II. Уку мәсьәләсен чишү. Г.Тукайның “Эш” шигырен өйрәнү (2 сыйныф) - Бүген без Г.Тукайның әсәрләрен өйрәнүне дәвам итеп, аның тагын бер шигырен укырбыз. Шигырьнең исеменә игътибар итегез, ул ничек дип атала? (“Эш”) - Без бүген дәрестә шигырьгә анализ ясарбыз.Анализда төп эш нәрсә? (Әсәрнең автор әйтергә теләгән фикерен табу.) -Әсәргә анализ ясауны нинди тәртиптә алып барырбыз? ( 3 слайд) 1. Әсәрдә катнашучыларны табыгыз. (Бала, кояш) 4 слайд -Кояш турында сөйләгез, ул нишли? (Иртә тора, таң аттыра, көн буе эшли, яктырта, аргач, йокларга ята, җир йөзен дә йоклата.) 5 слайд - Кояш үзенең эшләре белән кемгә охшаган? (Кешегә) - Кояш нинди кешегә охшаган? (Тырыш, эшчән, тәртипле, шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, игътибарлы, ихтирамлы, яхшы, тыныч, сабыр, әдәпле.) 6 слайд - Бала нинди? (Дәшмичә тыңлап тора.) - Кемне тыңлап тора? (Авторны) - Тагын кем катнаша икән? (Автор) -Автор кайсы юлларда күренә ?(Шигырьнең барлык юлларында да.) - “Тырышып эшлә” дип автор кемгә әйтә, сабыйга гынамы? (Безгә әйтә, шагыйрь безнең барыбызның да тырышып эшләвен тели.) - Тагын кем катнаша икән? (Димәк, шигырьдә без дә катнашабыз.) 2. Шигырьне ике өлешкә бүлегез. (Кояш һәм сабый турында.)- Бу өлешләр арасында нинди бәйләнеш? (Охшашлык бәйләнеше, чөнки автор сабыйга кояшка охшарга куша.) 3. Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. “Тынсаң тынарсың җомга көн” дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? (“Җомга көнне генә ял итәрсез”, - ди. Чөнки җомга көн изге көн санала.) -Шигырьнең эчтәлеген бик кыскартып сөйләгез әле. Кояш кебек эшлә. Шулай эшләсәң- югары менәрсең, “яктырырсың”, - ди. Тырышып эшләсәң- дан алырсың, халыкка күп хезмәт күрсәтерсең. 7 слайд (Автор сабыйга: “Кояш кебек тырыш бул, аннан үрнәк ал, тырышып укы, эшлә, вакытында ял итә дә бел. Яхшы эшләсәң, үзеңне дә хөрмәт итәрләр, яратырлар.) -Бала кайчан бәхетле була? (Яхшылык итсә, кешенең иң зур бәхете – яхшылык эшләү.) -Ни өчен яхшылык эшләү зур бәхет соң ул? (Башкаларга яхшылык эшләсәң, үзеңә дә яхшылыкка яхшылык белән җавап бирерләр.) “Кешенең иң зур бәхете – яхшылык”, - ди шагыйрь.
| Укытучының кереш сүзе. Г.Тукай яшәгән вакытта авыл өйләре кечкенә, салам түбәле булган. Газ да, электр лампалары да янмаган, радио да сөйләмәгән, телевизор да күрсәтмәгән. Авыл өйләренең яртысын диярлек сәке алып торган, шул сәкегә утырып ашаганннар да, шунда йоклаганнар да.Кешеләр бик ярлы яшәгән, начар киемнәрдән йөргән.Салкын тиюдән, йогышлы авырудан бик күп кеше үлгән. Чөнки аптекалар да, больницалар да, дәваланырга дару да булмаган. Г.Тукайның шул авыр тормышны тасвирлаган тагын бер шигырен укырбыз. 3 сыйныфта “Кышкы кичтә” әсәренә анализ ясау. 8 слайд 1.Катнашучыларны табу. Беренче строфаны уку. Кемнәр турында язылган? Балалар нишли? Аларның хисләрен табыйк. Шатлык хисенең сәбәбе- балалар салкын кышта җылы өйдә утыралар. Икенче строфа-балаларның хәсрәтсез булулары турында.Сәбәбе- алар ятим түгел. Өченче строфа-балаларның кайгысыз булулары турында.Сәбәбе-җылы өйләре бар. Дүртенче строфада нинди балалар турында әйтелә?(Ятимнәр, йорт-җирсезләр, бәхетсезләр). Бишенче строфада да бәхетсезләр, аларга ярдәм кулы сузарга кирәклеге әйтелә. 2. Катнашучыларны нигез итеп алып, шигырьне ике өлешкә бүлик. Моның өчен баштагы өч строфаны кушыйк, гомумиләштерик. (Аңа”бәхетле балалар” дип исем бирелә).Аннары калган строфаларны да кушып исем бирик (“Бәхетсезләр балалар”). Әсәр “бәхетле балалар” һәм “бәхетсез балалар” дип бер- берсенә капма- карша булган ике өлешкә бүленде. 3.Ике өлеш арасында нинди бәйләнеш бар?(Каршылык, ә бәйләнеше-балалар.Әгәр кеше башкалар бәхетсезлегенә кайгыра белә икән,ул шул чагында гына бәхетле була.) 4.Бу шигырь нәрсә турында икән?(Бәхет һәм бәхетсезлек турында.) Менә без шигырьнең эчтәлеген белдек. Ни өчен шигырь ”Кышкы кичтә” дип атала? Ни өчен ”Бәхетлеләр һәм бәхетсезләр” дип аталмый соң? Чөнки автор, кышкы салкын кичне сурәтләп, бәхетсезлек дәрәҗәсен дә зурайтып күрсәтә. Җылы өйдә, мич янында әниләре белән утырган балаларның ни дәрәҗәдә бәхетле икәнлеген күрсәтә. 5. Без сезнең белән катнашучыларны таптык. Ләкин тагын бер катнашучы бар. Беренче строфада балаларга кем дәшә? Алар белән кем сөйләшә? (Автор.) Автор-лирик герой. 9 слайд Лирик геройның хисе: Шатлану | | | | | Куану | сәбәбе: әниләре исән | Сөенү | | | |
хәсрәтләнү | | | | | | кызгану | сәбәбе: ятимлек, авыр тормыш | сыкрану | | | | | йөрәге әрнү | | | | |
Лирик герой хәсрәтсез балаларны күреп шатлана, ятимнәр өчен хәсрәтләнә. Аның ятимнәргә ничек кенә булса да ярдәм кулы сузасы килә. Үзе ана тәрбиясе күрмәгән, ятим үскән Г.Тукайның ятим балалар күреп ничек сыкрануын, йөрәгенең әрнүен күз алдына китерү дә кыен. Хәзер “Ятим бала җыры”н тыңлыйк, сүзләренә игътибар итегез. Кызганычка каршы, бу шигырь язылганнан соң бик күп еллар үтсә дә, шәһәрләрдә хәер сорап туенучы балалар әле дә бар. Әсәрнең мәгънәсе: Лирик герой әкият тыңлап утырган балаларга ни әйтергә тели? “Ятимнәргә ярдәмле булыгыз.Аларның да сезнең кебек җылы өйдә утырасы килә. Сез алар белән соңгы ипиегезне бүлешегез”,- ди. Балалар, сез үзегез аларга ничек ярдәм итәр идегез? Булышыр идегезме? III. Ял минуты. |