kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект открытого урока "Кушымчалар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат. Максат: Сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен төшендерү, сүзнең тамырын һәм ясагыч кушымчасын таба белергә өйрәтү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект открытого урока "Кушымчалар"»

Тема. Кушымчалар.

Максат. Сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен төшендерү, сүзнең тамырын һәм ясагыч кушымчасын таба белергә өйрәтү

Предмет нәтиҗәләре. Белергә тиеш:

- Сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен.

Башкара алырга тиеш:

-сүзнең тамырын һәм сүз ясагыч кушымчаларны билгеләү; тамырдаш сүзләр ясап язу.

Метапредмет нәтиҗәләре.

ТБУУГ:-яңа белемнәр табарга: китапны, тормыш тәҗрибәсен, дәрестә алган информацияне, белешмәлекне кулланып сорауларга җавап табарга;

КУУГ:-дәрестә фикер алышырга, әңгәмәдә катнашырга; бергә-бергә бер фикергә килергә;

РУУГ:-дәрестә практик эшчәнлекне планлаштырырга өйрәнү;эш барышында кирәкле чараларны, әйберләрне (рәсем,таблица,карандаш, линейка) куллану;

Шәхси нәтиҗәләр.Үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер- береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу.

Материал:И.Х.Мияссарова,К.Ф.Фәйзрахманова “Татар теле”, мөстәкыйль эш дәфтәре.

Җиһазлау:компьютер,телевизор,презентация,терәк карточкалар, агач рәсеме, стекер,сингапур системасы материаллары.

Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм яңа белем үзләштерү

Дәрес барышы.

1слайд I.Оештыру.Эшкә кызыксыну тудыру

-Хәерле иртә, укучылар! Хәерле көн кунаклар! Укучылар, карагыз әле, безгә күпме кунак килгән.

2 СЛАЙД. ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН структурасы - “бас”, “утыр!” (таныштыру)

-Әйдәгез , кунакларны үзебез белән таныштырып китик:

1)Гаиләдә 3 бала булган укучылар исәнләшсен. (Рәхмәт укучылар)

2) Гаиләдә 2 бала булган укучылар.

3) Гаиләдә 1 бала булган укучылар исәнләшсен.

-Укучылар , әйдәгез,сез дә бер-берегезне сәламләгез.

(Укучылар басып, кара- каршы, җилкәгә- җилкә исәнләшәләр).

3СЛАЙД. Бир бишне ун булсын, (каршыдагы иптәшенә кул бирә)

Эшебез яхшы булсын (кырындагы иптәшенең иң өстенә кулын куя)

-Бик яхшы,укучылар.

Укытучы: Исәнләштек,хәл белештек

Елмаештык ,көлештек.

Яхшы кәеф белән менә

Без дәрескә керештек.

II.Алган белемнәрне актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

4 слайд. Без бүген Белмәмеш белән бергә “Сүзләр ” иленә сәяхәткә чыгарбыз. Белмәмешкә булышабызмы?

1.Укучылар,сәяхәткә чыгу өчен безгә кагыйдәләрне белергә кирәк. Хэзер алдагы дәресләрдә үткән темаларны искә төшерик. (РАУНД ТЭЙБЛ )

Мин сезгә карточкалар бирәм. Сез төркемнәрдә №1 укучыдан башлап, чираттан, төшеп калган сүзләрне язарга тиеш.

Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.

Алфавитта ..............хәреф бар.

...., ....., ..... борын авазлары.

Сүзнең үзгәрми торган өлеше ...............................була.

Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр генә.......................була.

Тамырга ялганып килгән кисәкне.................................диләр.

(Төркемнән № 2 укучы кагыйдәне укый, ә барысы да дөрес төркем баса һәм “ЧИР” күрсәтә).

5 слайд. -Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер дөрес язу, утыру кагыйдәсен искә төшерик.

Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне,

Дөрес һәм матур итеп.

6 слайд. Дәфтәргә бүгенге числоны, сыйныф эше дип язып куегыз.

7 слайд.

-Укучылар, бу нәрсә? Бу кем? ( Чаңгы,чаңгычы, чаңгысыз сүзләре белән җөмләләр төзү.)

-Әти миңа чаңгы сатып алды. Мин чаңгыда шуам. Минем оста чаңгычы буласым килә.

Чаңгыны саклап тотарга кирәк. Чаңгысыз чаңгы шуып булмый.

-Кем шушы сүзләрне кертеп хикәя төзеп күрсәтә? (Булдырдыгыз укучылар.Бик матур җөмләләр төзедегез.)

8 слайд. Матур язу.

Хэзер экрандагы сүзләрне матур итеп дәфтәрләргә языйк.

Чаңгы, чаңгыда,чаңгыны, чаңгычы,чаңгысыз .

-Кайсы сүздә кушымча юк? (Чаңгы) Бу тамыр сүз. ТАМЫР СҮЗ

-Ә тамырга ялганып килгән кисәк нәрсә була? (Кушымча) КУШЫМЧА

Кушымчаларны гына аерып эйтегез әле. (-да,-ны,-чы,-сыз)

Кайсы сүздәге кушымча сүзнең мәгънәсен үзгәртмәде? (чаңгыда,чаңгыны)

Кайсы сүздәге кушымча сүзнең мәгънәсен үзгәртте? (Чаңгычы,чаңгысыз)

Кушымчалар нинди эш башкара икән? (Яңа сүз ясыйлар). ТАМЫРДАШ СҮЗЛӘР

III. Уку мәсьәләсен чишү. Максат кую.

-Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнербез.Дэрескэ нинди максат куябыз.( Яңа сүз ясаучы кушымчаларны өйрэнербез, сүзнең тамырын һәм ясагыч кушымчасын аера белергә өйрәнербез)

Уку мәсьәләсен чишү.

-Шулай итеп,чаңгыда,чаңгыны сүзләрендәге –да, -ны кушымчалары нинди эш башкарды? (алар сүзнен формасын үзгәртте).

Чаңгычы,чаңгысыз сүзләрендәге – чы ,-сыз кушымчалары нинди эш башкарды? Сүзнен төп мәгънәсен үзгәртте, яңа сүз ясады.

-Ничек уйлыйсыз? Яңа сүз ясагач,аны нинди кушымча дип атарга мөмкин булыр иде.

Нәтиҗә: СҮЗ ЯСАГЫЧ КУШЫМЧАЛАР

9слайд. Сүзнең төп мәгнәсен үзгәртүче кушымча сүз ясагыч кушымча дип атала.

(Ясагыч куш билгесе күрсәтелә. Кагыйдә парларда сөйләп ныгытыла)

IV .Дәреслек белән эш.

8 нче күнегү.(телдән)

Шагыйрь,укытучы -Хакимҗан Халиковның “Бурачы һәм курайчы” шигырен уку.

10 слайд. Бура, бурачы, курай, курайчы сүзләренең мәгънәләрен дәреслекнең 99 нчы битендәге “Аңлатмалы сүзлек”тән табып укыйлар, шул сүзләр белән җөмләләр төзиләр.

11 слайд. 9 нчы күнегү (телдән) Баганалап бирелгән сүзләрне игътибар белән укыгыз. Алар турында нәрсә әйтә аласыз? (Өйрәнгәннәргә нигезләнеп, соңгы баганадагы сүзләргә сүз ясагыч кушымча ялганып, яңа сүзләр ясалуын аңлаталар.)

12-13 слайд. V. Динамик пауза МИКС-ФРИЗ-ГРУП( “ Дустым бар” музыкасы куела) Укучылар без сезнен белән “Күңелле тәнәфестукталышына килеп җиттек.

-Торып урындыкларны этеп куябыз. Музыка астында түгәрәктә биибез.Музыка туктауга катып калабыз. Минем сорауны тыңлыйсыз.Сорауга туры килгән сан исәбеннән төркемнәргә берләшәбез,бер сүз әйтмисез..Игътибар белән тыңлагыз.

-Бел-мә-меш сүзендә ничә иҗек бар?

-Та-мыр сүзендә ничә иҗек?

- Ку-шым-ча-лар сүзендә?

Ничә борын авазы бар?

-Сүз сүзендә ничә иҗек? (Рәхмәт укучылар,утырдык)

V. Белемнәрне беренчел ныгыту.

14слайд. 1. Күп нокта урынына сүз ясагыч кушымчалар куеп, яңа сүзләр ясагыз. Мәкальләрне күчереп языгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.

1) Дус...(лык) таш коймадан ныграк.

2) Сүздә тору – зур...(лык), сүздә тормау – хур...(лык).

2.Уен.”Утыр!”.” Бас!”. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН Яңа сүз ясалса басасыз,сүзнен формасы гына үзгәрсә басмыйсыз.

Юл - юлчы, юлга, юлдаш.

Эш- эшне, эшче, эшсез.

15-18слайд. Тест . (Экранда телдән эшләү)

1) Тамыр сүзне сайла:

а)җиләкле ә)җиләк в)җиләксез д) җиләкне

2) Тамырдаш булмаган сүзне сайла:

а)ташчы ә)таш б)ташлык в)ташлар

3) Артык сүзне сайла :

а)эш ә)эшче б)эшчән в)эшләпә г)эшсез

4) Сүз ясагыч кушымчалы сүзне сайла

а)сүз ә)сүзгә б)сүзлек в)сүздә

19 слайд. 4. ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН (Бергә фикерләшәләр)

Дидактик уен “Уңган бакчачы”.

-Укучылар ,безнең агачларыбыз гади түгел .Кыш көне алар ял итәлзр.(Төркемнәрдә эшләү. )

- Агачыгыз тармакланып үссен өчен, үз тамырыгыздан яңа сүзләр ясагыз. Кемнең агачы күп ботаклы, ябалдашлы булып үсәр икән. Шул укучылар “Уңган бакчачы” дигән исем алачак.

җыр (җырчы, җырлы, җырсыз)

юл (юлчы, юлдаш, юлсыз, юллы)

эш (эшче, эшле, эшсез, эшчән)

сүз (сүзлек,сүзчән, сүзле,сүзсез)

дус ( дуссыз,дуслык,дуслы)

Уңган бакчачы”ны билгеләү. Тикшерү.

VI. Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде?

Максатка ирештекме?

-Балалар,бүгенге дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз.Сезгә бик зур рәхмәт!

20слайд.

- Белмәмеш тә сездән канәгать.

Белмәмеш сезгә нидер әйтергә тели, менә шуннан укып табыгыз әле.

( К И Б З Р У Р Ә М Х ӘТ ) (Бик зур рәхмәт)

-Әнә Белмәмеш тә сезгә рәхмәт әйтә.

21слайд.

Үзбәя. Стикерлар.

22 слайд. VII. Өй эше.“Дуслык таш коймадан ныграк” темасына тамырдаш сүзләр кулланып, хикәя төзеп язарга ,өстәмә эш дәфтәре - 44 нче күнегү (дневникка язасыз)









Тамыр сүз



Кушымча



Тамырдаш сүзләр



Сүз ясагыч кушымча







Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.

Алфавитта ..............хәреф бар.

Сүзнең үзгәрми торган өлеше ...............................була.

Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр генә.......................була.

Тамырга ялганып килгән кисәкне.................................диләр.

Калын әйтелешле сүзгә......................кушымча,

нечкә әйтелешле сүзгә.........................кушымча ялгана.










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Конспект открытого урока "Кушымчалар"

Автор: Валиева Гулшат Харисовна

Дата: 16.04.2017

Номер свидетельства: 409506


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства