kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Исемн?рне кабатлау.

Нажмите, чтобы узнать подробности

1)Белем бир? максаты:

Укучыларны? исем темасы буенча алдагы д?ресл?рд? ?йр?нг?н белемн?рен: м?гън?сен, соаруларын, берлек, к?плек сан кушымчаларын иск? т?шер?, с?йл?мд? д?рес куллана бел? к?некм?л?рен камилл?штер?. Д?рес, матур язу к?некм?л?рен ныгыту.

2) Фикер с?л?те ?стер? максаты:

Укучыларны? с?йл?мен, логик фикерл?? с?л?тен, м?ст?кыйльлекл?рен, и?ади активлыкларын, игътибарлылык, танып- бел?л?рен формалаштыру.

3)Т?рбияви максат:

Аралашу, коллективта хезм?тт?шлек ит? к?некм?л?ре формалаштыру, уку хезм?те культурасы т?рбиял??, туган телебезне ?йр?н?г? кызыксыну уяту

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Исемн?рне кабатлау.»

Дәреснең темасы: Исемнәрне кабатлау.

Дәреснең тибы:кабатлау дәресе.

Дәреснең максатлары:

1)Белем бирү максаты:

Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, соаруларын, берлек, күплек сан кушымчаларын искә төшерү, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен камилләштерү. Дөрес, матур язу күнекмәләрен ныгыту.

2) Фикер сәләте үстерү максаты:

Укучыларның сөйләмен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын, игътибарлылык, танып- белүләрен формалаштыру.

3)Тәрбияви максат:

Аралашу, коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру, уку хезмәте культурасы тәрбияләү, туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: презентация”Исем”,балалар ясаган рәсемнәр,карточкалар,төрле предметлар,Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова”Татар теле 2” дәреслеге.


Кулланылган структуралар:

Релли Робин,Раунд Робин,Инсайд-Аутсайд Сёкл,Копи Клэп,Сорт Кардс.


Дәрес барышы:

1.Оештыру.

Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез! Хәерле көн!

Төркемдәге укучыларның бер- берсен сәламләве.

-Җилкәдәш дусларны елмаеп сәламлик!

-Каршыдагы дусларны кул биреп сәламлик!

-Ә барыбызга уңышлар телик!

-Уңышлар безгә!!!

Укучылар чылбыр буенча сөйли:

Күзләремне ачты минем,(1нче укучы)

Иркәләде үз телем,(2нче укучы)

Үз телем яктыртты юлны,(3нче укучы)

Үз телем бирде белем.(4нче укучы)

Үз телеңне сөймәгәндә,(5нче укучы)

Ярты ул алган белем(6нчы укучы)

Канатсыз коштай буласың,(7нче укучы)

Белмәсәң ана телен.(8нче укучы)

Белмәсәң ана телен.(хор белән)

-Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә,без бүген татар теле дәресе өстендә эшләрбез.

-Укучылар!Ә без ана телебездә яхшы аралашабызмы?Ә хәзер”Мин татарча дөрес сөйләшәм”минуты.(Укучылар төркемнәрдә бер -берсе белән сорау- җавап алышалар).

-Укучылар, сез татар телендә бик яхшы аралашасыз, сөйләшәсез.Дәресебез уңышлы булсын өчен, татар телендә сөйләшә белү генә җитми, без нинди булырга тиеш?(Креатив, инициатив,бердәм, беренче,ярдәмчел,мөстәкыйль).

-Ә җавапларыбыз нинди булырга тиеш?(Тулы,төгәл,аңлаешлы).

2.Актуальләштерү.

-Укучылар! Үткән дәрес темасын искә төшерү өчен, без төркемнәрдә эшләрбез.Сезнең алдыгызда кәрҗин бар. Анда без үткән ел өйрәнгән хәрефләр яшеренгән.1нче номер астындагы укучы хәрефләрне бушата да,сез бергәләп узган дәрес темасын төзеп карыйсыз.Сезгә 30 секунд вакыт бирелә.

(ИСЕМ.)1нче СЛАЙД(Исем. Имя существительное).

-Ә хәзер ИСЕМ сүзенә фонетик күнегү эшләп алыйк.

1.Безнең сыйныфта кемнәрнең исемендә И хәрефе бар, торып басыгыз.

2.Фамилиясендә С хәрефе булган укучылар торып басыгыз.

3.Э(Е) хәрефе кергән сүзләр әйтегез.

4.М хәрефенә башланган хатын-кыз исемнәре әйтегез.

-Димәк, без исем темасын өйрәндек.Исем турында нәрсәләр өйрәндек?Исемнең схема-моделен төзеп карыйк әле.

2нче СЛАЙД(Исемнәр затны, предметны белдерә.Исемнәр кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.Исемнәр берлек, күплек санда булалар).

Дәрес темасын, максатын ачыклау.

-Димәк, безнең дәресебезнең темасы ничек булыр?(Исемнәрне кабатлау).

-Нәрсәләрне кабатларбыз, нинди максатлар куярбыз?

3.Ныгыту.

1.-Укучылар, сез һәрберегез “кибеттән “берәр әйбер алып килергә тиеш идегез.Өскә күтәреп ,бер-беребезгә күрсәтик әле.Бу әйберләрне бер сүз белән ничек дип әйтербез?(Предметлар).

-Ә бу предметларга нинди сорау куярбыз?(Нәрсә?).

-Мин,сез,укытучылар.Аларны бер сүз белән ничек дип әйтерсез?(Кешеләр-затлар).

-Ә затларга нинди сорау куярсыз?(Кем?).

-Предмет,зат,кем,нәрсә сүзләренең безнең дәрес белән нинди бәйләнеше бар?

(Исемнәр предмет, затны белдерә. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә).

3нче СЛАЙД(Сораулар.Кем? Кешеләр.Нәрсә? Предметлар.Хайваннар. Кошлар.)

-Нинди искәрмә бар?

2.Карточкалар белән эш.

-Сезнең өстәлләрегездә зәңгәр конвертларда карточкалар бар.3нче номер астындагы укучы карточкаларны тарата.Бирем:кем?соравына җавап бирүче сүзләрне кызылга, ә нәрсә ? соравына җавап бирүче сүзләрне зәңгәргә буярга.

4нче СЛАЙД(Сүзләр тупланмасы).

3.5нче СЛАЙД(алма,алмалар рәсемнәре күрсәтелә).

-Рәсемнәргә карагыз һәм уйлагыз, нәрсә әйтә аласыз?(Берлек , күплек сан).

-Ә хәзер төркемнәрдә җилкәдәш дусларыгыз белән эшләрсез.Сезнең алдыгызда ак конвертлар бар. Анда кушымчалар.Сезгә бу кушымчалар арасыннан күплек сан кушымчаларын гына аерып алып, билгеле бер тәртиптә тезәргә кирәк.1нче һәм 3нче номер астындагы укучылар конвертларны бушата. 3минут вакыт бирелә.Кайсы пар иң өлгер икән.

-Нинди искәрмә бар?

6нчы СЛАЙД(Күплек сан.-лар-ләр-нар –нәр.Мисаллар.)

4.Ял итү.Инсайд – Аутсайд Сёкл структурасы буенча музыка астында түгәрәкләрдә әйләнү.

Бирем:-1нче түгәрәктәгеләр предмет исеме әйтә,2нче түгәрәктәгеләр шуңа сорау куя.Кабат әйләнгәч,2нче ләр предмет исеме әйтә,1нчеләр шуны күплек санга куя.

5.Дәфтәрләрдә эш.7нчеСЛАЙД(Сүзләрне күплек санга куеп язарга.)

6.Төркемнәрдә эш.

2нче номер астындагы укучылар А4форматындагы битне алалар.1нче өстәл-кем?соравын ,2нче өстәл -нәрсә? соравын ,3нче өстәл -күплек сан дип шул биткә яза.Тактадагы иҗади эшләрдән һәр укучы үз өстәленә туры килгән рәсемнәрне сайлап ала.Тикшерү эше эшләнә.Кем?-Әни рәсеме.һ.б.

7.Сайлап алган рәсемдәге предмет, зат исемнәре белән җөмләләр төзеп әйтү.

4.Рефлексия.

-Укучылар, искә төшерик әле.Дәресебезнең темасы нинди иде? Нинди максатлар куйган идек?Максатларыбызга ирештекме?

5.Үзбәя.

-Кем үзенең җавапларын “5”лелек дип уйлый, торып баса.

-Кем үзенең җавапларын “4”лелек дип уйлый, алга йөгереп чыга.

-Кем үзенең җавапларын “3”лелек дип уйлый, чүгәлиләр.

6.Өй эше.

1нче төркем исемнәр кулланып,”Безнең дәрес”темасына кечкенә хикәя яза.

2нче төркем 15исем сүз яза.

7.Йомгаклау.8нчеСЛАЙД(Рәхмәт! Афәрин! Уңышлар!).









Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Исемн?рне кабатлау.

Автор: Гилемуллина Лейсан Мансуровна

Дата: 22.03.2016

Номер свидетельства: 308643


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства