kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

I сыйныфта ?йл?н?-тир? д?нья д?ресене? «Орлыклар бер урыннан икенче урынга ничек к?ч?? темасына технологик карта.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мин 1сыйныфларны укытам. Сыйныфта 7 укучы . Бик эчт?лекле, мавыктыргыч узган тренингтан со? Сингапур методикасын акрынлап куллануга ала башладым. И? элек укучыларны д?рт?р  итеп, уку материалын т?рле д?р???д? ?зл?штер?чел?рне аралаштырып, т?ркемн?рг? б?леп утырттым. ??р к?нне укучылар с?гать теле у?аенда  урыннарыннан к?ч?л?р.Болай эшл?г?нд? укучы ??р к?нне  т?рле ипт?ше бел?н эшли.

    1 сыйныфлар булганлыктан 1-2 чирект? парларда эшл?рг? ?йр?ндек. Балалар командада эшл?рг?, сорауларга ?авап бирг?нд? барысы да ?з фикерл?рен ?йтерг?  ,к?члер?к укучылар к?чсезр?кл?рг? булышырга тиешл?р. Уеннан берсе д? читт? калырга тиеш т?гел. Бу ?йр?нг?нне  ныклап ист? калдыру, онытылганны х?терг? т?шер?, с?йл?м осталыгын ?стер? бел?н берг? балаларда бер-берсен? карата ихтирамлык та  т?рбияли. Монда лидерлар юк, барысы да бертигез. Болай эшл?? балаларны? ?зл?рен? д? ошый. Укытучыга ис? вакытны д?рес б?л?рг?, бер д?рест? барлык укучыларны? белемен тикшерерг? ярд?м ит?.

 Минем уйлавымча, сингапур методикасы д?ресне ?зг?рт?не тал?п итми, ? аны? бары бер ?лешен я?а ысул – бер-ике структура кертеп ?тк?р?не к?зд? тота.

Бер структураны балалар бел?н т?г?л итеп ?йр?н? , башкару ?чен 2 атна вакыт кир?к. Мин парларда эшл?? ?чен кулай булган “Микс-пэа-шэа”структурасын кулланудан башладым.  “Конэрс” структурасы да беренчел?р ?чен бик у?ай . Ул кызыксынулар буенча т?ркемн?р булдыруны к?зд? тота. “Таймд пэа шэа” структурасы ике катнашучыны? билгеле бер вакыт эченд? тулы ?авап бир?ен ?з эчен? ала. Шулай ук “Клок -Баддис” структурасын укучыларым яратып башкаралар.С?гать ярд?менд? ?зл?рен? пар сайлыйлар . Сорауларга ?авап бирг?нд?  шул парлары бел?н эшлил?р.

Стуктураларны кулланганда ком с?гате  бел?н эшлим. Укучы вакытны ?зе д? чамалап к?реп торсын ?чен у?айлы.

   Калган структураларны боларыны? инглизч? исемн?рен ??м методикасын ныклап ?йр?нг?ч кен? керт?ч?кмен. Аннары и? ?темле дип табылганнары бел?н эшл?яч?кмен. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«I сыйныфта ?йл?н?-тир? д?нья д?ресене? «Орлыклар бер урыннан икенче урынга ничек к?ч?? темасына технологик карта. »

12



Мин 1сыйныфларны укытам. Сыйныфта 7 укучы . Бик эчтәлекле, мавыктыргыч узган тренингтан соң Сингапур методикасын акрынлап куллануга ала башладым. Иң элек укучыларны дүртәр итеп, уку материалын төрле дәрәҗәдә үзләштерүчеләрне аралаштырып, төркемнәргә бүлеп утырттым. Һәр көнне укучылар сәгать теле уңаенда урыннарыннан күчәләр.Болай эшләгәндә укучы һәр көнне төрле иптәше белән эшли.

1 сыйныфлар булганлыктан 1-2 чиректә парларда эшләргә өйрәндек. Балалар командада эшләргә, сорауларга җавап биргәндә барысы да үз фикерләрен әйтергә ,көчлерәк укучылар көчсезрәкләргә булышырга тиешләр. Уеннан берсе дә читтә калырга тиеш түгел. Бу өйрәнгәнне  ныклап истә калдыру, онытылганны хәтергә төшерү, сөйләм осталыгын үстерү белән бергә балаларда бер-берсенә карата ихтирамлык та тәрбияли. Монда лидерлар юк, барысы да бертигез. Болай эшләү балаларның үзләренә дә ошый. Укытучыга исә вакытны дөрес бүләргә, бер дәрестә барлык укучыларның белемен тикшерергә ярдәм итә.

Минем уйлавымча, сингапур методикасы дәресне үзгәртүне таләп итми, ә аның бары бер өлешен яңа ысул – бер-ике структура кертеп үткәрүне күздә тота.

Бер структураны балалар белән төгәл итеп өйрәнү , башкару өчен 2 атна вакыт кирәк. Мин парларда эшләү өчен кулай булган “Микс-пэа-шэа”структурасын кулланудан башладым. “Конэрс” структурасы да беренчеләр өчен бик уңай . Ул кызыксынулар буенча төркемнәр булдыруны күздә тота. “Таймд пэа шэа” структурасы ике катнашучының билгеле бер вакыт эчендә тулы җавап бирүен үз эченә ала. Шулай ук “Клок -Баддис” структурасын укучыларым яратып башкаралар.Сәгать ярдәмендә үзләренә пар сайлыйлар . Сорауларга җавап биргәндә шул парлары белән эшлиләр.

Стуктураларны кулланганда ком сәгате белән эшлим. Укучы вакытны үзе дә чамалап күреп торсын өчен уңайлы.

Калган структураларны боларының инглизчә исемнәрен һәм методикасын ныклап өйрәнгәч кенә кертәчәкмен. Аннары иң үтемле дип табылганнары белән эшләячәкмен.







ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Балтач муниципаль районы

Муниципаль бюджет урта гомум белем учреждениесе

“Салавыч күппрофильле лицее”





1 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресенең

«Орлыклар бер урыннан икенче урынга ничек күчә?

темасына технологик карта.




Әзерләде : Салавыч күппрофильле лицееның

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Габделхакова Һиндия Мансур кызы

2013 /14 нче уку елы




Технологик карта

Тема: «Орлыклар бер урыннан икенче урынга ничек күчә?»


Тема

«Орлыклар бер урыннан икенче урынга ничек күчә?» (Үсемлекләр яңа урыннарга ничек күчә)

Теманың максаты

Укучыларны җимеш һәм орлыкларның табигатьтә таралу үзенчәлекләре белән таныштыру. Җил, җәнлекләр, кешеләрнең орлык таратудагы ролен ачыклау.; табигатьтә үз-үзләрен дөрес тота белергә күнектерү; дөрес уку, укыганны сөйли белү күнекмәләре бирү.

Дәрес тибы

Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

Дәрес төре

Дәрес- эзләнү

Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр

Җил, җәнлекләр, кешеләрнең орлык таратудагы ролен ачыклау

Җимеш, орлык.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭ

Укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Тема буенча терминнарны һәм төшенчәләрне белү; аларны дөрес куллану.


Шәхси: укчыларның табигатьтә үз-үзләрен дѳрес тоту.

Регулятив: әңгәмә кору, куелган сорауга җавап бирә белү.

Танып – белү : укучыларны җимеш һәм орлыкларның табигатьтә таралу үзенчәлекләре белән таныштыру.

Коммуникатив: сүзлек хәзинәсен баету, күзаллауларын баету.


Эшләү киңлеге булдыру


Предметара бәйләнешләр



Эш формалары


Ресурслар

Төп

Өстәмә

Математика, сәнгать

( музыка) , рус теле

Фронталь, кечкенә группаларда, индивидуаль, парлап.

О.Н.Федотова, Г.Ф.Трафимова, С.А. Трафимов, «Әйләнә- тирә дөнья» дәреслеге, 1 класс, 22-23 битләр, Москва, Академкнига/учебник, 2009; «Әйләнә-тирә дөнья» укытучы өчен методик ярдәмлек; О.Н.Федотова, Г.В. Трафимов С.А.Трафимов «Давай знакомиться, мир» хрестоматия, 1 класс Москва,Академкнига/учебник, 2009 ; эш дәфтәрләре


Күрсәтмә һәм таратма материал, презентация, терәк схемалар, рамкалар, лупалар,



I этап. Оештыру өлеше

Максат: укучыларның кѳндәлек күзәтүләрен системага салу.

  1. Исәнләшү.

  2. –Звонок булды,

Дәрес башланды,

Елмаеп алдык

Дөрес утырдык

-Кәефләрегез ничек? (смайликлар) күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

  1. Һава торышына күзәтү.

-Укучылар, хәзер без сезнең белән һава торышына күзәтү ясап китәрбез.

  • Бүген ничәсе?

  • Кайсы ай?

  • Ничәнче ел?

  • Атнаның ничәнче көне?(пәнҗешәмбе/ четверг)

  • Ноябрь ае елның кайсы фасылы? (көз/осень)

  • Бүген тышта һава торышы нинди?



II этап. Үткән дәрес материалын ныгыту.



Өйрәнү эзлеклелеге


  1. Үсемлек өлешләре.


Диагностик биремнәр

Максат: укучыларны

«Орлыклар бер урыннан икенче урынга ничек күчә»

темасын өйрәнергә әзерләү

-Үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек, әти-әниләрегезгә ниләр сөйләдегез?

-Кемнәр иҗади эшне башкарды. (Теләгән укучылар куак, үләннәр, агачлар ясап килергә тиеш иде).

-Син ни өчен куак ясадың?

-Кемнәр агач ясады?

-Үләннәр ясаучы укучылар бармы? (КОНЭРС)

Искә төшереп уен уйнап алыйк (4,5,6) (Мәскәү ,Экзамен –Медиа)

_Бу үсемлекләрнең охшаш яклары бармы? Парларда фикерләшегез. ( 2 төркемнән 1 номер җавап бирә).

Димәк , барлык үсемлекләрнең дә тамырлары , сабаклары, яфраклары бар.

Тагында күбрәк усемлекләр турында беләсегез киләме?

Тыңлагыз әле мин сезгә бер әкият сөйлим

Искиткеч матур алан булган.Анда каен, миләш , юкә агачлары үсеп утырган. Чияләр , шомыртлар шау чәчәк аткан. Ландыш чәчәкләре, миләүшәләр үскән,искиткеч күп дару үләннәре булган.

Һәм шул аланда – саран, мыгырдавык, төксе бер имән дә үскән. Бернәрсәне дә башкалар белән бүлешергә теләмәгән. Бервакыт аның янына тычкан йөгереп килгән. «Миңа ике чикләвек алырга рөхсәт бирсәнә. Мин берсен ашармын, ә икенчесен аланның ерактагы почмагына илтеп утыртырмын, анда да имән үсәр»- дигән. Ә имән аңа ямьсез сүзләр белән ташланган: «Ычкын моннан яхшы чакта. Бирмим мин сиңа чикләвекләр, алар минем белән калырга тиеш». Тычкан куркуыннан дер-дер килгән, бу урыннан ераккарак качып киткән, башка килмәгән дә. Башка җәнлекләр дә бу тирәгә килергә курыкканнар. Имән шулай итеп бер үзе яшәгән. Вакыт-вакыт аның чикләвекләре җитешкән. Өлгергәч алар җиргә коелганнар, юан кәүсә астында үсеп киткәннәр. Имән үзенең нәни имәнчекләрен үз янында гына тоткан. Ләкин имән үсентеләренә урын җитмәгән, алар бер-берсенә комачаулаганнар, үсеп китә алмыйча корыганнар. Еллар үткән. Имән дә картайган. Бер көчле давылда чыдамаган, ауган. Саран имәннең дәвамчылары да калмаган.

-Аз гына ял итеп алыйк , ләкин әкиятне онытмагыз. (МИКС –ПЭА -ШЭА)

(Музыка астында йөриләр. Музыка туктагач парлашалар. Сорауга бер-берсенә җавап бирәләр. Озынрак буйлысы башлый)

- Ни өчен имәннең дәвамчылары калмаган?(саран булган һ.б.)

- Ни өчен имән астында башка имәннәр үсеп китә алмаганнар?(караңгы, урын аз булган, ә имән аларга башка җиргә китеп үсәргә рөхсәт бирмәгән һ.б.)

-Димәк, үсемлекләр үссен өчен нинди шартлар кирәк?(яктылык, уңдырышлы туфрак, башка урыннарга күчүе)

-Әйе, орлыклар сәяхәт итәргә, яна урынга барып урнашырга тиеш. (РЕЛЛИ РОБИН)

-Тагын нинди үсемлекләр турында сүз барды.

-Каен, юкә,шомырт, миләш агачлары

-Ландыш, миләүшә чәчәкләре.

-Тагын ниләр?

-Дару үләннәре. (ТАЙМ-ПЭА-ШЭА)

- Укучылар, без буген сезнең белән дәрестә нәрсә турында өйрәнербез? (Үсемлекләр яңа урыннарга ничек күчә)





III этап. Яңа материалны үзләштерү.

Өйрәнү эзлеклелеге

Белемгә аңлауга күнекмәгә юнәлтелгән биремнәр һәм күнегүләр

Диагностик биремнәр

        1. Орлыклар бер урыннан икенче урынга ничек күчә.



Максат: Үсемлекләр яңа урыннарга ничек күчүен өйрәтү.





1. 22 нче биттәге понараманы карагыз, монда нинди агачларны күрәсез?(миләш, нарат, өрәңге, чыршы, нарат) ( 1 төркем 1 номер җавап бирә)

-Төрле-төрле агачлар үскән урманны нинди урманнар дип атыйлар? (катнаш урманнар)

Әмир дә апасы белән шушы урманга барган һәм : “Әминә апа, урмандагы агач һәм куакларны кемнәр утыртты икән, бигрәк күп һәм төрле агачлар үсә бит”, дип сораган. Әминә аңа нәрсә дип жавап бирер икән, парларыгызда Әминәгә энесенә җавап бирергә булышыгыз . (Әзер парлар кул күтәрә) ( 2 төркем 3номер җавап бирә)


- Рамкаларыгызны алыгыз, миләш агачын табыгыз. Ул монда ничек үсеп киткән дип уйлыйсыз? ( 1төркем 2 номер җавап бирә)


- Әйе, куп орлыклар сәяхәтче орлыклар, аларны берәү дә утыртып йөрми, ә үзләре таралалар. -Ә нәрсәләр аларга таралырга ярдәм итә икән , парларда киңәшегез..

( 2 төркем 3 номер җавап бирә)


2. Рәсем – ярдәмлек буенча эш. Табигатьтә үсемлекләр ничек таралалар?

- Бу эшне кемнәр, нәрсәләр башкаралар. Рамкаларны кулларга алдык, беренче рәсемне күзәтәбез. ) (1 төркем 1 номер җавап бирә)

-Орлыклары чәнечкеле әрекмән хайваннарның йоннарына ябышып(эт, сарык, сыер, ат йоннары һәм кешеләрнең киемнәренә эләгеп), төшеп калганчы сәяхәт итәләр (Җәнлекләр, кешеләр сүзен тактага эләм)


-Икенче рәсемне күзәтәбез. Орлыкларның таралуына кошларнын да ярдәме бармы? (Балалар кошларның җимешләр белән туклануы турында сөйлиләр. ( 2 төркем 4 номер җавап бирә)

-Очкан вакытта җимешләр төшеп калырга мөмкин. Кайвакыт хайваннар азыкны запаска яшереп куялар, соңыннан оныталар, яисә таба алмыйлар һәм орлыклар үсеп китә. Кошлар җимешләрне орлыклары белән кабып йоталар. Калын тышчалы орлыклар эшкәртелми һәм тизәк белән тышка чыгарыла.) (Кошлар сүзен тактага эләм)

- (Кырмыскалар миләүшә, канлы үлән, күкебаш орлыкларын бик яраталар, күпләп әзерлиләр. Бер өлеше ашала, ә калганнары чүп белән тышка чыгарып ташлана. (Бөҗәкләр сүзен тактага эләм) (2 номерлар җавап бирә)





IV. Яңа материалны ныгыту .



Максат:

  • Сезнен парта өсләрендә өрәнге орлыклары куелган (клен). Лупалар ярдәмендэ бу орлыкларны күзәтегез , алар турында нәрсәләр әйтә аласыз.

- Кемнәрнең өрәңге яфрагынын агачтан коелганын күргәне бар?

(Өрәңге орлыгы нәкъ пропеллер кебек, агачтан коелганда бөтерелә-бөтерелә төшә һәм җил аны шул вакытта эләктереп китә.

- Бер уен уйнап алыйк. Бер укучы җил , икенчегез өрәңге агачы була һәм орлык очырасыз. “Жил” булган укучы ак бит белән җилпеп җил чыгара, безнең орлыклар кайларга кадәр очар икән? (МИКС –ПЭА -ШЭА)

-Орлыклар төрле ераклыкка очты. Ничек уйлыйсыз, барлык орлыклар да яңа урында үсеп китәрләрме?(юк) (Парларда фикерләшегез 2 төркем 2 номер җавап бирә)

- Ни өчен барлык орлыклар да үсеп китә алмый? (Орлыкларның бер өлеше түбәләргә кунаклый, сулар җыелып торган чокырларга төшәләр, чериләр, кайвакыт орлыклар үсеп утыручы башка үсемлекләр янына туры килә, билгеле иде, ул үсемлек орлыкка үсеп китәргә комачаулый.




4. Дәвамлы тәҗрибә.


Максат: укучыларны орлыкларның аяк киемнәренә ияреп сәяхәт итүен төшендерү.

- Чыннан да кеше орлыкларның таралуына ярдәм итә микән, тәҗрибә ясыйк әле. Һәр төркемнән бер укучы чыга. Кулларга перчаткаларны кидек. Парта өстенә кәгазь җәйдек. Илзат,Илмир үзләренең аяк киемнәрен алып керсеннәр. Аяк киеме астында ябышкан җирне пакеттагы туфракка салыйк һәм бер атнадан күзәтербез, дөрестән дә аяк киеменә ияреп орлыклар сәяхәт итәме?





V. Йомгаклау.


Максат: укучыларның «Орлыклар бер урыннан икенче урынга ничек күчә?»

темасын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау; уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкара алу күнекмәсен һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

1.Рефлексия. Әйдәгез бүгенге дәрестә өйрәнгәннәрне рәсемгә төшерик әле .

Орлыклар бер урыннан икенче урынга ничек күчә икән?. Нәрсәләр ярдәм итте икән үсемлекләргә таралырга

-Нинди юл белән күчүе исегездә яхшырак калды.?

(Элем куйган язулар янына басалар)

Илмир ни өчен орлыклар таралуга кешеләр ярдәм итә дип уйлыйсың?

-Ә син ни өчен хайваннар дип уйлыйсың?

-Рәхмәт.

Эшчәнлегегезне ничек бәялисез.

Смайликлар янына рәхим итегез.


Өегездә әти-әниләрегезгә орлыкларның ничек таралуы турында сөйләгез.

* Бәлки орлыклар таралу турында рәсем ясарсыз.











.







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс

Автор: Габделхакова Хиндия Мансуровна

Дата: 20.12.2014

Номер свидетельства: 146147


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства