kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Б?лм? г?лл?рен карау

Нажмите, чтобы узнать подробности

Развернутый план конспект урока по окружающему миру в начальной школе                                                                                                        

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Б?лм? г?лл?рен карау »

МБС(к)ОУ"Бардымская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат 8 вида"









Бүлмә гөлләрен карау









Тема:















Укытучы:Иткинина Инария Фанисовна

























Барда,2015



Тема: Бүлмә гөлләрен карау

Максат:

1.Белем бирү:

- Укучыларның бүлмә гөлләре турындагы белемнәрен киңәйтү;

-Бүлмә гөлләрен тәрбияләү кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итү;

-Алган белемнәрен практикада куллану теләге булдыру;

-Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне күзәтүне һәм күзәтү көндәлеге белән эшне дәвам итү.

2.Тәрбияви:

- Укучының дөньяга караш даирәләрен киңәйтү, табигатьне сакларга, аңа карата мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга өйрәтү;

- Туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

-Фәнгә карата кызыксыну тәрбияләү;

3.Үстерелешле:

-Фикерли,уйлый белү сәләтләрен үстерү;

- Бәйләнешле сөйләм осталыгын арттыру,чагыштыра белү сәләтләрен үстерү;

-Группаларда эшли белергә,бер-берләрен тыңлый,аңлый һәм үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү.





Материал: Дәреслек: “Әйләнә-тирә дөнья”,эш дәфтәре, ноутбук,проектор,

экран,презентация “Бүлмә гөлләрен тәрбияләү”, перчаткалар,лейка,нәни көрәк,таякчык,салфетка,кисточка, кисмә материаллар, кайчы, клей, кызыл, сары, зәңгәр түгәрәкләр.




Дәрес барышы

I. Оештыру

Исәнләшү,дәрескә әзерлекләрен барлау,кәефне смайликлар ярдәмендә билгеләү.

II. Узган дәрес темасын ныгыту.

Тест: “Бүлмә гөлләрен таныйсыңмы?”

Сораулар:

1)Нинди гөл керпегә охшаган? (Кактус)

2)Нинди гөлне халык “чуртан койрыгы” дип атый? (Сансевьера)

3)Кайсы гөл ел әйләнә чәчәк ата ала? (Фиалка)

4)Нинди гөл абагага охшаган? (Пальма)

Укытучы:

-Булдырдыгыз,рәхмәт балалар.

III. Ял минуты

Болында ал,кызыл,күк зәңгәр

Бик матур чәчәкләр,

Кояшка үрелеп,(югарыга үреләләр)

Нурларын чәчәләр.(кулларын һавада болгыйлар)

Алга да иелеп,ян-якка бөгелеп(алга,ян-якка бөгеләләр)

Дусларын сәламли чәчәкләр.(кулларын һавада болгыйлар)

Шул вакыт бер матур күбәләк

Кунды да чәчәккә

Әйләнә-әйләнә биеде чәчәктә.(күбәләк булып бииләр)

Укытучы:

-Балалар,сез күбәләкләрне нәрсәгә охшатасыз?

-Чәчәкләргә.

Укытучы:

-Ни өчен?

-Күбәләкләр дә чәчәкләр кебек төрле-төрле һәм бик матурлар.

Укытучы:

-Дөрес,балалар.

IV.Яңа материал

Укытучы:

-Укучылар, без сезнең белән табигатебезнең теректабигать һәм терек булмагантабигать төрләренә бүленгәнен беләбез.Я, әйтегез әле,терек табигать һәлак булмас өчен нишләргә тиеш?

Укучылар:

-Суларга,тукланырга.

1. Дәреслек белән эш.(34 бит)

Укытучы:

-Укучылар,рәсемнәрне игътибар белән карыйк әле.Сез аларда үзгәреш күрмисезме?

Укучылар:

-Күрәбез,астагы рәсемнәрдәге гөлләр корыганнар.

Укытучы:

-Гөлләр корымасын өченнишләргә кирәк?

Укучылар:

-Аларны тәрбияли белергә кирәк.

Нәтиҗә:Гөлләр терек табигатькә керәләр.Алар сулыйлар,тукланалар,

үсәләр.Кешеләр аларга үсәр өчен шартлар булдырырга тиешләр.

Укытучы:

-Балалар,димәк гөлләр безнең кайгыртуыбызга мохтаҗ икән бит.Без аларга тиешле шартлар тудырып,кайгыртып торсак кына алар безне матур чәчәкләре белән шатландырачаклар икән.Ләкин без теге,яки бу гөлгә нинди тәрбия кирәклеген дә яхшы белергә тиешбез.

-Сезнең “Яшь гөлүстерүчеләр” буласыгыз киләме?

Укучылар:

-Әйе.Килә.

Укытучы:

-Беренчедән,“Яшь гөлүстерүчеләр” гөлләрне тәрбияли белергә һәм тәрбияләү өчен кирәк булган эш коралларын булдырырга тиешләр.Бүлмә гөлләрен карап үстерү өчен кирәкле әсбапларны карыйк әле.Болар нәрсәләр?

Укучылар:

- Болар лейка,көрәк,сиптергеч,таякчык,сөрткеч тукыма.

  • лейка- су сибәр өчен;

  • көрәк-күчереп утырту өчен;

  • сиптергеч-су коендыру өчен;

  • таякчык-йомшарту өчен;

  • сөрткеч тукыма-тузан сөртү өчен;

Укытучы:

-Бик дөрес әйтәсез балалар.Балалар,гөлләргә ни өчен су сибәргә кирәк?

Укучы:

-Кипмәсен өчен, дым булсын өчен.

Укытучы:

-Гөл савытларындагы туфракны ни өчен тукландырырга кирәк?

Укучы:

-Гөл савытында туфрак аз күләмдә,анда булган туклыклы матдәләр тиз бетә.Шуңа күрә дә туфракны даими тукландырырга кирәк.

Укытучы:

-Ә ни өчен туфракны йомшартабыз.

Укучы:

-Гөлләргә сулар өчен һава кирәк.Тамырларына һава үтеп керсен өчен туфракны йомшартабыз.

Укытучы:

-Әйе,балалар,сез бик дөрес фикер йөртәсез.

Нәтиҗә:Гөл үстерүчеләр барлык кирәкле әсбапларны булдырырга тиешләр.Гөлләребез матур булсын өчен дә,алар чәчәк атсын өчен дә күп тырышырга кирәк.

V. Ял минуты

Гөлләрем” җырының көенә бию

Укытучы:Укучылар,ә хәзер әйдәгез,без сезнең белән бергәләп гөлләрне үстерү кагыйдәләрен булдырабыз.Гөлләрне тәрбияләргә авырыксынган дусларыбызга да бирербез.Сез ризамы?

Укучылар:

-Әйе.Без бик риза.

VI.Группаларда иҗади эш

Укытучы алдан әзерләнгән нәни китапчыкларны тарата.Куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелә.Балалар иң беренче биткә үзләренә ошаган гөл рәсемен, аннары укытучы укыган кагыйдә турына тиешле рәсемнәрне кисеп ябыштыралар











1 бит





2 бит

Кагыйдә -1

Гөлләргә су сибәргә кирәк:

-җәй көннәрендә көн саен,ә кыш айларында сирәк сибәсе;

-гөлләргә сибәсе су бүлмә температурасында булсын;

-суны гөлнең тамырына,яисә савытның аслыгына салыгыз.



3 бит

Кагыйдә -2



Гөл балчыгын йомшартырга кирәк:

-балчыкны махсус агач таякчык белән тамырларына зыян китермәслек итеп кенә йомшартасы.



4 бит



Кагыйдә -3

Гөл яфрагындагы тузанны сөртергә кирәк:

-Гөлнең йомшак яфрагын йомшак тукыма белән сөртәсе;

-Каты яфракларны бәрхет тукыма белән сөртәсе;

-Кактус шикелле гөлләрнең тузанын йомшак кисточка белән бик сакланып кына сөртәсе.





5 бит



Кагыйдә -4

Гөлләрне якты урынга куярга кирәк:

- җәй көннәрендә кояш артык нык кыздыра торган урыннарда тотма;

- кыш айларында яктылык җитәрлек булсын

VII.Рефлексия.

Укытучы:

-Укучылар, без бүгенге дәрестә максатыбызга ирештекме икән соң? Әйдәгез тикшереп карыйбыз.Сезнең гөлләр үстерәсегез киләме? Матур гөлләр үстереп өегезне тагын да ямьлерәк итәр идегезме? Дәрес сезнең өчен кызыклы булдымы?

Менә шушы кактус гөлен бизибезме? Сез аны бизәр өчен нинди төсләр сайлар идегез? Төсләргә аңлатма биреп китәм:

кызыл төс

- дәрес кызыклы булды, мин гөлләр үстерегә телим;



сары төс

-дәрестә миңа бик авыр булды, ләкин мин гөлләр үстерү кагыйдәләрен өйрәнәчәкмен;

зәңгәр төс

– мин гөлләр үстерергә теләмим



VIII.Иҗади бирем

Киләсе дәрескә “Минем гөлем нәрсә турында уйлый” темасына әкият уйлап килергә






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
Б?лм? г?лл?рен карау

Автор: Иткинина Инария Фанисовна

Дата: 18.03.2015

Номер свидетельства: 188381


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства