Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы
“3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
“Укучыларның иҗат җимешләре”
(проект эшкәртмәсе)
Проект эшен башкарды:
Хисматуллина Эльвина Рөстәм кызы,
Вафин Арслан Ракыйп улы,
Минзәлә шәһәре
3 нче санлы урта мәктәбенең
4 нче Б, В сыйныф укучылары
Җитәкче:
Шәйхетдинова Әлфирә Сергей кызы,
1 квалификацион категорияле
татар теле укытучысы.
2017 нче ел.
Проектның планы.
Кереш өлеш
Төп өлеш
Татар теле һәм уку дәресләрендә халык авыз иҗатын куллану
Халык авыз иҗатына нигезләнеп әкиятләр, шигырьләр язу
Халык авыз иҗатына карата мәхәббәт хисе тәрбияләү
Йомгаклау
Кулланылган әдәбият
Нигезләмә
Укучылар уку һәм әдәбият дәресләрендә татар халык авыз иҗатының кайбер үрнәкләре белән башлангыч сыйныфларда ук танышалар. Балаларның фольклор буенча мәгълүматлары көндәлек тормышта үзара һәм өлкәннәр белән аралашу, халык авыз иҗаты әсәрләрен мөстәкыйль уку, фольклор әсәрләре буенча мультфильмнар карау, сәнгать әсәрләре белән танышу процессында тулылана бара. Шул максаттан бу проект эшен эшләргә алындык.
Максат
Иҗади эзләнүле эшчәнлек аша башлангыч сыйныф укучыларын халык авыз иҗатын яратырга һәм аны куллана белергә өйрәтү;
Халык авыз иҗатына нигезләнеп әкиятләр, шигырьләр язу;
Халык авыз иҗатына карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Бурычлар
Халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнү;
Халык авыз иҗатының тәрбияви моменты;
Халык авызы иҗаты аркылы укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Кереш
Укучылар уку һәм әдәбият дәресләрендә татар халык авыз иҗатының кайбер үрнәкләре белән башлангыч сыйныфларда ук танышалар. Балаларның фольклор буенча мәгълүматлары көндәлек тормышта үзара һәм өлкәннәр белән аралашу, халык авыз иҗаты әсәрләрен мөстәкыйль уку, фольклор әсәрләре буенча мультфильмнар карау, сәнгать әсәрләре белән танышу процессында тулылана бара. Шул максаттан бу проект эшен эшләргә алындык.
Халык авыз иҗаты бик борынгы заманнардан бирле халык тарихына үзенчәлекле юлдаш булып килә һәм аның мәңге шиңмәс культура байлыгын тәшкил итә. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә тормыш тәҗрибәсе, милли традицияләр ачык чагыла. Халык авыз иҗаты әсәрләренең бөтенесе дә диярлек яшьләргә тәрбия һәм белем бирү идеяләре белән сугарылган.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви мөмкинлекләрен фәнни күзлектән чыгып өйрәнүдә Я.И.Ханбиков, Г.Н.Волков, А.Ш.Хашимов кебек профессорлар, Э.Х.Галиев, К.Д.Дәүләтшин кебек фән кандидатларының хезмәте гаять зур. Халык авыз иҗаты яшь буынга хезмәтне яратырга, халыкны, туган телне хөрмәт итәргә өйрәтә.
Төп өлеш
Безнең уку һәм әдәбият дәресләрендә балалар халык авыз иҗаты әсәрләрен яратып укыйлар, эмоциональ кабул итәләр. Гадәттә, башлангыч сыйныфларда балаларны әкиятләр белән таныштыру отышлы. Алар әкият геройларын чынбарлыкта кабул итәләр, аларның барлыгына ышаналар. Әкият геройлары белән бергә шатланалар һәм алар өчен борчылалар. Әкият белән танышкач , шул геройларның рәсемнәрен ясыйлар.
Безнең уку дәресләре бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтә. Һәрбер әкият һәм хикәяне укыгач, без аны анализлыйбыз, геройларга характеристика бирәбез, план язабыз. Бу әсәрләр үзебезгә дә кечкенә генә әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр язарга этәргеч бирә һәм без рәхәтләнеп язып киләбез. Дәресләрдә укытучы апабыз белән бергәләшеп тикшерәбез, матурлыйбыз. Ә аннары иң яхшыларын балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау”газетасы, “Ялкын ”журналына җибәрәбез. 2016 нчы елда да күп кенә иҗат җимешләребез газета-журналларда урын алды. Быел да шул эшне дәвам итеп, әкият-шигырьләребезне юлладык һәм нәтиҗәсен зур кызыксыну белән көтәбез.Әлеге эш тәҗрибәсе дәресләребезне күңелле үткәрергә ярдәм итә. Сезнең карамакка, иҗат җимешләребезне тәкъдим итәбез.
Минем песнәкләрем
Мәктәптә алган яхшы билгеләрем белән әниемне сөендерим дип, ашыга-ашыга өйгә кайтып киләм.Аяк астында кар шыгырдый.Кышкы кояш нурларында кар бөртекләре җем-җем итә.Подъезд ишегенә якынлашканда икенче каттагы балконнан тавыш ишетелде:
-Камил,кара әле,песнәкләр килгән!
Күрше Сания апа икән.
-Сания апа, ялгышасыңдыр,песнәкләр җылы якка китми бит,-дидем мин.
Сания апа минем сүзләргә колак та салмады,гөр-гөр килеп кошлар белән сөйләшүен дәвам итте.Миңа бу кызык тоелды, туктап Сания апаны күзәтә башладым.
Миләш агачында 4-5 песнәк утыра.Алар алмаш-тилмәш Сания апаның балконы янына очып баралар да кире миләш агачына әйләнеп кайталар.Кара син аларны! Сания апаның кулыннан ипи валчыклары чүпли икән бит алар.
-Минем узган елгы песнәкләрем болар!-диде Сания апа.
Чыннан да,узган ел Сания апа кыш буе унлап песнәкне кулыннан ашатырга өйрәтте.Песнәкләр башка кеше кулыннан җим алмыйлар, бары тик Сания апа янына гына киләләр.Күрше апаның балконга чыгып басуы була, песнәкләр аны шундук сырып та алалар иде.Тик көннәр җылыткач песнәкләр юкка чыкты.Сания апа аларны бик юксынды.Ә песнәкләр Сания апаны онытмаганнар бит!
Шундый киң күңелле күрше апаларым булу белән горурланып өйгә кереп киттем.Кичен әтием белән песнәкләргә җимлек ясадык.Икенче көнне җимлеккә ипи валчыклары, ярма салып элеп тә куйдык.Мәктәптән кайтканда җимлектә утыручы песнәкләрне күреп сөендем.Алар миңа рәхмәт әйткән шикелле тоелды.
“Рәхмәт сиңа, Сания апа! Минем дә үз песнәкләрем бар хәзер,”-дип уйладым мин.Ә күңелемдә шигырь юллары барлыкка килде:
И,песнәкләр,килегез сез,
Туңып йөрмәгез кышта!
Ашап, җылынып алыгыз
Салкын булса да тышта!
Тиздән ямьле язлар җитер,
Җылынырбыз шул чакта.
Гайнуллин Камил 2 нче А сыйныфы
Алиянең төше
Борын-борын заманда, зур гына бер урманда яшәгәннәр әби белән бабай. Аларның Алия исемле кечкенә генә матур кызлары булган. Ул кыз ялгызы гына урманда йөрергә яраткан. Менә беркөнне, җиләк һәм гөмбә җыеп йөргәндә кыз урманда адашкан. Өйгә кайтырга юлны һич кенә дә таба алмый икән. Йөреп арып бетеп, елап арыгач ул бер агач төбенә ял итәргә утырган һәм йоклап киткән. Йоклаганда Алия төш күргән:бер бик матур, ап-ак куян килгән, аңа өйгә кайта торган юлны өйрәткән. Шул вакыт Алия уянып киткән һәм куян өйрәткән сукмак буйлап өенә кайтып җиткән. Әби белән бабасы бик кайгырган булганнар һәм алар кызны эзләгәннәр. Ә инде Алияне күргәч бик нык сөенгәннәр һәм шатланганнар.
Гильфанова Лилия 3 нче В сыйныфы
Борчак белән суган
Борын-борын заманда, әле мин тумаганда, яшәгән ди борчак белән суган. Алар бер-берсе белән гел бәхәсләшеп торганнар, чөнки борчакның күзенә гел суганның әчесе кереп торган. Бу хәлгә суган бик тә борчылган һәм үзен гел гаепле санаган. Ә борчак көн дә суганга: “Чыгарма әче исеңне, күзләрем яшьләнә”,-дип тукып торган. Суган бу хәлдән бик тә туйган. Аның бер генә теләге булган: “Тизрәк көз җитсен иде дә, без җитлеккәч, бер-беребездән аерылыр идек”,-дип уйлаган.
Менә алтын көзләр дә җиткән. Яшелчәләр сап-сары булып өлгергән һәм аларны җыеп алыр вакыт җиткән. Суган белән борчак моңа бик шатланган. “Ниһаять, безне аералар, минем эҗҗе бөртеге кебек күзләремә беркайчан да суганның әче исе кермичәк һәм без бер-беребезне бүтән күрмибез”,-дип сөенгән борчак. Ул суганнан гафу үтенергә уйлаган: “Суган дустым, мин сине җәй буе битәрләдем, син мине гафу ит инде!”,-дигән. Эчкерсез суган әлбәттә борчакны гафу иткән!
Галиев Рамис 3 нче А сыйныфы
Әни һәм бала
Бер авылда яшәгән ди Кәрим исемле малай. Аның әнисе булмаган. Ул үги әни белән яшәгән. Аның Әмир исемле улы булган, ләкин үз улын түгел , ә Кәримне ныграк яраткан. Әмирнең үзен генә яраттырасы килгән.
Менә бервакыт әнисе Әмиргә коедан су алып кайтырга кушкан. Су алганда ул коега егылып төшкән. Әмир ярдәм сорап чакырган, ләкин аның әнисе дә, Кәрим дә ишетмәгән. Кое янына бер кыз йөгереп килгән һәм ул Әмирне судан тартып алган. Әмир кызга: “Мине әнием яратмый. Ул үги улы Кәримне ныграк ярата”,-дип әйткән. “Сине өеңдә яратучы булмагач, безгә яшәргә кил”,-дип әйткән кыз һәм үзләренә алып киткән. Күп еллар үткән, Әмир үсеп җиткән. Ул вакытта үги малай чирләп үлеп киткән була. Әмирне әнисе эзләп таба. Ул инде картайган һәм ярлы була. Әнисе Әмирдән гафу үтенә:”Улым, син мине үзең янына яшәргә ал әле”,-дип ялвара. Әзрәк уйлагач, Әмир әнисен кызгана, өенә яшәргә кертә. Аның әнисе рәхәт гомер кичерә һәм картаеп үлә. Әмир берүзе кала. Еш кына әнисен, Кәримне искә ала. Ул әнисе белән бергә аз гомер иткәнгә үзенең гаебен таный. Гел уйлана, сагына торгач ул чирли башлый. Үләр алдыннан: “Әнием, минем синең алдында гаебем күп, гафу ит мине”,-дип кычкыра.
Шакуров Ильмир 4 нче В сыйныфы
Йомгаклау
Нәтиҗәдә, татар милләтенең халык авыз иҗаты да,башка халыкларның иҗаты кебек үк,әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә.Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре-яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора.Халыкның бай рухлы,кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре ,киң колачлы җырлары,тирән фәлсәфи әйтемнәре,тапкыр һәм үткер мәкальләре,табышмаклары,яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән риваять,дастан,легендалары һәм башка төр иҗат җимешләре киләчәк заман буынны тәрбияләүдә зур чыганак булып тора.Бу кыйммәтле мирасның тарихи һәм тәрбияви әһәмияте елдан-ел үсә бара. Гомумән алганда, халык авыз иҗаты без-укучы балаларга бик якын. Чөнки ул безне телебезне яратырга,аның матурлыгын, байлыгын күрсәтергә ярдәм итә, тәрбия бирә.