Оештыру моменты: − дәреснең бу этабына төп максатны кую; (дәрестәге алдагы эшчәнлек эффектлы булсын өчен укучылар белән нәрсәләр эшләргә кирәк) − дәреснең бу этабында максат һәм бурычларны билгеләү; − дәрес башында укучылар эшчәнлегенең ысулларын күрсәтү, укучыларны уку эшчәнлегенә, дәрес һәм алда өйрәнәчәк темага тиешенчә настрой ясау (классның реаль мөм-кинлекләрен искә алып Актуальләштерү. – дәреснең бу этабында укучылар алдында куеласы төп максатны билгеләү; – дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү, – максат һәм бурычларга ирешелмәгән очракта укытучының эш-гамәлләре; – дәреснең бу этабында максат һәм бурычларга ирешү критерийларын күрсәтү – укучылар белән бергәләп оештырылган эшчәнлекнең ысулларын билгеләү; – сорау алу вакытында укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү; – сорау алу вакытында укучыларның җавапларын бәяләү өчен ысул һәм критерийларны билгеләү. . Яңа теманы аңлату. – укучыларга дәреснең төп максатын конкрет күрсәтү (дәреснең бу этабында укуылардан нинди нәтиҗә көтелә); – дәреснең бу этабында укытучы үзалдына нинди максат һәм бурычлар куя; – яңа материал буенча үзләштерелергә тиешле төп моментларны әйтү; – яңа теманы аңлату өчен укытучы нинди ысул һәм формалар куллануны күрсәтү; – укучылар белән индивидуаль һәм группаларда эшләүнен төп формаларын һәм ысулларын күрсәтү; – яңа теманы аңлатканда укучыларның игътибарын һәм кызыксынуын билгеләү өчен төп критерийларны тасвирлап күрсәтү; – яңа теманы аңлатканда укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү; Ныгыту. − укучылар алдында конкрет уку максатын кую ( дәреснең әлеге этабында укучылар белән нинди нәтиҗәгә ирешергә тиеш); − дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү; − яңа теманы ныгыту барышында, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен искә алып, максатка ирешү ысул һәм формаларын күрсәтү; −укучыларның яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен кулланган критерийларны тасвирлау; − укучыларның күпмедер өлеше яңа теманы үзләштермәүне сизеп алган очракта, кулланырга мөмкин булган ысулларны күрсәтү Өй эше бирү. - укучылар өчен мөстәкыйль эшенең максатын кую (өй эшен эшләгән вакытта укучылар нәрсәләр эшләргә тиеш) - өй эшен биргән вакытта укытучы нинди максатка ирешенү күз алдында тота; - укучыларга өй эшен дөрес һәм нәтиҗәле эшләүнен критерийларын билгеләү һәм күрсәтү | I. Оештыру моменты. 1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. 2. Оештыру моментының төп максаты – балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә: Күз алдыгызга китерегез әле, сез кечкенә орлыклар ди. Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли, сулар сибә. Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар кхренә. Сабак үсә. Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә.Чәчәкләр матурланганнан матурлана. Чәчәкләр кояшка тартыла -Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез килә, шулаймы? II.Актуальләштерү. Актуальләштерү.моментының төп максаты – укучыларның алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү, хаталарын төзәтү, яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше алып бару.Бу уен формасында үткәрелә.Төркемнәрдә эшләнә. Яңа темага мотивация тудырыла. Уен “Үз оясына урнаштыр”. -Укучылар,хәзер без сезнең белән уен уйнап алырбыз.1 нче конвертны ачабыз, анда сүз төркеменең исеме язылган һәм сүзләр бирелгән. Сез сүзләрне ояларына урнаштырырга һәм шул сүз төркеме турында сөйләргә кирәк булачак.. Һәр төркемгә 1 сүз төркеме язылган лото һәм сүзләр бирелә.Укучылар шул сүзләр арасыннан үзләренә тиешле сүзләрне сайлап алалар. План бирелә .( Слайд 2). Ул нәрсә.? Сораулары ниндн? Нәрсәне белдерә? Ничек төрләнә? Җөмләдә күбесенчә нәрсә булып килә? -Сүзне 1нче өстәлгә бирәбез. (Слайд 3). Исем ул сүз төркеме. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә. Предметны белдерә. Сан, килешләр белән төрләнә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр була. Җөмләдә күбесенчә ия була. -Сүзне 2 нче өстәлгә бирәбез. (Слайд4). Фигыль ул сүз төркеме. Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? Нишләячәк? сорауларына җавап бирә. Предметның зшен,хәлен,хәрәкәтен белдерә. Зат-сан,заман белән төрләнә. Җөмләдә күбесенчә хәбәр була. -3 нче өстәл (Слайд 5). Сыйфат ул сүз төркеме. Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә. Предметның билгесен белдерә. Гади,артыклык,кимлек дәрәҗәләре була. Җөмләдә күбесенчә аергыч булып килә. -4нче өстәл. (Слайд 6). Рәвеш ул сүз төркеме. Ничек?кайчан?ник?кайда?күпме? никадәр?сорауларына җавап бирә. -Укучылар, ә 4 нче өстәл сорауларга җавап биреп бетердеме? (юк) -Ни өчен? -Кайсы сорауларга җавап бирәсе калды? (Нәрсәне белдерә? Каян чыгып сорау куела? Ничек төрләнә?) Димәк,без бүген дәрестә шушы сорауларга җавап эзләрбез. III. Яңа теманы аңлату. Яңа теманы аңлату моментының төп максаты– рәвешләрнең җөмләдәге роле, нәрсәне ачыклап килүен.төрләнү- төрләнмәвен укучыларның үзләре табуларына ирешерлек итеп уку эшчәнлеген оештыру. Моңа әңгәмә үткәрү,төркемнәрдә эш, тактада мөстәкыйль эш.дәреслек белән эшләү кебек эш алымнары аша ирешү. 1. Дәреслекләрне ачабыз. 328 нче күнегүне эшләрбез. (Слайд7) Җөмләләрне сүз төркеме һәм җөмлә кисәге ягыннан тикшерәбез. Тактада эшләнә. р а с с Бүген безгә күптән күрешмәгән и ф дустым килде. -Рәвешкә кайсы сүздән чыгып сорау куйдык? Килде-фигыль. А р ф р к Ул гаять үзгәргән, тагын да Р ф җитезрәк атлый. -Рәвешкә кайсы сүздән чыгып сорау куйдык? Үзгәргән- фигыль. Атлый- фигыль. С и р ф ф. Кара күзләре очкындай янып торалар. -Рәвешкә кайсы сүздән чыгып сорау куйдык? Янып торалар-- фигыль. -Димәк нинди нәтиҗә ясыйбыз? Нәрсә белдек? (Рәвеш фигыльне ачыклап килә. Фигыльнең билгесен белдерә. Җөмләдә күбесенчә хәл була). (Слайд 8) 2. 330 нче күнегү. Рәвеш кергән сүзтезмәләрне язып алырга (Слайд 9) Төркемнәрдә эш. Сүзтезмәләрне телдән укыйлар. 1) Беркөнне кичен әти белән әни иртәгә мине укырга илтәчәкләрен миңа мәгълүм иттеләр. (Г. Т.) Б (беркөнне кичен мәгълүм иттеләр, иртәгә илтәчәкләрен) 2) Минем кунагым тиз генә җанланды, аларга карап кычкырып җибәрде (тиз генә җанланды) Ул канатларын кага, .бик җитез генә әрле-бирле йөри башлады. (М. Г.) (бик җитез генә әрле – бирле йөри башлады) 3) Бераздан кешеләр пароходның түбәсендә дә күренделәр (бераздан күренделәр) Кинәт «ура» тавышы яңгырап китте. (Г. Г-й) (кинәт яңгырап китте) 4) Фәрит бүген биредә балык эләктерүдән бөтенләй өмет өзде. (Ә. К.) (бүген өмет өзде, бөтенләй өмет өзде) 5) Кошлар, ерак җиргә очканда, юлны көндезләрен кояшка, төннәрен йолдызларга карап беләләр. (көндезләрен, төннәрен беләләр) -Рәвешләрне ничек таптыгыз? (фигыльне ачыклап, билгесен белдереп килә) 3.2 нче конвертны ачабыз. Озак,иртән,әкрен, бүген сүзләре белән сүзтезмә төзергә. (Тактага чиратлап чыгып язалар) Озак эшли, яза, килә, торды, йоклый, утыра, сөйли, карый. Иртән тора,китә,укый,кычкыра,юына,ясый. Бүген килә, китә, барам, эшлим, карыйм, күрсәтә, бирә. Әкрен йөри,сөйли,әкрен генә ача. -Моннан нинди нәтиҗә ясап була укучылар? (Рәвешләр төрләнми).( Слайд 10) Физминут “Күрсәт, әле үскәнем” IV. Ныгыту. Ныгыту өлешенең максаты – алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү; матур язу, дөрес уку, фикер йөртү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү; Г.Тукай иҗатына нигезләнеп, укучыларда телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.. Моның өчен кроссворд чишү, төркемнәрдә, индивидуаль, мөстәкыйль эшләү алымнары кулланыла. 1.Кроссворд чишү.( Слайд 11) Әгәр дә кроссвордны дөрес чишсәгез,сезгә таныш булган шагыйрьнең фамилиясен укырсыз. Бер сүз белән әйтергә. а) бер дә туктап тормыйча-бертуктаусыз. б) тау шикелле- таудай. в) куркаклар кебек бирешү-куркакларча. г) бик биектә.-югары. д) акча түләмичә утырып йөрү- бушлай. - Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (Рәвеш). - Ни өчен? (Ничек соравына җавап бирәләр). - Нинди сүз килеп чыкты? (Тукай). (Слайд 12) Сез Г.Тукай турында нәрсәләр беләсез? -Аның нинди әсәрләрен беләсез? (Слайд13.14,15) Әйе, апрель аенда халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай дөньга килә һәм шул ук ай аны арабыздан мәңгелеккә алып китә. 2.Бирем: тиешле рәвешләрне куеп шигырьне укы, рәвешләрне дәфтәреңә язып ал. Кайсы әсәрдән икәнен әйт (Слайд16) 1.Су анасы, куркып, этләрдән (кирегә).............йөгерә. (“Су анасы”) 2.И җүләр! Кысканга (былтыр).........,кычкыралармы (быел).......... (“Шүрәле”) 3. (Кич)......иде.Шатлык белән нурлар чәчепай ялтырый; р Искән әкрен җил белән яфрак,агачлар калтырый. (“Пар ат”) р 4. (Күп)....эшләде иренмичә;бара-бара чыгарды ул матур-матур балалар да.(“Карлыгач”) 5. Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык Ашап ята (Бушлай).....гына алар азык.(“Кәҗә белән Сарык”) 6. Яңак,маңгай җыерылмаган. тешләр дә сау, (Яшьләрчә) саф, ачык чыга аның сүзе.(“Бабай”) 7. Гәрчә анда тумасам дә, мин (бераз ) торган идем, Җирне (аз-маз) тырмалап, чәчкән идем, урган идем.(“Шүрәле”) Файдалану өчен сүзләр:күп,бушлай,былтыр,кирегә,аз-маз, бераз,быел,яшьләрчә,кич, -Укучылар, Г.Тукай да үзенең шигырьләрендә рәвешләрне күп кулланган.Җөмләдә рәвешләр нинди роль уйный соң? (Фикерне тулыландыра,матурайта) -Димәк.сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез? (Слайд17) Рәвеш ул сүз төркеме. Ничек?кайчан?Ник?кайда?Күпме? никадәр?сорауларына җавап бирә. Фигыльне ачыклап килә. Фигыльнең билгесен белдерә. Төрләнми. Җөиләдә хәл була. V. Бәяләү. Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую VI. Өй эше бирү. Өй эше бирү моментының төп максаты –рәвешләрне җөмләдән дөрес табуны ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота. Укучыларга өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Өй эшен эшләү барышында Иҗади эш (теләк буенча сайлап эшләргә): −әдәби әсәрдән рәвешләр кергән җөмләләр язып алу; -336нчы күнегү,рәвеш кергән сүзтезмәләрне язып алырга VII. Йомгаклау 1. Әңгәмә . - Балалар, кем әйтә ала, без бүген нинди ачыш ясадык? - Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен? - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз! |