kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Кошларга ярд?м итик

Нажмите, чтобы узнать подробности

 План-конспект  урока по чтению во 2 классе, "Уку китабы" - 2 часть 22страница, автор учебника Р.Х.Ягъфаров                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Кошларга ярд?м итик »

МБС(К)ОУ “Бардымская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа – интернат 8 вида”











Кошларга ярдәм итик!

( Башлангыч сыйныфта уку дәресе)

















Барда районы, Барда коррекция

мәктәбене укытучысы Иткинина

Инария Фанисовнаның

киңәйтелгән план-конспекты






Барда, 2015









ТЕМА: Кошларга ярдәм итик


МАКСАТ: 1)Татар язучысы К.Тәхауның ”Кошларга ярдәм итик” хикәясе белән танышып, анализ ясап, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү;

кышлаучы кошларны танып әйтә белү

2)Укучыларның фикерләү, хәтерләү сәләтләрен, сәнгатьле

уку күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү;

3)Балаларда табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләргә.


ҖИҺАЗЛАУ: дәрескә презентация;

К.Тәхау портреты,

буяу өчен кош рәсемнәр,

төсле карандашлар, карточкада кроссвордлар, карточкада кош

исемнәре белән шифрограмма, тест


МАТЕРИАЛ: К.Тәхау “Кошларга ярдәм итик!” 22б,2 класс, 2 бүлек, Р.Х.Ягъфәров, Р.И.Раскулова“Уку китабы”


ДӘРЕС ПЛАНЫ.


  1. Оештыру мизгеле.

    1. Уңай психологик халәт тудыру.

    2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.


  1. Уку мәсьәләсен кую.

    1. Шифрограмма

    2. Тема һәм максат белән таныштыру.


  1. Уку мәсьәләсен чишү.

    1. Кышлаучы кошларны атау

    2. Автор турында мәгълүмәтләр бирү

    3. Укытучының “Кошларга ярдәм итик” хикәясе өстендә эшләү

-хикәя исеме турында әңгәмә

- хикәя исемен төрле интонаөия белән әйтү

-проблем тема кую

- укытучы укый

- проблем темага җавап алу

күзләр өчен гимнастика

- укучыларның эчтән укый, чылбырлап уку, бүлекләп уку

Физкультминут

    1. Сорауларга җавап бирү

    2. Тәрбияви мизгел: кошлар турында табышмаклар чишү һәм кош рәсемен буяу, җимлеккә ябыштуру



  1. РЕФЛЕКСИЯ.












Дәрес барышы.


I.Оештыру мизгеле.

Укытучы.

Хәерле көн, дуслар сезгә!
Хәерле көн, һәммәгезгә

Бер-беребезгә карап елмайыйк та
Яхшы кәеф телик дуслар.

Хәерле көн, укучылар .

  • Укучылар, дәрестә актив булырсыз һәм үз фикерләрегезне матур итеп, каушамыйча әйтерсез, дип ышанам.


II. Уку мәсьәләсен кую.

    1. Шифрограмма 1слайд

- бирелгән шифрограммадан дәреснең темасын ачыкларсыз.

    1. Тема һәм максат белән таныштыру. 2 слайд

  • бүген “Кошларга ярдәм итик” хикәясе белән танышып үтәрбез, кошлар турында белемнәрне арттырырбыз

III.Уку мәсьәләсен чишү.

    1. Кышлаучы кошларны атау ( 4 слайд кош рәсемнәре кош тавышы)

  • Кошларны искә төшереп үтик әле. Сез кош тавышларын тыңлагыз һәм нинди кош тавышы булыр, атарсыз

  • Бу кошларны нинди төркемгә туплап була?

    1. Автор турында мәгълүмәтләр бирү 3 слайд

Касыйм Тәхау

Бөек Ватан сугышы ветераны. Аңа 85 яшь.

Ул республика журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,

Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы. Касыйм Тәхауның

12 китабы дөнья күрде. Алар арасында шигырьләре тупланган,

натуралист язмалары җыентыклары, авыл парчаларын эченә

алган китаплар да бар. Хәзер дә иҗади эшчәнлеген дәвам итә.


    1. “Кошларга ярдәм итик” хикәясе өстендә эшләү

      • хикәя исемен төрле интонация белән әйтү

сокланып, мактанып, сөенеп, сорау интонациясе, өндәү интонациясе

      • хикәя исеме турында әңгәмә

  • хикәя нинди кошлар турында язылган дип уйлыйсыз?

      • проблем тема кую

  • ни өчен кошларга ярдәм күрсәтергә кирәк?

укытучы укый

      • проблем темага җавап алу


күзләр өчен гимнастика

Ял минуты. ( күзләр өчен гимнастика )

    1. Еш – еш күзләрне ачу, йому, күзләрне йомарга, тыныч итеп, 5 кә кадәр санарга, (4-5 тапкыр кабатларга)

    2. Күзләрне учлар белән каплап тору.

    3. Күзләрне нык итеп йому, 3 кә кадәр санау. Аннан күзләрне ачып, еракка карау, 5 кә кадәр санау. ( 4-5 тапкыр кабатларга)

- укучыларның эчтән укый, чылбырлап уку, бүлекләп уку










Физкультминут

Киң итеп җәеп колач кулларны як-якка җәяләр),

Килде яз,килде яз(кул чабу хәрәкәтләре белән).

Елмаеп тора кояш (кулларны өскә күтәрәләр),

Көн аяз, көн аяз(кул чабу хәрәкәтләре белән),

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән).

Сыерчыклар,тургайлар

Килделәр, килделәр(очу хәрәкәтләре белән).


    1. Сорауларга җавап бирү

Сораулар :

1)Тукранның киеме нинди?

2)Тукранны ни өчен урман докторы

дип атыйлар?

3) Нинди кошлар турында кызыклы

мәгълүматлар белдең?

4) Көртлекләр дошманнарыннан

ничек котылалар?


    1. Хикәя эчтәлеге буенча тест (приложение1)

    2. Тәрбияви мизгел: кошлар турында табышмаклар чишү һәм кош рәсемен буяу, җимлеккә ябыштуру




IV. Рефлексия.

Укытучы. Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Дәрес сезгә нәрсәсе белән ошады?






























Приложение 1


1.Хикәянең исеме

а) кошларны яратыйк

б)кошларга ярдәм итик

в)кошларны ашатыйк


2. Хикәя авторы кем

а) Касыйм Тәхау

б) Габдулла Тукай

в) Муса Җәлил


3. Урман докторы дип кайсы кошны атыйлар

а)чыпчык

б) песнәк

в)тукран


4. Кышын бала чыгаручы кош

а)чукыр

б) күгәрчен

в) карга


5. Төнлә кар астына кереп йоклый торган кош

а) чыпчык

б) карабүрек

в) көртлек






















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
Кошларга ярд?м итик

Автор: Иткинина Инария Фанисовна

Дата: 09.03.2015

Номер свидетельства: 183735


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства