән тыңлагыз. Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара? (Укытучы “Урман шавы” тавышы астында шигыр ь укый ).
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Чылтрап аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу җир шары
Яшәрме икән?
- Укучылар, җир ни өчен елый?
- Чишмәләр кипкән.
- Кешеләр агачларны кискәннәр.
- Кошлар да сайрамыйлар.
- Җирнең яме киткән.
Укытучы:
Әйе, балалар, табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне кырып бетерсәләр икән, димәк, кеше үз-үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк.
Чишмә... Дөньяга үзе бер моң, сер итеп яратылгандыр бу сүз. Суның кадере чишмә корыгач беленә. “Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?” Халык үзенең күзәтүләреннән чыгып, юкка гына бу мәкальне әйтмәгәндер. Чишмә турында язучы хикәя яза, рәссам рәсем ясый, шагыйрь шигырь яза, композитор көй яза. Хәзер сезнең белән чишмә турында җыр тыңлап китәрбез. (“Чишмәләрем” җыры башкарыла ).
III. Йомгаклау.
Укытучы сүзе:
Кеше гомере буе табигатьтән файдалана. Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Ничек уйлыйсыз, балалар, “Су тәме” хикәясендә Шамил Маннапов тирә-як мохитне саклау өчен нинди проблеманы күтәрә? Ә менә табигатьне саклау өчен сез һәм кешеләр нинди эш башкара алалар?
Көтелгән җаваплар:
1. Агачларны кирәкмәгәнгә сындырырга ярамый.
2. Яшь агачлар утыртырга кирәк.
3. Гөлләр үстерергә кирәк.
4. Кош күкәйләренә, балаларына кагылмаска кирәк.
5. Елгаларны, болынларны, чишмәләрне пычратмаска.
6. Экскурсиядән соң, табигатьтә ял иткәннән соң чүп-чарларны ташламаска.
7. Кырмыска ояларын туздырмаска.
- Укучылар, сез бу сөйләшүдән соң табигатьнең чын дусларына әйләнерсез дип ышанып калам.
Өй эше:
- Укучылар, мин сезгә дәрес алдыннан карточкалар өләшеп чыккан идем. Кайберләребез үзенең карточкасы буенча бүген сөйләде. Ә менә һәрберегез, үзенә тигән план соравын сөйләргә өйрәнеп килсен.