kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Разработка урока татарского языка в 4 классе на тему "Рәвеш турында төшенчә".

Нажмите, чтобы узнать подробности

На уроке учаәиеся знакомятся с новым термином. Для закрепления исполҗзуются различные формы и методы работы. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока татарского языка в 4 классе на тему "Рәвеш турында төшенчә".»

Тема Рәвеш турында төшенчә.

Максат:    Укычыларга рәвеш сүз төркеме белән таныштыру, рәвешнең төркемнәрен аерырга өйрәтү. Укучыларның рәвешләрне сөйләм телендә гамәли куллана алуларына ирешеү,Укучылар кагыйдәсен үтәргә кирәклеген төшендерү;Ата-анага хөрмәт түрбияләү.

 Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

-укуга карата кызыксыну хисе;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.

Метапредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;

-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

-эшләрне (биремнәрне)таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).

Коммуникатив УУГ:

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

-парларда эшли белү (күршең белән хезмәттәшлек итү).

Танып-белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

-төрле структураларга нигезләнгән мәгълүматлар белән эшли белү.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү

Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран, презентация. 

Дәрес барышы

 

I.    Оештыру өлеше.

-      Исәнмесез, кадерле укучылар! Бер-беребезгә елмаешып исәнләшәбез.

 

II. Уку мәсьәләсен кую. 

     Башваткыч чишү.

-    Бу башваткычны дөрес итеп чишкән очракта, урта баганада барыбыз өчен дә бик кадерле сүз килеп чыгар.

а) кызу түгел ;(әкрен)

ә) алай түгел; (болай)

б) кичә түгел; (бүген)

в) узган ел(былтыр)

г) тау шикелле; (таудай)

д) бераз вакыт үткәч (бераздан)

е) еш түгел; (сирәк)

 








ә

К

р

е

н

 






б

о

 л

А

й











б

 ү

Г

е

н



 








б

Ы

л

т

ы

 р




т

а

у

д

 а

 й









б

е

р

а

з

Д

а

н









с

и

р

Ә

к





-         Укучылар, сез тапкан сүзләргә сорау кыеп карагыз эле. (ничек соравы ). Нәрсәне белдерә?

Алар кайсы сүз төркеменә карый?(белмибез)


Димәк, без бүген нинди максат куябыз?

Нәрсә сон ул рәвеш?

Эшнең үтәлү рәвешен,урынын, вакытын ,белдергән сүз төркеме рәвеш дип атала. 

   Эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? Күпме? Кайчан? Кая? Кайда? Нигә? Сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвешдип атала.

    Рәвеш күбрәк фигыльгә ияреп килә: яхшы җырлый; татарча сөйләшә; ерак бардык

    Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килергә мөмкин.

 

-   Җавапларыгыз дөрес булганмы , укучылар?  (әйе, дөрес)

-     Башваткычыбызга карыйк әле. Кызыл шакмакларда нинди сүз килеп чыкты? (кагыйдә)

-         Ни өчен мин бу сүзне алдым икән (чөнки кагыйдәләр безнең иң кирәкле)

-         Кагыйдә дигәч, без нәрсәне күз алдына китерәбез?

     (исем,сыфат,хәбәр рәвеш кагыйдәләре,юл йөрү кагыйдәсе, укучылар кагыйдәсе,)

-         Бу темага сөйләшкән вакытта, балалар, рәвешләр дә күп кулланыла. Ә менә ни дәрәҗәдә куллана белүегезне мин шушы биремнәр аша тикшерегә уйлыйм.

 

III. Уку мәсьәләсен чишү.

Карточкалар белән эш

Күп нокталар урынына тиешле рәвешләрне куеп языгыз

1 нче бирем

 ..........укы. Укытучының аңлатуын ....... тыңла, аның барлык биремнәрен ...... һәм ......... үтә. ( игътибар белән, төгәл,тырышып, мөстәкыйль,)

         2 нче бирем

Хезмәттә, үз классыңның эшләрендә ... катнаш. Мәктәп милкенә, үзеңнең һәм иптәшләреңнең әйберләренә............. кара. Үсемлекләрне,терлекләрне ........... сакла.(яратып, саклык белән,теләп) 

-         Кагыйдәләр, рәвешләр өстәп язгач,үзгәрдеме?

(кагыйдәләр тагын да тулыланды, матурланды)

Парларда эш Сезгә сүзтезмәләр бирелгән.Аларны кулланып сез укучылар өчен кагыйдәләрне уйлап дәвам итәргә тиеш.


Күп укы.

төгәл үтә

файдалы үткәр,

һәрвакыт исәнләш

һәрчак үтә

(Җөмләләр уйлыйлар , берәр укучы тактага яза)

Ял минуты

-Әкрен генә басабыз 

Әзрәк уйнап алабыз

Тиз-тиз чүгеп алабыз. 

Аннан туктап алабыз.

Уңга таба бөгелеп

Сулга таба бөгелеп

Салмак кына әйләник

Тын гына утырыйк.

-  Булдырдыгыз, укучылар. Бирелгән җөмләне җөмлә кисәкләре буенча тикшерәбез

Һәрвакыт өлкәннәрнең сүзен тыңла.

 Рәвешләр җөмләдә кайсы җөмлә кисәкләре булып киләләр?

         (иярчен кисәк)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.  

Дәреслектән күнегүләр эшләү

51 нче күнегү җөмләләрне чагыштырып укы

52 нче күнегү. Биремен уку.

Текстын уку,рәвешләрне табу.

-Сорауларын , нәрсә белдергәннәрен әйтү.

 V.Белемнәрне ныгыту

Тест

1. Рәвеш нәрсәне белдерә

а) предметның билгесен

ә) эш-хәлнең билгесен

б) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә.

 

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә

а) ничек? кайчан? кайда? күпме?

ә) нинди? кайсы? ничек? кая?

б) күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?

 

3. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?

а) зат-сан белән төрләнә

ә) исемләшә

б) төрләнми торган сүз төркеме

 

4. Рәвешнең антонимнарын язарга

а) Тауга менүе ................., төшүе ансат.

ә) Югары карап уйла,...............карап эшлә.

б) Бүген эшлисе эшне ........... калдырма.

5. Мәънәләрен әйткән фикергә туры китереп язарга

а) Олы кешеләр кебек фикерләү-

ә) Яз көне кайту-

б) Акча түләмичә утырып йөрү –

Дөрес җаваплар                         Бәяләү

1-ә                                             хатасыз эш - “5” ле

2-а                                             2 хата- “4” ле

3-б                                             3 хата – “3” ле

4- а)авыр,

ә)аска

б)иртәгә

5- а) олыларча

ә) язын

б) бушлай


Гомуми бәя чыгару 

V. Йомгаклау  .  Рефлексия.

“Уңыш баскычы”н билгеләү.

- Укучылар, рәвешләрне ни өчен өйрәнәбез, көндәлек тормышта аралашканда рәвешләр кирәкме?

 

Көтелгән җавап:

 Кирәк. Рәвешләрнең бәйләнешле сөйләм төзүдә әһәмияте зур. Алар фикеребезне тулыландыра, матурайта.

 

V I. Өй эше:Рәвешләрне кулланып “ Мин өйдә” дигән хикәя итеп языгыз.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Разработка урока татарского языка в 4 классе на тему "Рәвеш турында төшенчә".

Автор: Хайруллина Гульфия Гаптелисламовна

Дата: 21.03.2018

Номер свидетельства: 462786


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства