Тема: Яшен, елан, эт һәм башкалар.
Максат: 1.Табигатьтән сакланырга өйрәтү, практик мисалларда
кеше тормышына тискәре тәэсирен күрсәтү.
2.Күзаллауны һәм логик фикер йөртүне үстерү.
3. Табигать белән аралашканда куркынычсызлык
кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлату.
Материал: 1. А.А.Плешаков. Әйләнә-тирәбездәге дөнья.
3 кл. 2 кисәк. “Мәгариф” нәшрияты. 2007.
2. А.А.Плешаков. 3 нче сыйныф өчен эш дәфтәре.
Казан.”Мәгариф” нәшрияты. 2008.
3. О.И.Дмитриева. Поурочные разроботки по курсу
Окружающий мир.3кл. Москва “ВАКО” 2006.
4. И.И.Рәхимов, К.К.Ибрагимова. Татарстанның
үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. “Мәгариф”
нәшрияты. 2007.
5. Н.С.Архипова. О грибах и не только. Казань.
2008.
Җиһазлау: Магнитафон,кассета “Балалар өчен җырлар”, “Туган
җиремә”, тест язылган карточкалар, альбом битлә-
ре, буяу карандашлары, компьютер, экран, гөмбә
муляжлары.
Тибы: Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
Мотивы: Теманы өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Табигатьтә үз-үзеңне тота, саклана белергә өйрәтү.
Дәрес планы.
I . Оештыру өлеше.
1.Сәламләү.
2.Теманы,максатны хәбәр итү.
3.Робинзон Крузо турында әңгәмә үткәрү.
II. Өй эшләрен тикшерү.
1.Фронталь эш. Укучылар ясаган шартлы билгеләрдән күргәз-
мә оештыру.
2. Эш дәфтәре. 13б.№3.
III. Тема буенча эш.
1.Куркыныч кояш.
а) ничек сакланырга?
б) кояшта пешү билгеләре.
2. Агулы һәм ашарга яраклы гөмбәләр.
а) кагыйдәне истә тот.
б) дәфтәрдә эш 15б. №3.
3.Агулы үләннәр.
а) агулы үләннәр белән таныштыру.
б) беренче ярдәм.
в) дәфтәрдә эш 14б. №2.
IV. Физкультминутка
4. Әгәр елан тешләсә...
а) агулану билгеләре.
б) беренче ярдәм.
в) дәфтәрдә эш. 15б.№4
V. Тема буенча эш.
Робинзон Крузо утравына сәяхәт.
1. Яшен турында:
а) борынгы кешеләр ничек аңлаганнар?
б) яшен,күк күкрәү ничек барлыкка килә?
в) яшеннән саклану кагыйдәләре.
2. Дәфтәрдә эш.14б.№1.
3. Этләр турында:
а) китап белән эш . 27б.
б) эт һөҗүм итсә нишләргә?
в) куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру.
VI. Ныгыту.
1.Тест эшләү.
VII. Йомгаклау.
1.Дәрестә үзең өчен нинди яңалыклар алдың?
2. Сәяхәттән кайту. Кәефләрне чагылдыру.
VIII. Өйгә эш бирү.
Эш дәфтәре. 16б. №6.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
- Исәнмесез! Утырыгыз!
- Без бүген сезнең белән яшен ,елан,эт һәм башкалар турында сөйләшербез. Робинзон Крузога кунакка барырбыз.Робинзон Крузо кем соң ул? (балалар җавабы.Китабы күрсәтелә.)Сәяхәт-
кә без корабльгә утырып барырбыз. Сәяхәт ерак, күңелле, ләкин куркыныч.Чөнки безнең юлда көтелмәгән каршылыклар очрарга мөмкин.
-Сәяхәткә киткәнче, өйгә эшләрне тикшерик әле.
II. Өй эшләрен тикшерү.
1.Шартлы билгеләрдән күргәзмә оештыру.
- бу билгеләр нәрсәне аңлата?
2. Эш дәфтәрендәге биремне тикшереп чыгу. 13 б. №3
III. Тема буенча эш.
1.Куркыныч кояш.(слайд күрсәтү).
- Ә хәзер сәяхәткә чыгарга әзерләник.Робинзон Крузо утрауда яши. Анда бик эссе дә, яңгырлы да көннәр була. Шулай ук анда
бик күп төрле үсемлекләр үсә һәм бик күп төрле хайваннар яши. Без менә шулардан саклана белергә һәм бәхетсезлеккә очрамас өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә тиеш булабыз.
Утрауда бик эссе көннәр була дидек.Димәк, кояш бик нык кызды
ра. Кояштан саклану өчен, эссе сукмасын өчен нишләргә?
Башка яулыклар , башлыклар,панамкалар кияргә. Тәнне пешү- дән саклау өчен озын җиңле кием кияргә кирәк.
Кояшта пешүнең билгеләре: тән кызара, тем-ра күтәрелә, баш авырта. Ничек дәваланырга? Суык компресс куярга.
2.Агулы һәм ашарга яраклы гөмбәләр.
- Кояш турында белдек. Утрауда гөмбәләр дә очрар. Гөмбәләр ике төргә бүленә агулы һәм ашарга яраклы .
-Сезнең гөмбә җыйганыгыз бармы? Нинди гөмбәләрне беләсез? (балалар җавабы).
- Әйе, бик дөрес болар ашарга яраклы гөмбәләр: ак гөмбә , каен гөмбәсе, усак гөмбәсе, һ.б.(муляжлар күрсәтү)
- Исемнәреннән күренгәнчә, алар шушы агачлар үскән җирләр
дә үсәләр. Чөнки гөмбәләрнең тамыры, агач тамыры белән чор -налган була. Мәсәлән каен гөмбәсе туфрактан алган суны каен-
га бирә, ә каен гөмбәгә яфракларында ясалган шикәрне бирә. Гөмбәләр арасында агулылары бар. Гөмбә җыйганда бик игъ-
тибарлы һәм сак булырга кирәк. Агулы гөмбәләрнең күбесе ашар
га яраклы гөмбәләргә охшаган.(слайдтан карау). Шуңа күрә үзең белмәгән гөмбәләрне җыймаска, аз гына шикләнсәңдә гөмбәне
алмаска, гөмбәләр турында белемеңне һәрвакыт тулыландырып
торырга кирәк.
-Дәфтәрләрнең 15б. ачыйк һәм нинди агулы гөмбәләрне беләбез
шуларны исемнәре белән тоташтырыйк.
3. Агулы үләннәр.
-Шулай ук үләннәрнең дә агулылары бар икән.Күпчелек үләннәр-
нең бик матур,кызыктырып тора торган җимешләре, орлыклары бар. Кайбер җимешләр, орлыклар ашый торганнарга охшаган. (слайд күрсәтү).
Тилебәрән үләне- аның мәк орлыгына охшаган орлыклары була
Аны ашасаң, тәндә кызыл таплар барлыкка килә,аяк-кулларны
көзән җыера. Кеше нишләгәнен белми; йөгерә, стенага үрмәли, тиле кебек көлә.
Тиле ут (миңгерәткеч) –орлыгын ашасаң тән кызара, күз карасы зурая, саташа, аңың югалта.Орлыгы гына түгел, чәчәкләре, яф-
раклары да агулы.
Бүре җиләге – аның чәчәге дә, кабыгы да, җимеше дә, кыска-
сы бөтен җире агулы. Хәтта тәнгә суы гына тисә дә, тиредә ка- бырчыклар хасил була. Җимешендә агу аеруча күп. Җимешен
ашасаң селәгәй ага, эч авырта, костыра,көзән җыера, баш әй-
ләнә.
Карга күзе- аның җимешен ашасаң баш авырта, костыра, эч авырта.
Энҗе чәчәк – орлыгы агулы. Чәчәк бәйләме торган суны эчеп агулану очраклары билгеле.
Әгәр нәрсә дә булса ашап агулансаң, тизрәк врачка барырга ки-
рәк. Билгеле ,барлык агулы үләннәрне һәм гөмбәләрне истә кал дыру мөмкин түгел. Шуңа күрә, ашарга яраклы булуына аз гына икеләнсәң дә,андый үсемлекләрнең җимешләрен һәм башка
өлешләрен авызыңа алма.
- Агулы үсемлекләр исегездә калдымы? Тикшереп карыйк. Дәф- тәрләрегезнең 14б. ачыгыз. Агулы үсемлекләрне кисеп ябышты- рырга кирәк. Кайчы белән дөрес эшләү кагыйдәләрен искә төше- реп китик.
IV. Физкультминутка.
4.Әгәр елан тешләсә...
-Шулай ук утрауда еланнар да бар.Чөнки анда эссе һәм дымлы.
Күпләр еланнардан курка. Ләкин агулы еланнар әллә ни күп тү-
гел.Безнең илдә гади кара елан күп таралган.(слайд күрсәтү)
Еланнар- куркак җан ияләре. Урманда сак йөрсәң,елан чагу кур- кынычы азрак.Еланнар беркайчан да башлап үзләре һөҗүм итми ләр, алар үзләренә куркыныч янаганда гына чагалар.
Тузбаш- зарарсыз елан,ул кешегә бернинди куркыныч тудыр-
мый. Кеше күренсә, ул тиз генә суга яки коры җирдәге ышык ур- ынга кереп кача.
- Шулай да елан чага калса, тешләгән урын шешеп чыга, баш әй- ләнә, пульс начарлана,кан басымы төшә,аңны югалтырга мөмкин Беренче ярдәм: елан чаккан кешене кузгатмаска,яраны йод яки спирт белән чистартырга,тизрәк больницага илтергә кирәк.
-Дәфтәрнең 15б. ачтык. Еланнарның исеменнәрен язып куйыйк.
V. Тема буенча эш.
Робинзон Крузо утравына сәяхәт.
-Менә, балалар, без сезнең белән табигатьтә үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштык. Хәзер инде сәяхәткә кузгалсак та
була. Робинзон Крузо утравына сәяхәткә кузгалыйк. Утрауга ба- рыр өчен без сезнең белән корабльгә утырабыз.(Слайд күрсәтү). Әйдә юлда күңелсез булмасын өчен җыр җырлап барыйк.
-Корабль утрауга якынлаша. Корабль өстендә кара болыт күрен-
де.Яшен яшьни,күк күкри башлады.(Слайд күрсәтү).Күкрәү бик көчле, хәтта куркыныч булып китә. Ә менә яшен- матур булып күренә.
Бик борынгы заманнарда яшәгән кешеләр дә күк күкрәп,яшен яшьнәп яуган яңгырлардан курыкканнар. Куркыныч алпамшаның нәрсәгәдер ачуы килеп, утлы укларын чәчә дип уйлаганнар. Биг- рәк тә алар яшенгә караганда, күк күкрәүдән курыкканнар.Күк күк рәгәндә җирләр селкенә,менә- менә ярылып китәр төсле тоелган.
-Ә сез ничек уйлыйсыз,кайсы куркынычрак,күкрәүме, яшенме?
(Балалар җавабы тыңланыла).
-Әйе, яшен куркынычрак. Яшен ул бик көчле электр очкыны.Ул санаулы секундлар эчендә күктән берничә километр ара уза.
Аның юлындагы һава ярыла һәм аның күләме күп тапкырга ар- та.Көчле шартлау барлыкка килә. Аның тавышын без күк күкрәү дибез. Күкрәү- ул яшен тавышы. Ул зыян китерми.Ә менә яшен үзе – куркыныч.Аның сугуыннан өйләр яна, юан, үсеп утырган агачлар икегә аерыла. Шуңа күрә яшенле яңгыр вакытында сак булырга кирәк.
2.Дәфтәр белән эш.14б. №1.
Менә без утрауга килеп җиттек. Безне Гоша исемле попугай кар-
шы ала. ( слайд күрсәтү). Ул безнең яшеннән саклану кагыйдәлә- рен белүебез белән кызыксына.(балалар җавабы).
3.Этләрдән ничек сакланырга.
-Без сәяхәтебезне дәвам итәбез.Без утрауда. Безне Робинзон Крузо каршы ала. Янында эте бар.(слайд күрсәтү).
-Эт йорт хайваны. Аннан сакланырга кирәкме? Кеше йорт хайван нарыннан да зыян күрергә мөмкин.Шуңа күрә, хәтта яраткан эте- без яныбызда булганда да куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Нинди кагыйдәләр икән ул? Дәреслектән укып чы- гыйк әле. 27б.
А)Эт һөҗүм итсә,нишләргә?(экранда күрсәтү).
1.Эт нәрсәдән канәгать түгел икәнлеген ачыкларга.
2.Эткә ян белән басарга.
3.Кискен хәрәкәтләр ясамаска,хуҗасын чакырырга.
4.Ярдәмгә килүче булмаса,адымыгызны кызулатмыйча гына эт
яныннан китәргә тырышыгыз.
5.Кычкырмагыз, кулларыгызны селкемәгез, таяк тотмагыз, әйбер
атмагыз,чабып китмәгез,күзенә карамагыз.
6. Әгәр дә эт чүгәли икән, ул сикерергә җыена. Муеныгызны, йөзегезне саклагыз.
7.Эт тешләсә,зурларга әйтегез, медпунктка барыгыз.
Б)Эт һәм мәчеләр белән үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре:
-әгәр дә эт яки мәче ырлый икән якын барма.
-ашаганда һәм балалары булганда этләргә, песиләргә тимә.
-этнең хуҗасын шаярып этмә,төрткәләмә эт шаяруны аңламый.
-таныш булмаган хайваннарны сыйпама.
-ят эт яки песи белән сак бул. Әгәрдә син кунакта икән,алар бе-
лән уйнарга ярыймы икәнен хуҗасыннан сора.
-хайваннар белән уйнаганнан соң, кулларыңны юарга онытма.
VII. Ныгыту.
1. Тест эшләү.
- Әгәр дә утрауда ялгыз калсак, без табигатьтә очраган куркы- ныч хәлләрдән чыга алырбызмы? Үзебезне сынап карыйк әле.
VIII.Йомгаклау.
-Сәяхәтебез ахырына якынлашты.Әйдәгез, кайтыр юлга кузга-
лыйк. Үзебезнең фикерләр белән уртаклашыйк.
-Дәрестә үзең өчен нинди яңалыклар белдең?
-Сәяхәт сезгә ошадымы? Сәяхәттән соң,кәефегез ничек? Шуны рәсемдә чагылдырыгыз . Кояш- яхшы, болыт- начар, яшен-борчу-
лы.
IX. Өйгә эш бирү.
Эш дәфтәре 16б.№6.