kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?д?би уку 2 класс Тема: Б???кл?р турындагы шигъри ?с?рл?р. З.Мансур “Кырмыска ??м малай”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Класс:                      2Б

Предмет: ?д?би уку

Тема: Б???кл?р турындагы шигъри ?с?рл?р. З.Мансур “Кырмыска ??м малай”

Максат: текстта ориентлашырга ??м шигырьне? т?п фикерен ачыкларга ?йр?т?; б???кл?р турында ?д?би ?с?рл?р бел?н таныштыру.

с?йл?м телл?рен баету, а?лап уку к?некм?л?ре формалаштыру; х?терне, с?йл?мне, фикерл??не ?стер?; к?з?т?ч?нлекне, кызыксынучанлыкны ?стер?;

шигъри ?с?рл?р укуга кызыксыну уяту, поэзияг? у?ай м?н?с?б?т т?рбиял??, дуслык, татулык, ярд?мчеллек кебек у?ай сыйфатлар т?рбиял??.

Предмет буенча н?ти??л?р : я?а м?гъл?матлар туплауда д?реслек ??м хрестоматия,с?злек бел?н эшли бел?;й?герек уку, ты?лау, ишетк?нн?рне? асылына т?шен?; ?д?би ?с?р герое бел?н б?йле т?рле эстетик ??м ?хлакый ситуациял?рд? ?з фикере?не ?иткер?.

Т?п т?шенч?л?р: ярд?мчеллек, чын дус, берд?млек,к?м?к к?ч         

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, т?ркемн?рд? эш, парларда эш

Чыганаклар: ?д?би уку, 2 класс, 1 нче кис?к, 85-88 б.

Д?реслек-хрестоматия, 45-46 б.

?и?азлау: Презентация Power Point – “ Б???кл?р турындагы шигъри ?с?рл?р.”

Предметара б?йл?неш: русский язык, литературное чтение, татар теле, ?д?би уку, математика, ?йл?н?-тир?, музыка, ИЗО, физкультура

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?д?би уку 2 класс Тема: Б???кл?р турындагы шигъри ?с?рл?р. З.Мансур “Кырмыска ??м малай”»

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү оешмасы

“Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе”

1нче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Камалиева Гөлнара Ильяс кызының

2 нче Б сыйныфында әдәби укудан үткәргән ачык дәрес эшкәртмәсе.


Класс: 2Б

Предмет: әдәби уку

Тема: Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр. З.Мансур “Кырмыска һәм малай”

Максат: текстта ориентлашырга һәм шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү; бөҗәкләр турында әдәби әсәрләр белән таныштыру.

сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү;

шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, дуслык, татулык, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Предмет буенча нәтиҗәләр : яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек һәм хрестоматия,сүзлек белән эшли белү;йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; әдәби әсәр герое белән бәйле төрле эстетик һәм әхлакый ситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү.

Төп төшенчәләр: ярдәмчеллек, чын дус, бердәмлек,күмәк көч

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: Әдәби уку, 2 класс, 1 нче кисәк, 85-88 б.

Дәреслек-хрестоматия, 45-46 б.


Җиһазлау: Презентация Power Point – “ Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр.”


Предметара бәйләнеш: русский язык, литературное чтение, татар теле, әдәби уку, математика, әйләнә-тирә, музыка, ИЗО, физкультура






Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру



Кояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш!

  • Чын дус дип нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

  • Әйдәгез, бүгенге дәрестә үзегезнең чын дуслар булуыгызны күрсәтегез. Бердәм булып эшләр өчен дәрестә игътибарлы булырга, бер-берегезне бүлдермичә тыңлый белергә, иптәшеңне аңларга тырышырга һәм аңа ярдәм итәргә омтылырга кирәк.











  • Укучыларның җаваплары

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую


II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру






  1. Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе” Уйдырма әкиятнең эчтәлеген искә төшерү.

Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан, мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе? 1 слайд

(Песи)2слайд

  • Ни өчен бу табышмакны әйттем икән?


  • Әкият ничек атала?

  • Ул нинди әкият?

  • Әйе, шулай. Юмористик әкиятнең бер төре.

  • Песинең исеме ничек?

Песи нинди?

  • Өй эше нәрсә иде?






  • Үткән дәрестә песи турында әкият укыдык.

  • Мырауҗан агай хәйләсе

  • Уйдырма әкият



  • Мырауҗан

  • Матур,йомшак,ягымлы

Үзеңә охшаган өлешне ятларга


ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү






  1. Табышмакларның җавапларын тап.

  1. Җәйнең буе бал җыя,

Кышның буе хәл җыя.

  1. Аллы-гөлле очкалак,

  2. Оча гөлләр кочкалап.
    3. Үзе бәләкәй генә булса да, үзеннән зур күтәрә .
    4. Борыны озын – фил түгел, Үзе шаулый – җил түгел.3 слайд

  • Бу табышмаклар нәрсәләр турында?

  • Ни өчен бөҗәкләр турында раслап күрсәтегез.

Без бүген бөҗәкләргә багышланган әдәби әсәрләр укыйбыз .

  • Нинди максат куярсыз үзегезгә ? Әдәби уку дәресләренең максаты нинди?




Тактада язу( шигырьнең авторы һәм исеме) АБВГДЗЫЯМАНСУРКЫРМЫСКА БЕЛӘНМАЛАЙАБВГД

Зыя Мансур кыскача белешмә 5,6 слайд



Бал корты


Күбәләк

Кырмыска


Черки яки озынборын


  • Бөҗәкләр 4 слайд

  • Чөнки аларда алты аяк.


Әмир белән Әминэ әңгәмәсе.


Аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнергә, укыган буенча үз фикереңне әйтә белергә, иптәшләрнең фикерләрен тыңлый белергә, бөҗәкләр турында күбрәк белергә.

Зыя Мансур “Кырмыска белән малай”


ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисаллар китереп раслый белү









Сүзлек эше (анлатмалы сүзлек)

Нәкъ,җан-фәрманга,мескенкәй,куаныч.

Әдәби әсәрне беренчел кабул итү.

  • Ничек уйлыйсыз ул нәрсә турында?

Укытучының үрнәк укуы.

  • Шигырь сездә нинди тәэсирләр калдырды?

  • Ни өчен?

  • Әсәрдәге төп катнашучыларны табыгыз.

  • Кырмыска кайда булган?

  • Көне буе авыр эш башкарганлыгы кайсы юлларда әйтелә?

  • Чынлыкта да кырмыскалар эш башкаралармы икән? Кырмыскаларны күзәткәнегез юкмы?

  • Кырмыска нинди күңелсезлеккә тарыган?

  • Кем коткарган аны?

  • Үз тырышлыгы белән генә судан чыга алыр идеме икән?

  • Ни өчен шулай уйлыйсыз? Бу турыда шигырьдә нәрсә диелгән? Шул юлларны табыгыз

  • Малай аны ничек коткарган?

  • Бу малайга кырмысканы коткару авыр булдымы икән? Ул аның өчен нәрсә кебек кенә булган?

  • Шушы куплетны кабат укыйк әле

  • Сез малайның бу эшен уен диеп кенә бәяләр идегезме? Ни өчен?

  • Ул нинди?

Бөҗәкләрнең файдасы

  • Кырмыска бик кечкенә бөҗәк. Уңган, хезмәт сөйгән, гел хәрәкәттә, эштә булган кешеләрне кырмыска белән чагыштыралар. Кырмыскалар бердәм булып, үзара ярдәмләшеп яшиләр. Ул – урман санитары.

Черкиләр кошлар, бакалар кебек хайваннар өчен азык. Аларның личинкалары белән суда яшәүче вак хайваннар туклана. Димәк, алар туклану чылбырының бер буынын тәшкил итәләр. 7 слайд

  • Малай кем була инде?

Күзләргә физкультминутка.

Төркемдә эш


Дәреслекнең 85 битен ачалар.

  • Кырмыска һәм малай турында.(исемдә чагыла)


  • Уңай тәэсирләр калдырды

Малай кырмыскага булыша

Малай һәм кырмыска


  • Арып-талып, эштән кайтып килә.


  • Әйе, алар бертуктаусыз хәрәкәттә, һәрвакыт эш белән мәшгульләр.


  • Ул суга егылып төшкән


Малай.

  • Юк.


  • Ул йөзә белми. ....



  • Чыбык сузып


  • Уен уйнау кебек кенә


  • Ул бәлагә тарган кырмыскага ярдәм иткән.


  • Игътибарлы, күзәтүчән, ярдәмчел



Кырмыска турында балалар фикерләрен әйтәләр









Табигать дусты.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:

яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү; өстәмә әдәбият белән эшли белү; укучыларның хисси һәм эстетик тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру






  1. Сәнгатьле укуга хәзерлек

  2. Сәнгатьле уку

  • Шигырьдән рәсемгә туры килгән юлларны табып укыгыз

  1. Нәтиҗә

  • Нәрсә ул әдәби әсәрнең темасы?


  • Шигырьнең төп мәгънәсе кайсы юлларда чагыла?

  • Соңгы куплетны укып күрсәтегез әле.

  • Бу юллар нәрсәне аңларга ярдәм итә?


Бу малайны чын дус дип буламы? Ни өчен?

  • Дуслык турында мәкальләр уку

Мәкальләрне укып анализлау 8 слайд


Сингапур структурасы Стё-зе-класс(Һәр укучы аерым биттә дус нинди була?дигән сорауга вакытка җавап яза,аннан сызык сыза,үзенә пар таба,укытучы сигналы буенча иптәшләренең фикерен яза)

Кемдә дус турында иң күп сыйфатлар?

Дуслык, чын дус турында йомгак ясау



Сыйныфта чын дуслар бармы?

Укучылар пышылдап укыйлар, сәнгатьле укырга әзерләнәләр.




  • Әдәби әсәрдә нәрсә яки кем турында да булса хәбәр итү

  • Соңгы куплетта.


  • Чын дус булуны аңларга. Кечкенә генә ярдәм дә, кайчак та бик авыр хәлдән котылырга ярдәм итә ала икән.

  • Ул дустын кыен хәлдән коткарды.


Хрестоматиянең 45 битендә бирелгән мәкальләрне укыйлар(Парларда эш)




Дус

Ярдәмчел, игътибарлы

Булыша, коткара, ярдәмга ашыга

Иң якын сердәшем

Иптәш



Такта алдына чыгалар.




РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

VIII. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү


  • Дәрестә аеруча да нәрсә кызыклы булды?



  • Нинди яңалык белдегез?











Чын дус төшенчәсен ачыклау

Дус, дуслык турында сөйләшү

  • Дустың белән бергә шатланырга һәм борчуларны уртаклашкан очракта тормыш авырлыклары кичерүе җиңелрәк бирелүен; бөҗәкләр турында матур шигырьләр барлыгын белү; бөҗәкләр бик кечкенә генә хайваннар булсалар да алар табигаь өчен бик файдалы: матур төсләре, күңелле җырлары белән безне сөендерәләр, тормышыбызны матурлыйлар.


ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


IX. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

  • “Чын дус” дигән темага 5-6 җөмләдән торган хикәя язып килергә






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
?д?би уку 2 класс Тема: Б???кл?р турындагы шигъри ?с?рл?р. З.Мансур “Кырмыска ??м малай”

Автор: Камалиева Гульнара Ильясовна

Дата: 07.04.2016

Номер свидетельства: 316248


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства