МБОУ “Риза Фәхретдин исемендәге 1 гимназия”
Укытучы: Сибгатуллина Гөлшат Индус кызы
Татар теле. 3сыйныф.
Тема: Кушма сүзләр.
Максат:
Кушма сүзләр турында белемнәрен тирәнәйтү.
Кушма сүзләрдә нечкәлек билгесе (ь), калынлык билгесе (ъ) язылышы.
Татар халкының гореф гадәтләре, йолалары белән таныштыруны дәвам итү.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
Укытучы: Кешеләр бик борынгы заманнардан ук гүзәллеккә, камиллеккә омтылганнар. Үзләренең йорт – җирләрен бизәгәннәр. Киемнәрен күңелгә ятышлы итеп тегәргә тырышканнар. Киемнәрен бизәр өчен берсеннән-берсе матур бизәкләр уйлап тапканнар. Минем сорауларыма җавап бирә алсагыз, сез дә ул бизәкләрнең берничәсен бүген күрә алырсыз.
II. Уку мәсьәләсен кую.
Сораулар:
1. Һәрбер тәрбияле баланың да кесәсендә була. Кулны, битне сөртү өчен кулланыла. (Кулъяулык). Рәсеме күрсәтелә, кулъяулык сүзе белән телдән бер җөмлә төзелә.
2. Салкын көннәрдә башка, яки иңбашларга ябыла. (Шәльяулык). Рәсеме күрсәтелә, җөмлә төзелә.
3. Өстәл өстенә җәелә торгар җәймә. (Ашъяулык). Рәсеме күрсәтелә, җөмлә төзелә.
4. Ризык әзерләгәндә алга бәйләнә. Олырак яшьтәге хатын-кызлар аны Һәркөнне бәйләп йөриләр. (Алъяпкыч). Рәсеме күрсәтелә, җөмлә төзелә.
ΙΙΙ. Уку мәсьәләсен чишү.
Төркемнәрдә эш. ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН.
Укытучы: Нинди матур рәсемнәр! Хәзер шул рәсемнәрне белдергән сүзләрне үзегез төзеп карагыз әле. (Төркемнәргә ъ билгесе, ь билгесе һәм тамыр сүзләр язылган карточкалар куела: аш, ал, ъ, кул, ъ, ь, ь, яулык, яулык, шәл, япкыч, яулык, ъ, ь)
Тикшерү: Һәр төркемнән берәр укучы башта җавабын кычкырып әйтә, аннары тактада яза. (бу язуларда ь билгесе, ъ билгесе язылышында хата булырга мөмкин. Балалар такта янында эшләгәндә башка укучыларга сораулар:
Көтелгән җаваплар:
Ныгыту:
1. Андый сүзләр ничек дип атала? (кушма сүзләр дип атала),
2. Сүзләрнең тамырлары билгеләнә.
Проблемалы сорау: кулъяулык, шәльяулык, ашъяулык, алъяпкыч сүзләрендә ъ яки ь билгесе язаргамы? (тактадагы һәм төркемнәрдәге эшләр тикшерелә).
Нәтиҗәләр буенча кагыйдәне балалар үзләре әйтергә тиеш:
Кагыйдә:
Тартыкка беткән тамыр сүзгә е, ю, я хәрефләреннән башланган сүз кушылып, кушма сүз ясалса һәм беренче өлеше калын әйтелешле булса – ъ билгесе, нечкә әйтелешле булса, ь билгесе языла.
Дөреслеге тикшерелгән сүзләрне укучылар дәфтәрләренә язып куялар.
IV. “Дөрес яз сүзлеге” ннән алъяпкыч, ашъяулык сүзләренең дөрес язылышын, “Дөрес әйт сөзлеге” ннән дөрес әйтелешен табып укыйлар.
Ял минуты. “Челтәр элдем читәнгә” җырына малайлар һәм кызлар кара-каршы басып җырлыйлар.
V. Рефлексия. Үзбәя.
- Без бүген нәрсәләр өйрәндек? Ничек эшләдек?
Проблемалы сорау:
Укытучы: Ни өчен аккош һәм көнчыгыш сузләрендә ь яки ъ билгесе язылмый, ә көньяк, аръяк сүзләрендә языла?
Бу сорауга җавапны уйлый торыгыз, ә киләсе дәрестә без аны белербез. Ә хәзер күңелле ял минутларын дәвам итәрбез.
Парларда эш.
Укучылар каршыларына куелган алъяпкыч, кулъяулык, шәльяулык, ашъяулык үрнәкләрен бизәп, килгән кунакларга матур сүзләр әйтеп бүләк итәләр. Өлгеләргә алдан кисеп куелган милли орнаментларны клей белән ябыштыралар. Бу эш куңелле музыка астында бара.
VI. Йомгаклау.