kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Н.Думавины?“Беренче кар”хик?ясе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Этот урок соответствует ФГОС.Проводился в четвертом классе.Использовалсь презентация.На этом уроке учащиеся расскрывают всю красоту зимней природы.Работают по картине "Первый снег"Находят сходства с стихотворением.Для развития речи проговаривают скороговорки.Решают кроссворды.Высказывают свои мнения по этому произведению.У учеников воспитывается любовь и бережное отношение к природе.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Н.Думавины?“Беренче кар”хик?ясе »

Н.Думавиның“Беренче кар” шигыре буенча 4 класс өчен дәрес эшкәртмәсе.

Дәреснең максаты:

1.Н. Думавиның "Беренче кар" шигырен өйрәнү аша кыш турында күзаллауларын булдыру.

2. Шигырьнең төп фикерен таба һәм аңлый белергә ярдәм итү; сәнгатьле укуларын, бәйләнешле сөйләмнәрен, иҗади сәләтләрен үстерү.

3. Әдәбият сәнгатенә һәм укуга кызыксыну; тереклек ияләренә шәфкатьлелек хисләре,туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

1.”Кышкы матурлык” исемле презентация мультимедиа

2.П.И.Чайковскийның"На тройке"музыкаль әсәре.

3.А-4 форматлы кәгазь бите.Карандаш,фломастерлар.

4.Мэнэжмэнт

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

-Балалар, сез кайсы ел фасылын яратасыз?(Конрэс куллану)

Дүрт почмакка 4 ел фасылы сурәтләнгән рәсемнәр куела.Балаларга уйларга вакыт бирелә.Алар үзләре теләгән почмакка беркетелгән рәсем янына басалар.Ни өчен бу ел фасылын сайлауларын аңлаталар.

-Бүгенге дәрестә без кыш ае турында сөйләшербез.

-Кышны сез нинди сүзләр, төсләр белән сурәтләр идегез?(Модель Фрейра)

(Салкын,ап-ак кар, көмеш бәс, буран,кар бөртекләре...)

2.Укытучының кереш сүзе.

Кышкы матурлык тасвирланган презентация карау( П.И.Чайковскийның "На тройке" музыкаль әсәре астында бара.)

Кыш-иң матур һәм иң яраткан ел фасылларының берсе.Без аны юкка гына салкын кышкай , тылсымлы кышкай дип атап йөртмибез.

Кыш елга-күлләрне туңдырып, басу-кырларны карга күмеп,әкияттәге кебек, бер төн эчендә көмеш сарай сала. Бер көн уянып китәсең дә, тәрәзәгә карап хәйран каласың. Бөтен тирә-як ап-ак. Ул аклыктан ниндидер яктылык бөркелгән кебек.Бар дөньяны сафландырып,ак йомшак кар ява.

Кыш үзенең йомшак киез итекләре белән таулар,кырлар,яланнар буйлап йөри.Урманнарны да онытмый.Наратларга авыр кар туннары,ботакларга йон бияләйләр кидерә.Сулыкларны көзгедәй ялтыраган боз белән каплый.

Табигать,кар юрганына төренеп,тынычланып калган сыман.Тукай әйтмешли”Җир йоклый тыныч,күреп тәмле төш”

3.Проблемалы ситуация тудыру.

-Ә хәзер күзләребезне йомыйк та, бер мизгелгә генә беренче кар яуган көнне күз алдына китерик.

-Беренче кар кайчан яуды?

-Нинди хисләр кичердегез?

-Ә хәзер күз алдына килгән кар бөртекләрен рәсемгә төшерик.(бер биткә кар бөртекләре ясыйлар)

-Менә нинди матур кар бөртекләре барлыкка килде.(рәсемнәр тактага эленә)

-Димәк без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?(Беренче кар турында)

2.Шигырь укуга әзерлек.

-Әле безнең тагында матуррак,серлерәк кар бөртекләребез бар.

Кар бөртекләрендәге тизәйткечләрне әйтеп телебезне шомартып алыйк.

1. Сәгать сигезләрдә Сафа сарыкларга солы саламы сала.

2. Озын җепне саплама да, сумалалама да, үзем саплап сумалалармын.

3.Җәен,бер җептәй җәен

Тоткан идең.

Җәй буе,сөйләдең шуны җептәй

Җәеп-җәеп.

III.Дәрес темасы өстендә эш.

-Бүген без сезнең белән татар халкының күренекле шагыйре Нәҗип Думавиның "Беренче кар" шигыре өстендә эшләрбез.

1.Автор турында белешмә.

-Кем соң ул Нәҗип Думави?

Н.Думави Аксубай районы Яңа Дума авылында туа. Туган авылы хөрмәтенә үзенә " Думави" дип исем бирә. Ул гомере буе укытучы булып эшли. Үзлегеннән белемен күтәрә.

Аны ул яшәгән замандагы кешеләрнең ирексезлеге борчый. Милләттәшләрен үз бәхете өчен көрәшергә, белемгә өнди. Шуның өчен төрмәдә утырып чыга.

Ул үз заманының күренекле шагыйре. 1933 елда авырып үлә.

2. Шигырь өстендә эш.

-Мин сезгә шигырьне укып күрсәтәм, ә сез түбәндәге сорауларга җавап уйлый торыгыз.

а) Шигырь ни өчен "Беренче кар" дип атала?

б) Кыш җитүне кешеләр, кошлар,балалар ничек кичерәләр?

а). Укытучының үрнәк укуы.

-Шигырь аңлашылдымы? Таныш булмаган нинди сүзләр бар?

б)Сүзлек эше (18 нче слайд)

Кош вә корт-кош - корт.

Уйкусыннан уйганып- йокысыннан уянып.

в) Сорауларга җавап бирү.(Микс пэа шэа Релли Робин куллаып)

-Кышны кошлар авыр кичерә.Бу ни өчен шулай?

-Бездә нинди кошлар кышлый?

-Аларга ничек ярдәм итәргә?

-Кышны бала ничек каршылый? Ни өчен шулай?

-Бу шигырьне укыгач сездә нинди хисләр туды?(кыш килүгә шатлану,беренче карга куану, кошларны кызгану)

г) Шигырьне укучылар пышылдап укыйлар.

-Бу шигырьнең эчтәлегенә төшендегезме? Укыганда нинди авырлыклар килеп чыкты? (шигырь юллары озын, паузалар күп,кайбер җөмләләр аңлашылмый)

д) Һәр икеюллыкны чылбыр буенча укып фикер алышу. (Тайм пэа шэа)

-Шагыйрь бу шигырьне нинди максат белән язган?

-Ел фасылларының алмашуын,кышның кырыс икәнен,шул ук вакытта аның шатлыклар да алып килүен күрсәтергә тели.

IV.Теманы ныгыту.

1. Шигырьне кычкырып сәнгатьле уку.

-Шигырьне нинди картиналарга бүлеп була?( кар ява, өсләренә калын кигән кешеләр, салкыннан курыккан кошлар,бала шатлыгы)

2. Картинаны сүз белән ясау. Сайлап уку.

3. А.Пластовның "Беренче кар" картинасы белән эшләү.

-Картинада нинди күренеш сурәтләнгән?

-Безнең шигырь белән охшашлыгы бармы?

-Төнлә белән ап-ак кар яуган. Бар дөнья аклыкка чумган. Кошларга ашарга ризык беткән, кайдан ашарга табарга белмичә аптырап йөриләр. Атка арба урынына чана җиккәннәр. Беренче карны күрергә дип баскыч төбенә чыккан балаларның йөзләрендә гаҗәпләнү, сөенеч балкый.

Ике әсәрдә дә беренче кар яву, кышның шатлыклы мизгелләре сурәтләнгән.

4. Шигырьне тагын бер кат чылбыр буенча уку.

Андагы шатлыкны,моң-зарны тавыш интонациясе белән күрсәтү.

Укучыларның укуларын бәяләү.

V. Йомгаклау.

-Бүген укыган шигыребезнең авторы кем?( Н.Думави)

-Беренче кар кемнәргә шатлык алып килде?(Таймд пэа шэа)

-Кемнәр өчен кыш авыр вакыт?

- Хәзер мин сезнең игътибарлылыгызны тикшереп карыйм. Тактага язылган барлык сүзләрдә шигырьдә очрадымы?

нарлынбо,манурнар,ырларк,нача,ранбу(болыннар,урманнар,кырлар,чана,

арба)

-Шигырьдә урманнар,буран сүзләре юк.

-Бу шигырьне укыгач, үзебезгә карата әйтелгән нинди киңәшләр ишеттек? ( суыткан сакланырга, кошларга ярдәм итәргә)Раунд Тэйбл

VI. Өй эше.

Шигырьнең кайсы да булса бер өлешенә туры килерлек итеп рәсем ясарга һәм артына шигырьнең шул өлешен язып куярга. Икенче дәрестә кемнең нәрсә сурәтләгәнен әйтергә тырышырбыз.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Н.Думавины?“Беренче кар”хик?ясе

Автор: Хайбрахманова Лайла Зуфаровна

Дата: 25.04.2015

Номер свидетельства: 205619


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства