kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Әлифба бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Открытый урок для 1 класса по теме "Әлифба бүлеген гомумиләштереп кабатлау".

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Әлифба бүлеген гомумиләштереп кабатлау.»

Дата:

Дәрес: әдәби укудан ачык дәрес.

Тема: Әлифба бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1. Әлифба бүлеге буенча алган белем- күнекмәләрне тикшерү, гомумиләштереп кабатлау; камилләштерү;

2. Укучыларның дөрес язу күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: карточкалар, таблица, интерактив такта, презентация, схемалар.


Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау.

Метод: сәяхәт- дәрес


Дәрес барышы:

I.Дәресне оештыру:

1. Исәнләшү.

2. Эмоциональ уңай халәт тудыру:

- Күзләрне йомдык. Кабарып торган ап-ак болытларны күз алдына китерәбез. Шул болытларны без самолетыбыз белән ерып барабыз.Биектән караганда ничек матур безнең туган ил! Күз алдына китердегезме? Укучылар, сезнең самолетта очканыгыз бармы?

II. Максат кую һәм теманы ачыклау:

  1. Дәрес темасын ачарга әзерлек.Проблемалы сораулар кую.

  • Бүгенге дәрестә без менә шушы самолетка утырып серле бер илгә сәяхәткә чыгып китәрбез. Ә кая икәнен сез кроссвордны чишкәч белерсез. ( презентация - кроссворд чишү)

-Табышмаклар:

1. Әй кычкырды ул сузып,

Тавыкларын чакыра.

Әти бит ул безнең,дип,

Чебешләре карап тора.

  1. Агач бөгә, кулы юк

Йөри торган юлы юк.

Ачуланса сызгыра,

Тузаннарны туздыра.

  1. Иң тугры дус,

Пар һәм юлдаш,

Таяныч, терәк,

Әгәр янда ул атласа,

Шомланмый йөрәк.

  1. Китаплар эчендә йөгереп

Урыннарын табалар.

Аларны кушып укысаң

Матур сүзләр булалар.

  1. Безне шушы сүз белән

Атап йөртә өлкәннәр.

Ләкин шушы исемне

Алар да бит йөрткәннәр.

  1. Алтын була, көмеш була,

Ләззәт бирә күңелгә.

Колагында һәр кыз бала

Тели тагып йөртергә.

























































  • Вертикаль буенча нинди сүз килеп чыкты? Без бүген Әлифба буенча бөтен белемнәребезне гомумиләштереп кабатларбыз,искә төшерербез, ныгытырбыз.

III. Белемнәрне гомумиләштереп кабатлау:

  • Димәк, әлифба иленә сәяхәткә кузгалдык.Юлыбызны тукталышлар ярдәмендә алып барырбыз.

  • Самолетта очкан арада мин сегә билетлар таратам. Анда сораулар язылган. Сорауларыгызны укып җавап бирергә әзерләнеп утырыгыз.

  1. Беренче тукталышыбыз- “Авазлар һәм хәрефләр тукталышы”- тактага беркетәм..(интерактив такта белән эш)

  • Бирем:

  • Тартык аваз хәрефләрен аерып күрсәтергә.(веерлар белән күрсәтәләр)

  • Сузык аваз хәрефләрен аерып күрсәтергә.Калынмы, нечкәме?

  • Яңгырау тартык аваз хәрефенә башланган сүзне әйтергә.

  • Саңгырау тартык аваз хәрефенә башланган сүзне әйтергә.

  • Юлга кузгалдык.

  1. Киләсе тукталышыбыз – “Иҗекләр тукталышы”.

(презентация буенча эш)

- Рәсемнәргә карап бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүләргә һәм басымын күрсәтергә.- экранда.

  1. Киләсе тукталышның исемен беләсегез килсә, минем табышмагыма җавап бирегез:

Күренми дә

Тотылмый да

Үзе- хәнҗәр

Үзе-ук

Аннан ачы

Аннан татлы

Аннан хәтәр

Нәрсә юк

Нәрсә ул? (Сүз).


- Бик дөрес, без “Сүзләр тукталышы”на килеп җиттек.

Бирем: Сезнең алдыгызда карточкалар ята. Сүзләрдәге күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп чыгарга.( таратыла)

  1. Хәзер уен уйнап алырбыз. Предметларны белдергән сүзләр булса, 1 тапкыр кул чабабыз, предметның билгесен белдерсә- 2 тапкыр, эш-хәлне белдерсә - 3 тапкыр кул чабабыз.

  2. Физкультминутка.

  3. Кузгалдык. Киләсе тукталышка җиттек.

  • Менә моделе. Ул сүзләрдән төзелә. Нинди тукталыш дип уйлыйсыз?

-Без “Җөмләләр тукталышында”.

Төркемнәрдә эш. 3 төркемгә бүлендек. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә.

  • Укучылар, җөмләләр җыелмасы нәрсә дип атала? Моделен табып күрсәтегез. Без “Текстлар тукталышында”. Бирем: сезнең алдыгызда текстлар ята.Эчтән генә укып чыгасыз һәм бер сүз белән нәрсә турында сүз баруын әйтәсез. Беренче җөмләне укып күрсәтәсез. ( текст белән эш)

  • Соңгы тукталышыбыз “Сорау- җавап тукталышы” дип атала. Очкычка утыру өчен сез барыгыз да билетлар алдыгыз. Хәзер кулыгызга шул билетларны алыгыз. Андагы сорауга җавапны сез инде дәрес башында ук әзерләп куйдыгыз. Мин сорауларны укый барам, кемдә нинди сорау җавап бирә бара.

IV. Фронталь сораулар:

  1. Татар алфавитында ничә хәреф? (39)

  2. Авазларны нишлибез?

  3. Хәрефләрне нишлибез?

  4. Авазлар нинди 2 төркемгә бүленә?

  5. Сузыклар нинди 2 төркемгә бүленә?

  6. Тартыклар нинди була?

  7. Ике аваз белдерүче хәрефләр.

  8. Нинди хәрефләр сүз башында килми? ( ң, ъ, ь)

  9. Нинди хәрефләр аваз белдерми?

  10. Рус алфавитында ничә хәреф?

  11. Кеше исемнәре ничек языла?

  12. Җөмлә нинди хәрефтән башлана?

  13. Җөмлә азагында нинди тыныш билгеләре куела?

  14. Беренче иҗектә генә “ө” хәрефе языла, калган иҗекләрдә ишетелсә дә нинди хәреф языла?

  15. Балачагым сүзен иҗекләргә бүл.

  16. 4 сүздән торган җөмлә төзе.

  17. Мәкаль әйт.

- Сез сорауларга җавап биреп бетердегез. Инде кайту юлына кузгалыйк.


V. Йомгаклау:

- Бик күп җирләрдә очып йөргәннән соң, ниһаять, үзебезнең туган җиребезгә, кадерле мәктәбебезгә кайтып төштек.

- Сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы? Кайсы өлешләре ошады?.Кайсы тукталышлар нәрсәсе белән сезне җәлеп итте? Кемнәр бик актив катнаштым дип уйлый? (үзбәя)

- Актив катнашкан укучыларны ачыклап әйтү. ( укытучы бәясе)

- Молодцы! Барыгызга да зур рәхмәт!






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Әлифба бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Автор: Давлетова Зульфия Фоатовна

Дата: 14.04.2023

Номер свидетельства: 629630


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства