Дәреснең этаплары | Этапның максатлары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Ресурслар һәм җиһазлар | Вакы ты | Универсаль уку гамәлләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләр | Укучылар арасында эш төре |
1.Белем алу эшчәнлеген мотивацияләү | -укучыларга белем алу эшчәнлегенә таләпләрне актуальләштерү; укучыларда белем алуга ихтыяҗ өчен шартлар тудыру; -дәреснең тибын һәм эшчәнлекнең этапларын билгеләү. | -Укучылар , әйдәгез татар теле дәресен башлап җибәрик. -Сез бүген дәрескә нинди кәеф белән килдегез? -Балалар , әйдәгез әле, бер-берегезнең күзләрегезгә карап, иптәшегезгә дәрестә уңышлар теләп алыгыз әле. - Дәрестә безне бик зур эш көтә. Шушы барлык биремнәрне дә үтәп чыгу өчен, без дәрестә ничек эшләргә тиешбез? | Укучылар үзләренең эш урыннарын тикшерәләр Смайликлар ярдәмендә күрсәтү Үзләренең фикерләрен әйтәләр | Слайд 1.Татар теле дәресе Мультимедияле проектор, презентация | 2 | КУУГ :Дәрестә тәртип нинди булырга тиешлеге турында килешү. КУУГ :Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә белү. ТБУУГ: Үз белемнәреңдә ориентлаша белү.Укытучы ярдәмендә элеккеге һәм хәзерге белемнәрне аера белү. | |
2.Дәреснең темасын һәм максатларын билгеләү | Укучылар ярдәмендә дәреснең темасын һәм бурычларын билгеләү | Әңгәмә аша укучылардан дәреснең темасын һәм берничә бурычын формалаштырту. Укучылар, язылган сүзләргә игътибар итегез әле. Бу сүзләрдә нинди уртаклык күрәсез? Димәк, бүгенге дәреснең темасы ничек булыр инде? Дәресебезнең максаты ничек булыр? | Укытучы ярдәмендә дәреснең темасын формалаштыралар һәм дәреснең максатын билгелиләр. (Һәр сүздә дә о хәрефе беренче иҗектә, ә ы хәрефе икенче иҗектә язылган) сүзләрдә о һәм ы хәрефләенең дөрес язылышы. сүзләрдә о һәм ы хәрефләенең дөрес язылышын аңлау һәм куллана белү | Слайд 2. Болын, болыт, борын, колын | 5 | ТБУУГ :Бирелгән критерийлар ярдәмендә чагыштыра белү. КУУГ :Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә белү. РУУГ: Дәреснең максатын ачыклау һәм формалаштыру. | |
3. Яңа информацияне кабул итүне оештыру. | Укучыларны кагыйдәне кулланып эш итәргә өйрәтү | Укучылар, әйдәгез әле, слайдтагы рәсемнәрне атагыз әле. Ә хәзер шушы сүзләрне язылышына игътибар итегез.Аерма бармы? Кемдә нинди фикерләр бар? Димәк, укучылар нинди нәтиҗә чыгарабыз инде Укучылар, хәзер дәреслекнең 56 нчы битен ачып, бирелгән кагыйдәне табып, укып чыгыйк әле. Бирелгән сүзләр арасыннан ,кагыйдәгә туры килгән 2 сүзне дәфтәрләргә күчереп язып куегыз. | [бороч],[болот]. (укучыларның фикерләре тыңлана) Беренче иҗектә о хәрефе язылган, икенче иҗектә о авазы ишетелсә дә, ы хәрефе язылган. Әйе, аерма бар. Әйткәндә ике иҗектә дә [о]авазын ишетәбез. О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла, икенче иҗектә о хәрефе ишетелсә дә ы хәрефен язабыз. Укучылар үзлектән кагыйдәне укып чыгалар, һәм бер- берләренә аңлаталар Укучылар, дәфдәрләрдә эшлиләр. | Слайд 3.борыч, болыт рәсемнәре Слайд 4. борыч, болыт Слайд 4. Тырыш, чокыр, тычкан,орлык, кашык | 9 | КУУГ :Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү. ТБУУГ: Үзеңнең белемеңә таянып объектларны чагыштыра һәм аларга анализ ясый белү. КУУГ :Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү. ТБУУГ: Үзеңнең белемеңә таянып объектларны чагыштыра һәм аларга анализ ясый белү. | Коллективта эш Парларда эш |
4.Укучыларның беренчел алган белемнәрен ныгыту һәм тикшерү | Аңлап эшләүләрен тикшерү Укучыларның теманы аңлау дәрәҗәсен тикшерү | а)Яңа теманы аңлау буенча тикшерү эшен оештыру. 57 нче бит, 30 нчы күнегү. б) Үзара тикшерүне оештыру. Сүзләрнең мәгъ нәләрен ачыклау в) Эшне парларда оештыру. г) укучыларга дифференциаль якын килеп эш тәкъдим итү,эшне контрольләү д) эшне группаларда оештыру | Кагыйдә буенча о, ы хәрефләренең тиешлесен куеп язалар. Язып бетергәч, о хәрефе астына бер сызык, ы хәрефе астына ике сызык сызалар.Шушы сүзләрне кертеп җөмләләр төзиләр. Эш беткәч, партадаш иптәшенең дәфтәрен алып тикшерәләр. Соңыннан бергәләп тикшерү, кирәк булса өстәмәләр кертү. Партадаш иптәше белән киңәш ләшеп ,бирелгән тексттан темага кагылган сүзләрне генә күчереп алалар. Укучылар теманы үзләштерү дәрәҗәсеннән чыгып бирем алалар һәм үзлектән башкаралар. Укытучы ярдәмендә беренче группа толым, икенче группа корым сүзенең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән эзли | Слайд 5. Кагыйдә Слайд 6. Борыч, корыч, чокыр, болын, болыт, орлык, корым, толым. Дәреслек. 58 нче бит, 31 нче күнегү Карточкалар Слайд 7. Физминутка Дәреслек, аңлатмалы сүзлек. | 12 3 8 | РУУГ :Куелган мәьсәлә буенча үзеңнең гамәлеңне планлаштыру ТБУУГ :Бер эш формасыннан икенче эш формасына мөстәкыйль күчә белү. КУУГ :Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү. ШУУГ :Үзеңнең белемеңне билгели белү. РУУГ: Эшләгән эштә хаталар булган очракта, төзәтмәләр кертә белү | Бер укучы такта артында,кал- ганнар үзлектән. Үзара тикшерү Парларда эш Үзлектән эш Тикшерү. Группаларның эшләрен яклавы.. |
5.Дәресне йомгаклау. Рефлексия. | Укучыларның рефлексиягә һәм белемгә карата үзбәяне оештыру. | Рефлексияне оештыру. Дәрес башында нинди максат куйган идек? Без максатка ирештекме? Нинди яңалык белдек? Димәк, нинди кагыйдәне Истә калдырырга тиеш булабыз? Үзебезнең эшне бәялик әле.Дәрес ахырында безнең кәефләр ничек? Матур сүзләр ярдәмендә “билгеләр” кую. | Сорауларга җавап бирәләр, үзләренең эшләрен бәялиләр. (смайликлар ярдәмендә) | | 4 | КУУГ :Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә белү. ШУУГ :Эшкә үзбәя бирә белү. РУУГ : информация туплый, ретроспектив һәм хәзерге белемнәрне чагыштыра белү. | |
6. Өй эше | Алган белемнәрне ныгыту | | | Слайд 8. 58 нче бит, рәсемгә карап, о, ы хәрефләре кергән сүзләр кертеп җөмләләр төзәргә | 2 | | |
| | | | Слайд 9. Әфәрин! Сез булдырасыз! | | | |