kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Керим ?ле урманнарга

Нажмите, чтобы узнать подробности

Проектны? исеме: Керим ?ле урманнарга

Предмет: Уку

Сыйныф: 4нче сыйныф татар т?ркеме

Проект тибы: информацион,и?ади, кыска вакытлы

Проектны? максаты: Туган ягыбыз урманнарында ?с?че агачлар турында белемн?рне арттыру; аларга карата сакчыл караш т?рбиял??.                      

Проектны? бурычлары:

укучыларны? белемн?рен тир?н?йт?;                                              

-и?ади м?мкинлекл?рен камилл?штер?;                                                                   

-т?ркемн?рд? эшл?рг? ?йр?т?;                                                                                 

-т?рле чыганаклардан туплаган м?гъл?матлардан файдаланып, ?з фикерен т?г?л, эзлекле ?йт? бел?;                                                                                              

-?з эше ?чен ?аваплы булырга ?йр?н?.

Т?п сораулар:                                                                                                   

1.Татарстан урманнарында нинди агачлар ?с??                                            

2.Кайсы агач кешел?рг? нинди файда китер??

Проблемалы сораулар:                                                                               

1.Кеше агачларсыз яши аламы?                                                                              

2.Агачларны саклау х?зерге вакытта актуальме?

Аннотация: Гариф Галиевне? “Аю агачлар бел?н...с?йл?ш?”хик?ясенн?н ?зек укылды. Бу хик?я агачлар турында к?бр?к бел? тел?ге уятты. Шушы максат бел?н проект эшл?нде.  

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Керим ?ле урманнарга »

Яшел Үзән шәһәре А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицей

Әбрарова Фәнзия Якуповна

1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2014нче ел

Проектның исеме: Керим әле урманнарга

Предмет: Уку

Сыйныф: 4нче сыйныф татар төркеме

Проект тибы: информацион,иҗади, кыска вакытлы

Проектның максаты: Туган ягыбыз урманнарында үсүче агачлар турында белемнәрне арттыру; аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Проектның бурычлары:

укучыларның белемнәрен тирәнәйтү;

-иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

-төркемнәрдә эшләргә өйрәтү;

-төрле чыганаклардан туплаган мәгълүматлардан файдаланып, үз фикерен төгәл, эзлекле әйтә белү;

-үз эше өчен җаваплы булырга өйрәнү.

Төп сораулар:

1.Татарстан урманнарында нинди агачлар үсә?

2.Кайсы агач кешеләргә нинди файда китерә?

Проблемалы сораулар:

1.Кеше агачларсыз яши аламы?

2.Агачларны саклау хәзерге вакытта актуальме?

Аннотация: Гариф Галиевнең “Аю агачлар белән...сөйләшә”хикәясеннән өзек укылды. Бу хикәя агачлар турында күбрәк белү теләге уятты. Шушы максат белән проект эшләнде.

Проект планы:

I.Әзерләнү этабы.

1)Проблемалы сорауны кую.

2)Проектның максатын, бурычларын аңлату.

3)Проектны тәмамлау вакытын билгеләү.

II.Балалар эшчәнлеген оештыру. 1)Төркемнәргә бүлү. (“Ылыслы агачлар” ,”Яфраклы агачлар”, “Куаклар”)

2)Һәрбер төркемнең максатын, бурычларын аңлату.

3)Рольләр бирү. (Энциклопедист, табиб, журналист, рәссам)

4)Эзләнү юнәлешләрен билгеләү, эш планын төзү.

III.Проект өстендә эш.

1)Балаларның мәгълүмат җыюлары.

2)Эш сыйфатына контрольлек итү, кирәк булса киңәшләр бирү.

3)Туплаган мәгълүматны бер системага салу-гомумиләштерү.

IV.Проектны яклау.

1)Сорауларга җавап бирү.

2)Әзер продуктны(газета) күрсәтү, яклау.

3)Нәтиҗәләр ясау.

4)Укучыларның эшләрен бәяләү һәм үзләренә дә бәя куярга мөмкинлек бирү.

Проект-дәреснең темасы: Керим әле урманнарга

Максат: Укучыларның агачлар турында белемнәрен арттыру.Үз фикерлә-рен төгәл, эзлекле итеп әйтергә өйрәтү. Агачларга сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту

Җиһазлар: газеталар, күргәзмә, презентацияләр, сертификат, дипломнар, чыршы күркәләре

Дәрес барышы:

I.Оештыру.

Укытучы:

-Мин бүген агачлар турында тагын да күбрәк белергә теләүчеләрне сәламлим. Исәнмесез,балалар!

Балалар:

-Исәнмесез!

Укытучы:

-Менә, балалар, проект эшебезнең соңгы көне, эшебезне күрсәтү көне килеп җитте. Без дәрестә урман серләрен тагын да күбрәк белербез дип уйлыйм. Юкка гына проектның исеме “Керим әле урманнарга” түгел бит. (“Агачлар” дигән презентациянең 1нче слайды:проектның исеме). Ә хәзер кулга күркәләрне алабыз.Алар нинди агач күркәсе?(балалар җавап бирәләр) Чыршы күркәсен бер минут учта тоту да җитә, ул тынычландыру, энергия бирү үзлегенә ия диләр.Әйдәгез, без дә үзебезгә яңа көч туплыйк әле. (Чыршы күркәсен учка алып, бер минут күзләрне йомып утырып торалар)

II.Агач исемнәрен кабатлау.

1)слайдлар ярдәмендә (Презентация”Агачлар”)

Укытучы :

-Кешегә җир йөзендә яшәү өчен нәрсә кирәк? Бер сүз белән генә җавап бирегез. (Балалар җавап бирәләр) -

Сез әйткән җавапларның берсе булган һаваны нәрсә чистарта?

Балалар: -

Агачлар.

Укытучы:

-Ә хәзер, әйдәгез,сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк әле.Сез агачларны танып беләсез микән? (“Агачлар”дигән презентация күрсәтү, балалар слайдтагы агач исемнәрен әйтә баралар)

2)табышмаклар ярдәмендә:

Укытучы:

-Болай булгач, бер-берегезнең табышмакларына да җавап табарсыз дип уйлыйм.(Балалар бер-берләренә үзләре тапкан табышмакларны әйтәләр) Укытучы: -

Буагачларны нинди төркемнәргә бүлеп карап була?

Балалар:

-Яфраклы агачлар, ылыслы агачлар һәм куаклар.

Укытучы:

-Менә шуңа да безнең шундый өч төркем оешты.(Укытучы төркемнәр белән таныштырып үтә)

III.“Яшь рәссам” конкурсы.

Укытучы: -

Алдыгызда сезнең газеталар.Һәр төркемнән рәссамнар үзләренең эшләре белән таныштырып китәләр. Нинди агач рәсемнәрен ясадыгыз? (Рәссамнар әйтеп чыгалар)

IV.“Нинди? Ничә? Күпме?” конкурсы.

Укытучы:

-Әйдәгез, эшебезне дәвам итик. Энциклопедистлар сез нинди сорауларга җавап эзләдегез?

Энциклопедистлар:

-Агачның биеклеге, юанлыгы нинди? Ничә ел буйга үсә? Күпме яши? Яфраклары нинди?

( Балалар сөйләп баралар,укучы-рәссамнар алар туплаган мәгълүматны газетага ябыштыралар)

V.“Яшь табиб” конкурсы.

Укытучы:

-Табиблар нинди сорауга җавап эзләделәр?

Табиблар:

-Медицинада агачларның нинди файдасы бар?

(Шулай ук сөйли баралар һәм төрле рецептлар тәкъдим итәләр, укучы- рәссамнар газетага ябыштыра баралар)

VI.Ял итү.

Укытучы:

-Урман саф һавасы ,матурлыгы белән дә кадерле бит әле. Шуңа кеше урманга ял итәргә, яңа көч тупларга барган. Урманда кешенең кәефе күтәрелә, рухы ныгый. Без дә урман күренешләрен карап ял итеп алыйк әле һәм Хәйдәр абыегыз Бигичев башкаруында “Керим әле урманнарга“ дигән җыр тыңлыйк. (Җыр тыңлау,“Урман күренешләре” дигән презентация карау)

VII.“Мин-журналист” конкурсы.

Укытучы:

-Журналистлар нинди сорауга җавап эзләделәр?

Журналистлар:

-Көнкүренештә агачларны ничек файдаланалар?

(Журналистлар шулай ук сөйлиләр һәм газетага үзләренең мәгълүматларын беркетәләр)

VIII.“Урман универмагы” уены.

Укытучы:

-Мин күрәм, балалар, сез күп мәгълүмат җыйгансыз.Димәк,безнең урманнарда бик күп төрле агачлар үсә икән. Шуңа без нинди урман зонасында яшибез.

Балалар:

-Катнаш урман зонасында яшибез.

Укытучы:

-Болай булгач,сезнең белән урман универмагына да барырга була.

(Укытучы күргәзмәдәге әйберләрне күрсәтә һәм сораулар бирә)

Укытучы:

1.Универмагта шырпы сатып алырга була. Ә шырпы таякчыклары нинди агачтан ясалган, беләсезме?(Усак)

2.Универмагта оек һәм ясалма ефәк сатыла.Ә алар нинди агачтан ясалган? (Карагай)

3.Универмагның балыкчылык бүлегендә бик тә яхшы сыйфатлы балык тоту кирәк-яраклары, кармак җепләре тәкъдим ителә. Алар кайсы агачтан ясалган дип уйлыйсыз?(Тал) Тал кайрысы җепселләре сыгылмалы, чыдам, йомшак була.

4.Шулай ук универмагта музыка уен кораллары саталар. Аларны нинди агачтан ясыйлар?(Чыршы)

5.Игътибар! Мунчала сатыла. Мунчала ясау өчен нинди агачны кулланалар? (Юкә)

6.Безнең универмагта даруханә киоскы да ачтылар. Гел без куллана торган күмер саталар, фәнни телдә аны активированный уголь дип әйтәләр.Нинди агачтан ясала дип уйлыйсыз? (Каен)

7.Универмагта хәтта машина детальләре дә саталар. Болар нинди агачтан дип уйлыйсыз? (Миләш) Чөнки миләшнең агачы каты, авыр.

IX.Әңгәмә. Нәтиҗә ясау.

Укытучы:

-Ничек уйлыйсыз, кеше агачларсыз яши аламы?

-Ни өчен?

-Хәзерге вакытта урманны саклау актуальме?

-Ни өчен?

-Урманнарны саклау бездән дә торамы? Нишләргә кирәк?(Балалар җавабы тыңлана)

Укытучы:

-Урман кешене җылытучы да, туендыручы да, дәвалаучы да, саклаучы да. Бер агачны үстерү өчен генә дә бик озак вакыт кирәк, хәтта кеше гомере дә җитми. Ә бит карт агачлар күбрәк фитонцидлар бүлеп чыгара.Шуңа күрә урманнарны саклыйк! Сезнең игътибар иткәнегез бармы, безнең мәктәп тирәсендә нинди агачлар үсә?( Балалар җавап бирәләр) Аларны безнең мәктәп укучылары утыртканнар.Сез дә аларның эшен дәвам итәрсез дип уйлыйм.

X.Рефлексия.

Укытучы:

-Проект барышында яңа белемнәр алдыгызмы?

-Проект өстендә эшләгәндә сезгә бигрәк тә нәрсә кызык булды?

-Нинди кыенлыклар кичердегез?(Балалар җавап бирәләр)



XI. Йомгак.

1) Укучыларның үзбәя таблицасын тутырулары.

2) Сертификат һәм дипломнар бирү.

3) Өй эше бирү.

Укытучы:

-Без бүген агачлар турында күп сөйләдек. Ә менә агачлар безгә нәрсә әйтергә тели икән? Өйдә агачлар исеменнән кешеләргә хат язып карагыз.



Укучының проект эшендә үз уңышын бәяләү таблицасы

Укучының фамилиясе, исеме __________________________________________




Бик яхшы

Яхшы

Канәгатьләнерлек

Газета чыгаруда актив катнаштым.




Кирәкле информацияне үзем мөстәкыйль таптым.




Чыгышларга алдан ук хәзерләнеп киләм.




Проектымны якларга хәзерләнәм, төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләргә тырышам.




Башкаларның чыгышын игътибар белән тыңлыйм.




Проект сорауларына җавап бирәм.Үз фикеремне дәлиллим.






8



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Керим ?ле урманнарга

Автор: Абрарова Фанзия Якуповна

Дата: 25.12.2014

Номер свидетельства: 147955


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства