.Оештыру ?леше. Слайд 1.
Укучылар: Ис?нмесез, х?ерле к?н, укучылар!
Х?ерле к?н укытучы,
Х?ерле к?н ипт?шл?р,
Татар телен ?йр?нерг?
Без ??рвакыт ?зерл?р!
Укытучы: Балалар, карагыз ?ле, б?ген к?н нинди матур! ?йд?гез, без д? бер-беребезг? матур итеп елмаеп алыйк ?ле. (Укучылар бер-берсен? карап елмаялар)
2. Актуальл?штер?.
Укытучы: Укучылар, без нинди тема ?йр?н?без?
Укучы: Без исем темасын ?йр?н?без.
Слайд 2.
Укытучы: Исем турында нил?р бел?сез? Исем структурасын т?зик ?ле.
Укучы: Исем м?ст?кыйль с?з т?ркеме.
Исем кем? н?рс?? сорауларына ?авап бир?.
Исемн?р ялгызлык ??м уртаклык исемн?рг? б?лен?.
Исемн?р тартым бел?н т?рл?н?л?р.
Укытучы: Тагын.
Укучы: Исемн?р тагын килеш бел?н т?рл?н?л?р.
3. Я?а белем ??м к?некм?л?р формалаштыру
Укытучы: Балалар, ?йтегез ?ле, татар теленд? нич? килеш бар?
Укучы: Татар теленд? алты килеш бар.
Укытучы: ?з эшегезне б?ял?гез.
Слайд 3. Укучылар, таблицага карагыз. Килешл?рне? барысы да язылганмы?
Килешл?р
Калын т?рл?неш
Нечк? т?рл?неш
Баш килеш
яфрак
?т?ч
Иялек килеше
яфракны?
?т?чне?
Юн?леш килеше
яфракка
?т?чк?
Т?шем килеше
яфракны
?т?чне
Чыгыш килеше
(бусы чыкмый тора)
яфрактан
?т?чт?н
Урын-вакыт килеше
яфракта
?т?чт?
Укытучы: Безне? б?ген д?ресебезне? темасы нинди булыр?
Укучы: Без б?ген чыгыш килешен ?йр?н?без.
Слайд 4.
Укытучы: Бик д?рес! Б?генге д?ресне? темасы исемн?рне? чыгыш килеше бел?н т?рл?нешен ?йр?н? булачак.
Д?фт?рл?рне ачтык, чиста, матур итеп б?генге числоны, теманы язып куегыз. (Тактада)
Укучылар: (д?фт?рг? язалар)
Укытучы: Исемн?рне? чыгыш килеше бел?н т?рл?нешен ?зл?штер? ?чен нинди эшл?р башкарырбыз? Д?рес проектын т?зегез.
Укучылар:
Слайд 5:
Чыгыш килешене? соравын ачыклыйбыз.
Слайд 6
Т?рле исемн?рне чыгыш килешен? куеп карыйбыз.
Слайд 7
Р?сем буенча чыгыш килешенд?ге исемн?р бел?н ??мл?л?р т?зибез.
Укытучы: Бик яхшы балаларю ?йд?гез, эшк? керешик.
Сорауны ачыклаудан башлыйбыз.
Слайд 8 (Сюжетлы р?семн?р к?рс?тел?)
??мл?г? карагыз ?ле, р?семд? нинди кушымча т?шеп калган?
Марат м?кт?п... кайта.
Укучы: -т?н кушымчасы ?итми. Марат м?кт?пт?н кайта.
Укытучы: М?кт?пт?н с?зен? сорау куегыз.
Укучы: М?кт?пт?н – кайдан?
Слайд 9.
Укытучы: Икенче р?семг? игътибар итегез. Монда нинди кушымча т?шеп калган, соравын куегыз.
Мин урман.. ?ил?к ?ыеп кайттым.
Укучы: Мин урманнан ?ил?к ?ыеп кайттым. – нан кушымчасы ?итми
Укытучы: Бакчадан с?зен? сорау куегыз.
Укучы: Урманнан? – кайдан?
Слайд 10. Укытучы: Укучы китапны кемн?н ала? соравына ?авап бирегез.
Укучы: Укучы китапны ападан ала? – -дан кушымчасы ялгыйбыз.
Укытучы: Ападан с?зен? сорау куегыз.
Укучы: Ападан– кемн?н?
Слайд 11.
?нием к??ел... китми. Нинди кушымча т?шеп калган?
Укучы: -д?н кушымчасы ?итми. ?нием к??елд?н китми.
Укытучы: К??елд?н с?зен? сорау куегыз.
Укучы: К??елд?н– кайдан?
Укытучы: Яхшы,балалар.Ял итеп алыйк.
Физкультминутка
Укучылар урманга
Тезелелешеп баралар.
Мен? шулай, мен? шулай ,
Тезелешеп баралар.
Ш?р?ле бел?н анда
Кети-кети уйныйлар.
Мен? шулай, мен? шулай ,
Кети-кети уйныйлар.
Ш?р?лед?н котылгач,
?ил?к, г?мб? ?ыялар.
Мен? шулай, мен? шулай ,
?ил?к, г?мб? ?ыялар.
Укытучы: Бик яхшы, булдырдыгыз! Утырыгыз!
Слайд 12.
Укытучы: Укучылар, мин сезг? карточкалар ?л?ш?м, сез исемн?рг? чыгыш килеше кушымчалары ?ст?п языгыз.
4.Ныгыту.
Исемн?рг? чыгыш килеше кушымчаларын ?ст?п языгыз.
Кемн?н?
Н?рс?д?н? Кайдан?
Кыз-дан
Авыл-дан
?ни-д?н
Г?л-д?н
Дус-тан
Китап-тан
Ирек-т?н
Кибет-т?н
Солтан-нан
Ком-нан
Р?зим-н?н
Кием-н?н
Мисалларны тикшер?без.
Слайд 13
Укытучы: Балалар, исемн?рг? чыгыш килешенд? нинди кушымчалар ялгадыгыз?
Укучы: Исемн?рг? чыгыш килешенд? –дан,-д?н;-тан,-т?н;-нан,-н?н кушымчалары ялгадык.
Укытучы: Укучылар,бик яхшы.
Слайд 14-20. Укучылар, р?семн?рг? карап, чыгыш килешенд?ге исемн?рне кулланып , ??мл?л?р т?зегез.
Слайд 21. Укучылар, р?семг? карап, чыгыш килешенд?ге исемн?рне кулланып, кечкен? ген? хик?я т?зегез.(3-5 ??мл?)
Укучы: Балалар кардан кыш бабай ясыйлар. Борынын кишерд?н куялар. Алар к?зл?рен к?мерд?н куялар. ? кулларын таяктан ясадылар. Кыш бабай бик матур булды.
Укытучы: Булдырдыгыз, бик яхшы!
5.Йомгаклау.
Укытучы: Укучылар, без б?ген д?реск? нинди максат куйган идек?
Укучы: Исемн?рне? чыгыш килешен ?йр?нерг? тиеш идек.
Укытучы: Максатыбызга нинди юллар бел?н ирештек?
Укучы: . Чыгыш килешене? соравын ачыкладык.
Т?рле исемн?рне чыгыш килешен? куйдык.
Р?сем буенча чыгыш килешенд?ге исемн?р бел?н ??мл?л?р т?зедек.
Укучы: Р?семн?р буенча ??мл?л?р т?зедек, сораулар куйдык.
Укытучы: Гомумил?штереп исемн?рне? чыгыш килеше турында ?йтегез ?ле.
Укучы: Исемн?р чыгыш килешенд? кемн?н? н?рс?д?н? кайдан? Сорауларына ?авап бир?, аларга –дан,-д?н;-тан,-т?н;-нан-н?н кушымчалары ялгана. Чыгыш килешенд?ге исемн?рне кулланмасак, с?йл?мебез а?лаешлы, матур булмас иде.
Укытучы:?йд?гез, х?зер д?реслект? исемн?рне? чыгыш килеше турында нил?р язылды ик?н? (Д?реслекне ачалар, кагыйд?не укыйлар, бер бала кычкырып укый.)
Сезне? фикерл?регез ?леге кагыйд?д? язылганнар бел?н туры кил?ме?
Укучы: ?йе.
Укытучы:Бик яхшы , балалар!.
?й эше
“Кышкы матур к?нд?” диг?н кечкен? хик?я язарга.
Укучылар, б?генге д?ресне “5”лег? кемн?р ?зл?штерде? Кемн?р ?з эшч?нлеген? “4” ле куя, кемн?р “3”ле куя? (Укучылаар бер- берсен б?ялил?р, укытучы йомгаклап билгел?рне ?йтеп чыга.)
Бик ?йб?т, балалар, сез б?ген бик тырышып эшл?дегез, ?ф?рин! Д?рес бетте.Барыгызга да зур р?хмэт!
Просмотр содержимого документа
«Исемн?рне? чыгыш килеше »
Дәреснең темасы: Исемнәрнең чыгыш килеше белән төрләнеше.
Дәреснең тибы. Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.
Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, исемнәрнең чыгыш килеше белән төрләнеше турында төшенчә бирү, сораулары, кушымчалары белән таныштыру, исемнәрнең килешләрен сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Тәрбияви максат - Укучыларда спорт төрләренә карата кызыксыну хисе тәрбияләүгә этәреш ясау.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентациясе, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.
Дәреслек: Харисов Ф.Ф. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: Мәгариф, 2009.
Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.
Дәреснең тибы. Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше. Слайд 1.
Укучылар: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар!
Хәерле көн укытучы,
Хәерле көн иптәшләр,
Татар телен өйрәнергә
Без һәрвакыт әзерләр!
Укытучы: Балалар, карагыз әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп алыйк әле. (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар)
2. Актуальләштерү.
Укытучы: Укучылар, без нинди тема өйрәнәбез?
Укучы: Без исем темасын өйрәнәбез.
Слайд 2.
Укытучы: Исем турында ниләр беләсез? Исем структурасын төзик әле.
Укучы: Исем мөстәкыйль сүз төркеме.
Исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.
Исемнәр ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленә.
Исемнәр тартым белән төрләнәләр.
Укытучы: Тагын.
Укучы: Исемнәр тагын килеш белән төрләнәләр.
3. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
Укытучы: Балалар, әйтегез әле, татар телендә ничә килеш бар?
Укучы: Татар телендә алты килеш бар.
Укытучы: Үз эшегезне бәяләгез.
Слайд 3. Укучылар, таблицага карагыз. Килешләрнең барысы да язылганмы?
Килешләр | Калын төрләнеш | Нечкә төрләнеш |
Баш килеш | яфрак | әтәч |
Иялек килеше | яфракның | әтәчнең |
Юнәлеш килеше | яфракка | әтәчкә |
Төшем килеше | яфракны | әтәчне |
Чыгыш килеше (бусы чыкмый тора) | яфрактан | әтәчтән |
Урын-вакыт килеше | яфракта | әтәчтә |
Укучы: Таблицада бишенче килеш, чыгыш килеше җитми.
Укытучы: Безнең бүген дәресебезнең темасы нинди булыр?
Укучы: Без бүген чыгыш килешен өйрәнәбез.
Слайд 4.
Укытучы: Бик дөрес! Бүгенге дәреснең темасы исемнәрнең чыгыш килеше белән төрләнешен өйрәнү булачак.
Дәфтәрләрне ачтык, чиста, матур итеп бүгенге числоны, теманы язып куегыз. (Тактада)
Укучылар: (дәфтәргә язалар)
Укытучы: Исемнәрнең чыгыш килеше белән төрләнешен үзләштерү өчен нинди эшләр башкарырбыз? Дәрес проектын төзегез.
Укучылар:
Слайд 5:
Чыгыш килешенең соравын ачыклыйбыз.
Слайд 6
Төрле исемнәрне чыгыш килешенә куеп карыйбыз.
Слайд 7
Рәсем буенча чыгыш килешендәге исемнәр белән җөмләләр төзибез.
Укытучы: Бик яхшы балаларю әйдәгез, эшкә керешик.
Сорауны ачыклаудан башлыйбыз.
Слайд 8 (Сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә)
Җөмләгә карагыз әле, рәсемдә нинди кушымча төшеп калган?
Марат мәктәп... кайта.
Укучы: -тән кушымчасы җитми. Марат мәктәптән кайта.
Укытучы: Мәктәптән сүзенә сорау куегыз.
Укучы: Мәктәптән – кайдан?
Слайд 9.
Укытучы: Икенче рәсемгә игътибар итегез. Монда нинди кушымча төшеп калган, соравын куегыз.
Мин урман.. җиләк җыеп кайттым.
Укучы: Мин урманнан җиләк җыеп кайттым. – нан кушымчасы җитми
Укытучы: Бакчадан сүзенә сорау куегыз.
Укучы: Урманнан? – кайдан?
Слайд 10. Укытучы: Укучы китапны кемнән ала? соравына җавап бирегез.
Укучы: Укучы китапны ападан ала? – -дан кушымчасы ялгыйбыз.
Укытучы: Ападан сүзенә сорау куегыз.
Укучы: Ападан– кемнән?
Слайд 11.
Әнием күңел... китми. Нинди кушымча төшеп калган?
Укучы: -дән кушымчасы җитми. Әнием күңелдән китми.
Укытучы: Күңелдән сүзенә сорау куегыз.
Укучы: Күңелдән– кайдан?
Укытучы: Яхшы,балалар.Ял итеп алыйк.
Физкультминутка
Укучылар урманга
Тезелелешеп баралар.
Менә шулай, менә шулай ,
Тезелешеп баралар.
Шүрәле белән анда
Кети-кети уйныйлар.
Менә шулай, менә шулай ,
Кети-кети уйныйлар.
Шүрәледән котылгач,
Җиләк, гөмбә җыялар.
Менә шулай, менә шулай ,
Җиләк, гөмбә җыялар.
Укытучы: Бик яхшы, булдырдыгыз! Утырыгыз!
Слайд 12.
Укытучы: Укучылар, мин сезгә карточкалар өләшәм, сез исемнәргә чыгыш килеше кушымчалары өстәп языгыз.
4.Ныгыту.
Исемнәргә чыгыш килеше кушымчаларын өстәп языгыз. |
Кемнән? | Нәрсәдән? Кайдан? |
Кыз-дан | Авыл-дан |
Әни-дән | Гөл-дән |
Дус-тан | Китап-тан |
Ирек-тән | Кибет-тән |
Солтан-нан | Ком-нан |
Рәзим-нән | Кием-нән |
Мисалларны тикшерәбез.
Слайд 13
Укытучы: Балалар, исемнәргә чыгыш килешендә нинди кушымчалар ялгадыгыз?
Укучы: Исемнәргә чыгыш килешендә –дан,-дән;-тан,-тән;-нан,-нән кушымчалары ялгадык.
Укытучы: Укучылар,бик яхшы.
Слайд 14-20. Укучылар, рәсемнәргә карап, чыгыш килешендәге исемнәрне кулланып , җәмләләр төзегез.
Слайд 21. Укучылар, рәсемгә карап, чыгыш килешендәге исемнәрне кулланып, кечкенә генә хикәя төзегез.(3-5 җөмлә)
Укучы: Балалар кардан кыш бабай ясыйлар. Борынын кишердән куялар. Алар күзләрен күмердән куялар. Ә кулларын таяктан ясадылар. Кыш бабай бик матур булды.
Укытучы: Булдырдыгыз, бик яхшы!
5.Йомгаклау.
Укытучы: Укучылар, без бүген дәрескә нинди максат куйган идек?
Укучы: Исемнәрнең чыгыш килешен өйрәнергә тиеш идек.
Укытучы: Максатыбызга нинди юллар белән ирештек?
Укучы: . Чыгыш килешенең соравын ачыкладык.
Төрле исемнәрне чыгыш килешенә куйдык.
Рәсем буенча чыгыш килешендәге исемнәр белән җөмләләр төзедек.
Укучы: Рәсемнәр буенча җөмләләр төзедек, сораулар куйдык.
Укытучы: Гомумиләштереп исемнәрнең чыгыш килеше турында әйтегез әле.
Укучы: Исемнәр чыгыш килешендә кемнән? нәрсәдән? кайдан? Сорауларына җавап бирә, аларга –дан,-дән;-тан,-тән;-нан-нән кушымчалары ялгана. Чыгыш килешендәге исемнәрне кулланмасак, сөйләмебез аңлаешлы, матур булмас иде.
Укытучы:Әйдәгез, хәзер дәреслектә исемнәрнең чыгыш килеше турында ниләр язылды икән? (Дәреслекне ачалар, кагыйдәне укыйлар, бер бала кычкырып укый.)
Сезнең фикерләрегез әлеге кагыйдәдә язылганнар белән туры киләме?
Укучы: Әйе.
Укытучы:Бик яхшы , балалар!.
Өй эше
“Кышкы матур көндә” дигән кечкенә хикәя язарга.
Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? (Укучылаар бер- берсен бәялиләр, укытучы йомгаклап билгеләрне әйтеп чыга.)
Бик әйбәт, балалар, сез бүген бик тырышып эшләдегез, әфәрин! Дәрес бетте.Барыгызга да зур рәхмэт!