kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Матурны матур эшл?р матурлар

Нажмите, чтобы узнать подробности

4нче сыйныфны? татар т?ркеме ?чен Ф?нис Яруллинны? “З??г?р к?лд? Ай коена” ?кияте буенча д?рес план-конспекты

Максаты: Ф?нис Яруллинны? кыскача тормыш юлы бел?н танышуны д?вам ит?. ?с?рг? анализ ясау. Геройларга характеристика бир?. Монологик ??м диалогик с?йл?м телен ?стер?. Матурлыкка ??м изгелекк? ?нд??.                

?и?азлау: Ф.Яруллин портреты, китаплары, презентация, тест сораулары, 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Матурны матур эшл?р матурлар »

Тема: Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте

4нче сыйныфның татар төркеме өчен дәрес план-конспекты

Максаты: Фәнис Яруллинның кыскача тормыш юлы белән танышуны дәвам итү. Әсәргә анализ ясау. Геройларга характеристика бирү. Монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү. Матурлыкка һәм изгелеккә өндәү.

Җиһазлау: Ф.Яруллин портреты, китаплары, презентация, тест сораулары,

Дәрес барышы:

I.Оештыру. -Исәнмесез, балалар! -Исәнмесез! -Балалар, үткән дәрестә без нишләдек? -Ф.Яруллинның “3әңгәр күлдә Ай коена” әкиятен укыдык. II.Тест сорауларына җавап бирү. -Әйдәгез,башта Ф.Яруллинның иҗаты, тормыш юлы буенча тест сорауларына җавап бирик. 1.Тест сораулары язылган битләрне балаларга тарату. Тест сораулары: 1.Фәнис Яруллинның туган районы нинди? ә) Арча; а)Баулы; б)Биектау 2.Быел 9нчы февральдә язучыга ничә яшь була? ә)65; а)75; б)77. 3.Беренче китабының исеме? ә)”Аерылмас дустым”; а)”Сулыш”; б)”Мин тормышка гашыйк” 4.Кайсы хикәяне Ф.Яруллин язган? ә)”Күгәрчен һәм малай”;б)”Кояштагы тап”; 3)”Туган көн” 1) Балаларны башта үзлектән эшләтү; 2) Телдән бергәләп эшләү һәм үзбәя кую.

III.Ф.Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте. 1)әкияттәге авыр сүзләрне карап үтү; -Әкияткә күчик. Авыр сүзләрне карап үтик. төнбоек-кувшинка, водяная лилия түшәм-потолок үрле-кырлы-тегендә-монда ефәк җәтмә-шёлковая сеть бәладән башаяк- от греха подальше 2)әкиятнең эчтәлеген сөйләү; -Өй эшен тикшерәбез, әкиятнең эчтәлеген кем сөйли? (балалар әкиятнең эчтәлеген сөйлиләр) 3) анализлау; -Әкиятне өлешләргә, ягъни вакыйгаларга бүлик. Моның өчен персонажларны санап күрсәтик. -Һәркайсының эшен, кыланышын күрсәтик. -Һәр персонажның аны башка персонажлардан аерып торган сыйфатынөстик. Якты, матур Ай коена. Түземсез Җил үрле-кырлы сикерә. Карт Чуртан булышмый. Ямьсез,чатан аяклы Бака булышмый. Матур Айсылу ярдәм итә. 4)анализ бирүне дәвам итү; -Әкияттә нинди каршылыклар булды? -Җил чыкты.Чуртан, Гөберле бака тыңламады. -Кем ярдәмгә килде? -Айсылу. -Айсылу нинди кыз? -Ярдәмчел, шәфкатьле,оялчан. -Дәлилләгез.(балалар җавап бирәләр)

-Калган персона жлар нинди? Кайсылары тискәре, кайсылары уңай сыйфатларга ия? -Чуртан көнче. -Гөберле бака мактанчык. -Ай гадел, чиста. -Дәлилләгез.Дәреслектән өзек укысагыз да була. -Айсылуның миңнәре кая киткән? -Ай якты нурларын яккан. -Ай нурларын нинди кешегә яга? -Мәрхәмәтле,ярдәмчел кешегә. -Матур кеше турында ничек җырлыйлар? Китаптан өзек табып, дәлилләгез. -Язучы нинди киңәш бирә? Китаптан укыгыз.
VI.Физкультминут.

-Күзегезне йомыгыз. Һәм мин сөйләгәннәрне күз алдыгызга китерергә тыршыгыз.Мәктәптән кайтып барасыз. Ә алда синең сыйныфташ бер кыз бара.Ай, аның бит бияләе төшеп калды, югалтыр инде.Ә син тиз генә йөгереп килдең дә аңа бияләен суздың.Ул сиңа елмаеп рәхмәт әйтте.Күктәге Ай да сине күргән, нурлары белән синең башыңнан сыйпады.Күзләрне ачтык.Сезгә ничек булды? -Күңелле. -Сезнең йөзегез яктырып китте.Күңелегезгә рәхәт булып китте,шулай бит. -Ничек уйлыйсыз,Фәнис Яруллин бу әкиятендә нәрсә әйтергә теләгән? -Кешене матур эшләр матурлый. -Кешенең матурлыгын кайдан белеп була? -Эшеннән. -Монда эчке матурлык турында сүз барамы,тышкы матурлык турындамы?

V.Тел шомарткычны искә төшерү (хор белән әйтү) “Мин матур”-дип Мактанмагыз

Матурлар Матурны тик Матур эшләр Матурлар. VI.Мәкальләр белән эшләү. -Мәкальләр тәкъдим итәм.Мәкальләрне эчтәлеккә нигезләнеп аңлатыгыз. 1.Кешегә игелек итсәң-үзеңә булышасың. 2.Көнчелек гомерне кыскарта. 3.Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап.

VII.Йомгаклау. --Без дә Айсылудан үрнәк алыйк. Йомгак ясап,Ф.Яруллинның тагын бер шигырен укып китәсе килә.

Кешегә карап Кеше була бел- Олы җанлының Ише була бел! Мин сезне олы җанлы, кешелекле, мәрхәмәтле булырсыз дип ышанып калам. Йөзләрегез гел ай нурында коенсын!


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Матурны матур эшл?р матурлар

Автор: Абрарова Фанзия Якуповна

Дата: 21.04.2015

Номер свидетельства: 204276


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства