kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

С?лам?тлек зур байлык

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

 

Максат:   Укучыларга с?лам?т яш?? р?веше турында д?рес   

                        т?шенч? бир?;

                        ш?хси гигиена, чыныгу к?некм?л?ре кагыйд?л?рен

                        камилл?штер?;

                        укучыларны ?з с?лам?тлекл?рен? карата игътибарлы   

                        булырга ?йр?т?.  

 

 

 

 

                      

                      Т?рбия с?гатене? барышы.

 

 

  Ис?нмесез укучылар! С?лам?тлек – безне? тормышыбызда и? м??им ?йбер. С?лам?тлек булмаса,   укырга да, эшл?рг? д? тел?к булмый. Шуны? ?чен с?лам?тлекне сакларга кир?к! Б?генге класс с?гатебез д? “С?лам?тлегемне саклыйм, ?з – ?зем? булышам” диг?н  темага багышлана. (слайд 1)

  Укучылар! Кеше гомере буе н?рс?г? булса да омтыла. Уйлап карыйк ?ле, кеше ?чен, беренче чиратта, и? м??име н?рс? ик?н? Игътибар бел?н ты?лагыз: (слайд 2)

  • яхшы,кыймм?тле ?йберл?р, мул ??м бай тормыш;
  • табигать бел?н аралашу;
  • дуслар бел?н, тир?-юньд?ге башка кешел?р бел?н аралашу;
  • м?х?бб?т, гаил? тормышы;
  • с?лам?тлек, с?лам?т яш?? р?веше;
  • эш, уку, ??н?р;
  • рухи тормыш, дин, рухи ?сеш.

  Санап ?тк?нн?рне? кайсысы сезне? ?чен аеруча м??им? (С?лам?тлек, с?лам?т яш?? р?веше)

  ?йе, д?рес укучылар.С?лам?тлек – кешене? и? м??им яш?? кыймм?тл?ренн?н берсе, б?хетле тормыш, озын гомер чыганагы. Мисал ?чен, б?ек немец шагыйре Генрих Гейне с?зл?рен китерерг? була. (слайд3)“С?лам?тлек – берд?нбер матурлык”. Шунсын да онытмаска кир?к, с?лам?тлекне рухи д?нья бел?н б?йл?рг? кир?к.

  С?лам?тлекк? нил?р йогынты ясый со?? (слайд 4)

  • ?йл?н?-тир? - 20 %  (слайд 4)
  • яш?? р?веше – 50 %
  • табиб хезм?те – 10 %
  • н?селд?нлек – 20 %

С?лам?тлекк? и? зур йогынты ясаучы фактор – кешене? яш?? р?веше. Дим?к, к?п н?рс? кешене? ?зенн?н тора. С?лам?т яшисе? килс?, т?б?нд?гел?рне исе?д? тот: (слайд 5)

  • к?нд?лек режимны т?г?л ?т?!
  • спорт бел?н ш?гыльл?н!
  • спиртлы эчемлекл?р кулланма!
  • т?м?ке тартма!
  • наркотиклардан сак бул!
  • д?рес ??м тиешенч? туклан!
  • чыныгу чараларын куллан!

С?лам?тлеге?? карата игътибарлы булмаса?, чыныкмаса?, организм авыруларга тиз биреш?, к?чсезл?н?, тиз салкын тия, еш т?чкер?, й?ткер? к?з?тел? ?. б. Дим?к, чыныгу безне? организмга зур йогынты ясый.Чыныгуны башлаганчы, т?б?нд?гел?рне ист? тотарга кир?к:

- бозылган тешл?рне, тамак авыруларын д?валарга кир?к,

- чыныгуны эзлекле р?вешт? алып барырга кир?к,

- чыныгу системалы булсын, бер к?н д? калдырмаска,

- организмны? индивидуаль ?зенч?лекл?рен ис?пк? алырга кир?к,ч?нки

- кешене? т?б?н температураларга реакциясе т?рле була,

- чыныгу ?чен барлык м?мкинлекл?рд?н д? файдаланырга.

Викторина  (слайд 6)

(укучылар тел?к буенча ?авап бир?л?р)

  1. Чыныгу чараларын ата     (кояш, ?ава, су)
  2. Нинди чыныгу процедураларын бел?сез?     (??я? й?р?, салкын су бел?н юыну, кызыну, душ кер?, су коену)
  3. ?йд?н чыкмыйча нинди процедуралар ?тк?реп була? (т?р?з?не ачып б?лм?не ?илл?т?, кояш ??м ?ава ванналары)
  4. Чыныгуны нич? яшьт?н башларга була?   (туганнан алып)
  5. Д?рес итеп киен? бел? чынгыгуга булышамы?   (кием ел фасылына туры килерг? тиеш,артык ?ылы яки артыкюка киенм?ск? кир?к, кышын башлык-курткасыз й?рм?ск?, ?ылыда калын киенм?ск?)
  6. Чыныгуда ярышып буламы?  (юк, ч?нки ??р кешене? ?з ритмы ??м графигы бар)

Алдагы уенны ?тк?р? ?чен кечкен? капчык ??м 10 ?чтерхан чикл?веге кир?к.Чикл?векл?рг?1–10 га кад?р саннар язып ябыштырылган. Укучылар, бер-бер артлы капчыктан чикл?век алып, ?зл?рен? бирем сайлыйлар. Сорауга д?рес ?авап бирс?, чикл?век укучыда кала. ?авап бирм?с?, башка укучы ?авап бирерг? м?мкин. И? к?п чикл?век ?ыйган кеше ?и??че була.

  1. ?лк?нн?р бел?н чагыштырганда, балаларда скалиоз (умыртка

баганасында тайпылышлар) ешрак к?з?тел?. Л?кин балаларда с?якл?р сыну сир?к була. Бу нинди матд?д?н тора? Ул матд? нинди ашамлыкларда бар? С?якл?р нык булсын ?чен нинди витамин кир?к? (бу матд? - кальций, ул с?якл?рне ныгыта. Кальций с?т продуктларында к?п. Д витамины с?якл?рне ныгыта)

  1. Читлект? ?стерелг?н куян, беренче тапкыр тиз й?герс? ?л?. Кеше бел?н алай булырга м?мкинме? (?йе, м?мкин..Й?гер? бел?н ш?гыльл?нм?г?н кеше й?гер? буенча ярышта катнашса)
  2. Гаил?д? 2 малай. Аларны? берсе ??р ирт? салкын су бел?н юына, икенчесе – ?ылы су бел?н. Кайсына сир?гр?к салкын тия? Ни ?чен? (салкын су – чыныгу чарасы,шу?а к?р? 1 нче малай сир?гр?к авырый)
  3. Хайваннар бел?н уйнаганнан со? ни ?чен кулларны юарга кир?к? (хайваннарны? тиресенд? бик к?п микроблар яш?рг? м?мкин. Кулларны юмаса?, алар организм эчен? кер?л?р, эч?клект? авырулар барлыкка китер?л?р)
  4. Фигура матур булсын ?чен ?злект?н ач торырга ярамый. Ни ?чен? (ач торганда матд?л?р алмашы ?зг?р?, шу?а к?р? моны табиб к?з?т?е астында эшл?рг? кир?к..И? яхшысы – физик культура бел?н ш?гыльл?нерг?, д?рес тукланырга кир?к)
  5. “К?п ашаучы кеше ?з тешл?ре бел?н ?зен? кабер казый” ди халык м?кале. Ни ?чен? (артык авырлыгы булган кешене? авырулары к?п була, шу?а к?р? аларны? нормаль авырлыктагы кешел?рг? караганда гомерл?ре кыскарак)
  6. Яз.Малай ябык т?р?з? алдында кояшта кызына. Эссе , ? кояш ашамый. Т?р?з?не ачкач, 1 с?гатьт?н со? аны? т?не пеш?. Кызыну файдалымы? Моны ничек а?латырга м?мкин? (пыяла ультраш?м?х? нрурларны ?тк?рми , шу?а к?р? т?р?з? аркылы кызынып булмый. Беренче тапкыр кояшта 5-10 минут торырга кир?к.кызынырга кир?к, ч?нки тиред? Д витамины барлыкка кил?.)
  7. Яз айларында без арганлык, х?лсезлек сиз?без. А?каулар канарга м?мкин.Ни ?чен шулай? Аны? бел?н ничек к?р?шерг?? (бу – авитаминоз. Яз к?не организмга витамин ?итми, шу?а к?р? яшелч? салатлары, ?ил?к-?имеш ашарга, витаминнар эч?рг? кир?к)
  8. скрипкада уйнаучыларны? ни ?чен сул колаклары ишетми? (алар сул ?илк?л?ренд? скрипка тоталар. ? каты тавыш йогынтысында кеше начар ишет? башларга яки са?гырауланырга м?мкин)
  9. Эссед? к?п су эч?рг? кир?кме? (эссе к?нн?рд? т?нн?н тир б?ленеп чыга ??м организмнан тозлар чыга. Тоз балансын к?т?р? ?чен,кешег? су кир?к. .Тамак кипк?нд? тозлы ипи кис?ге ашау да ?ит?)

Н?рс? ул – яхшы ,н?рс? ул – начар ?

?г?р ирт?н гимнастика ясаса?, салатлар ашаса?, чыныкса? ??м шоколад яратмаса? – син яхшы ??м с?лам?т буласы?.

?г?р ирт?-кич юынмаса?, начар гад?тл?р бел?н дуслашса?, чыныкмаса? – син начар ??м сине? с?лам?тлеге? какшый.

Дим?к, ??рвакыт спорт бел?н ш?гыльл?нерг?, чыныгырга кир?к.С?лам?т булырга тырышыгыз! С?лам?тлек безг? ??рвакыт кир?к!(слайд 7)   

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«С?лам?тлек зур байлык »



Максат: Укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында дөрес

төшенчә бирү;

шәхси гигиена, чыныгу күнекмәләре кагыйдәләрен

камилләштерү;

укучыларны үз сәламәтлекләренә карата игътибарлы

булырга өйрәтү.





Тәрбия сәгатенең барышы.



Исәнмесез укучылар! Сәламәтлек – безнең тормышыбызда иң мөһим әйбер. Сәламәтлек булмаса, укырга да, эшләргә дә теләк булмый. Шуның өчен сәламәтлекне сакларга кирәк! Бүгенге класс сәгатебез дә “Сәламәтлегемне саклыйм, үз – үземә булышам” дигән темага багышлана. (слайд 1)

Укучылар! Кеше гомере буе нәрсәгә булса да омтыла. Уйлап карыйк әле, кеше өчен, беренче чиратта, иң мөһиме нәрсә икән? Игътибар белән тыңлагыз: (слайд 2)

  • яхшы,кыйммәтле әйберләр, мул һәм бай тормыш;

  • табигать белән аралашу;

  • дуслар белән, тирә-юньдәге башка кешеләр белән аралашу;

  • мәхәббәт, гаилә тормышы;

  • сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше;

  • эш, уку, һөнәр;

  • рухи тормыш, дин, рухи үсеш.

Санап үткәннәрнең кайсысы сезнең өчен аеруча мөһим? (Сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше)

Әйе, дөрес укучылар.Сәламәтлек – кешенең иң мөһим яшәү кыйммәтләреннән берсе, бәхетле тормыш, озын гомер чыганагы. Мисал өчен, бөек немец шагыйре Генрих Гейне сүзләрен китерергә була. (слайд3)“Сәламәтлек – бердәнбер матурлык”. Шунсын да онытмаска кирәк, сәламәтлекне рухи дөнья белән бәйләргә кирәк.

Сәламәтлеккә ниләр йогынты ясый соң? (слайд 4)

  • әйләнә-тирә - 20 % (слайд 4)

  • яшәү рәвеше – 50 %

  • табиб хезмәте – 10 %

  • нәселдәнлек – 20 %

Сәламәтлеккә иң зур йогынты ясаучы фактор – кешенең яшәү рәвеше. Димәк, күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Сәламәт яшисең килсә, түбәндәгеләрне исеңдә тот: (слайд 5)

  • көндәлек режимны төгәл үтә!

  • спорт белән шөгыльлән!

  • спиртлы эчемлекләр кулланма!

  • тәмәке тартма!

  • наркотиклардан сак бул!

  • дөрес һәм тиешенчә туклан!

  • чыныгу чараларын куллан!

Сәламәтлегеңә карата игътибарлы булмасаң, чыныкмасаң, организм авыруларга тиз бирешә, көчсезләнә, тиз салкын тия, еш төчкерү, йөткерү күзәтелә һ. б. Димәк, чыныгу безнең организмга зур йогынты ясый.Чыныгуны башлаганчы, түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

- бозылган тешләрне, тамак авыруларын дәваларга кирәк,

- чыныгуны эзлекле рәвештә алып барырга кирәк,

- чыныгу системалы булсын, бер көн дә калдырмаска,

- организмның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк,чөнки

- кешенең түбән температураларга реакциясе төрле була,

- чыныгу өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга.

Викторина (слайд 6)

(укучылар теләк буенча җавап бирәләр)

  1. Чыныгу чараларын ата (кояш, һава, су)

  2. Нинди чыныгу процедураларын беләсез? (җәяү йөрү, салкын су белән юыну, кызыну, душ керү, су коену)

  3. Өйдән чыкмыйча нинди процедуралар үткәреп була? (тәрәзәне ачып бүлмәне җилләтү, кояш һәм һава ванналары)

  4. Чыныгуны ничә яшьтән башларга була? (туганнан алып)

  5. Дөрес итеп киенә белү чынгыгуга булышамы? (кием ел фасылына туры килергә тиеш,артык җылы яки артыкюка киенмәскә кирәк, кышын башлык-курткасыз йөрмәскә, җылыда калын киенмәскә)

  6. Чыныгуда ярышып буламы? (юк, чөнки һәр кешенең үз ритмы һәм графигы бар)

Алдагы уенны үткәрү өчен кечкенә капчык һәм 10 әчтерхан чикләвеге кирәк.Чикләвекләргә1–10 га кадәр саннар язып ябыштырылган. Укучылар, бер-бер артлы капчыктан чикләвек алып, үзләренә бирем сайлыйлар. Сорауга дөрес җавап бирсә, чикләвек укучыда кала. Җавап бирмәсә, башка укучы җавап бирергә мөмкин. Иң күп чикләвек җыйган кеше җиңүче була.

    1. Өлкәннәр белән чагыштырганда, балаларда скалиоз (умыртка

баганасында тайпылышлар) ешрак күзәтелә. Ләкин балаларда сөякләр сыну сирәк була. Бу нинди матдәдән тора? Ул матдә нинди ашамлыкларда бар? Сөякләр нык булсын өчен нинди витамин кирәк? (бу матдә - кальций, ул сөякләрне ныгыта. Кальций сөт продуктларында күп. Д витамины сөякләрне ныгыта)

    1. Читлектә үстерелгән куян, беренче тапкыр тиз йөгерсә үлә. Кеше белән алай булырга мөмкинме? (Әйе, мөмкин..Йөгерү белән шөгыльләнмәгән кеше йөгерү буенча ярышта катнашса)

    2. Гаиләдә 2 малай. Аларның берсе һәр иртә салкын су белән юына, икенчесе – җылы су белән. Кайсына сирәгрәк салкын тия? Ни өчен? (салкын су – чыныгу чарасы,шуңа күрә 1 нче малай сирәгрәк авырый)

    3. Хайваннар белән уйнаганнан соң ни өчен кулларны юарга кирәк? (хайваннарның тиресендә бик күп микроблар яшәргә мөмкин. Кулларны юмасаң, алар организм эченә керәләр, эчәклектә авырулар барлыкка китерәләр)

    4. Фигура матур булсын өчен үзлектән ач торырга ярамый. Ни өчен? (ач торганда матдәләр алмашы үзгәрә, шуңа күрә моны табиб күзәтүе астында эшләргә кирәк..Иң яхшысы – физик культура белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга кирәк)

    5. “Күп ашаучы кеше үз тешләре белән үзенә кабер казый” ди халык мәкале. Ни өчен? (артык авырлыгы булган кешенең авырулары күп була, шуңа күрә аларның нормаль авырлыктагы кешеләргә караганда гомерләре кыскарак)

    6. Яз.Малай ябык тәрәзә алдында кояшта кызына. Эссе , ә кояш ашамый. Тәрәзәне ачкач, 1 сәгатьтән соң аның тәне пешә. Кызыну файдалымы? Моны ничек аңлатырга мөмкин? (пыяла ультрашәмәхә нрурларны үткәрми , шуңа күрә тәрәзә аркылы кызынып булмый. Беренче тапкыр кояшта 5-10 минут торырга кирәк.кызынырга кирәк, чөнки тиредә Д витамины барлыкка килә.)

    7. Яз айларында без арганлык, хәлсезлек сизәбез. Аңкаулар канарга мөмкин.Ни өчен шулай? Аның белән ничек көрәшергә? (бу – авитаминоз. Яз көне организмга витамин җитми, шуңа күрә яшелчә салатлары, җиләк-җимеш ашарга, витаминнар эчәргә кирәк)

    8. скрипкада уйнаучыларның ни өчен сул колаклары ишетми? (алар сул җилкәләрендә скрипка тоталар. Ә каты тавыш йогынтысында кеше начар ишетә башларга яки саңгырауланырга мөмкин)

    9. Эсседә күп су эчәргә кирәкме? (эссе көннәрдә тәннән тир бүленеп чыга һәм организмнан тозлар чыга. Тоз балансын күтәрү өчен,кешегә су кирәк. .Тамак кипкәндә тозлы ипи кисәге ашау да җитә)

Нәрсә ул – яхшы ,нәрсә ул – начар ?

Әгәр иртән гимнастика ясасаң, салатлар ашасаң, чыныксаң һәм шоколад яратмасаң – син яхшы һәм сәламәт буласың.

Әгәр иртә-кич юынмасаң, начар гадәтләр белән дуслашсаң, чыныкмасаң – син начар һәм синең сәламәтлегең какшый.

Димәк, һәрвакыт спорт белән шөгыльләнергә, чыныгырга кирәк.Сәламәт булырга тырышыгыз! Сәламәтлек безгә һәрвакыт кирәк!(слайд 7)


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
С?лам?тлек зур байлык

Автор: Филина Алсу Николаевна

Дата: 20.11.2014

Номер свидетельства: 133494


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства