Дәрес барышы. I. Оештыру . “Елмай” җырын җырлау ( З.Минһаҗева сүзләре һәм көе) 1. Исәнләшү. - Хәерле көн, укучылар! Барыгызга да сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлыйбыз. - Кәефләрегез ничек? (Яхшы) - Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр ( комплиментлар) әйтәбез. - Валерия,синең бантигың(күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур! - Рәхмәт. 2. Дежур укучы белән әңгәмә: - Бүген сыйныфта кем дежур? - Дәрестә кемнәр юк? - Бүген ничәнче число, атнаның нинди көне? II. Кабатлау. 1. Көз турында әңгәмә. - Хәзер нинди ел фасылы? - Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? - Кошлар ни өчен җылы якка очып китәләр? - Кошлар җылы якка китәләр, чөнки .... . 2. Ситуатив күнегү. Спроси у друга: Сообщи другуо том,что: III. Төп өлеш. 1. – Укучылар ,бүген без дәрестә кошлар турында сөйләшүне дәвам итәбез. Безнең максатыбыз кош исемнәрен дөрес әйтергә, кошларның тышкы билгеләренә карап һәм тавышларыннан танырга өйрәнү. 2. “Кышлаучы һәм күчмә кошлар” ( рәсемнәр белән эш) а) - Укучылар, әйдәгез әле кошларны агачларга урнаштырыйк. Бездә кышлаучы кошларны яфраксыз агачка, ә җылы якка очып китүче кошларны яшел яфраклы агачка куйыйк. (Ике укучы кошларны урнаштыра,тикшерә,нәтиҗә ясый). - Димәк , чыпчык, карга, күгәрчен,песнәк – кышлаучы кошлар. Сандугач, аккош, торна, кыр үрдәге- күчмә кошлар. ә) Ситаутив күнегү. Спроси у друга : 3. Өй эшен тикшерү. - Укучылар,сез кошлар белән бәйле нинди сынамышлар беләсез ? Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр. Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр. Карлыгачлар җәй көне түбән очса,яңгыр булыр. Аккош иртә килсә, яз начар булыр,озак торыр, һ.б. 4. Фонетик зарядка ( тизәйткечләр әйтү ) а) –Укучылар, карга, карлыгач, кыр үрдәге, карабүрек, тукран, сыерчык сүзләрендә нинди бертөрле аваз ишетелә? ( [къ] авазы) - Дөрес, [къ] авазы. ә) Тизәйткеч әйтү: Кара карга кардан килә, Канатларын кага-кага. 5. –Укучылар, сез кошлар турында нәрсәләр беләсез? (укучыларның фикерләре) а) Өстәмә мәгълүмат бирү: 1.Кошларның иң кечкеннәсе – колибри (чебенкош), ә иң зур кош – Африка тәвә кошы (страус). 2.Иң күп ашаучы кош – песнәк. 3.Тавышсыз оча торган кош – ябалак. 4. Суны очып барышлый гына эчә – карлыгач. 5. Сан буенча иң күп таралган кошлар –чыпчыклар. ә) Ике укучы кошлар турында сөйли (песнәк ,карлыгач) б) – Укучылар, песнәк нинди кош? - Ул нәрсә ашый? - Карлыгач нинди кош? - Ул кайчан җылы якларга китә? - Ул нәрсә белән туклана? 6. Физминутка 7. Диалог өстендә эш. - репликаларны өстәү; - уку, эчтәлеген аңлау; - сөйләшү. .... . Әйе, мин кошларны яратам. ..... . Әйе,ясадым. Ә син җимлек ясадыңмы ? ...... . Син җимлеккә нәрсә салдың? .... . Ә җимлекне кая элдең? ..... . 8. “Кем тизрәк?” уены. - Укучылар, мин сезгә хәзер конвертлар өләшәм, анда кош исемнәре язылган, сез аларны җыеп, кош исемнәрен әйтергә тиеш. Сандугач с д н а г ч а у Сыерчык с р ы к е ч ы Күгәрчен к н е р г ә ч ү 9. “ Бу нинди кош? “ уены. Укучылар кошлар тавышын тыңлыйлар һәм нинди кош икәнен әйтәләр. IV. Йомгаклау. – Укучылыр , без бүген кошлар турында сөйләштек. Әйтегез әле, сез нинди нәтиҗәгә килдегез : Кошлар безгә кирәкме? Без аларга ярдәм итәргә тиешме? Ничек ярдәм итәбез? Билге кую. Укучылар үзләрен бәялиләр. V. Өй эше. 1. 56 б. 5 нче күнегү (кошлар турында сөйләү) 2. 56 б. 8 нче күнегү (ситуатив күнегү) 3. 56 б. 6 нчы күнегү (схема буенча диалог төзү) |