kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Д?нья бел?н танышабыз. “Музей йорты”на с?ях?т.

Нажмите, чтобы узнать подробности

А?латма язуы    

Предмет: ?д?би уку

Тема:       Д?нья бел?н танышабыз. “Музей йорты”на с?ях?т.

Класс коллективы турында: Класста барысы 14 укучы.  Шуларны? 5 се кызлар, 9 ы малайлар. К?пчелек укучылар колхозчы балалары. Балалар м?кт?пк? т?рле ?зерлект? килдел?р. Араларында гаил?д? т?рбиял?нг?н ??м шулай ук балалар бакчасыннан килг?нн?ре д? бар иде. Бик х?р?к?тч?н, тиктормаслар. ??рн?рс?не ?зл?ре эшл?п карарга, н?ти?? чыгарырга яраталар. Д?рест? текстларны бик ?и?ел укыйлар. Рольл?рг? б?леп уку, чират буенча уку, текст буенча эшл?г?нд? балалар ?з урыннарын бик яхшы бел?л?р. Д?реслект?ге шартлы билгел?рне? барлык ф?нн?р ?чен д? бер ?к т?рле булуы  вакытны рациональ файдаланырга м?мкинлек бир?. Текст кырындагы т?сле полоскалар балага ?з чиратын к?рс?т?. ? ?с?р эченд? сары ??м з??г?р т?сл?р бел?н каймалап алынган юллар рольл?рг? б?леп укуны ?и?ел?йт?. Сыйныфтагы барлык балалар да с?нгатьле  укыйлар. ?лгереш — 100%, сыйфат — 86%.

Программа: “Перспектив башлангыч м?кт?п” проектына нигезл?неп, филология ф?нн?ре кандидаты, Татарстан ф?нн?р академиясене? ф?нни хезм?тк?ре, КФУны? 20 нче гасыр ?д?бияты кафедрасы доценты—Ф. Ф. Х?с?нова ?. б. т?зег?н  “?д?би уку” программасы буенча укытыла.

Д?реслек:   Авторлары: 1) Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я., М?х?мм?т?анова ?. Г., Х?с?нова Ф. Ф “?д?би уку” 1 нче кис?к; 2) Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я., М?х?мм?т?анова ?. Г., Х?с?нова Ф. Ф “?д?би уку” 2 нче кис?к; 3) Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я., М?х?мм?т?анова ?. Г., Х?с?нова Ф. Ф “?д?би уку”  д?реслек-хрестоматия 3 нче кис?к; 2012 нче ел, “М?гариф—Вакыт” н?шрияты;

?ст?м? материал: 1) “?д?би уку” м?ст?кыйль эш д?фт?ре , авторлары: Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я., М?х?мм?т?анова ?. Г., Х?с?нова Ф. Ф

2012 нче ел, “М?гариф—Вакыт” н?шрияты;

Укытучылар ?чен методик кулланма: авторлары: Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М. Я., М?х?мм?т?анова ?. Г., Х?с?нова Ф. Ф

2012 нче ел, “М?гариф—Вакыт” н?шрияты;

?тк?релг?н д?рес тематик планда “К?р? ноктасы” б?леге 51 нче д?рес (икенче яртыеллыкны? 18 нче д?ресе)

Атнага 2 с?гать ис?бенн?н елга 68 с?гать укытыла.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Д?нья бел?н танышабыз. “Музей йорты”на с?ях?т. »

Перспектив башлангыч мәктәп проектына нигезләнеп төзелгән “Әдәби уку”дәреслеге.(авторлары : Сафиуллина Г. М , Хәсәнова Ф.Ф, Гарифуллина М.Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г.) буенча 2 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе


Укытучы: Сафиуллина Ләйсән Илдаровна. Татарстан Республикасы, Балтач районы Яңгул гомуми урта белем мәктәбе.


Тема. Дөнья белән танышабыз. “Музей йорты”на сәяхәт.

Максат. 1. Балаларны рәсем сәнгате серләренең үзенчәлекләре белән таныштыру. 2. Гади генә күренешләрнең гаҗәп булуын аңларга ярдәм итү. 3. Күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү.

Бурычлар: 1) Әдәби әсәр белән картиналар арасында тема һәм фикер уртаклыгын табарга өйрәтү; 2) Сәнгатьле уку өстендә эшләү.

3) Тарихи үткәннәргә ихтирамлы сак караш тәрбияләү;

Материал. Дәреслек (53-54нче битләр), хрестоматия Р. Бәшәр “Иске өй”, шигыре, мөстәкыйль эш дәфтәре В.Хәйруллина “Чормада” шигыре

Җиһазлау. Е. Канев “Әле пьедесталда”картинасы, иске йорт рәсемнәре, Р. Миңнуллин, Р. Бәшәр китаплары, моңлы татар көе язылган диск ( туган авыл, сагыну турында) компьютер, мультимедия такта, интернет


Дәрес барышы

  1. Мотивация. Максат: Балаларны дәрескә алып керү

Дөнья күрәсе иде,

Илләр гизәсе иде —

Диңгезләрдә көймә белән,

Их, бер йөзәсе иде!

Хыялым шундый татлы,

Уйларым матур, якты:

Кайда гына булсам да мин

Онытмам туган якны! —

дип хыяллана Ләбиб абыегыз Лерон. Ә хыяллар чынга ашсын өчен сабыр, кыю, үз максатыңнан чигенми торган, тәвәккәл булырга кирәк.

— Дуслар, яхшы кәеф, яңа дәрт белән дәресне башлыйбыз.


II. Актуальләштерү. Максат: Укучыларның өй эшләрен ни дәрәҗәдә эшли белүләрен күзәтү.

  1. “Нәни песи баласының урамга сәяхәте” – дигән иҗади эшләрен (хикәя, шигырь, әкиятләрен) уку.

Мәсәлән: Минем нәни песием бүген урамга чыккач кисәк кенә юкка чыкты. Кая китте икән ул? Каян гына эзләп табыйм икән үзен? — дип уйланып торганда күрше йорттан мияулаган тавыш ишетелде. Нишли мәче малае бу йортта? Анда бер кеше дә яшәми бит. Хуҗалары читкә киткәнгә дә хәйран гомер узды? Шулай уйлана-уйлана, куе булып үскән үләннәрне ера-ера мин дә тавыш килгән якка атладым.

    • Пес-пес-пес! Кайда син Йомшаккаем?

    • Мияу-мияу! Мин монда, — дип аваз салды ул.

Курка-курка гына ишек янына килеп, тишектән эчкә күз салдым. Ә анда иске бер чүпрәк өстендә яңа гына йөри башлаган өч мәче баласы ята иде. Минем Йомшаккаем шулар янына баскан да ишеккә карап кычкырыпмы кычкыра. Янәсе, күр мин үземә дуслар таптым.

Тышка чыккач песи китте,

Иңләп урам арасын.

— Тукта, димен, нишлисең син?

Болай кая барасың?

— Әбиемне бик сагындым

Дәү әнигә барамын.

Ничек кенә барсам да,

Бу — үземнең урамым.

  1. Өйгә эшләрне бәяләү, билге кую.

— Нәни песи баласы иске йортка нәрсә эзләп керде икән?

— Мәктәпкә барганда синең үзеңә шундый йорт белән очрашырга туры килмәдеме?

— Син яшәгән төбәктә андый йортлар бармы? Алар яныннан үткәндә син нинди хисләр кичерәсең? Ни өчен?


III. Дәрестә бала нинди авырлыклар белән очраша? Максат: Картинаны аңлый белергә өйрәтү

  1. Картинаны тере “җан” итеп күз алдына китерү бала өчен авыр.

  2. Рәсем детальләренә игътибар итеп, мәгънәсен аңлатканда, әһәмиятен билгеләгәндә шулай ук аптырап кала торган моментлар була.


IV. Авырлыкларны чишү юллары. Максат :Картинаны өлешләргә бүлеп рамка белән, кечкенә элементларны лупа аша карау оештыру.

  1. Төрле җавапларны тыңлап анализлау, бәхәсләшү, фикерне дәлилләү аша.

  2. Картинаны өлешләргә бүлеп рамка һәм лупа аша зурайтып карау ярдәмендә.


V. Яңа материалны аңлату. Максат: Р. Миңнуллинның “Йорт агачлары ” шигыре белән таныштыру. Е. Каневның”Әле пьедесталда” картинасының эчтәлеген аңлау, тарихи һәйкәлләрне саклау кирәклегенә төшендерү.

1. Р.Миңнуллинның без укыган әсәрләрен искә төшерү. (Әсәр исемнәрен балалар тактада язып баралар)

— “Шүрәлесез урман.”

— “Малайлар бәйрәме иде.”

— “Көлдерербез.”

— “Мичкә ягылган мичкә.”

— “Шигырь- табышмак.”

— “Дустым” шигырьләрен 1 нче сыйныфта укыган идек. Ә быел “Чыршы әйләнәсендә” әсәре белән таныштык.

2. Талгын музыка астында (“Туган авылым” көе) дәреслекнең 53 нче битеннән Роберт Миңнуллинның “Йорт агачлары” шигырен уку, сораулар буенча эчтәлеген ачыклау.(Уку барышында сүзлек эше. – астөшермә белән эшлибез)

Бу — элекке йорт урыны,

Бу урын — үгисетелгән.1

Коймасы да, капкасы да,

Каралтысы да сүтелгән.

Бу урынның инде күптән

Астын өскә китергәннәр.

Җиһазларын, җырын-моңын...

Барсын2 ташып бетергәннәр.

Тик онытып калдырганнар

Бакчадагы тупылларын.

Их, күрсәгез тупылларның

Аптырашып утырганын!

Юк, ичмасам, бала-чага —

Төпләрендә тупылдарга...

Хуҗалары ташлап китсә,

Моңсулана тупыллар да.

— Шигырьдәге барлык сүзләр дә аңлашыламы? Белмәсәң каян карарсың?

— Бу шигырь синдә нинди хисләр уятты?

— Элек бу урын нинди булган?

    • Кешеләр киткәч, әлеге җир ничек үзгәргән?

— Төс белән бирелгән юлларга игътибар ит. Шул өлешләрне генә аерып укып кара. Бу өлешне ничек укырга кирәк?( Бу текст экранга бирелә ала.) Сәнгатьле уку күнегүләре.

Бу — элекке йорт урыны,

Коймасы да, капкасы да,

Каралтысы да сүтелгән.

Җиһазларын, җырын-моңын...

Барсын2 ташып бетергәннәр.

Юк, ичмасам, бала-чага —

Моңсулана тупыллар да.

3. Шигырьне дәреслектәге рәсем белән чагыштыру. (ярым җимерек капка-койма, башларын аска салындырган агачлар, шартлаган туп, агачта моңсуланып утырган карга)

Нәтиҗә: Кешеләрдән башка агачларга, кошларга хәтта уенчыкларга да күңелсез була икән.

4. Динамик пауза. “Буратино” күнегүе.

Буратино йокысыннан

Бүген иртә уянды.

Киерелде дә сузылды,

Уңга, сулга карады.

Бер иелә, бер сузыла —

Ачкыч эзли ул шулай.

Тапмагач, кулларын җәя,

Нишләргә белми малай.

Биектә шул, бик биектә,

Азрак тагын үрелик.

Булышыйк инде аңарга,

Ачкычын алып бирик


5. “Музей йорты”на барып Евгений Каневның “Әле пьедесталда” картинасы өстендә эш. (Музей йорты һәр дәреслекнең ахырында бирелгән)

а) Картинаны игътибар белән карау, беренче тәэсирләр белән уртаклашу.

— Ничек уйлыйсыз, ни өчен картина “Әле пьедесталда” дип аталган?

— Ул йортта кеше яшиме? Фикерләреңне дәлилләп күрсәт? Текст сүзләре белән дә әйтә аласың?

— Йортның иске икәнлеген каян белеп була? Ул нәрсәләрне хәтерли һәм нәрсә турында хыяллана ала? Синеңчә бу йортта нинди кешеләр яшәгән? Элек бу бина нинди булды икән? Күз алдыңа китереп кара.

б) Татарстан хөкүмәтенең “Тарихи һәйкәлләрне саклау турында”гы законы турында әйтеп китү (материалны интернет аша алырга да мөмкин).

в) Евгений Канев турында мәгълүмат бирү (экранда рәссамның портреты, ул ясаган Казан циклына караган тагын берничә картина күрсәтелә. 1) “Әле торабыз” , 2) “Беренче тау”, 3)”Өмет уты картиналары”

Укытучы сүзе: Евгений Канев әсәрләрендә гадәти эшчеләр яшәгән йортлар күрсәтелгән. Аларга мемориаль такталар да куелмаган, чөнки биредә яшәүчеләр завод-фабрикаларда хезмәт иткәннәр. Бу йортлар бер карасаң тарихи әһәмиятсез кебек. Ләкин шушы гади халык тормышын өйрәнмичә тарихны өйрәнеп булмый. Хөкүмәт бу борынгы архитектура проблемасын чишү юлларын эзләгәндә рәссам аларны үз әсәрләрендә барлык чынбарлыгы белән чагылдырган. Картиналарда кыш сурәтләнгән. Без һәр йортны күзәтә алабыз, аларны җәйге яфраклар капламый. Урамнарда кешеләр булмавы сәеррәк билгеле. Ләкин капка төпләренең кары көрәлүе биредә тормыш дәвам итүен аңлата.

б) Рамкалар белән эш. Картинадан аерым эпизодларны карау

— Йортны саклап калу өчен нинди эш башкарылган? Шул урынны рамкалап күрсәт. Бу эш ни өчен башкарылган?

— Коймалары аумасын өчен аның нигезен ныгытканнар.

— Ә йортта яшәү сизеләме?

— Йорт буштыр мөгаен, чөнки аның тәрәзәләрендә пәрдәләр дә юк.

— Янәшәдәге йорт белән чагыштыр. Аның турында нәрсә әйтеп була?

в) Лупалар белән эш.

— Лупалар белән тәрәзәләрне карау. Нәтиҗә: Йорт буш, кыш көне булса да, аңа ягылмаган. Тәрәзәләрне бәс сарган.

г) Күзләр өчен гимнастика.(күнегүләр махсус уку дәресләре өчен )


VI. Белемнәрне беренчел ныгыту. Максат: Әдәби әсәр һәм сынлы сәнгать әсәрләре арасындагы аерма һәм уртаклыкны ачыклау

— Ни өчен рәссам игътибарын бу йортка юнәлтә һәм картинаның төп герое итеп саный?

— Синеңчә, бу йортны саклау кирәкме?

— Р. Миңнуллин шигыре белән картина арасында нинди уртаклык һәм аерма бар? (Балаларның җаваплары тыңлана, бергәләп нәтиҗә ясала)


VII. Мөстәкыйль эш. Максат: Төрле информация чаралары белән эшли белүләренә ирешү.

  1. Дәреслек – хрестоматиядән Рәшит Бәшәрнең “Иске йорт” шигырен эчтән уку.

Иске капка

Бер ачыла,

Бер ябыла

Кичке җилдә.

Шалтыр-шолтыр,

Шалтыр-шолтыр

Килә җилдә

Иске келә.

Ә чәүкәләр

Иске өйнең

Морҗасына

Чүп-чар ташый.

Ниргәләрдән

Черек мүкне

Берәм-берәм

Өзеп ташлый...

(Текст тулысы белән дәреслекнең 48 нче битләреннән укыла)

2. Сүзлек эше: келә, ниргә сүзләренең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән карау.

3.“Малай нинди хәзинәләр табар дип уйлыйсыз?”- дигән сорауга җавап әзерләү.


VIII. Өйрәнгәннәрне кабатлау, ныгыту күнегүләре. Максат: Укучыларның белемнәрне ничек үзләштерүләрен тикшерү

1. Бирелгән сорауларга җавап алу, белемнәрен бәяләү (үзбәя, укытучы бәясе)

— Иске йортлар безгә ниләр сөйли?

— Нинди хисләр уята?

4. Сүзлек өстендә эш . Аңлатмалы сүзлектән чорма, киндер, киле, гөбе, талкы, калып, тәрәш сүзләренең мәгънәсен ачыклау. Рәсемнәрен карау (слайдлар)


IX. Рефлексия.

1. Өйгә эш. Максат: Укучыларның мөстәкыйль эшли белүләрен, иҗади сәләтләрен үстерү

1 вариант. Вәсимә Хәйруллинаның “Чормада” шигырен сәнгатьле укырга, ятларга.(дәфтәр 46 нчы бирем)

Нәрсә генә юк чормада:

Иске сәгать, лампалар.

Бизәге купкан кашыклар

Һәм катыргы тартмалар.

Тузан кунган сырлы бәләк1,

Җилпуч2, агач чиләкләр.

Он түгел бөртек иләүче

Галәмәт зур иләкләр.

Киндер3 сугу станогы,

Киле4, ярма ташлары.

Гөбе5, талкы6, төрле калып7,

Тәрәш8 тарак башлары.

Борынгы ук булмаса да,

Үткән гасыр чормада.

Онытылган һөнәрләр яши,

Хәтерләргә чорнала.

2 вариант. “Чормада” шигырен сәнгатьле итеп укырга, биремне үтәргә.

3 вариант. “Хәзинә таптым” иҗади эш

2. Дәрескә нәтиҗә ясау.

Димәк, иске йортлар, борынгы әйберләр безнең үткәнебез, алар анда яшәүчеләр турында кызыклы, гыйбрәтле истәлекләр саклыйлар.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Д?нья бел?н танышабыз. “Музей йорты”на с?ях?т.

Автор: Сафиуллина Лейсан Илдаровна

Дата: 13.10.2014

Номер свидетельства: 118726


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства