“Сәламәтлек – зур байлык” бүлеген йомгаклау дәресе.
Тема: Яман гадәтләрдән саклан.
Максат: Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату, олыларның, әти-әниләренең киңәшләренә колак салырга өндәү.
Җиһазлау: дәреслек, презентация, Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре, “Мәгариф ” журналлары, мәкальләр.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә яшәү өчен сәламәтлек кирәк. "Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. ( 1 нче слайд: “Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең. Р.Фәхреддин.)
2. Актуальләштерү. Укучылар, ничек уйлыйсыз, без бүген нинди темага сөйләшербез?
- Әйе, без бүген сезнең белән бүген саулыкның иң зур, иң кирәкле нәрсә икәнлеге, аның байлык булуы турында сөйләшәчәкбез. “Сәламәтлек – зур байлык” темасын йомгакларбыз. Максатыбыз - сәламәтлек- кешегә табигать биргән иң зур байлык икәнлеген исбатлау. Сәламәт тормыш рәвеше – кешенең һәрьяклап үсешен, хезмәткә сәләтлеген, рухи байлыгын, сәламәтлеген тәэмин итә торган билгеле бер кагыйдәләрне үтәү ул. Кеше сау-сәламәт булсын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?
Укучылар:
1. Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар - сәламәтлекне ныгытучы чаралар. (укытучы: әйе, даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр).
2. Гимнастика ясау (Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга тырышалар. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка үткән вакыт түгел. Ул кәефне күтәрә, дәрт өсти, эшчәнлекне арттыра).
3. Сәламәт яшәргә теләгән кеше чисталыкны бар урында да сакларга тиеш (тешләрне һәр көнне ике тапкыр юарга, атна саен мунча керергә, чәчне тарап, юып йөрергә, тырнакларны кисәргә, салкын су белән юынырга),
4. Тәмәке тартмаска, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. (Р.Фәхретдин нәсыйхәтләре слайдлар белән экранда языла бара).
3. Өйгә эшне тикшерү. Сез тазалык – саулык , сәламәтлек турында нинди әйтем яки мәкальләр беләсез?
- Сәламәтлекне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул (Ризаэддин Фәхреддин. мәгърифәтче);
- Мин белгән бердәнбер матурлык – ул саулык (Генрих Һейне, немец язучысы);
- Сәламәт кеше – табигатьнең иң кыйммәтле җимеше ( Томас Карлейль, инглиз акыл иясе);
- Ходай сакланганны саклармын дигән;
- Байлык – бер айлык, саулык– гомерлек;
- Саф һавада – тәнгә дәва;
- Сәламәтлек – җәүһәр , ләкин тиз югала;
- Саулыкны сатып алып булмый ( “Чирнең сәбәбен белеп, аны китереп чыгаручы нәрсәләрдән сакланырга кирәк. Мәсәлән, тирләп салкынга чыгу, исле (күмер исе, агулы ис) бүлмәдә тору, майлы ризыклар ашау, исерткеч эчемлекләр эчү, әфьюн кабу - болар барысы да чирләүгә китерә”. Р.Фәхреддин).
- Дөрес, укучылар, әлеге мәкаль һәм әйтемнәрнең эчтәлегеннән күренгәнчә, һәркемнең бәхеткә хакы бар. Сәламәтлек бәхеткә тиң сүз. Шулай булгач сезнең тазалыгыгыз– саулыгыгыз үз кулыгызда.
4. Белемнәрне ныгыту.
Бу теманы үткәндә нинди зарарлы гадәтләр белән таныштык, искә төшерик әле.
1 нче укучы: Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллану – иң начар, зарарлы гадәтләр. Тәмәке тарту үпкәләр өчен, алай гына да түгел, бөтен оргнизм өчен бик зарарлы. Тәмәке тарта башлаган бала начар үсә, эшләгәндә тиз арый, белемне начар үзләштерә, еш авырый. Болар барысы да тәмәке төтенендә куркыныч агу – никотин һәм күп кенә башка зарарлы матдәләрдән булудан килә. Тәмәке тартмый торган кешенең үпкәсе алсу төстә, ә тәмәке тартучының үпкәсе зарарлы матдәләрдән соры төстә була. Галимнәр һәр тартылан сигареттан кешенең гомере 15 минутка кыскаруын исәпләп чыгарганнар.
2 нче укучы: Спиртлы эчемлекләрне авызыңа да алма! Спиртлы эчемлекләрдә була торган спирт (алкоголь) , чамадан тыш кулланганда, ашказаны һәм башка органнар авыруларын китереп чыгара, бөтен организмның эшчәнлеген боза. Исерткеч эчемлекләр эчү балалар өчен бигрәк тә куркынычлы. Хәтта берничә йотым алкоголь бала органимын көчле агуларга мөмкин.
3 нче укучы: Наркотикларга якын да килмә! Наркотиклар – кеше организмына үтергеч тәэсир итә торган үзенә бер төрле матдәләр алар. Наркотикны бер яки ике тапкыр кулланган кеше, аңа күнегә һәм аннан башка яши алмый башлый. Андый кешедә наркомания дигән, дәвалап булмый торган куркынычлы авыру барлыкка килә. Наркотик минең бөтен организмның эшләвен боза, һәм ахыр чиктә кеше үлә. Наркотикларны тарату – зур җинаять, аның өчен каты җәзага тарталар.
- Әйе, укучылар, кеше җир йөзендә бер тапкыр гына яши. Безгә үзебезнең гомеребезнең кадерен белеп, сау-сәламәт булып яшәргә кирәк.
5. Белемнәрне тикшерү.
- Әйдәгез, викторина сорауларына җавап бирик әле.
1. Ни өчен тәмәке тартырга ярамый? ( тәмәке тарткан кешенең тешләре, бармак тиресе саргая, авызыннан тәмәке исе килә, ул еш йөткерә)
2. Башны ничә көнгә бер мәртәбә юарга кирәк? ( 3-4 көнгә бер мәртәбә юарга кирәк)
3. Ни өчен тырнакларны чәйнәргә ярамый? ( тырнак астында зарарлы микроблар була)
4. Ни өчен кешенең өс, баш, аяк киемен кияргә ярамый? ( тире авырулары очрарга мөмкин) “Тән һәм киемнәрне, урын-җирләрне чиста тоту, тәһарәт алу, госел коену, намаз уку, ураза тоту, өй эчендәге хезмәтләрне башкару-сәламәтлек күнекмәләредер” - ди Ризаэддин Фәхреддин “Нәсыйхәт” дигән хезмәтендә.
5. Спиртлы эчемлекләр эчү кешенең сәламәтлегенә һәм тышкы кыяфәтенә нинди зур зыян китерә? ( ашказаны, бавыры бозыла, гомере 15-17 елга кыскарак була)
Р.Фәхреддин сүзләрен мисалга китерү: “һәртөрле усаллык вә начарлык аракыдан туа”. Укучылар, бөек галимебез Р.Фәхреддин "Юаныч” исемле китабында начар гадәтләрдән саклану чараларын ачык күрсәтеп: тәмәкененең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуын, исерткеч эчүдән котылу чаралары турында бик күп кыйммәтле мәгълүматлар яза. Наркомания, СПИД кебек бик яман авырулар чәчәк аткан вакытта, әхлагыбыз Р.Фәхреддин аңлаган дәрәҗәдән бик күпкә түбән төшкән заманда, бу нәсыйхәтләрне өйрәнү безгә бик зарур.
6. Өй эше. Р.Фәхреддинның "Юаныч” исемле китабыннан бүгенге темага туры килгән гыйбрәтле сүзләрне язып алырга.
7. Рефлексия.
- Дәрескә куелган максатларга ирештекме? Нинди яңалыклар алдыгыз? Әйе, укучылар, бүген без сезнең белән сәламәтлеккә тискәре йогынты ясаучы зарарлы гадәтләр турында сөйләштек. Сәламәтлекнең зур байлык икәненә тагын бер кат инандык. Чөнки сәламәт кеше генә тормышны ярата. Әгәр кеше табигать биргән табиблардан – кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдаланса, ул бер дә авырмас. Сәламәт булыйк!