kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Класс с?гате " Юл й?р? кагыйд?cен белерг? тиеш ??ркем!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Елдан  -ел юлларда машиналар агымы арта.Алар бел?н берг? юл-транспорт ??лак?тл?рене? саны да артып тора.? и? аянычлысы шул:ел саен юл ??лак?тенд? дист?л?г?н баланы? гомере ?зел?, ме?н?н артык бала т?н ??р?х?те ала.Бу х?лл?р балаларны? юл й?р? кагыйд?л?рен белм?? яки аларны бозу, аны? аяныч т?мамлануына китер?ен а?лап ?иткерм??г? кайтып кала. ?леге аяныч х?лл?рне булдырмауны? т?п юн?леше – балаларга юл кагыйд?л?рен ?йр?т?. Бу турыда кир?кле м?гъл?матларны, белемне, файдалы ки??шл?рне, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чиш?рг? ?йр?т? балалар бакчасы, м?кт?пне?, ?ти- ?нил?рне? т?п бурычы булып тора.Бу юн?лешт? безне?  м?кт?пт?  даими р?вешт? эш алып барыла. Башлангыч класстан ук  юл й?р? кагыйд?л?рен ?йр?н? д?ресл?ре ?тк?рел?, ??г?м?л?р, к?з?т?л?р алып барыла, матур ?д?бият ?с?рл?ре укыла. Балалар бел?н саф ?авада булганда, экскурсияг? чыкканда, т?рле х?р?к?тле уеннар оештырганда да т?п игътибар шу?а бирел?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Класс с?гате " Юл й?р? кагыйд?cен белерг? тиеш ??ркем!"»

Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!

Максат:

1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

2.Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

4. үзеңне дөрес тоту культурасына өйрәтү.

Җиһазлау: юл билгеләре,призентацияләр, светофор макеты, укучыларның рәсемнәре.

Дәрес барышы:

Укытучы. -Татар халкында борынгыдан килгән бер гадәт яши: юлчыларга юлга чыкканда “Хәерле юл!” дип озатып калу һәм “Исән – сау кайттыңмы” дип каршы алу. Әйе, көннәребез имин үтсен, юлларыбыз уң булсын иде. Һәр яңа көн тугач кемдер мәктәпкә, кемдер эшкә ашыга. Без җәяүләп тә, машиналарга утырып та, велосипедлар белән дә хәрәкәт итәбез. Димәк, безнең һәркайсыбыз юлга чыга, юллар белән очраша. Бүгенге көндә юлларга чыгу, аны хәвеф – хәтәрсез, исән – имин үтәр өчен тиз фикер йөртә белү, тирән белемнәр, аларны дөрес куллану күнекмәләре кирәк.

-Укучылар, без дә бүгенге дәрестә белем һәм күнекмәләребезне тикшереп карарбыз.

Дәрес дәвамында без төрле тукталышларда булырбыз.

1 нче слайд : Юл билгеләре” тукталышы


1 2 3 4 5

-Сезнең алда юл билгеләре һәм яннарында номерлары да бар . Сез бирелгән сорауларга бары тик сан язылган карточкалар белән генә җавап бирәсез.

1) Кайсы юл билгесе «рөхсәт бирүче»? (3)

2) Юл билгеләренең кайсысы артык? Ни өчен?(4 –тыючы)

3) Җәяүле хәрәкәтен тыючы” билгене күрсәт (1)

4) Кайсы юл билгесе юк ? (не существует?) (1)

5) Җәяүле светофорында ничә төс бар? (2)

Уен: “ Юл билгеләрен төзе һәм аңлат”

-Һәр төркем юл билгеләрен дөрес итеп җыярга , килеп чыккан юл билгеләрен аңлатып китергә тиеш.

2 нче слайд: “Әдәплеләр “ тукталышы

-Без кайда гына йөрсәк тә нинди булырга тиеш әле? Дөрес, әдәпле.без ул кагыйдәләрне беләбез микән .Әйдәгез әле үзебезне тикшереп карыйк. Сезгә дөрес түгел карточкалар бирелә. Ә сез аларның дөрес парын табарга тиеш. ( һәр бала җавапны аңлата)

3 нче слайд: “Ял” тукталышы

-Күп эшләдек, арыдык. Әйдәгез бераз ял итик. Музыка барышына биисез. Көй туктагач минем сорауга сан белән берләшеп җавап бирәсез.

-Светофорның ничә төсе бар? (3)

-Зебра ничә төстән тора?(2)

-Машинаның ничә тәгәрмәче бар?(4)

-Җәяүле светофоры ничә төстән тора? (2)

-Сыйныфта ничә кыз? (5)

4 нче слайд: “ Игътибарлылар “ тукталышы

1 төркемгә сорау . Рәсемдә ничә кисәтү билгесе бар иде?


2 төркемгә Сорау: Ничә очракта балалар кагыйдәне бозалар

5 нче слайд: “Белешмәләр” тукталышы

Һәр төркемгә карточкалар бирәм. Бергәләп тиешле сүзләрне куярга.

Һәрбер командага түбәндәне текст таратыла.

Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә .................... буйлап .................. каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ..........якка кара. Урам аша чыкканда......................................... булырга кирәк.


Файдалану өчен сүзләр: уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.

6 нчы слайд:

Алдагы тукталыш: “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел! ”

-Кая гына барсак та безгә рус телен белү кирәк. Шулай булгач без ике телне дә яхшы белергә тиешбез.Үзебезне тикшереп карыйк әле.

Тайгак юл. - Скользкая дорога.

Велосипед белән йөрү тыела. - Движение на велосипедах запрещено.

Җир астыннан үтү юлы. - Подземный пешеходный переход

Җәялеләр чыгу урыны. - Пешеходный переход

Автобус тукталышы. - Место остановки автобуса

Керү тыела. - Въезд запрещен.

7 нче слайд: Уен :” Юл билгеләрен дөрес урнаштыр! “

8 нче слайд: Йомгаклау.

Гел-гел уңсын юлыгыз,

Бәла -каза булмасын!

Өйрәнегез ныгытып,

Юл йөрү кагыйдәсен .










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Класс с?гате " Юл й?р? кагыйд?cен белерг? тиеш ??ркем!"

Автор: Гарданова Зимфира Музафаровна

Дата: 22.04.2016

Номер свидетельства: 321689


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства