Көшкәтбаш башлангыч гомуми белем мәктәбе
Татар теленнән ачык дәрес план – конспекты
(Перспектив башлангыч мәктәп)
Тема: Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф
Төзеделәр:I квалификацион категориле башлангыч
сыйныф укытучылары
Рәхмәтуллина Гөлнара Харисовна
Гыйниятуллина Фирдания Фәритовна
Тема: Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф
Максат:1. Исем һәм фамилияләрне һәрвакыт баш хәрефтән язарга кирәклеген төшендерү.
2. Эзләнү,чагыштыру,гомумиләштерү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен, игътибарлылыкны үстерү.
3. Кеше исемнәренә карата хөрмәт тәрбияләү; үз исемең белән горурлану хисе, аңа тап төшермәү теләге уяту.
Материал: 1. Татар теле дәреслеге-2 нче кисәк. И.Х. Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. 2012 ел
2. Татар теленнән методик кулланма.И.Х. Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. 2012 ел
3. Татар теленнән мөстәкыйль эш дәфтәре.И.Х. Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова.
Җиһазлау: 1. График модельләр
2. Чыршы рәсеме, серле сандык
3. Компьютер презентациясе
4. Төркемнәрдә эшләр өчен биремнәр язылган карточкалар
Дәрес тибы: Яңа белем һәм күнекмәләр бирү дәресе
Дәрес барышы
I.Оештыру өлеше
1. Укучылар белән исәнләшү
-Исәнмесез,укучылар!Татар теле дәресен башлап җибәрәбез.
Исәнләштек, хәл белештек,
Елмаештык, көлештек.
Яхшы кәеф белән менә
Без дәрескә керештек.
2.Укытучы дәресне җыр белән дәвам итә :
-Агачларга бәсләр элеп, Ясап куйган Кыш бабай, Кыш бабай
Сурәтләрен тәрәзләргә Ясап куйган Кыш бабай...
Укучылар, әле генә мин башкарган җыр кем турында?
Кыш бабай нинди бәйрәмгә килә?
Бәйрәм үтте, Кыш бабай бездән китте, ә бүләге калды (Серле сандык укучыларга күрсәтелә).
II. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү
Бүгенге дәреснең темасын ачыклар өчен дә Кыш бабайның серле сандыгы ярдәмгә килер. (Экранда сүзләр чыга - слайд №1)
Боз, чыршы, Мәдинә, Сафина, кар, Булат
-Сүзләрне 2 төркемгә бүлегез (телдән)
Слайд №2
Мәдинә боз
Сафина чыршы
Булат кар
- Нинди билгеләре буенча бүлдегез?
- Ни өчен беренче төркемдәге сүзләр баш хәрефтән башлап языла?
-Димәк, бүгенге дәреснең темасы ..........(укучылар дәвам итеп бетерергә тиеш)
Слайд №3. Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф
III. Белемнәрне актуальләштерү
Булган белемнәребезне барлап, дәрес өчен кирәк булган серле сүзебезне табыйк әле.
Слайд №4
Алфавитта л хәрефе алдыннан торган хәреф
Слайд №5
К
Слайд №6
[ы ] авазының нечкә пары
Слайд №7
[ Э ]
Слайд №8
[ж] авазының пары
Слайд №9
[Ш ]
Слайд №10
Алфавитта арттан өченче хәреф
Слайд №11
Е
[ кэшэ] Слайд №12
К Е Ш Е (слайд №13)
IV. Яңа тема өстендә эш
Фикер алышу
Кеше сүзе нинди сорауга җавап булып килә?
Кеше сүзенең охшаш мәгънәле сүзләре дә күп. Сез үзегез мисаллар китерә алмыйсызмы? Слайд №14
адәм, инсан, зат, бәндә
-Бу сүзләрнең кайсыларын ишеткәнегез бар?
Сезнең һәркайсыгыз кеше – кыз яки малай. Кеше башка предметлардан кайсы ягы белән аерылып тора?
Әйе, без – кешеләр башкалардан аермалы буларак уйлый, сөйләшә, эшли, үз сәламәтлегебез турында кайгырта беләбез.
Әйдәгез,күзләрне ял иттереп алыйк әле.Күзләрне йомдык. Хәзер күзләрегезне ачмыйча гына минем соравыма җавап бирәбез.
Кыз (малай), без нәрсә турында сөйләшәбез?
Күзләрне ачыгыз. Ә ни өчен минем соравыма берегез дә җавап бирмәдегез? ( исем белән атамадыгыз)
Класс бүлмәсендә бер үк исемдәге ике кеше булса, аларны ничек аерырга?
Фамилиясе белән әйтергә.
Димәк, бер үк төрдән булган әйберләрне, кешеләрне бер-берсе белән бутамас өчен нәрсә уйлап тапканнар? (Кешенең, предметның үзенә генә бирелә торган исем.)
Җирдә яшәүче һәр кешенең үз исеме бар. Безнең исемнәр нинди сорауга җавап булып килә?
- Ә сез беләсезме кеше исемнәре,фамилияләре нинди хәрефтән башлап языла?
- Кеше исеме ул баш хәрефтән башлап язылырга тиешле гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомер буе йөртү өчен бирелә. Исеме кешене бизәргә, матурларга, аны баетып, тулыландырып яшәргә тиеш. Шуның өчен балага исем кушу зур җаваплылык сорый торган эш.
2.Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли?” дип аталган китабын күрсәтү. Бер исемнең мәгънәсен укып күрсәтү.
Ял минуты
Балалар торып басалар. Аларга предметны белдерүче сүзләр әйтелә. Баш хәреф белән языла торган сүз булса кулларны өскә күтәрәләр, ә юл хәрефеннән язылса чүгәлиләр. Ахыргы сүз итеп роза сүзе әйтелә.
Ни өчен кайберләрегез кулларын күтәрде, ә кайберләрегез чүгәләде?
3. Экранда рәсемнәр чыга (слайд №15, 16, 17, )
Кояш кояш
Арыслан арыслан
Энҗе энҗе
Мәгънәләрен аңлату, сораулар кую, телдән җөмләләр төзү.
4.Дәреслек белән эш (24-26 битләр)
34 нче күнегү. Җөмләләрне уку. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар кую.
-Ни өчен калын хәрефләр белән бирелгән бер үк сүзләрнең берсе – юл хәрефеннән, ә икенчесе баш хәрефтән башлап языла? Бу сорауга җавапны партадашың белән фикерләшеп тап.
2) Дәреслекнең 28 нче битендә бирелгән кагыйдәне уку, нәтиҗә ясау
3) 34 нче күнегү.Җәяләр эчендәге хәрефләрне дөресләп куеп, шигырьне күчереп язу. (дәфтәрдә индивидуаль эш)
-Кеше исеменә әйләнгән сүзгә нинди сорау куела?
5) “Аңлатмалы сүзлек “ белән эш. (тәүфыйклы сүзенең мәгънәсен табу) Слайд №18
әдәпле
Тәүфыйклы тәрбияле
тыйнак
яхшы әхлаклы
Ял минуты(җырлы уен)
Кыш бабабыз серле сандыкта матур уен калдырган. Әйдәгез, бер уйнап алабыз!
Без Казанга барган идек,
Югалттык беребезне.
Әйт әле, Рәзинә,
Югалттык соң без кемне?
(Балалар түгәрәк буйлап җырлый-җырлый биеп йөриләр. Бер бала уртада кала һәм күзен каплап чүгәләп утыра, ә бер бала класстан чыгып тора. Җыр туктагач, күзен каплаган бала күзен ача һәм кемнең юклыгын әйтә, тактага язып куя). Бу уен 2-3 кабат уйнала.
-Укучылар, әлеге уенда сез бүгенге темага кагылышлы нинди сүзләр ишеттегез?
-Шул сүзләрне атагыз. Алар нинди хәрефтән башлап языла?
V. Алган белемнәрне ныгыту
Дәреслек белән эш.
35 нче күнегү, 26-27 бит (дәфтәрдә һәм 2 укучы тактада эшли)
Шигырьне уку. Кеше исемнәрен табу. Парларда эш.
Үрнәк буенча 5әр кеше исемен уйлап язу. Син кызлар исемен, ә партадашың малайлар исемен язсын. Дәфтәрләрен алмашып, бер-берсенең эшләрен тикшерү.
Төркемнәрдә эш. Слайд №19
Укучылар 2 төркемгә бүленәләр.
Һәр төркемгә түбәндәге эш тәкъдим ителә:
1 нче төркем – чәчәкләр нәфислеген чагылдырган кеше исемнәре ;
2 нче төркем – күк җисемен чагылдырган кеше исемнәре.
Слайд №20
1 нче төркем – Хаталарны төзәтеп яз, нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй.
марат бол.нда печән чаба.
Зөһрә шәрәфиева - өлг.р укучы.
2 нче төркем – Җәяләрне ач, тиешле хәрефләрне куеп яз.
(Г,г)ал.әмов (К,к)амил - әдәпле бала. Ул ол.ларны хөрмәт итә.
VI. Рефлексия
-Бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләдек?
-Дәрестә сез нәрсәләр белдегез?
-Димәк, кеше исемнәре һәм фамилияләре нинди хәрефтән башлап языла?
Чыршы бизәү
-Укучылар, Кыш бабай безгә тагын бер бүләк калдырган (чыршы рәсеме эленә).
Карагыз әле, бу бит гади генә чыршы түгел, аерым бер үзенчәлеге бар. Сез бу үзенчәлекне күрдегезме?
Әйе, бу чыршы, нәкъ гөлләр шикелле, чүлмәккә утыртылган.Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен шулай эшләделәр икән?
Әйе, болай эшләгәндә чыршы үлмәс.Хәзер кибетләрдә менә шулай чүлмәкләргә утыртылган чыршылар саталар.Кешеләр шундый чыршыларны алып бәйрәмгә бизәсәләр, язын аларны нишләтеп булыр иде?
Дөрестән дә, күпме яхшы гамәл кылынасы икән. Әйдәгез, без дә чыршыны бизибез.Бүгенге дәресне “5”ле билгесенә үзләштердем дип уйласагыз кызыл шарларны, “4” легә үзләштерсәгез сарысын, ә инде белемегез“3” лелек кенә дип уйласагыз зәңгәр шарларны алыгыз.
-Бик яхшы,укучылар, сез тырышып эшләдегез! Ә чыршыбыз матур булып үсеп утырсын, тирә-юнебез яшеллеккә күмелсен.
VII. Өй эше бирү
Үз исемеңнең нинди мәгънә аңлатуын белеп килергә (әти-әниләрегез, туганнарыгызның да исемнәренең мәгънәләрен белеп килә аласыз).