МБГУ “Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы
Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Халык иҗатында уңдырышлы җир һәм үсемлекләр
(3 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес )
Дәресне үткәрде:
башлангыч сыйныфлар
укытучысы Нуруллина
Руфия Ислам кызы
2014 – 2015 нче уку елы
3 сыйныфларда әйләнә – тирә дәресе
УМК “Перспектива”
Дәреслек авторлары: А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая
Тема : Халык иҗатында уңдырышлы җир һәм үсемлекләр
Максат: халык иҗатында җир һәм үсемлекләрнең сурәтләнеше белән таныштыру;
Уйлап чыгару сәләтен, фикер сөрешен үстерү;
Буыннар мирасына сак караш булдыру; патриотик һәм эстетик тәрбия бирү.
Җиһазлау : Татарстан картасы, интерактив такта, үсемлек рәсемнәре, сүзләр язылган карточкалар, төсле кәгазьләр, кайчы, гади карандаш, җилем, ватман, өстәл номерлары.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси нәтиҗәләр:
табигатьне саклауның кирәкле һәм мөһим эш икәнен аңлау;
үз халкыңның мирасын белү һәм хөрмәт итү;
үз эшеңә һәм иптәшеңнең эшенә бәя бирә ;
үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.
Метапредмет нәтиҗәләре:
җир һәм үсемлекләрнең кеше белән бәйләнешен аңлау;
парларда һәм төркемнәрдә эшли белү;
гомуми мәгълүмат арасыннан кирәклесен таба белү;
теләсә нинди техниканы кулланып, җир һәм үсемлекләр сурәтләнеше күрсәтелгән кул эше эшләү.
Предмет нәтиҗәләре:
җир һәм үсемлекләр табигатьнең төп көче икәнен аңлату;
татар халык иҗатында үсемлек образы сурәтләнгән кул эшләре, милли киемнәрне тану, белү.
Дәрес барышы.
Дәресне оештыру.
Хәерле көн, балалар!
Кәефләрегез ничек?
Әйдәгез әле бергәләп,
Белем диңгезен кичик.
Белемнәрне актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
МИКС –ФРИЗ – ГРУП структурасы
Табигатьнең ничә көчен өйрәндек? Шул санда төркемнәргә берләшегез. (4 әр укучыдан торган ике төркем барлыкка килә, артык калган берәү кайсы да булса төркемгә кушыла., алдан әзерләнгән өстәлләр артына утыралар.)
СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы
1 нче өстәл 2 нче укучы башлый. Һәрбер укучы бер төркем исемен әйтә.
2 нче өстәл 3 укучы башлый. Һәр укучы берәр төркемгә караган үсемлек төрен атый.
Төркемнәрдә эш.
Төркемнәр эш урыннарын алышынып, эшләрне тикшерәләр, хаталар булса, төзәтәләр һәм рәсем-схема буенча теманы ачалар.
Һәр төркем үзә эшенә һәм иптәшләренең эшенә дә бәя бирә.
Яңа төшенчәләр һәм күнекмәләр булдыру.
Уку мәсьәләсен кую. Индивидуаль эш.
Чәчәк һәм җир рәсемнәре төшерелгән кул эшләре күрсәтелә. Шул эшләрдән чыгып уку мәсьәләсен укучылар ача.(Авырсынган очракта юнәлеш бирүче сораулар бирелә.)
Димәк, бүгенге тема: “Халык иҗатында уңдырышлы җир һәм үсемлекләр.”
Дәрескә нинди максат куярбыз? ( Халык иҗаты, җир һәм үсемлекләрнең шартлы билгеләре белән танышу.)
Дәреслек белән эшләү. Парларда эш.
“Ике үгез сөзешә, ә икесе бергә очрашмый” табышмагының ничә җавабы? Ни өчен? (Җир белән күкне идән белән түшәмгә тиңлиләр. Чөнки өй идәнсез һәм түшәмсез була алмый. Дөнья – йортның да җирдән аста , күктән өстә катламнары юк.)
Кул эшләрендә эшкәртелгән җирләрне күрсәтү өчен халык нинди махсус билгеләр кулланган? ( Эченә әвернә, нокта орлыклар, челтәрләр төшерелгән квадрат, турыпочмаклык яки ромб кулланганнар)
Җаваплар әзер булгач, парлап торып басып җавап бирәләр.
Җир һәм үсемлек билгеләрен махсус бастырылган битләрдән карау.
Татар халкының кул эшләре һәм милли киемнәре.
Безнең татар халкы да җир һәм, бигрәк тә, үсемлек билгеләрен кул эшләрендә бик матур, зәвыкълы итеп тасвирлый алган.
Мәктәп музееннан алынган борынгы һәм хәзерге татар халкының милли киемнәреннән һәм кул эшләреннән оештырган күргәзмәне карау. Киемнәрдәге җир, чәчәк билгеләрен табу. Милли орнаментларны атау.
Дәреслек битләре буйлап сәяхәтне дәвам итү.
Физминутка. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасы
(Укучы – лидер артыннан һәр укучы хәрәкәтне кабатлый, билгеле бер сигналдан соң лидер алышына)
Белемнәрне тәҗрибә аша ныгыту.
Мин сезгә галәм агачы образын аппликация итеп ясарга тәкъдим итәм. Фикерләрегез белән уртаклашыгыз әле, агач гадәти булмаска, милли орнамент кертелгән булырга тиеш. Ниндиерәк агач күзалдына китерәсез? Иң еш кулланылган орнаментны искә төшерегез. (лалә чәчәге). Бу чәчәкнең нинди төсләрен беләсез? (ак, сары, кызыл....)
Димәк агачыбызда төрле төстәге лалә чәчәкләре атып утыра.
Кайчы һәм җилем белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелә.
Агачны ясау. Коллектив белән эш.
Махсус куелган өстәлләр артына утыралар. Кайсы укучы чәчәк, кайсы, яфрак, ботак, кәүсә ясый. Кайсылары ясалган үсемлек өлешләрен кисә, кайберләре ватманга ябыштыра башлый.
Проектны яклау.
- Агачка нинди исем бирерсез?Ни өчен? Фикерегезне дәлилләгез.
- Галәм агачын кая урнаштырырга тәкъдим итәсез? ( Юнәлеш бирелә. Галәм агачы дөньяның уртасында урнашкан була , дип фаразлана. Бәлки дөньяның уртасы безнең республикадыр. Шуңа күрә агачны башкалабыз уртасына куярга тәкъдим итәм. Татарстанның башкаласы ничек атала?)
4. Галәм агачын “утырту”.
Татарстан картасыннан Казан шәһәрен табу. Шуның өстенә энәләр белән агачны беркетү.
Безнең Республикабызда төрле милләт кешеләре яши. Безнең агачыбызда төрле төстәге лаләләр бергә үскән кебек, Республикабыз халкы , нинди милләттән булуларына карамастан, дус, тату яшәсеннәр.
Рефлексия.
Татар халык әкияте “ Алтын бөртекләр”не карау.
Әкиятне караганнан соң фикер алышу.
“Алтын бөртекләр “әкиятендә табигатьнең дүртенче көченең нинди төп үзлеге чагылдырыла? (Уңдырышлылык).
Туфракның яки җирнең уңдырышлы булуы, үзенең куенына кергән орлык, бөртекләрне күп тапкырлар арттырып бирүе , тәмле җиләк-җимешләр үстереп бирүе өчен кешеләр аны алтыннан кыйммәт хәзинә дип атыйлар.
Дәресне йомгаклау. Үзбәя.
Мин дәресне бик яхшы аңладым. Дәрес бик ошады
Бик яхшы аңлап бетерә алмадым. Дәрес ошады
Дәресне бөтенләй аңламадым. Дәрес ошамады
Алдагы дәреснең темасын ачу, максат кую.
Халык иҗатында тагын нинди образларны кулланганнар ,дип уйлыйсыз? (Хайваннар)
Икенче дәресебезнең темасы – “Хайваннар дөньясы “ дип атала. Киләсе дәрескә нинди максат куярбыз? (Хайваннарның төрләрен, халык иҗатында аларның образларын өйрәнү.)
Өй эше. Җир һәм үсемлекләрнең махсус билгеләрен кулланып, үзең теләгән кул эше эшләргә.