Планлаштырылган нәтиҗә: Шәхескә кагылышлы – укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе. Метапредмет – күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү. Предмет – Исем һәм фамилияләрне баш хәрефтән яза белү Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү; үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау;үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү: Регулятив универсаль уку гамәлләре: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: .төп билгеләрне аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру; Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;күршең белән хезмәттәшлек итү. Җиһазлау:презентация, биремле карточкалар, смайликлар Дәрес барышы. I.Оештыру. -Исәнмесез,укучылар! -Кәефләрегез ничек? - Кояшлы иртә кебек Анам телен,Тукай телен Өйрәнергә дип килдек. -Кояшка карагыз әле, укучылар. Нинди матур итеп елмая. аның елмаюы сезнең күңелләрне күтәреп торсын, бер берегезгә елмаю бүләк тик.. Елмаюлы карашларыбыз белән кунакларга сәлам юллыйк. Һәм матур гына итеп урыннарга утырыйк. II. Актуальләштерү. -Укучылар, бүген сыйныфта кем дежур микән?(әңгәмә) 1)Өй эшен тикшерү. 29 нчы күнегү, 22 бит -Төшеп калган хәрефләрне куеп, сүзләрне язарга иде. -Әлеге сүзләрне нинди кагыйдәгә нигезләнеп яздыгыз? 2)Үткән дәрес материалын кабатлау. - Укучылар, үткән дәресләрдә без сезнең белән нинди сүзләр белән танышкан идек?(Предметны белдергән сүзләр.) - Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?(Кем? Нәрсә?) - Нинди сүзләргә без кем? дигән сорау куябыз?(Кешене белдергән сүзләргә.) - Ә башка предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз?(Нәрсә?) –Конэрс. Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Бу карточкадагы сүзләрнең нинди сорауга җавап булуын ачыклагыз. 15 с вакыт бирелә (15 с, кыңгырау.) – Класста сез ике почмак күрәсез. Берсе нәрсә?, икенчесе кем?. Үз сүзләрегез нинди булганга карап, тиешле почмакка барыгыз, үзегез белән карточкаларыгызны алыгыз. (Урыннарыннан торалар, урындыкны этеп куялар.) – Почмакларда үзегезгә пар табыгыз, аңа «биш» бирегез.Бер-берегезгә ни өчен шушы почмакны сайлавыгызны аңлатыгыз.. Сезгә 30 секунд вакыт бирелә. Озынрак буйлы укучы башлый. -Кем? почмагындагы иң кечкенә буйлы укучы әйтә. Ни өчен син бу почмакны сайладың? (Чөнки бу сүзләр кешеләрне белдерә.) -Ә бу почмактан кемнең чәче ачыграк , шул укучы аңлатыр. – Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз. 3)Матур язу күнегүе. -Хәзер барыбыз да дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз. -Аңарчы дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерәбез. Аяклар? Идәндә. Арка? Туры Куллар? Партада. Терсәкләр? Парта читендә. Дәфтәрләр? Авыш. -Баш һәм юл Г, г хәрефләрен язарбыз. Дөрес итеп утырдык. Матур итеп хәрефләрне һәм җөмләне күчереп язабыз. Галия агач утырта. -Укучылар ,бу җөмләдә кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр бармы? -Укучылар ,быел безнең 2017 нче ел нинди ел әле? ( экология елы) -Димәк,экология елында без сезнең белән нәрсәләр эшләргә тиешбез икән? (агачлар утыртырга, табигатьне сакларга) III. Уку мәсьәләсен кую. -Укучылар слайдка күз салыйк әле.Монда бирелгән җөмләләрне укыйк әле. Йолдыз күктә җемелдәгән йолдызларга карап соклана. Бакчадагы лилия чәчәкләренә Сабирова Лилия көн саен су сибә. -Ни өчен калын хәрефләр белән бирелгән бер үк сүзләрнең берсе – юл хәрефеннән, ә икенчесе баш хәрефтән башлап язылган? -Әмир дә бу җөмләләрне күргәч, аптырап калды, сүзләрне кат-кат укыды. Дөрестән дә, сүзләрнең язылышында аерма бар. -Искә төшердем! – диде ул, куанып. – 1нче класста без мондый сүзләрнең язылышын өйрәнгән идек! -Сез дә исегезгә төшерегез. Партадашыгыз белән фикерләшеп алыгыз әле. (Парларда эш) -1нче класста өйрәнгән нинди кагыйдә исегезгә төште?(Кеше исемнәре, фамилияләр баш хәрефтән языла.) -Бик дөрес. Исегездә булса, 1 нче сыйныфта татар теле дәресендә “Телдән һәм язма сөйләм серләре” темасын үткәндә Тылсымчы Әминәгә лилия сүзен язарга кушкан иде. Әминә язганчы башта: -Бу нинди сүз? Ул нәрсәне белдерә? Кеше исеме булса - баш хәрефтән, предметны белдерсә – юл хәрефеннән язам, дигән иде. - Димәк,безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?(Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф).( слайд). -Нинди максатлар куеп эш итәрбез?( Кеше исемнәре һәм фамилияләрен аерып тану, дөрес язу, сөйләмдә куллана белү; Хәрефләрне дөрес язу һәм тоташтыру күнекмәләрен ныгыту; Алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү; Үз исемең белән горурлану хисләре тәрбияләү. ) IV.Уку мәсьәләсен чишү. 1)Әңгәмә -Ә исем кешегә ни өчен кирәк соң? ( бер-берсеннән аеру өчен) - Дөрес. Димәк, укучылар, һәр кешенең үз исеме була. Чыннан да, кешегә бирелгән исем бит ул баш хәрефтән башлап язылырга тиешле, ул гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомергә йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, аны баетып, тулыландырып яшәргә тиеш. Исем җисеменә туры килсен, - ди халык. Кеше исемнәре – күренекле татар – башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул. -Балалар, һәр кешенең исеме генә түгел, фамилиясе дә була. Фамилия сүзе – семья, ягъни гаилә дигәнне аңлата. Бала тугач, аңа әти-әнисенең фамилиясен бирәләр. Бер гаиләдәге кешеләр бертөрле фамилия йөртәләр. Исем һәм фамилиядән тыш, кешенең әтисенең исеме, ягни отчествосы да була. Ул кешенең әтисе исеменнән ясала. Сез ничек уйлыйсыз, фамилия һәм отчество ничек язылыр? Баш хәрефтән языла. Чөнки ул аерым бер кешегә бирелә. -Дөрес уйлыйсыз. 2. Дәреслектән кагыйдәне уку.28 бит -Әйдәгез әле, .дәреслекнең 28 битен ачып, кагыйдәне укыйк .Без әйткәннәр дәреслектәге кагыйдә белән туры килә микән? Ә хәзер кагыйдәне парларда бер-берегезгә сөйләгез. Әйдәле, 1 нче рәтнең 2 нче укучысы сөйләп күрсәтсен. ( Дәреслекне ачып, кагыйдәне укыйлар, парларда,үз-үзләренә сөйлиләр,1-2 укучы кычкырып әйтә). 3),,Кем белә” уены. -Әйдәгез, кем үзенең исемен, фамилиясен, әтисенең исемен әйтә ала? Мин кемгә туп атам, шул кеше әйтеп күрсәтер. (Балаларның ИФО әйтүләре). 4.Дәреслек белән эш. -Ә кайсы дәрестә без кешеләрнең исем, фамилияләрен еш әйтәбез? (Әдәби уку дәресендә шагыйрьләрнең, язучыларның исем, фамилияләрен әйтәбез.) -Әйдәгез хәзер дәреслекнең 26 нчы битен ачтык.34 күнегүне таптык. Укып чыгабыз. -Ә “тәүфыйклы” сүзе нинди мәгънә аңлата? Каян карап белербез? -“Аңлатмалы сүзлек”тән. (Тәүфыйклы – әдәпле, тәрбияле, тыйнак, яхшы, әхлаклы.) -34 нче күнегүдә җәяләр эчендәге хәрефләрне дөресләп куеп, шигырьне күчереп язалар. Бер-берегезне тикшереп алыгыз. -Ни өчен ике төрле яздыгыз? -Сезнеңчә, Тәүфыйк нинди малай? -Ә син үзеңне тәүфыйклы дип саныйсыңмы? - Тәүфыйкның исеме аңа туры киләме? -Һәр кешенең исеме нинди дә булса мәгънәне аңлата. Мәсәлән, минем исемем Зөлфия бөдрә чәчле, матур кыз дигән мәгънәне аңлата. V.Ял минуты.,,Микс Фриз Групп” -Укучылар , әйдәгез бераз ял итеп алыйк.Мин сезгә көй куям һәм сез сыйныф буенча биисез.Музыка беткәч ,сез туктап каласыз, шуннан мин сезгә сорау бирәм.Сорауга җавап билгеле бер сан була. Җавапны сез ,миңа бер сүз дә әйтмичә, төркемнәргә басып күрсәтергә тиеш буласыз. -Кояш сүзендә ничә аваз? -Кыяр сүзендә ничә иҗек? -Агач сүзендә ничә хәреф? -Сыйныфта ничә укучы? -Молодцы, укучылар! Урыннарга тәртип белән генә утырдык. VI.Белемнәрне ныгыту. 1.Төркемнәрдә эш. Укучылар, кичә хат ташучы безгә хат китерде. Ул без яратып укый торган “Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясеннән.Әйдәгез, ул хатны бергәләп укыйк әле. ,,Хөрмәтле укучылар!Безнең газетабызга бик күп мәкаләләр килә.Шулар арасында 1 нче сыйныф укучысы Алсуның да мәкаләсе бар. Тик аның язмасын без газетада бастырып чыгара алмыйбыз. Ни өчен икәнен ,бәлки укып чыккач,үзегез төшенерсез.Бәлки сез аңа ярдәм итәрсез? Ихтирам белән ,,Көмеш кыңгырау”газетасы. Менә Алсуның мәкаләсе.Укып карагыз әле.Хатларны таратам. Сез хаталарны төркемнәрдә төзәтәсез һәм төркемнәр белән алмашып дөреслекне тикшерәсез. -Исәнмесез. Сезгә беренче сыйныф укучысы сабирова фирая хат яза. Мин сезне үзебезнең гаиләбез белән таныштырырга телим. Безнең гаиләдә 6 кеше: әти, әни, бабай, әби, апам һәм мин. Әтием наил исемле. Ул тракторда эшли. Әниемең исеме сәрия. Ул сыерлар сава. Апам нурия 7 нче сыйныфта укый. Без бик тату яшибез. Бөтен эшләрне бергәләп эшлибез.” -Укучылар, ни өчен хатны газетага бастырып чыгара алмаганнар?Киңәшләшеп алыгыз әле. -Алсуның хаталарын табарга сезгә нинди кагыйдә ярдәм итте?(Кеше исемнәре һәм фамилияләре баш хәрефтән язылалар) VII.Мөстәкыйль эш. 1)- Ә хәзер һәр кеше мөстәкыйль эшләп ала. Сыйныфташларыгызның исемнәрен язасыз. Кызлар безнең малайларыбызның исемнәрен язалар, ә малайларыбыз кызларыбызның исемнәрен язалар. Нәтиҗә: Кеше исемнәрен баш хәрефтән язалар. VIII. Модельләштерү. Дәрестә алган белемнәрне модельләштереп кую. -Әйдәгез, шушы кагыйдәне модельләштереп карыйк. Кем нинди модель тәкъдим итә? (Модельләштерү) -Булдырдыгыз, укучылар. IХ. Рефлексия. -Ә хәзер, әйдәгез, кагыйдәне ничек үзләштерүегезне тикшереп алыйк. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез әгәр сүз баш хәрефтән язылса, (+) билгесе, юл хәрефеннән башланса, (-) билгесе куеп барыгыз. Мәдинә, укучы, Сания, әни, Әмир, Гөлнур, чәчәк, бабай, Ләйлә, укытучы. Тикшереп чыгыйк. (+, - , +, - ,+, +, - , - , +, +) -Кемнең нәтиҗәләре шушындый, алар яңа теманы яхшы үзләштергән. Кемнәрнеке туры килеп җитмәде, бераз кабатларга кирәк булыр. Х. Йомгаклау. - Нинди яңа темага кердек? (Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.) -Дәрестә нәрсәләр эшләдек? (күнегүләр эшләдек, , предметны белдергән сүзләрне таптык) -Ә бүгенге дәрестә өйрәнгән кагыйдә безгә тормышта кирәк булырмы? -Нинди очракларда кирәк булыр дип саныйсыз? - Сезгә бигрәк тә кайсы эш төре ошады? - Кемгә дәрестә авыр булды? (зәңгәр смайлик күтәрәләр) - Кем бүгенге дәрестә булдырдым ди? (кызыл смайлик күтәрәләр) Өй эше: Иҗади эш:Үз исемегезнең мәгънәсен ачыклап килегез. -Молодцы, укучылар. Күрәм: барыгыз да бүгенге материалны аңлагансыз. Бүгенге дәрестә бик актив катнаштыгыз, рәхмәт. Дәфтәрләрегездәге эшләрне тикшереп, билгеләр куярмын. |