Татар теле 2 класс
Тема: Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.Кабатлау.
Максат: Балаларны предметны һәм эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр белән таныштыру, предметны белдергән сүзләргә кем? нәрсә? эш – хәрәкәтне белдергән сүзләргә нишли? нишлиләр? соравын куя белергә өйрәтү, мәрхәмәтлелек, җәнлекләргә җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә: Белергә тиеш:
- Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр җөмләдә Нишли? Нишлиләр? Сорауларына җавап бирүен
Башкара алырга тиеш:
-Җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү.
УУГ:регулятив: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.
танып белү: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү.
коммуникатив: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; төркемнәрдә эшли белү, үз сүзеңне әйтә белү.
Материал6: дәреслек, проектор, эш дәфтәре
1 этап.Оештыру өлеше.
Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру .
- Без сезнең белән хәзер татар теле дәресе үткәрербез.
- Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик.
Хор белән әйтү:
Хәерле иртә миңа,
Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә безгә,
Хәерле иртә сезгә!
- Кояш үзенең елмаюы, нурлары белән безгә яхшы кәеф бүләк итә
2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.
Менә бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез? (Эт, куян, ат, әтәч, чеби, күбәләк)
Ләкин бу җәнлекләребез хәрәкәтләнмиләр.
Алар хәрәкәтләнсен өчен, әйдәгез бергәләп тылсымлы сүзләр кабатлыйбыз:
Белемле кеше югалмас! Белем бәхет ачкычы. Белем кояштан яктырак.
Ә алар һаман хәрәкәтләнмиләр, бу гына җитми.
Әйдәгез, кызык итәбез үзләрен. Бергәләп предмет исемнәрен әйтәбез, сез балалар аларның хәрәкәтен белдергән сүзләрне табарсыз. (проблема куела)
3 этап. Яңа тема өстендә эш.
- Бу нәрсә? ( ат)
- Ат нишли? (чаба, кешни…..)
- Эт нишли? (өрә, тешли…….)
- Куян нишли? (сикерә, ашый…..)
- Әтәч нишли? (кычкыра)
- Күбәләк нишли? (оча)
- Хәрәкәтләнделәрме җәнлекләребез?
- Без нинди предметлар турында сөйләштек?
Димәк, предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куйдык? (Кем? нәрсә?)
- Алар нинди хәрәкәтләр ясадылар?
- Ә хәрәкәтне белдергән сүзләргә нинди сораулар куйдык? (нишли? нишлиләр? )
- Бик дөрес укучылар. Предметны белдергән сүзләр җөмләдә кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.
Аларны тамгасы белдерә.
Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр җөмләдә нишли? нишлиләр? сорауларына җавап бирә.
Аларны тамгасы белдерә.
Кем әйтә ала буген без татар теле дәресендә нинди тема өстендә эшләрбез?
Нинди максат куярбыз?
Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.
Физкультминутка.
4 этап. Ныгыту.
67 нче күнегү.(мөстәкыйль эш дәфтәре) Парлап эш. Тикшерү Хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорайлар куеп анлату.
68 нче күнегү – төшеп калган сүзләрне язарга һәм табышмакларның җавабын табарга.
Рәсемне буярга.
“Почмак” уены. Почмакларга сүзләр куелган . Укучылар сүзләрне сайлыйлар һәм шул сүз белән бәйле мәкальне искә төшерәләр.
Каерылган. Егар. Күрер.
Алар искә төшергән вакытта тактада төрле җиргә мәкальләр куела . Тикшерү өчен.
Мөстәкыйль эш 70 нче күнегү.
5 этап. Тикшерү күнегүләре.
6 этап.Йомгаклау.
-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?
-Предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз?
- Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз?
-Аны безгә ни өчен белергә кирәк?
-Тагын хәтерегездә яхшырак калсын өчен , бер-берегезгә сөйләп карарсыз,
Өй эше: эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр кергүн 3 татар халык мәкале язарга.