Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
муниципаль бюджет белеем учреждениесе
“Түнтәр гомуми урта белем мәктәбе” филиалы –
“Көшкәтбаш башлангыч белем мәктәбе”
Рамазанова Ләйсән Фоат кызының
5 нче сыйныф
татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
Тема: Кеше холкын сурәтләүче антонимнар.
Максат : 1.Укучыларның лексика, капма-каршы мәгънәле сүзләр – антонимнар буенча белемнәрен ныгыту.
2.Укучыларның фикерләү сәләтен,сөйләм телен үстерү һәм дөрес язу күнекмәләрен арттыру.
3.Укучыларда күркәм холыклар тәрбияләү.
Җиһазлау : Төркем исемнәре, “Тел гыйлеме” (схема) , башваткыч,тест биремнәре;табышмак,мәкаль яылган карточкалар;биремнәр язылган карточкалар,антонимнарга нигезләнгән әсәрләргә күргәзмә.
Материал : “Хәзерге татар әдәби теле” Ф.Сафиуллина
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”
“Татар халык мәкальләре”
“Татар халык әкиятләре”
“Татар халык табышмаклары”
Г.Мөхәммәтшин һәм А.Гайфуллина шигырьләре
Йосыф Гәрәй сүзләре
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
-Хәерле иртә,укучылар.
-Хәерле иртә алсу таңнарга,
Хәерле иртә зифа талларга,
Хәерле иртә зәңгәр суларга,
Хәерле иртә назлы җилләргә ,
Хәерле иртә туган җиремә.
II.Актуальләштерү.
-Укучылар,безнең бүгенге дәрестә 2 төркем катнаша:Белемлеләр һәм Телне сөючеләр.Без тел гыйлеменең кайсы бүлеген өйрәндек инде? (Фонетика-
схемада күренә).Хәзер кайсы бүлеген өйрәнәбез?(Лексика)
-Әйе,лексика.Лексика “сүз” дигән мәгънәне аңлата.Ул грек теленнән алынган һәм телнең сүз байлыгы мәгънәсендә йөри.Телнең сүз байлыгы ни сәбәпле арта?
-Кешеләрнең үзара аралашып яшәве һәм тормышның үзгәреп торуы аркасында.
-Сүзлек запасы баю кешенең сөйләменә ничек тәэсир итә?
-Сүзлек запасы баеган саен кешенең сөйләме эчтәлекле,аңлаешлы һәм матуррак була бара.
-Менә шуның өчен татар теле дәресләрендә “Лексика” бүлеген өйрәнү зур әһәмияткә ия.Бу урында шагыйрь Йосыф Гәрәй сүзләрен китерү уңай булыр.”Нинди генә сүзләр юк!Нәфисләре бар.Күңелсезләре.Мөлаемнары күп.Ачулылары.Хәтта мәкерлеләре йөри телдән-телгә.Ачык күңелле сүзләр бик ишле.Моңлылар да аз түгел.Күңелсезләр,купшылар,шаяннар,ямьсезләр дә җитәрлек.Кайсыберләре ялтырап тора,гүя зөбәрҗәт.Икенчеләре дөм караңгы.Әйтерсең мунча ташы.Бер уйласаң,сүз җанлы кебек.Хәтта кеше кебек алар,берсе ачык йөзле,берсе шыксыз чырайлы.Төрле төс ала сүз.Ачу белән әйтелсә,”зифа” да зифа түгел.Елмаеп туса,”юньсез” дә күркәм.Калын тавышлы “нәләт” каргыш икән,шаян “дөмеккере” дә “яшә”гә тиң.
- Бу текстта ачык йөзле-шыксыз чырайлы,ачу белән әйтелсә-елмаеп туса нинди сүзләр? (Капма-каршы мәгънәле сүзләр,ягъни антонимнар) Димәк,бүгенге дәрестә нәрсәләрне кабатларбыз? (Антонимнарны)
Ә хәзер бүгенге дәреснең планы белән танышырбыз.
Карточкалардагы сорауларга җавап әзерләү.
1 төркем.а)Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен ничек аңлатырсыз?
б) Нинди сүзләр синоним була?Аларның әһәмияте?
2 төркем.а)Нинди сүзләр омонимнар дип атала һәм аларның төрләре.
б)Антонимнар телдәге нинди күренешләр белән тыгыз бәйләнештә тора?
III. Яңа теманы ныгыту.
Башваткычны кайсы төркем тизрәк чишә?Нинди сүз яшеренгән?(Антоним)
Антоним турындагы шигырь юлларын укып китик әле.
Капма-каршы булсалар да,
Дошман түгел бит алар.
Тезелешеп матур сүзләр
Сөйләмне баеталар.
-Димәк,нинди сүзләр антоним була?(Капма-каршы мәгънәле сүзләр)
-Мәгънәләре ягыннан нәрсә белдерәләр?
1.Вакыт төшенчәсен белдерәләр: көн-төн,иртә-кич.
2.Күренешләрнең урнашуын,озынлыгын,күләмен белдерәләр: якын-ерак,югары-түбән,ас-өс,уң-сул.
3.Күренешләрнең,предметларның,кешеләрнең сыйфатларын тасвирлый: таза-ябык,чиста-пычрак,тәмле-тәмсез,ак-кара.
4.Табигать күренешләрен: аяз-болытлы,җылы-салкын.
5.Процессларны каршы куя: бара-кайта,туа-үлә,арта-кими,кыскара-озыная.
6.Гомуми төшенчәләрне белдерә: яшәү-үлем,байлык-ярлылык,сугыш-тынычлык,азатлык-бәйлелек.
-Укучылар,безнең дәрескә Кирлемән дус та килгән бит әле.Әйдә,түрдән уз,рәхим ит.Кайсы яклардан килдең?Үзең белән таныштыр әле.
-Дусларым,Роза Хафизованың Кирлемән турындагы хикәясен беләсезме?Мин шул хикәядәге малай инде.Әле дә мине башым киреләнүдән туктамады.Менә,әйтегез әле,хәзер елның кайсы вакыты?(Яз)
-Ә мин әйтәм кыш.Ә минем кофтам нинди төстә?(Кара)
-Юк шул,кызыл.
-Укучылар,безнең Кирлемәннең холкына нинди сыйфатлар хас?
-Кире,үзсүзле,хәйләкәр,шук,җилбәзәк,тиктормас.
-Җилбәзәк дип нинди кешегә әйтәләр?(Җиңел уйлаучы)
-Әйдәгез әле Кирлемән белән “Киресен әйтеш” дигән уен уйнап алыйк.Уенның шарты бар.Сез әйтәсе сүзләр кеше холкына хас булсыннар.
Укучылар әйтә Кирлемән әйтә
Тырыш ялкау
Киң күңелле тар күңелле
Батыр куркак
Җыйнак таркау
Чиста пычрак
Бай ярлы
Акыллы ахмак
Әйбәт әшәке
Дәфтәрләргә шушы сүзләрдән сүзтезмә уйлап язарга.
Димәк,без сезнең белән нинди антонимнар белән танышырбыз?(Кеше холкын сурәтләүче антонимнар).
Кеше холкы дигән сүзгә аңлатма бирик әле.(“Аңлатмалы сүзлек”тән)
Холык.1.Кешенең икенче берәүгә,әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтендә,үзен тотышында чагыла торган иң тотрыклы сыйфатлар җыелмасы,характер.
Әтисенең тискәре холкы кыз чагында тәмам үзәгенә үткәнлектән ,Нәфисә Газизгә зур өметләр белән килгән иде.
2.Гадәт.Сиринә классташы Илназның холкын яхшы белә.
-Ә хәзер, укучылар , ял итеп алыйк .
Физзарядка ясый куян.Ш.Галиев.
Кызыл күзен ачуы-
Төпкә менеп басуы!
1,2,3-утыра
1,2,3-ул тора.
Йә ботакка тотынып,
Ала таган атынып.
Алан тулы төп тә төп,
Сикергәли дөп тә дөп...
Куркак куян тартыла,
Кинәт уктай атыла.
Ә-ә,бар икән юлаучы,
Юлаучымы?Юк,аучы!
Аучы куа куянны,
Куян тоя куганны.
Җитез куян элдерә,
Елдам аучы йөгерә.
Чыныккан куян,чыдам,
Качты явыз аучыдан.
-Холыкны сурәтләүче нинди сүзләр очраттыгыз?
-Куркак,җитез,елдам,чыныккан,чыдам,явыз.
-Антонимнарын әйтеп чыгыгыз.Шул сүзләр белән җөмлә төзегез.Үзегез уйлаган җөмләне дәфтәрләрегезгә язып куегыз.
1 нче төркем тест сорауларына җавап бирә,ә 2 нче төркем бу вакытта өйдә укып килгән әкият буенча эшли.
1.Нәрсә ул антоним?
1)мәгънәдәш сүзләр
2)капма-каршы мәгънәле сүзләр
3)телебезгә башка телләрдән кергән сүзләр
2.Кайсы антонимнарның пары дөрес түгел?
1)батыр-куркак
2)шат-күңелсез
3)яхшы-әйбәт
3.Нәрсә ул оксюморон?
1)логик яктан үзара бәйләнешкә керә алмастай антонимнарны файдаланып сөйләмне җанландыра торган махсус сурәтләү чаралары
2)сөйләмнең эчтәлегенә карап,берничә мәгънәдә йөрүче сүзләр
3)әйтелешләре һәм язылышлары бер үк,әмма мәгънәләре белән бөтенләй башка булган сүзләр.
4.Кайсы шигырь юлларында кеше холкын сурәтләүче антонимнар юк?
1)Үзенчә усал,
Үзенчә әйбәтлеге бар аның.(“Пәри” А.Рамазанова)
2)Шундый кызык
Ай ул март-
Бер кырыс ул,
Бер юмарт.(“Бәхәс” Г.Мөхәммәтшин)
5.Кайсы шигырь юлларында антонимнар юк?
1)Саумы,якын дустым,
Саумы,олы дустым.(А.Рамазанова)
2)Дуслары да булыр,дошманы да,
Рәхәт дулкын булмас җаныңда.(А.Рамазанова)
2 төркем белән әкиятләргә мөрәҗәгать итәбез.
“Туры сөйләгән котылган,ялганлаган тотылган” дигән татар халык әкиятен барыгыз да беләсез.Нәрсә турында бу әкият?Бу әкияттәге кеше холкын сурәтләүче нинди сүзләрне табып язып килдегез? (куркыныч,хәйләкәр,ышанычлы,булдыклы,юньсез,зирәк,тапкыр).
Шушы әкияттәге кеше холкын сурәтләүче җөмләләрне карточка итеп язып бирү.
Карточка.Кеше холкын сурәтләгән сүзләрне табып антонимнары булмаганнарының антонимнарын табарга.Бер патшаның патшалыгында бик куркыныч кешеләр булган.Патша алтын сараеның сакчыларын,ялганлаган өчен,үтерткән,туры сөйләгән өчен каракларны үзенең вәзирләре иттереп куйган,ди.(Куркыныч-әйбәт,ялганлаган-туры сөйләгән).
Ә хәзер алышабыз : 2 төркем тест сорауларына җавап бирә,ә 1 төркемгә “Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс” әкиятен укырга кушылган иде.
-Бу әкияттәге кеше холкын сурәтләүче антонимнар?(акыллы,батыр,тәмле телле,тырыш,әйбәт һ.б.)
Карточка.Кеше холкын сурәтләгән сүзләрне табып антонимнары булмаганнарының антонимнарын табарга. 1.Бу кызның акыллылыгы,матурлыгы,батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булган.2.Патша да тырышып өйрәнүе аркасында бик әйбәт палас тукучы булып китә.(акыллы-ахмак,батыр-куркак,тырыш-ялкау,әйбәт-начар).
Мәкальләр иленә сәяхәт.Максат:кеше холкын сурәтләгән сүзләрне табарга һәм нокталар урынына шул сүзнең антонимын языгыз.Антонимнарны әйтергә,1 әр мәкальнең мәгънәсен аңлатырга.
1 төркем өчен мәкальләр.Бу вакытта 2 нче төркем табышмакларга җавап бирә.
1.Тыйнакның кулы эшләр,(мактанчыкның) теле эшләр.
2.Гыйлемлек-нур,(наданлык) хур.
3.Туры сөйләгән котылган,(ялганлаган) тотылган.
4.Яман адәмгә (яхшы) хөрмәт ярамас.
5.Юньсез мактаныр,(юньле) сакланыр.
6.Ата-ананы тыңлаган адәм булган,(тыңламаган) әрәм булган.
Телдәге капма-каршы мәгънәле сүзләргә халык авыз иҗаты аеруча бай.Без моны әкиятләрдә,мәкальләрдә күрдек инде.Табышмакларда да күп алар.Ә хәзер “Табышмак әйтеш” уенын уйнап алыйк әле.
2 төркем.1.Курыкканнан да курыккан,
Курыкмаганнан да курыккан,
Күләгәсеннән дә курыккан. (Куян)
-Кеше холкын сурәтләүче нинди антонимнар бар? (Курыккан-курыкмаган)
2.Өйдән чыкканда җип-җиңел булалар,
Өйгә кергәндә мөлдерәп тулалар.
Парлашып,җырлашып баралар,
Елашып,ыңгырашып кайталар.(Көянтә-чиләк белән суга бару)
-Кеше холкын сурәтләүче нинди антонимнар бар? (Җырлашып- елашып)
3.Синдә дә бар,миндә дә бар,
Адәмдә юк,дөньяда бар,
Галәмдә юк,җиһанда бар,
Юмартта юк,саранда бар,
Уфада юк,Казанда бар.(“Н” хәрефе)
-Кеше холкын сурәтләүче нинди антонимнар бар? (Юмарт-саран)
4.Күңелсезгә-юаныч,
Күңеллегә-куаныч.(Җыр)
-Кеше холкын сурәтләүче нинди антонимнар бар? (Күңелле-күңелсез)
2 төркем өчен мәкальләр.
1.Яманның биргән ашыннан (яхшының) биргән суы артык.
2.Әдәпле бала гарьле була,(әдәпсез) бала гарьсез була
Гарьле-гарьләнә,хурлана белүчән.
3.Улың белән мактанма,улыңның кулы белән (мактан).
4.Батыр ут булыр, (куркак) юк булыр.
5.Яхшы ул йорт төзер,(яман) ул йорт бозар.
6.Тырышкан ил узар, (тырышмаган) тузар.
1 нче төркем өчен табышмаклар.
1.Ачыдыр теле,кыллыдыр төбе.(Суган)
-Кеше холкын сурәтләүче нинди антонимнар бар? (Ачы телле-тәмле телле)
2.Колагыннан борган чакта
Чукый бер үк ояны,
Кешеләрне сөендерә,
Тими аның зыяны.(Тегү машинасы)
-Кеше холкын сурәтләүче нинди сүз бар? (Сөендерә)
Антонимы?(Көендерә)
3.Туа сакаллы булып,
Үсми акыллы булып.(Кәҗә)
-Кеше холкын сурәтләүче нинди сүз бар? (Акыллы)
Антонимы?(Ахмак)
4.Ул үзе шундый көчле,
Тешле-тешле чүмечле.
Берүзе эшли ала
Йөз кешелек эшне.(Экскаватор)
-Кеше холкын сурәтләүче нинди сүз бар? (Көчле)
Антонимы?(Көчсез)
Ә хәзер антонимнарга нигезләнгән әсәрләр белән танышыйк
Ф.Хөсни “Бер яшьлектә,бер картлыкта”
К.Симонов “Исәннәр һәм үлеләр”
Н.Дәүли “Яшәү белән үлем арасында”
Г.Тукай “Ялган һәм чын”
Л.Толстой “Сугыш һәм тынычлык”
Тургенев “Аталар һәм балалар”
Достоевский “Җинаять һәм җәза”
- Укучылар , кешедәге уңай сыйфатларны сурәтләүче сүзләрдән кайсылары исегездә калды?
- Әдәпле , инсафлы , тәртипле , тыйнак , зирәк , зиһенле , тапкыр ,үткен,булдыклы,киң күңелле,ышанычлы,шәфкатьле,миһербанлы.
-Бу сүзләрне нинди кешегә әйтәбез?
-Холкы яхшы булган,характеры уңай булган кешеләргә әйтәбез.
- Ә кешедәге тискәре сыйфатларны сурәтләүче сүзләрдән кайсылары исегездә калды?
- Тар күңелле,хәйләкәр,аяусыз,рәхимсез,кансыз,миһербансыз,кешелексез.
-Бу сүзләрне нинди кешегә әйтәбез?
-Начар характерлы ,авыр холыклы кешеләргә әйтәбез.
- Ә без үзебездә нинди сыйфатларны гына булдырырга тиешбез?
-Бары тик уңай сыйфатлар гына булдырырга тиешбез.
- Яхшыны күрсәгез иде,аңласагыз иде.Ә яманга битараф калмасагыз иде.Мәгънәле яшәгез,күңелләрегез бай булсын.
Өй эше.Кеше холкын сурәтләүче антонимнарны файдаланып 1 нче төркем – олы, 2 нче төркем – яшь кешенең портретын языгыз.
Билгеләр кую,саубуллашу.