kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

[Х] авазы ??м Х х х?рефл?ре.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?ресне? максатлары:

1.Белем бир? максаты- Х авазын ишетеп таный белерг? ?йр?т?, Х х х?рефл?рене? график формасын ?зл?штер?, аваз кушылмалары, с?з, ??мл? уку к?некм?л?рен формалаштыру, “берд?р???ле” с?з модельл?ре нигезенд? бу авазны аерып алып ?йтерг? ?йр?т?.

2.Фикер с?л?тен ?стер? максаты- Укучыларны? с?йл?мен, логик фикерл?вен, фонематик ишетеп таный бел?ен,игътибарларын, м?ст?кыйльлекл?рен формалаштыру.

3.Т?рбияви максат- аралашу,коллективта хезм?тт?шлек ит? к?некм?л?ре формалаштыру,уку хезм?те культурасы т?рбиял??.

?и?азлау: Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Мияссарова”?лифба”,”?лифба-методик кулланма”,”?лифба”-язу д?фт?ре,  х?рефл?р папкасы, карточкалар, презентация, “Туган тел”к?е.

Кулланылган структуралар: Релли Робин, Раунд Робин, Сорт Кардс,Инсайд-Аутсайд Сёкл, Копи Клэп.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«[Х] авазы ??м Х х х?рефл?ре. »

Дәреснең темасы: Х авазы һәм Х х хәрефләре.


Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты- Х авазын ишетеп таный белергә өйрәтү, Х х хәрефләренең график формасын үзләштерү, аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру, “бердәрәҗәле” сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алып әйтергә өйрәтү.

2.Фикер сәләтен үстерү максаты- Укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен,игътибарларын, мөстәкыйльлекләрен формалаштыру.

3.Тәрбияви максат- аралашу,коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру,уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

Җиһазлау: Ф.Ш.Гарифуллина ,И.Х.Мияссарова”Әлифба”,”Әлифба-методик кулланма”,”Әлифба”-язу дәфтәре, хәрефләр папкасы, карточкалар, презентация, “Туган тел”көе.

Кулланылган структуралар: Релли Робин, Раунд Робин, Сорт Кардс,Инсайд-Аутсайд Сёкл, Копи Клэп.


Дәрес барышы:


1.Оештыру.

Төркемдәге укучыларның бер-берсен сәламләве.

-Җилкәдәш дусларны елмаеп сәламлик!

-Каршыдагы дусларны кул биреп сәламлик!

-Ә барыбызга уңышлар телик!

-Уңышлар безгә!!!


Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы:

“Хәерле көн!”- димен барчагызга,

“Хәерле көн!”- телим илләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга,

Ә батырлык сезгә- егетләргә.

-Хәерле көн, минем дусларым!

-Хәлләрегез ничек?

Укучылар: Без тату, дус яшибез,

Укыйбыз һәм эшлибез,

Бергәләшеп уйлыйбыз,

Бергәләшеп уйныйбыз.

Укытучы:-Укучылар, без бергә дус, тату булып,бергәләшеп уйлар, уйнар өчен, дәресебез уңышлы булсын өчен без нәрсәләрне онытмаска тиеш әле?(Беренче булуны, инициатив булуны, бер-береңә ярдәм итүне, креатив булуны, мөстәкыйль булуны.)


2.Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне ныгыту.

Релли Робин, Раунд Робин структуралары ярдәмендә кабатлау үткәрелә.

-Укучылар, сезнең өстәлләрдә карточкалар бар.

( Өйгә кергән чыпчык,

Очып йөри чып-чып.

Чыпчык,чыпчык, чык, чыпчык,

Очып чык, чыпчык, чык, кошчык.)

1нче, 3нче номер астындгы укучылар карточкаларны ала һәм җилкәдәш иптәшенә дә бирә. Минем сигнал булгач, җилкәдәш дустыгыз белән карточкада язылганнарны ике тапкыр укып чыгасыз.Сезгә 10 с. вакыт бирелә.

Хәзер үзегез 1 тапкыр сәнгатьле итеп укып чыгасыз.Сезгә 5 с. вакыт бирелә.

Ә инде хәзер төркемегездә укып, үзегезне күрсәтергә әзерләнегез.15 с. вакыт бирелә.

-Кайсы өстәл иң матур, иң сәнгатьле итеп укыр икән?( Һәр өстәл тизәйткечне бергәләп әйтеп күрсәтә. Төркемгә башка төркемнәр чир әйтә)

-Укучылар, яңадан карточкада язылганнарны укып чыгыгыз да, нәрсә әйтә аласыз?

-Күп сүзләр ч хәрефенә башлана.

-Алайса, әйдәгез миңа ч “сузык авазы” турында сөйләп бирегез әле.(Укучылар хәрефкә характеристика бирәләр, Ч ч хәрефе язылган бит эленә.

-Сезгә миннән мактау: “Афәрин!”


3.Дәрес темасын, максатын ачыклау.

Экранда х хәрефе булган рәсемнәр җыелмасын күрсәтү.(Хөрмә, халат, хоккей, хәреф, хат.)

-Игътибар белән экранга карагыз да, уйлагыз. Сезгә 10 с. вакыт бирелә.

-Экранда нәрсәләр күрдегез?1,2,3 төркем?(Укучылар предмет исемнәрен атый.)

-Укучылар, ә бу предметлар ниөчен бер урынга җыелганнар икән?

-Ниөчен безгә кунакка килгәннәр?(Тема һәм алда торган максатлар ачыклана. Х х хәрефе язылган бит эленә.)


4.Яңа теманы аңлату.

- Мин арып киттем бит әле,әйдәгез, дусларым, бу хәреф турында сез миңа үзегез сөйләп бирегез әле.(Укучылар хәрефкә характеристика бирә һәм аңлата баралар. Мәсәлән: Х

хәрефе кеше исемнәрендә баш хәрефтән языла. Кеше исемнәрен әйтәләр.)

Дәреслекнең 85нче битен ачабыз.

-Кызыл белән нинди хәрефләр бирелә? Ниөчен сузык авазлар дип атала?

-Ә хәзер минем арттан сузыкларны дөрес итеп хор белән кабатлагыз.

-Кара төс белән нинди авазлар бирелә? Кызыл төс белән кара төсне кушсак, ягъни сузыкларга тартыкларны кушсак нәрсә барлыкка килә?(Дәреслектәге кушылмаларны хор белән уку.)

-5 с. вакыт бирәм,Әзерләнәсез дә, һәр төркем берәр юл сүзләрне чылбыр буенча укыр.1нче

номер астындагы укучы башлый.

Ял итү.

Ял итү Инсайд-Аутсайд Сёкл структурасы ярдәмендә башкарыла.

-Әйдәгез, ял итеп алабыз.Шунда белемнәребезне дә күрсәтербез.(1,2нче номер астындагы укучылар тышкы түгәрәккә, ә 3,4нче номер астындагы укучылар эчке түгәрәккә басалар.Кулларында хәреф язылган бит. Көй башлангач, укучылар биеп әйләнә башлыйлар.Көй туктагач, укучылар парлашалар,тышкы түгәрәктәгеләр хәрефләрен күрсәтәләр, эчке түгәрәктәгеләр җавап бирәләр.Мәсәлән: -Бу хәреф-В, ул яңгырау. Әйләнү берничә тапкыр эшләнелә.)


-Укучылар, дәреслекнең 85нче битендәге рәсемгә карагыз әле.

-Бу рәсемдә нинди уен сурәтләнгән?

-Хоккей нинди уен соң ул?

-Сезнең бу уенны караганыгыз бармы?

-Уен барганда тамашачыләр ничек кычкыралар?

-Хәзер сезгә 10 с. вакыт бирелә. Сез дәреслекнең 86нчы битендәге Р. Миңнуллинның “Хоккей”дип исемләнгән кечкенә хикәясен җилкәдәш дустыгыз белән бергә рольләргә бүлеп укырга өйрәнеп карагыз әле. Кайсы пар иң яхшы итеп үзен күрсәтер икән?( Рольләргә бүлеп, парлашып уку. Һәр парны тыңлау, иң сәнгатьле башкаручыларга чир әйтү. –Бик яхшы!!!)


-Дусларым, без сезнең белән дәрескә нинди максатлар куйган идек әле? Минемчә, нәрсәдер эшләнмәде шикелле.(Матур язу.Х х хәрефләре язылган бит эленә.)

-Ә мин бу хәрефне яза белмим, миңа өйрәтегез әле.( Дөрес түгел итеп язып куям. Укучылар бер-бер артлы тактага чыгып яза)

-Бәлки, бу хәрефнең нинди элементлардан торуын әйтерсез? Аннары мин дә яза алыр идем.(Ике С хәрефеннән, ярты овалдан. Дөрес итеп язып куям.)

-Рәхмәт, укучылар, мине дә дөрес, матур язарга өйрәттегез.

-Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз.Дөрес итеп утырабыз, дәфтәрләрне авышлыкны саклап, дөрес итеп куябыз.

-Дөрес, матур язмасак безнең хәреф нишли?(Укучылар ике юл Х х хәрефен яза.)


5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Сорд Кардс структурасы буенча эш.

-Укучылар, сезнең өстәлләрдә конвертлар бар. 3нче номер астындагы укучылар конвертларны ачып, өстәл уртасына бушатасыз. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзеп, төркемнәргә дә аерып куеп карагыз әле.

Хат,хөр-мә,хә-реф,ха-та,хан,хи-кәя,Ха-ния,Хә-ким,Ха-рис,Хәди-чә,Хәй-дәр,Хәли-мә.

-Урындыкларны этеп куябыз да, күрше өстәлләрнең эшен күзәтәбез, хаталар күрсәк, төзәтәбез.

-Урыннарыбызга утырабыз.

-Ә сезнең өстәлләрдә үзгәрешләр булганмы?( Һәр өстәл үзенең төзегән сүзләре белән таныштыра.)

-1(2,3)нче өстәл сез сүзләрне ничә төркемгә урнаштырдыгыз?

-Нинди төркемнәр булды инде?

-Кеше исемнәре ничек языла?

-Афәрин, укучылар!


6.Рефлексия.

-Без нинди максатлар куйган идек ?

-Х хәрефе белән таныштыкмы?......

Димәк, без сезнең белән максатыбызга ирештек.


Үзбәя.

1.Кем бүген дәрестә барлык мәгълүматны да аңладым һәм өйгә кайтып, әтигә, әнигә сөйләп бирә алам ди, кызыл түгәрәкне күтәрәсез.

2.Кем барлык мәгълүматны да аңладым, ләкин сөйләп бирергә әлегә читенсенәм ди, яшел түгәрәкне күтәрәсез.

3.Кем барлык мәгъләматны да әлегә аңлап бетермәдем ди, сары түгәрәкне күтәрәсез.



7.Йомгаклау.

-Укучылар, афәрин! Сез бик-бик булдырдыгыз! Барыгызга да рәхмәт!

-Ә хәзер чыгу билетларыгызга х хәрефе булган бер сүз язып, парковкага ябыштырасыз.

-Рәхмәт.Уңышлар, сезгә!!!



Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Кукмара ш.т.п. А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”















Дәрес темасы: “Х авазы һәм Х х хәрефләре”



















Укытучы: Гилемуллина Ләйсән Мансуровна













2015 ел




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
[Х] авазы ??м Х х х?рефл?ре.

Автор: Гилемуллина Лайсан Мансуровна

Дата: 15.09.2015

Номер свидетельства: 231083


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства