kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Әдәби уку "Кыссаи Йосыф"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока по татарской литературе по теме: "Кыссаи Йосыф" для 4 класса. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Әдәби уку "Кыссаи Йосыф"»

Әдәби уку.

Дәрес темасы: Кыссаи Йосыф.

Дәрес максаты: Кол Галинең “Кыссаи Йосыф” поэмасының эчтәлеге белән таныштыру. Әсәрдә бирелгән төп идеяне аңлату.

Бурычлар: 1) Кол Гали һәм ул яшәгән чорның үзенчәлекләрен аңлату;

2) Поэманың эчтәлеге аша кешелеклелек сыйфатларын аңларга ярдәм итү;

3) Йосыф һәм аның туганнарының эш-гамәлләренә бәя бирү аша ярдәмчеллек, юмартлык сыйфатлары тәрбияләү. Хөсетлек сыйфатының тискәре икәнлеген төшендерү.

Материал: Дәреслекнең 1нче кисәгендә 56-59 нчы битләр, 3 нче кисәктә 36 бит.

Җиһазлау: “Йосыф-Зөләйха” поэмасына иллюстрацияләр,яшел һәм сары карандашлар, Мөхәммәдьяр, Колшәриф портретлары, “Кыссаи Йосыф” аудиоязма аудиоязмасы.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

  2. Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү

  2. Дәреслекнең 55 нче биттеннән Кол Гали турындагы мәгълүматны уку.

  3. 3 нче сыйныфта Йосыф турында укыганнарны искә төшерү. (Лена Шагыйрьҗан. “Сөмбикә манарасы”)

  1. Бала нинди авырлыклар белән очраша?

Кол Галинең исеменә аңлатма биргәндә (Ни өчен кол?) Борынгы кешеләрнең тормышын тасвирлаганда.

  1. Авырлыктан чыгу юллары.

Дәреслектәге өзекләргә игътибар итү аша. Укытучының әңгәмәсе ярдәмендә.

  1. Яңа материалны аңлату.

  1. Казан ханлыгы шагыйрьләре турында мәгълүмат бирү. (Колшәриф, Мөхәммәдьяр, Колмөхәммәт).

  2. “Кыссаи Йосыф” поэмасыннан өзекне аудиоязмада тыңлау.

  3. Дәреслекнең 56 нчы битеннән поэманы чылбыр буенча кычкырып уку.

  4. 57 нче биттәге рәсемне карау. “Музй йортын”да караган Кол Гали портреты белән чагыштыру. Охшаш һәм аермалы якларын табу.

  5. 57 нче биттәге өзекне рольләргә бүлеп уку.

  6. Дастан җанры белән таныштыру. Дастанны әкияттән аерырга өйрәтү.

  • Дастан- әкият сюжетларын, риваять, легендаларны әдәби яктан эшкәртеп язылган әсәр. Ул проза яки шигырь белән, яисә һәр икесен аралаштырып язылган булырга мөмкин. Дастаннар өч төркемгә бүленә: тарихи дастаннар (“Җик Мәргән”, “Чура батыр”, “Идегәй”); Алыплар турында хикәятләр (“Ак Күбәк”); мәхәббәт дастанары (“Йосыф китабы”, “Таһир белән Зөһрә”, “Бүз егет”).

  1. Физминутка.

  2. Белемнәрне беренчел ныгыту.

  1. Укылган өзекләрнең эчтәлеген сөйләү

  2. Ни өчен кардәшләре Йосыфны коега ыргыта?

  3. Кайсы туганы Йосыфка ярдәм итә?

  1. Мөстәкыйль эш.

  • М. Рәфыйковның “Усак яфраклары сөйләшә” әсәрен укып, биремне үтәргә.

  1. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре

  1. Мөстәкыйль эшне тикшереп, билгеләр кую.

  2. Дастан турындагы аңлатманы укып өйрәнү.

  • “Йосыф-Зөләйха” поэмасын ни өчен яттан өйрәнгәннәр, кулдан күчереп язганнар, көйләп укыганнар?

  1. Аудиоязмада өзекне тыңлап, көйләп укырга өйрәнү.

  1. Дәрескә йомгак. Рефлексия.

  • “Кыссаи Йосыф” китабы сездә инди хисләр уятты? Ни өчен?

  • Әсәрне көйләп укырга өйрәнү кыенмы? Бу алым сезгә ошадымы?

  • Үз – үзеңә нинди билге кур идең?

  1. Өй эше.1в. Дәреслек-хрестоматиядән “Зөләйха”әсәрен укырга.

2в. “Йосыф-Зөләйха” поэмасын китапханәдән алып, тулысынча укы ыгарга.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Әдәби уку "Кыссаи Йосыф"

Автор: Валиева Лилия Глюсовна

Дата: 07.11.2016

Номер свидетельства: 356347


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства