kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Россияне? урман зонасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

В данной работе описываются леса России их виды.Также здесь рассматриваются географические положения.Дети должны научиться находить их по карте и показывать, также учитель должен развивать знания и навыки у учащихся по этой теме. Уметь характеризовать животных, растений и зоны лесов. научиться формулировать экологические проблемы и правила по охране природы.

В ходе занятий учитель использует карту зон России, карточки и презентацию.Урок полностью соответствует требованиям ФГОС.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Россияне? урман зонасы »

МБОУ «Врхнесиметская средняя общеобразовательная школа

Сабинского муниципального района РТ»













Тема «Россиянең урман зонасы »

(4 класста әйләнә-тирә дөнья дәресе)
















Выполнила: Хакимова М.З. учитель начальных классов

.





 

 Тема :   Россиянең урман зонасы .


     Максат :   урман зонасы турында күзаллау булдыру;

урман зонасының географик урнашуы, аның өлешләре:

тайга, катнаш урман, киң яфраклы урман, үсемлекләр һәм

хайваннар дөньясы, урманның кеше тормышында һәм

табигатьтәге әһәмияте белән таныштыру; танып-белү

активлыгын, карта, өстәмә әдәбият, гербарий белән эшләү

күнекмәсен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә: укучылар картадан урманнар

зонасын табарга; табигый шартларын, хайваннар һәм

үсемлекләр дөньясын характерларга; терек һәм

терек булмаган табигатьнең үзара бәйләнешенә

мисаллар китерергә; тайга, катнаш урман, киң яфраклы

урманны аерырга; экологик проблемалар һәм табигатьне

саклау кагыйдәләре формалаштырырга өйрәнәләр.

Җиһаз: Россиянең зоналар картасы, белемнәрне тикшерү өчен

тестлар, карточкалар, ярдәмче карточкалар, төсле

карандашлар, презентация.



Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле иртәләр телик!

    Хәерле иртә сиңа,

    Хәерле иртә миңа,

    Хәерле иртә безгә,

    Хәерле иртә аңа!



  1. Белемнәрне актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

  1. Тест. “Тундра зонасы”

А1. Тундраның һава шартлары нинди?

  1. Салкын кыш, җылы җәй

  2. Кырыс кыш, эссе җәй

  3. Кырыс кыш, салкын җәй

  4. Кырыс кыш, җәй булмый

А2. Ни өчен тундрада үсемлекләр тәбәнәк?

  1. Аларга яктылык җитми

  2. Аларга дым җитми

  3. Җирнең өсте җылы, җил салмак

  4. Җәй кыска, үсәргә өлгермиләр

А3. Боланның төп азыгы нинди үсемлек?

  1. Кәрлә тал

  2. Мүк

  3. Саз җиләге

  4. Ягель

А4. Төньяк халыкларының төп шөгыле нәрсә?

  1. Азык культурасын үстерү

  2. Бөртекле культура үстерү

  3. Кош асраучылык

  4. Болан асраучылык

В1. Тундраның кырыс шартларына кошлар ничек җайлашкан?

  1. Кыш көне йоклыйлар

  2. Тундрада күп булган бөҗәкләр белән тукланалар

  3. Аякларында һәм корсагында куе һәм озын каурыйлар

  4. Кышка көньякка очып китәләр

В2. Кеше тундрага нинди зыян китерә?

  1. Нефть чыгару сәбәпле туфрак өслеге бозыла

  2. Һава пычрана

  3. Урманнар киселә

  4. Күпләп балыклар тотыла

В3. Текстны укы. Шулай булырга мөмкинме?

Кич белән куе каен урманы эченнән чанага утырып барабыз. Еракта каеннар өстеннән гөмбәләр күренә. Туктадык та тагын гөмбә эзли башладык. Бер-ике каенны ачып җибәргән идек, гөмбәлек таптык. Бер кәрзин гөмбә җыйдык. Сәгатькә карасак, төн уртасы җиткән. Йокларга вакыт. Ә кояш баерга уйламый да. Без йоклый торган капчыкларны каенга куйдык та рәхәтләнеп йоклап киттек.

  1. Әкияттә генә

  2. Тундрада булырга мөмкин

  3. Була алмый

  4. Арктикада булырга мөмкин.

С1. Бу терек табигатьтән нинди туклану чылбыры төзеп була: саз җиләге, лемминг, ак ябалак, көртлек?

  1. Саз җиләге – көртлек – ак төлке

  2. Саз җиләге – лемминг – ак ябалак

  3. Лемминг – ак ябалак – ак төлке

  4. Лемминг – көртлек – ябалак

С2. Нинди хайваннар Таймыр тыюлыгында саклана?

  1. Кызыл түшле казарка

  2. Лемминг

  3. Болан

  4. Төньяк лачыны

  1. Индивидуаль сорау.

(Укучылар 85 биттәге “Белемеңне тикшер” рубрикасындагы сорауларга җавап бирәләр. Эш дәфтәрендәге эшләрнең үтәлеше тикшеререлә.)

№1,2,6 (48-49 б.)

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Табышмакның җавабын табу.

  • Бар ягыннан ачык йорт,

Керсәң шул яшел йортка,

Могҗизалар күрерсең. (урман)

(укучыларга “Лесной марш” җырын тыңлату)

  • Табигый зоналарның кайсысы турында сүз бара? (урманнар зонасы)

  • Автор урман зонасының матурлыгын ничек итеп язган? (укучылар җавабы)

  • Җырда нинди урманнар турында җырлана? (тайга, ылыслы урман, катнаш урман)

  • Урман безгә нинди могҗизалар бүләк итә? (матур табигать, хайваннар белән аралашу, кошлар тавышы, җиләкләр, гөмбәләр һ.б.)

  • Балалар экологик проблеманы чишәргә ничек ярдәм итәләр? (үсентеләр утырталар)

  • Кемнәрне урманның дуслары дип атап була? (укучылар җавабы)

  • 86 биттән дәрес темасын укы.

  • “Искә төшерәбез” рубрикасындагы сорауларга җавап бирү.

  • Тундра зонасы белән урман зонасы нәрсә белән аерыла?

  1. Дәрес темасы буенча эш.

  1. Карта белән эш.

  • Картадан урманнар зонасын табып күрсәтегез.

  • Картага карап урман зонасы турында нәрсә сөйли аласыз?

  • Бу зона нинди төсләр белән күрсәтелгән.

  • Кем әйтә ала, урман зонасы картада ни өчен төрле төсләр белән күрсәтелгән? (ул өч өлешкә бүленгән)

Дөрес, урман зонасы өч өлештән тора: иң зур өлеше – тайга, ул

караңгы яшел төстә; катнаш урманнар – ачыгырак яшел төстә;

тагын бер өлеше киң яфраклы урманнар – тагын да ачыгырак яшел

төсә.

  • Урман зонасының өлешләрен мәйданнары буенча чагыштыр. Нәрсәгә игътибар иттегез?

  • Урман зонасы тундрадан кайсы якта урнашкан?

  • Урман зонасы нинди пояста урнашкан? Аңа нинди табигый шартлар хас?

  • Урман зонасы нинди җир өслегенә урнашкан?

  • Башка зоналар белән чагыштырганда урман зонасы Россиянең күпме өлешен алып тора?

  1. Әңгәмә. ( Презентация буенча укучылар белгәннәрен сөйли, укытучы өсти бара)

Слайд 2, 3.

Урман зонасы тундрадан көньяктарак урнашкан, картада ул яшел төс белән күрсәтелгән. Урман зонасының күп өлеше Көнчыгыш Европа һәм Көнбатыш Себер тигезлекләренә, Урта Себер яссы таулыгына урнашкан. Монда кыш салкын, җәй җылы. Явым-төшемнәр күп, шуңа күрә үсемлекләр үсәр өчен дым да, җылылык та җитәрлек. Урман зонасы Россиянең яртысыннан күп өлешен алып тора. Безнең илне бөек урман державасы дип атыйлар.

Слайд 4,5.

Тайга – ул ылыслы урман, урман зонасының күп өлешен алып

тора. Тайгада кыш бик салкын, ә җәй тундрага караганда җылырак,

шуңа күрә монда көчле тамыр системасы булган агачлар үсә.

Аларның яфраклары һәрвакыт яшел ылыслар. Тайгада чыршы,

нарат, ак чыршы, карагай, кедр нараты үсә.


(укучылар алдында гербарийлар, алар укытучы әйткән агачны табалар, аның турында белгәннәрен сөйлиләр)

Чыршы – бөтен кешегә таныш яңа ел агачы. Аның ылыслары

кыска, ботакка берешәрләп урнашкан, күркәләре озынча. Чыршы

урманында караңгы һәм дымлы.

Ак чыршының ылыслары яссы, күркәләре өскә карап тора һәм

өлгергәч тә җиргә коелмыйлар, орлыклары гына коела.

Нарат – саргылт төз кәүсәле ылыслы агач. Ылыслары озын,

парлап урнашкан, күркәләре түгәрәк формада. Нарат урманы якты

һәм коры.

Карагай – кыш көне ылысларын коючы бердән-бер ылыслы агач.

Кедр наратын халык телендә себер нараты дип атап йөртәләр.

Аның ылыслары бер бәйләмгә бишәрләп урнашканнар, ә орлыклары

кедр чикләвеге.

Слайд 6,7

Тайгадан соң катнаш урманнар урнашкан. Анда ылыслы агачлар,

каен, усак, зирек үсә. Бу урманнарда кыш кырыс түгел. Шуңа күрә

яфраклы агачларның яфраклары вак һәм алар кышка коелалар.

-Катнаш урманнарның хуҗаларын карап китик.

Каенны ак кайрысыннан, сибелеп китә торган орлыкларыннан

танып була.

Усакның яфраклары түгәрәк, алар җилсез дә калтырыйлар,

кайрысы яшкелт төстә, яз көне озынча йомшак алкалары була.

Зирекнең ботакларында кечкенә генә күркәләре бар, кәүсәсе кара

яки соры төстә. Кара зирекнең яфракларының очы киртекле, ә соры

зирекнең яфраклары очлы.

Слайд 8,9.

Көньякка табарак катнаш урман киң яфраклы урман белән алышына, анда имән, өрәңге, юкә агачлары үсә. Алар җылы яраталар, яфраклары шуңа күрә зур. Көз көне яфракларын һәм орлыкларын коялар.

Имәнне юан кәүсәсе, яфракларына карап танып була. Аның орлыклары –чикләвекләре.

Юкәнең яфрагы йөрәккә ошаган. Җәй көне чәчәк атканда искиткеч хуш ис тарата. Аның орлыгы – бер канатка берничәшәр булып урнашкан караңгы төстәге вак чикләвекләре.

Караманы яфракларына һәм орлыгына карап танып була: яфрагының бер яртысы икенчесеннән зуррак, орлыклары түгәрәк канатлы.

Өрәңгенең яфраклары очлы, зур-зур киселгән яфраклы, орлыклары канатлы.

- Укучылар ничек уйлыйсыз, безнең туган җиребез урман зонасының кайсы өлешенә урнашкан?

  1. Физкультминутка.

Җил исә, исә, исә, (кулларны җилпиләр)

Агачларны селкетә. (Ян якка иеләләр)

Җил тына, тына, тына, (чүгәлиләр)

Агачлар үсә, үсә. (аяк очларына басып, өскә сузылалар)

  1. Дәрес темасы буенча эшне дәвам итү.

  1. Группаларда эшләү.

Слайд 10

Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Урман зонасының хайваннар дөньясы төрле: монда эре һәм вак хайваннарны да очратырга була. Тайгада эрбет чыпчыгы, борындык, очкалак тиен, кеш яши. Шулай ук урман зонасында болан, поши, соры аю, бүре, төлке, куян, тиен, суер яши. Алар табигать шартларына төрлечә ярашалар. Беришләре кышкы йокыга тала, кайберләре кышка запас әзерли, йоннарын алыштыра.

- Ә хәзер урман берлеген тикшерәбез. Парларда эшлибез.

Укучыларга таратма, ярдәмче материаллар бирелә.

-Хайван рәсмнәре

- “Зеленые страницы” китабы

- Ачыклагыч-атлас

- “Странички Умного Совенка” (139-140 бит).

- Ярдәмче карточка.

1. Предмет рәсмнәрен карагыз.

2. Китаптан, ярдәмче материаллардан шул хайван турында материлны тап.

3. Бу нинди хайван: ерткычмы, үсемлек белән туклана торганмы, кышны ничек үткәрә, өнен ничек ясый?

4. Туклану чылбырын төзе.

(укучылар парларда өйрәнәләр, аннары коллектив белән әңгәмә үткәрелә).

2. Коллектив эш.

Укучылар “Уйлап кара” рубрикасындагы сорауларга җавап бирәләр).

Слайд 11

Урманның әһәмияте турында әңгәмә үткәрелә, укучылар һәрберсенә аңлатма биреп баралар.

- Үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр өчен йорт.

- Һава, сулык, туфракны саклаучы.

- Кешеләр өчен ял итү урыны.

- Җиләкләр, гөмбәләр, дару үләннәре чыганагы.

- Аптека (урманда күптөрле дару үләннәре. Нинди дару үләннәрен беләсез? Каен, миләш, мәтрүшкә,гөлҗимеш һ.б.)

- Үзагач чыганагы.

Слайд 12.

- Кеше һәрвакыт урманнан гадел файдаланамы?

- Нинди экологик проблемалар барлыкка килә?

Слайд 13.

- Экологик проблемаларны чишү юллары нинди?

  1. Үткән материалны ныгыту. Эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәү.

№ 2,3,4. 50-5 бит. (коллектив тикшерү белән эшләнә)

  1. Рефлексия.

Тикшерү эше.

  • Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек?

  • Аны чишү өчен нәрсәләр эшләдек?

  • Агачлар белән шул агач үскән урманны тоташтыр.

























Агач

Урман

  1. Ак чыршы

  2. Каен

  3. Эрбет нараты

  4. Юкә

  5. Зирек

  6. Нарат

  7. Карагай

  8. Имән

  9. Өрәңге



А. Тайга





Б. Катнаш





В. Киң яфраклы



Җаваплар: А – 1,3,6. Б – 1,2,5,6. В – 4,8,9.

(Эшләп бетергәч, үзара тикшерү үткәрелә, билге куела. Ике укучы чиратап укый калганнар тикшерә)

  1. Өйгә эш.

1. Дәреслек: 86-89 битләрне укырга, 89 биттәге “Белемеңне тикшер” рубрикасындагы сорауларга җавап бирергә.

2.Эш дәфтәре: 50-51 бит, № 1, 5.





Кулланылган әдәбият: 1. А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая «Окружающий

мир», М. Просвещение, 2013г.

2. А.А.Плешаков, Е.А. Крючкова, К. Мәгариф,

М. Просвещение, 2009г.

3. И.Ф.Яценко “Поурочные разраотки по курсу

“Окружающий мир”, 4 класс, М. Вока, 2013г.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Россияне? урман зонасы

Автор: Хакимова Минзиля Зуфаровна

Дата: 23.09.2015

Номер свидетельства: 233039


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства