2) укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.
3) татар халык авыз иҗаты аша укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү.
Дәрес этаплары Укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге | Универсаль эшчәнлек |
1. Эшчәнлеккә әзерлек Эмоциональ халәт тудыру. Укытучының сөйләме. - Балалар, дәресебезгә кунаклар килде. “Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач” - дигән әйтем бар. Без дә, елмаеп, кунакларыбызны сәламлик. Слайд№1 | Укучылар бер-берсенә, укытучыга хәерле көн теләп, дәрескә әзерләнә. | Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. |
2. Белемнәрне актуальләштерү Белем дәрәҗәсен тикшерү . 1) “Йолдызлар кабызу ” уены. Күк йөзе рәсеме ясалган плакат эленә. -Тылсымчылар булырга телисезме? Әйдәгез, бергәләп күк йөзен йолдызлар белән бизик. Укытучы укучыларга кәгазьдән ясалган йолдызлар өләшә. Аларга язылган сүзләрдә о, ы, ө,е хәрефләре төшереп калдырылып, алар урынына күп нокталар куелган. Укучылар йолдызлар артына язылган сүзләргә тиешле хәрефләр өстәп язалар, һәр яңа сүз әйтелгән саен яңа йолдыз “кабына”. Борыч, болыт, йолдыз, сөлге, көзге, төтен, чөгендер, болын, колын, тозлы, йокы, төрле, көзге, соры, бөртек, дөрес Нәтиҗә: о һәм ө хәрефләре беренче иҗектә генә языла, калган иҗекләрдә ы, е хәрефләре языла. | Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү. Биремне эшлиләр, нәтиҗә ясыйлар | Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ. |
3. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару. Мотивлаштыру - Бүген мәктәпкә нинди уйлар белән килдегез? - Урамда кешеләр очрадымы? Кая баралар икән алар? - Бүлмәбез нинди? - Кемнәр хезмәте, эше нәтиҗәсе икән бу? -Ә сезнең төп эшегез нинди эш? -Укып белем алмый торып, төрле һөнәргә өйрәнеп буламы? - Эш турында, халкыбыз бик төгәл, дөрес сүзләр әйткән. Сезнең ишеткәнегез бармы? Мәкальләрне уку, мәгънәсен ачыклау. Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза. Эш беткәч, уйнарга ярый. Эшләмәгән ашамый. Эшләгән – ашый, эшләмәгән – башын кашый. Слайд№2 -Дөрес , укучылар, эш эшләгән кеше беркайчан да начарлык эшләми, чөнки аның вакыты булмый. Уку мәсьәләсен кую. -Балалар, без яңа гына әйтеп үткән мәкальләр барысы да нинди аваздан башлана? -Бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? -Дөрес, э(е) хәрефе һәм авазы. 2) Артикуляцион гимнастика. Слайд№3 Эс-эс-эс-эссе Эш-эш-эш-бәлеш Эл-эл-эл-элгеч Эр-эр-эр-кишер Че-че-че-чебен Ке-ке-ке-керпе Ре-ре-ре-эре | Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра. -Укырга, язарга, биергә, җырларга... - Эшкә. - Якты, чиста, матур. -Буяучы, балта остасы, ут үткәрүче... -Уку. -Юк. Мәкальләрне укыйлар, мәгънәсен ачыклыйлар. [э] авазыннан башлана Э хәрефе Хор белән уку, сайланма уку | Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомуми– танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү. |
4. Яңа материал өстендә эш. 1. Матур язу күнегүе Ээ Ээ Эл эш эз ше ле зе Слайд№4 Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. 72нче күнегү – сүзләрне хор белән дөрес итеп уку. Бу сүзләрдә нинди сузык аваз ишетелә? Димәк, бу сүзләр барысы да нинди сүзләр? Дөрес. Сүз башында э авазы нинди хәреф белән белдерелгән? Башка иҗекләрдә э авазы нинди хәреф белән белдерелгән? Бер үк э авазы язуда ничә хәреф белән белдерелергә мөмкин икән? Дәреслектән кагыйдәне уку. 27 бит | Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.) Биремне башкаралар | Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек. |
5. Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру. ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы Уен “Бас-утыр” – э авазы сүз башында ишетелсә, басарга тиеш. Эш, кеше, элмәк, иҗек, эзли, ирек, эт, эшли, итек, элә, өйдә, эссе, бәйрәм, элгеч. Сүзлек эше Слайд№5,6,7 73нче күнегү. Нокталар урынына э,е хәрефләренең тиешлесен куеп, шигырьне күчереп язарга. Нәтиҗә. Э авазын язуда нинди хәрефләр белән белдердегез? Рус һәм татар сүзләрен чагыштырып уку Слайд№8 Эшче этаж Эне электр Эт эстафета Эз эскимо Кайсы баганадагы сүзләрдә э авазы киңрәк әйтелә? Ул сүзләр кайсы телдән алынган? Татар теленең үз сүзләрендә э авазы ничек әйтелә? Нинди нәтиҗә ясыйбыз? Э авазы ике телдә дә бармы? Әйе. Рус телендә ул ничек әйтелә? Ә татар телендә ул ничек әйтелә икән? Физкультминутка Электрон дәреслектәге биремнәрне башкару. | Алгоритмнарны телдән кабатлап, типик биремнәрне чишәләр. Биремне үтиләр. мөстәкыйль эшлиләр Сорауларга җавап бирәләр Физкультминутка ясыйлар. биремнәрне башкаралар | Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: белемнәрне структуралаштыра белү. |
6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. 1) ФИНКИН МЭПС структурасы Карта - дерево -Без сезнең белән сузык авазларны кабатлап бетердек. Хәзер сез мөстәкыйль рәвештә шушы карталарны тутырабыз. -Дөреслеген слайд буенча тикшерәбез. Слайд №9 Санамыш өйрәнү. Слайд №10 Әке, пәке, кыек сәке, Эремчек. Син калып тор, Энем, чык! “Тапкырлар” уены. Мин табышмаклар укыйм, сез җавабын табасыз һәм шул сүздә [э] авазының кайсы урында урнашуын (сүзнең башындамы, уртасындамы, ахырындамы икәнлеген) әйтерсез. йөгереп йөри чирәмдә.(чеби) Янып тора үзләре. Төлке түгел – койрыклы, Кеше түгел, мыеклы.(песи) Кигән туны энәле, Бу ни була, кайда яши, Берәрегез беләме?(керпе) Үткендер теше, Урманда йөри, Бозаулар эзли.(бүре) | Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру. Биремне мөстәкыйль үтиләр. Табышмакларны чишәләр, э хәрефенең урынын әйтәләр | Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган белемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек. |
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) 1) Өй эше бирү. 75нче күнегү 28бит. Ребусны чишәргә, килеп чыккан сүз белән җөмлә төзеп язарга. 2) Рефлексияне оештыру. -Бу дәрестә үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? Кагыйдәне кабатлау. | Кагыйдәне әйтү, мисаллар китерү. | Коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәләр чыгару |