kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Разработка урока по татарскому языку на тему: “Яшелч?л?р” (3 нче сыйныф рус телле балалар ?чен)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока  по татарскому  языку на тему: “Яшелч?л?р”

(3нче сыйныф рус телле балалар ?чен)

Максат.1. Тема буенча ?йр?нелг?н лексик ??м грамматик материалны  ныгыту . С?йл?м к?некм?л?рен булдыру.

2.Укучыларны? логик фикерл?? с?л?тен коррекциял??.

3.??м?гать урыннарында ?зе?не д?рес, матур итеп тота бел?; олылар бел?н д?рес с?йл?шерг? ?йр?н?, бер-бере?? карата ярд?млек, ихтирамлылык хисе т?рбиял??не д?вам ит?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока по татарскому языку на тему: “Яшелч?л?р” (3 нче сыйныф рус телле балалар ?чен) »

Разработка урока по татарскому языку по ФГОС: “Яшелчәләр”

(3нче сыйныф рус телле балалар өчен)


Максат.1.Дәрес этапларында яңа технологияләр куллану. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Сөйләм күнекмәләрен булдыру.

2.Татар теленең грамматик формаларын искә төшерү.

3.Җәмәгать урыннарында үзеңне дөрес, матур итеп тота белү; олылар белән дөрес сөйләшергә өйрәнү, бер-береңә карата ярдәмлек, ихтирамлылык хисе тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау: компьтер, презентация, магнитафон, тактада сүзләр, чын яшелчәләр, бабай курчагы, “Шалкан” әкиятенә костюмнар,чакыру билетлары, күчтәнәч.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

1.Кулларны әкрен генә өскә күтәрәбез.

- Без таза , нык агачлар.

- Таза, нык агачлар кояшка күтәрелә.

- Безнең тәнебез көч, куәт, сәламәтлек белән тула.

( слайд күрсәтелә)

2. -Исәнмесез,укучылар! Хәлләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

3. – Әй,балалар, күрегез, тышта әнә җитте кыш.

- Әйе, әйе , күрәбез, кыш җиткәнен беләбез.

4.- Укучылар, кыш көне көннәр нинди була?(сюжетлы рәсемнәр өстендә эш)

- Ә бүген көн нинди?

- Бүген көн салкын.

-Бүген көн җилле.

- Бүген көн болытлы.

- Бүген көн карлы.

(слайд күрсәтелә)

Әйдәгез, бүгенге һава торышы турында җырлыйк әле.( “Әпипә” көенә җырлана)

5. Укучылар,без салкында нәрсәләр киябез?(башлык, тун, итек, бияләй, киез итек)

- Рәхмәт укучылар, утырыгыз.

Ә
әби
ә
ти
ә
ни
ә
тәч
бәрәңге
бияләй
дәрес
дәфтәр
кәбестә



II. Актуальләштерү.

1.Фонетик күнегү.

- Балалар, татар телендә генә булган авазларны әйтегез әле.

Хор белән әйтәләр.(ә, ү, ө, җ,ң, һ)

  • Бу авазлар нинди сүзләрдә яши?(җаваплар)

  • Хәзер,балалар , ә авазы кергән сүзләрне укып чыгыйк. (хор белән, аерым-аерым укыйлар) Әти, әни, рәхмәт,... бәрәңге, кәбестә. (сүзләрне тәрҗемә итәләр, укытучы соңгы ике сүзгә игътибар иттерә)

(слайд күрсәтелә)

2. Теманы искә төшерә.

  • Как можно назвать одним словом кәбестә, бәрәңге?(Это овощи.) Яшелчәләр.

  • Бик әйбәт. Бүген, укучылар, без сезнең белән яшелчәләр кибетенә барабыз, кибеттән яшелчәләр сатып алабыз.Кибет ачылганчы, өйрәнелгән сүзләрне, сорауларны кабатлап китик.

Беренче бирем : Яшелчәләр.

  • Сез нинди яшелчәләр беләсез?(Җаваплар, тәрҗемә итәләр)

Уен. “Нинди яшелчә юк?”


Бу – кыяр.

Болар–кыярлар. Бу – кәбестә.

Болар – кәбестәләр.

Бу – суган.

Болар – суганнар.


3.Икенче бирем. Күплек сан кушымчалары. (рәсемнәр күрсәтеп)

  • Бу кыяр. – Болар кыярлар.

  • Бу кәбестә. – Болар кәбестәләр.һ.б.

  • Икенче җөмләдә нәрсә үзгәрде?(Кушымча өстәдек)

  • Болар нинди кушымчалар?( Күплек сан)

  • Дөрес, укучылар. Әйдәгез әле, яшелчәләребезне күплек санда әйтик әле.(Җаваплар) Нәтиҗә ясала.

(слайд күрсәтелә)

Ял минуты.Җыр. Кояшлы ил- безнең ил.

(1нче куплет)

4.Өченче бирем: Нишли? дигән сорау.(Что делает?)

-Сеет, собирает,растет сүзләрен искә төшерик әле. Бу сүзләрнең татарчасы ничек була?(Җаваплар)(Сюжетлы рәсемнәр буенча эш)

Ситуатив күнегүләр.

Как ты об этом скажешь:

-девочка сажает огурцы;

-я сажаю огурцы;

- мальчик собирает морковь;

- я собираю морковь.

Спроси у друга:

- что делает девочка;

- что делает мальчик.

- Ә хәзер, укучылар , рәсемнәр буенча сөйләгез әле.(берничә укучы сөйли)

  • Балалар, яшелчәләр кайда үсә?(Бакчада)

  • Бакчада нәрсә үсә?(Җаваплар)

5.- Бик әйбәт. Балалар, без сезнең белән барлык биремнәрне дөрес итеп эшләдек. Кибет ачылыр вакыт та җитте. Кибеткә керер өчен мин сезгә чакыру билетлары таратам.(таратыла) Алар гади генә түгел, ә тылсымлы.Сез бу чакыру билетлары белән үзегез яраткан яшелчәне бушлай ала алырсыз.(кибеттә үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү)

Кибет ачыла .(Кибет уены башлана) (слайд күрсәтелә)

  • Кибеттә нәрсәләр бар?(Җаваплар)

Укытучы һәм укучы арасында әңгәмә корыла:

  • Исәнмесез!

  • Исәнме, Катя! Сиңа нәрсә кирәк?

  • Миңа кәбестә бирегез әле.

  • Мә, ал.

  • Рәхмәт. Сау булыгыз!

  • Сау бул, Катя! Һ.б.(Уенда сатучы ролен укучы да башкара ала.)

  • Бик яхшы.Укучылар,сез нәрсә алдыгыз?(җаваплар)

Ситуатив күнегүләр.

Как скажешь,о том что:

- купил помидор;

-… огурцы

-… репку.

6. Ял минуты. «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерәләр. Гаиләдә дуслык булганда гына, барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга көч була. Бер –береңә булышып яшәргә кирәк.(кыскача әңгәмә) (слайд күрсәтелә)

7.- Рәхмәт, укучылар! Менә тычкан килеп булышмаган булса, шалканны тартып чыгара алмаган булырлар иде.Ул кечкенә булса да бик көчле. Ни өчен?(Яшелчәләр ярата. Яшелчәләр витаминнарга бик бай.)

Менә хәзер килгәч тә, ул бабайның базына төшеп, яшелчәләрен кимергән.


  • Дөрес эшләгәнме?(Юк.)

  • Без аны гафу итик, башка алай эшләмәс.

  • Әйдәгез,балалар, бабайга үзебез ярдәм итик, тычкан кимереп киткән хәрефләрне язып куябыз.(Тактадагы сүзләрнең төшеп калган хәрефләрен язып куялар.)

8.- Укучылар, сезгә бабай рәхмәт әйтә.

  • Рәхмәт,балалар.(Бабай балаларга күчтәнәч тарата.

Балалар да бабайга рәхмәт әйтәләр.)

III. Йомгаклау.

  • Балалар, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?(Яшелчәләр.)

  • Дөрес. Без дәрестә өйрәнелгән сүзләрне, сорауларны искә төшердек.

  • Дәрестә бик яхшы эшләдегез, җавапларны әйбәт бирдегез.(Билгеләр кую.)

  • Дәрес бетте. Сау булыгыз, укучылар!






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Автор: Салахова Эльмира Сабирзяновна

Дата: 18.10.2015

Номер свидетельства: 241255


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства