kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Класстан тыш уку. Сугыш турында сөйләшә картлар.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе: Класстан тыш уку. Сугыш турында сөйләшә картлар.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Класстан тыш уку. Сугыш турында сөйләшә картлар.»

Тема: Класстан тыш уку. Сугыш турында сөйләшә картлар.

Э. Шәрифуллина “Минем бабам”.

Максат:

-укучыларда патриотизм, батырлык, тәвәккәллек сыйфатлары      тәрбияләү; толерант шәхес тәрбияләү; сугышка нәфрәт, тыныч тормышка мәхәббәт тәрбияләү.

- шигырьне сәнгатьле укырга, темасын автор әйтергә теләгән төп

фикерне табарга; укучыларда шигырь текстын аңлап уку күнекмәсен формалаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү .

- сугыш ветераннарына карата хөрмәт, ихтирам хисләре уяту.

Җиһазлау: шигырьләр, презентация, “Бөек Ватан сугышы” папкасы, фотолар, Э. Шәрифуллинаның “Минем бабам” шигыре.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.


Дәрес барышы.

I. Дәрес оештыру моментлары.

1. Дәресне башлау. Уңай психологик халәт булдыру.

-– Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз.

2. Фонетик күнегүләр.

Ай-ай - 9 нчы май

өй-өй – нинди матур көй

тә-тә - җиңү бәйрәме җитә

ай-ай – бу минем бабай

ой-ой – бабаем минем герой


II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Кереш-әңгәмә

- Сугыш ул бик начар. Сугыш кешеләргә ятимлек, ялангачлык алып килә. Сугышта күп кешеләр үлә, шәһәр-авыллар җимерелә.

Күрәсез, сугыш – ул куркыныч, коточкыч. 1941нче елда фашистлар безнең илебезгә каршы сугыш башлыйлар. Тыныч тормышны, туган җиребезне, илебезне саклар өчен йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр сугышка китәләр. Аналар балаларын, улларын, аталарын сугыш кырларына озаталар.

2. Минем бабам тупчы булган,

Фашистларга төз аткан

Сугыштан ул батыр булып

Дүрт орден алып кайткан

Орденнарын - медальләрен

Тагып чыга урамга

Бабай күк булсаң иде, - дим

Аңа карап торам да.

  • Бу сугыш кайчан булган?

( 1941-1945 елларда)

  • Бу дата кайсы сугыш еллары турында сөйли?

(Бөек Ватан Сугышы еллары турында)

Татар халкы да бу сугышта бик күп батыр улларын, сылу кызларын югалтты. Безнең авыл халкы да Бөек Җиңүгә үз өлешен кертте: фронтта һәм тылда тиңдәшсез батырлыклар күрсәтте.

Авылыбызның ветераннары турында белешмәләр биреп китү.Материаллар белән танышу, фотолар карау.

Халкыбызның батыр уллары, кызлары турында татар әдипләре күп санлы әсәрләр иҗат итте. Бүгенге дәрестә шуларның берсе, Э. Шәрифуллинаның “Минем бабам” исемле шигыре белән танышабыз.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

III. Яңа белем өстендә эш.

  1. Э.Шәрифуллинаның кыскача тормышы белән танышу.

Эльмира Мөхәмәтулла кызы Шәрифуллина 1947 елның 4 нче июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Симәк авылында укытучылар гаиләсендә туа. Актаныш районы Зөбәер сигезьеллык мәктәбен, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Минзәләдә укыган чорда ук шигырьләр яза башлый. Э. Шәрифуллина үзенең шигырьләрендә бик күп темаларны ача. Аның балалар өчен язылган шигырьләренең берсе белән без бүген танышып китәрбез.

Э.Шәрифуллина Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була.

2. Сүзлек өстендә эш.

Дошман - дус

Хәвеф-хәтәр – куркыныч

Тынычлык алып кайткан – матур тормыш

3.Шигырьләрне укытучы сәнгатьле итеп укый.

Минем бабай.

Минем бабай капитан ,

Сугышта булып кайткан.

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

Безнең илдә һәр бала,

Уйнап –көлеп йөрсен дип,

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип.

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан.

4. Шигырьне эчтән пышылдап уку.

Шигырьне укыгач нинди рәсем ясар идегез? Нинди төсләр күбрәк булыр? Ни өчен?

  1. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

  • Шигырьдә сүз кем турында бара?

(Бабай, автор)

-Ул кайда булган? Ни өчен бабайга медальләр, орденнар биргәннәр?

(Сугыштагы батырлыклары өчен)

-Ул нәрсә өчен ул сугышкан?

(Һәр бала уйнап – көлеп йөрсен диеп)

  • Дошманны җиңгәч, ул үзе белән безгә нәрсә алып кайткан?

(Тынычлык)

- Тынычлык сүзен сез ничек аңлыйсыз?

(Яктылык, ачык төсләр, шатлык, тук тормыш, яшәү, төзеклек)

- Сугыш нәрсә алып килә?

(Караңгылык, кайгы, ачлык, ятимлек, үлем, җимерелүләр.)

- Әйе, балалар, безгә тынычлык якын. Сез барыгыз да тынычлык телисез. Сезнең якты, имин тормышта яшисегез килә. Дөньяда барлык балаларның да теләгедер ул – Тынычлык.

  1. Шигырьне укыганда кайсы сүзләрне көчлерәк итеп әйтәбез?

- Шигырьне хор белән уку:

Минем бабам капитан

Сугышта булып кайткан.

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

  • шигырьне бер укучы сәнгатьле итеп укый;

  • шигырьне чиратлап уку.


IV. Ныгыту.

- Э. Шәрифуллина бу шигырь белән нәрсә әйтергә тели?

- Шигырь сезгә ошадымы?


V. Дәресне йомгаклау.

Кадерле балалар! Сугыш кырларында Җиңү яулап кайткан авылдашларыбызның сафы елдан – ел сирәгәя.

Әйдәгез, аларга ихтирамлы булыйк, үлгәннәрнең каберен кадерләп, чистартып тотыйк, тере чәчәкләргә бизик, исәннәрне хөрмәтлик.

Балалар! Сез әби – бабаларыгыздан эстафетаны кабул итеп алырсыз, илгә тугрылыклы хезмәт итәрсез.

Ватанның ышанычлы сакчылары булырсыз. Күгебез аяз, тормышыбыз тыныч, сезнең йөзегез һәрвакыт шат булсын!

Кояшлы ил” җыры (1 куплет)

Өй эше: 1.Китапханәдән темага карата материаллар табып алып килергә;

  1. Э. Шәрифуллинаның “Минем бабам” шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
Класстан тыш уку. Сугыш турында сөйләшә картлар.

Автор: Галиева Гульфия Махмутовна

Дата: 28.05.2018

Номер свидетельства: 471351


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства