Тема :«Ел фасыллары бездә кунакта».(2 А сыйныфы , әдәби уку). Кабатлау дәресе.
 Максат :  
  Укучыларда күзәтүчәнлек формалаштыру.
 Ел фасыллары хакындагы белемнәрен ныгыту , аларны елның һәр вакытыннан ямь табарга өйрәтү.
 Сүзлек байлыгын арттыру , бәйләнешле сөйләм телен үстерү .
 Табигатькә карата сакчыл караш , соклану хисе тәрбияләү , аның белән хозурланырга өйрәтү.
 
 
 
 Җиһазлау : Ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр , хәрефләр язылган карточкалар , төсле магнитлар ; техник чаралар : компьтер , интерактив такта.
 
 
 Дәрес барышы :
  I. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру:
 - Исәнмесез , укучылар , хәерле көн барыгызга да .
 - Бүген ничәсе? (24 нче февраль).
 - Атнаның нинди көне? (сишәмбе).
 - Урамга күз салыгыз әле! Көн нинди? (салкын , карлы, суык җил исә).
 - Елның нинди фасылы дип уйлыйсыз? (кыш).
 - Ә ни өчен кыш дип уйлыйсыз ? ( бар җир ап – ак , салкын , кешеләр калын киенгәннәр).
 - Әйе , укучылыр , урамда кыш. (1 нче слайд ачыла).
 - Кыш ел фасылына нинди айлар керә соң?  
 - Декабрь , гыйнвар , февраль.
 - Димәк , укучылар , кышның соңгы ае. Кадерен белеп калыйк.
 - Сез бит әле кыш турында шигырьләр дә беләсез. Сөйләп китик әле. (укучылар кыш турында шигырьләр сөйлиләр).
 - Сезнең өстәлләрдә төрле хәрефләр язылган карточкалар. Шул хәрефләрдән сүзләр ясап карыйк әле , укучылар. (3 сүз килеп чыгарга тиеш : яз, көз, җәй.). Укучылар эшлиләр.
 - Я, нинди сүзләр таптыгыз? (укучылар җавабы).
 - Димәк , укучылар , без буген нәрсә турында сөйләшәбез? (укучылар җавабы).
 - Әйе, бик дөрес. Без бүгенге дәресебездә ел фасыллары буенча сәяхәт итәрбез).
  I I. Төп өлеш.
 1. Ел фасыллары турында әңгәмә.
 - Димәк , укучылар , ничә ел фасылы бар ?
 - 4әү : кыш , яз , көз , җәй.
 - Бик дөрес. Сәяхәтебезне башлыйбыз!
 2. - Ә хәзер экранга карыйбыз. (2нче слайд – яз ).
 - Яз турында нәрсәләр әйтерсез?
 - Кояш җылыта , карлар эри , җир өсте җылына. Көннәр озая , ә төннәр кыскара. Яз көне беренче чәчәкләр күренә башлый.
 - Яз айларын санап китик әле.
 - Март , апрель, май.
 - Яз турында нинди шигырьләр беләсез? (яз турында шигырьләр сөйлиләр).
 3 нче слайд – көз.
 - Укучылар , көз турында нәрсәләр әйтә аласыз?
 - Көннәр салкыная , яңгырлар ява. Яфраклар саргая , яфраклар коелалар , җиләк – җимешләрне , яшелчәләрне җыялар. Кошлар җылы якка очып китәләр.
 - Көз айларын санагыз әле , укучылар.
 - Сентябрь , октябрь , ноябрь.
 - Көз турында нинди шигырьләр сөйләрсез? (укучылар көз турында шигырьләр сөйлиләр ).
  4нче слайд – җәй.
 - Укучылар , соңгы ел фасылы – җәй. Нәрсәләр әйтерсез ?
 - Җәй көне кошлар сайрый , чәчәкләр үсә , күбәләкләр оча . Кояш кыздыра , балалар су коеналар.
 - Җәйгә нинди айлар керә?
 - Июнь , июль , август.
 - Җәй турында нинди шигырьләр беләсез? (укучылар җәй турында шигырьләр сөйлиләр
  3. КУИЗ – КУИЗ – ТРЕЙД . (Өй эшен тикшерү).
 - Укучылар, әйдәгез әле , өй эшләрен тикшереп алыйк. Мин сезгә өй эше итеп карточкалар рәвешендә рәсемнәр ясап алып килергә кушкан идем. Тикшереп алыйк! (укучылыр музыкага әйләнәләр,музыка туктагач үзләренә пар табалар. Бер – берсенә рәсемнәрен күрсәтәләр. Әгәр дә берәрсе рәсемдә нәрсә ясалганын әйтә алмый икән , карточканы ачып , анда нәрсә язылганын укыйлар. Соңыннан рәсемнәре белән алышыналар. Шул рәвешле берничә тапкыр кабатланыла ).
  4. КОНЭРС (почмаклар). ( Яраткан ел фасылы) .
 - Укучылар, сезнең һәрберегезнең дә яраткан ел фасылы бардыр. Менә мин , мәсәлән , кышны яратам.Кыш көне бик матур , һава чиста , ябалак – ябалак кар ява. Минем дә сезнең нинди ел фасылын яратканыгызны беләсем килә. Моның өчен болай эшлибез : безнең сыйныфта 4 почмак бар. Менә шул һәр почмакта ел фасыллары язылган. Кемгә нинди ел фасылы күбрәк ошый , шул ел фасылы язылган почмакны сайлыйсыз.  
 ( Һәрбер укучы узенең яраткан ел фасылы язылган почмакны сайлый. Үзенә пар табып ни өчен шушы ел фасылын сайлаганы турында сөйләшәләр , әңгәмә коралар . 1 минут вакыт бирелә. Соңыннан һәр почмактан 1 укучы ни өчен шушы ел фасылын сайлаганы турында сөйли. Шулай итеп , 4 укучы тыңланыла ).  
  
  5. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР. ( ак кәгазьләр белән эш) .
 - Укучылар , сезнең өстәлләрдә ак кәгазьләр. Шул кәгазьләрне алабыз (мин күрсәтәм , ә алар ничек кирәк шулай итеп кәгазьләрне бөклиләр ).  
 - Ә хәзер һәр шакмакка ел фасылларын языгыз. Шул ел фасыллары турында нәрсә яза аласыз , языгыз! ( һава торышы, табигать күренешләре турында , бу ел фасылында нәрсәләр эшләргә була , хайваннар , кошлар нишлиләр ) .  
  Шулай итеп , һәрбер укучы һәр ел фасылы турында язып чыга. Һәр ел фасылы турында язар өчен 30 секунд вакыт бирелә. Соңыннан , 4 укучы тыңланыла.
 6. Ял минуты.
 7. Дәреслек белән эш. (98 нче бит , 7нче күнегү).
  III. Үткән теманы ныгыту.
 1.- Һәр ел фасылының үз гүзәллеге , үз эше бар. Ничек уйлыйсыз , ел фасылларын нинди төсләр белән билгеләп була ?
 - Кыш – ак , яз – яшел , җәй – кызыл , көз – сары.
 - Бик дөрес укучылар! Ә хәзер минем сезгә шигырь укып китәсем килә :
 Һәр елның 4 фасылы бар ,
 Һәр фасылның үз төсе ,
 Һәр фасылның үз яме һәм  
 Үз хезмәте , үз эше.
 
 
 Яз яшел ямь белән килә ,
 Кызыл җәй – җылы белән.
 Гәрәбә көз – мул уңыш һәм  
 Көмеш кыш – сафлык белән.
 - Ә хәэер табышмаклар чишеп алыйк ! Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Табышмаклар җавабы нинди дә булса табигать күренеше турында. Шул күренеш нинди ел фасылына карый , шуны төсле магнитлар белән күрсәтерсез. Ә кайсы төс нинди ел фасылын аңлатканын , сез инде беләсез.  
  Ел да киләм сагынып ,  
  Ак тунымны ябынып.
  Киләм, киләм, ел да киләм ,
  Көртләр өям , таулар өям. ( кыш – ак).
 
 
  Боз һәм кар эреде ,
  Сулар йөгерде ,
  Елап елгалар ,
  Яшьләр түгелде. (яз – яшел).
 
 
  Ашлыклар үсте ,  
  Башаклар пеште ,
  Кояш пешерә ,
  Тиргә төшерә. (җәй – кызыл).
 
 
  Һәр көн диярлек
  Елап яшь коя.
  Килгән кошларны
  Көньякка куа. (көз – сары).
 (Табышмакларның җавабын белгән укучы такта янына чыгып , үзе җавап тапкан ел фасылына туры килгән төсне сайлап , магнит куя).
 2. – “Буталчык” уенын уйнап алыйк әле , укучылар! Мин сезгә кызыклы вакыйгалар сөйлим. Игътибарлы булыгыз : мин нәрсәләрне буташтырдым. Шулай буламы , юкмы ?
 - Җәй җитте. Кояш кыздыра. Балалар , кардан тау ясап , чана шуалар.
 - Көз килде. Салкын җилләр исә. Яңгыр ява. Җылы яктан кошлар кайта башлады. Без аларга оя ясадык .
 - Кыш җиткәч , без велосипедларга утырып , урманга бардык. Бөтен җир ак кар белән капланган иде. Без кәрзиннәрне тутырып гөмбә җыйдык.
 - Яз килүенә бар кеше куанды. Балалар , җылы туннарын киеп , су керергә киттеләр.
  IV. Дәресне йомгаклау.
 - Укучылар , дәресебезне йомгаклыйбыз. Без бүген сезнең белән ел фасыллары буйлап сәяхәт иттек. Кыш , яз, җәй , көз – барысы бергә ел әйләнәсен тәшкил итәләр. Вакыт туктап тормый , һәр елны кыш артыннан яз, яздан соң җәй , җәй артыннан көз килә. Һәр ел фасылының үз хезмәте , үз матурлыгы бар. Шуңа күрә һәр ел фасылында табигатьне сакларга кирәк.
  V. Билгеләр кую.  
 - Укучылар , сезнең өстәлләрдә сары төстәге кәгазьләр ята. Шуларны үзегезнең йөзләрегез дип күз алдына китерегез. Әгәр дә сезгә дәресебез ошаса , шат елмаю ясагыз , әгәр инде ошамаса , моңсу елмаю ясагыз.
 (Һәрбер укучы алдында сары төстәге түгәрәк кәгазьләр. Дәрес ошаса , шат елмаю ясыйлар, ә ошамаса , монсу елмаю ясыйлар. Шулай итеп күңелле смайликлар ясыйлар һәм бер – берсенә күрсәтәләр).
 - Дәресебез тәмам. Бүгенге дәресебездә барыгыз да актив катнаштыгыз , молодцы! Барыгызга да бишлеләр куям. Сау булыгыз!
  
 
  
 
  
 
  
 
 2015 год.