kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Раззработка урока татарского языка во 2 классе на тему "Хайван кушаматларында баш хәреф"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок татарского языка проведен с целью знакомства учащихся с кличками животных, с правописанием в татарском языке кличек животных.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Раззработка урока татарского языка во 2 классе на тему "Хайван кушаматларында баш хәреф"»

Татар теле 2 нче сыйныф

Тема: Хайван кушаматларында баш хәреф.

Максат: Балаларның кулга ияләштерелгән хайваннарга кушамат бирелү, хайван кушаматларының баш хәреф белән язылу сәбәпләрен аңлавына ирешү; актив укыту методлары аша балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү.

Бурычлар:

1) Укучыларга хайван кушаматларының баш хәрефтән язылуын аңлату.

2) Яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3) Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

-укуга карата кызыксыну хисе;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.

Метапредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;

-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

-эшләрне (биремнәрне)таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).

Коммуникатив УУГ:

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

-парларда эшли белү (күршең белән хезмәттәшлек итү).

Танып-белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

-төрле структураларга нигезләнгән мәгълүматлар белән эшли белү.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату дәресе.

Материал: 2 нче класс татар теле китабы.

Җиһазлау: рәсемнәр, презентация.

Дәрес планы

I. Оештыру өлеше.

1) Исәнләшү;

2) Уңай халәт тудыру;

3) Дәрескә әзерлекне тикшерү.

II. Актуальләштерү.

1) Кереш әңгәмә;

2) Алда үткәннәрне кабатлау;

III. Дәрес темасын формалаштыру.

IV. Яңа материалны аңлату.

а) Дәреслек буенча эшләү;

б) Кагыйдәне укып чыгу.

V. Физкультминутка.

VI. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

1) Дәреслектәге 46 нчы күнегүне эшләү;

2) Җөмләләр төзетү;

3) Сүзләрне җөмләләргә урнаштыру буенча эш.

VII. Дәрескә йомгак. Рефлекция.

Дәреснең темасы турында әңгәмә.

VIII. Өйгә эш.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше: Уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, хәерле иртә, укучылар! Бүген татар теле дәресен сездә мин- Руфия Рафаэлевна алып барачакмын.

- Барыгыз да дәрескә әзерме? Кәефләрегез ничек? Утырыгыз.

II. Тактага рәсем эләм.

- Балалар, рәсемдәге малайга кем дип исем кушабыз? (Марат)

- Марат монда нишли? (Марат йөгерә.)

- “Марат йөгерә.” җөмләсен язып куегыз.

- Марат сүзе ни өчен баш хәрефтән языла, узган дәресләрне искә төшерик әле. (Чөнки Марат – кеше исеме, кеше исем-фамилияләре баш хәрефтән языла)

- Бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (Казан шәһәрен) (слайдта)

- Казан сүзе ни өчен баш хәрефтән языла? (Ил, дәүләт, шәһәр, авыл, тау, елга һәм күл исемнәре һәрвакыт баш хәрефтән башлап языла)

III. Тактага берничә рәсем эләм.

- Бу эткә нинди исемнәр бирә алабыз? (Акбай)

- Акбай сүзе белән җөмлә төзеп карыйк әле. (Акбай безнең йортны саклый.)

- Ни өчен Акбай сүзе баш хәреф белән язылган? (слайдта Акбай сүзе чыга)

Этнең исеме – Акбай, ләкин хайваннарның исеме дип әйтмиләр, кушаматы дип әйтәләр.

Песи рәсеме элеп куям.

- Әйдәгез песигә исем кушыйк. (Мырауҗан, Шаян) Җөмлә төзеп карагыз. (Мырауҗан җылыны ярата.)

-Безнең бүгенге дәресебезнең темасы “Хайван кушаматларында баш хәреф”.

IV. - Әйдәгез дәреслекнең 35 нче битен ачыйк. Текстны укыгыз.

- Текст нәрсә турында? (Казан зоопаркындагы барслар гаиләсе турында)

- Ни өчен Тамерлан, Сильва, Юни сүзләре баш хәрефтән язылган? (Чөнки алар хайван кушаматлары)

- Талисман сүзен ничек аңлыйсыз?

Талисман –ул тылсымлы билге дигәнне аңлата.

Казанда узган Универсиада талисманы нинди булды инде? (Юни)

- Ни өчен хайван исемен белдергән сүзләр – юл хәрефтән, ә аларга бирелгән кушаматлар баш хәрефтән башлап язылган? Әйдәгез кагыйдәсен укыйк әле.

Хайван кушаматлары һәрвакыт баш хәрефтән башлап языла: Сарбай, Актырнак, Алмачуар.

- Балалар, бу кагыйдәне исегездә калдырыгыз.

V. Физкультминутка

- Ә хәзер бераз ял итеп алыйк.

Без инде хәзер зурлар (балалар аяк очына басып, кулларын югары күтәрәләр),

Күп эшли безнең куллар (куллар алга сузыла),

Без идән дә юабыз (алга сузылган куллар белән идән юу хәрәкәте ясала),

Һәм керләр дә уабыз (куллар кер уу хәрәкәте ясыйлар).
Тузан сөртә беләбез, (тузан сөртүне күрсәтү)
Ашарга пешерәбез. (ашарга пешерү хәрәкәте)
Тиздән үсеп җитәрбез, (кулларны югары күтәрәләр)
Яхшы эшкә китәрбез. (атлау)


VI. – Ә хәзер, 46 нчы күнегүне эшлибез. Текстны укырга һәм аңа исем уйлап табарга кирәк.

- Өзектә сүз нәрсә турында бара? (Назбикә исемле песи һәм Актырнак исемле эт турында)

- Ни өчен Назбикә һәм Актырнак сүзләре баш хәрефтән язылган? (Хайван кушаматлары)

- Сезнең этегез яки песиегез бармы?

- Кушаматы ничек? Шул хакта сөйләгез әле.

- Бу текстка нинди исем кушар идегез? (Батыр Назбикә)

- Ә хәзер, үзегез тагын нинди хайван кушаматлары беләсез, ике төркемгә аерып языгыз:

Эт кушаматлары: Актырнак, Актүш, Муйнак, Караборын, Сарбай,...

Песи кушаматлары: Мырауҗан, Мыраубатыр, ...

- Балалар, игътибар белән экранга карагыз. Сезгә бирелгән сүзләрне җөмләләргә дөрес итеп урнаштырырга кирәк.

1. Без күршеләрдән алган тай Алмачуар исемле. Ул, чыннан да, алмачуар төстә.

2. Әйдүкнең эте кара борынлы. Шуңа күрә Әйдүк аны Караборын дип атый.

3. Безнең песинең маңгаенда ап-ак йолдызы бар. Без аны Йолдызкай дип йөртәбез. (Слайдтан карап сүзләрне тиешле урынга урнаштырып, күчереп язалар)

VII. Дәрескә йомгак. Рефлекция.

- Балалар бугенге дәрестэ без нинди тема үттек? (Хайван кушаматларында баш хәреф).

- Сезгә безнең дәрес ошадымы? Сез дәрестә үзегез биргән җаваплардан канәгатьме? Әгәр кәнагать булсагыз, елмайган смайликны күрсәтегез, әгәр әле аңлашылмаган сорауларыгыз калган булса, кәефсез смайликны сайлагыз.

Өй эшенә 49 нчы күнегү.

- Буген сез бик тырыш булдыгыз, сорауларга актив җавап бирдегез. Мин сезгә... билгеләре куям. Дәрес ахырына якынлашты, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Раззработка урока татарского языка во 2 классе на тему "Хайван кушаматларында баш хәреф"

Автор: Хайруллина Гульфия Гаптелисламовна

Дата: 28.10.2017

Номер свидетельства: 435029


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства