Тема | Сузык аваз хәрефләре турында ныгыту. |
Теманың максаты | Сузык авазлар турында белгәннәрне ныгыту. Кайбер сузыкларның рус теленнән кергән сүзләрдә дә булуын әйтү, аларның әйтелешендәге аерманы күрсәтү, дөрес укырга өйрәтү. |
Планлаштырылган нәтиҗә | Предмет күнекмәләре | УУГ |
| Татар телендә 9 сузык аваз барлыгы , рус сүзләреннән 3 сузык аваз өстәлеп,барлыгы 12 сузык аваз булуын ныгыту. Татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белергә өйрәтү. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. | Шәхси: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру; Регулятив: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү; Танып – белү : кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү; Коммуникатив: үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү. |
Төп төшенчәләр | Төшенчәләр: -калын сузыклар -нечкә сузыклар | |
Предметара бәйләнешләр | Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку | |
Ресурслар -төп -өстәмә Җиһазлау | Дәреслек: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова “Татар теле” 2 кисәк, 41- 42 бит “Мөстәкыйль эш дәфтәре”, 28 бит таблица |
Төркемнәрне оештыру | гамәли, индивидуаль һәм парлы эш. |
Сингапур структуралары:ХАЙ ФАЙВ, ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН,ДЖОТ ТОТС, РЕЛЛИ ТЭЙБЛ, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР |
Оештыру технологиясе | Һәр этапның өйрәтү һэм үстерү биремнәре | Һәр этапның диагностик биремнәре. |
I этап. Оештыру моменты. Максат – төркемнәрне дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару. | I этап. Оештыру.Исәнләшү.( ХАЙ ФАЙВ – тынычландыру сигналы) Сыйныфташларны сәламләү (кара- каршы , җилкәдәш күршене сәламләү.) - Хәерле көн укучылар! -Кәефләрегез ничек укучылар? -Бик яхшы .Дәрес дәвамына шундый яхшы кәеф телим сезгә. | -Хәерле көн,уң күршем! -Хәерле көн, ал күршем! -Хәерле көн , дусларым! -Хәерле көн, кунаклар! Смайликлар күрсәтү. |
II этап. Актуальләштерү. Максат – алдагы, үткәндә өйрәнелгән белемнәрен тикшерү. | II этап. 1.Матур язу күнегүе үтәлә Сс Сс сос Сс Сс сос 2.Белемнәрне кабатлау. ТЕЙК ОФ - ТАЧ ДАУН структурасы кулланыла. (Җөмлә дөрес булмаса басалар.) -Татар алфавитында 33 хәреф. -Җөмлә тәмамланган уйны белдерми. -Җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән языла. - Җөмлә беткәч нокта куелмый. -Сыер кем? соравына җавап бирә. -Бал нәрсә? соравына җавап бирә. -Татар телендә 10 сузык аваз бар. Дөрес укучылар .Рәхмәт. | II этап. Татар алфавитында 39 хәреф. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә. Җөмлә беткәч нокта куела. Сыер нәрсә? Соравына җавап бирә. Татар телендә 9 сузык аваз бар. (ШУУГ) |
III этап. Белемнәрне ныгыту. Максат : татар телендә дә кулланыла торган сүзләрне дөрес әйтеп уку, сөйләмдә ул сүзләрнең кирәклеген төшендерү. | III этап. | III этап. Калын һәм нечкә сузык авазлар. Һәр укучы 4 әр сүз яза. Язып бетергәч бер укучы сүзләрне укып күрсәтә. |
IV этап. Алган белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту. Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту, калын һәм нечкә авазлардан торган сүзләрне танып-белү күнекмәләрен үстерү. Мөстәкыйль эш. | IV этап. 17 нче күнегү. 12- 13 нче биттәге кош – корт һәм хайван рәсемнәреннән калын һәм нечкә сузыгы булган бишәр сүз язып алабыз.. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР СТРУКТУРАСЫ .( Музыка уйный. Укучылар дүртәрләп төзелә. Беренче баскан укучының хәрәкәтен калган укучылар кабатлый.) 2.Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә 28биттәге биремне үтәү. Калын һәм нечкә сузык авазлар астына сызарга. | IV этап. әтәч, дөя,җәен,ишәк, төлке, ләкләк ат, аю, бозау, тукран,сыер. Калын сузык авазлар астына – бер сызык, нечкә сузык авазлар астына - ике сызык сызу.. |
V этап. Контроль. Максат –укучыларның игътибарлылыгын тикшерү . | V этап. 2 укучы бер биттә чиратлап калын сузыклар,аннары нечкә сузыклар кергән сүзләрне язып алалар. КАБАК, КӘБЕСТӘ, БӘРӘҢГЕ, КЫЯР, БОРЫЧ, ШАЛКАН , КИШЕР, ЧӨГЕНДЕР - Нинди сүзләр язылган? -Яшелчәләр турында нәрсә әйтә алабыз? | V этап. Кабак, кыяр, борыч, шалкан Кәбестә, бәрәңге, кишер, чөгендер |
VI этап. Рефлексия. | Татар телендә ничә сузык аваз бар? Нинди төркемнәргә бүленәләр? |
VII этап. Йомгаклау. | . Укучыларның дәрестә алган белемнәре турындагы фикерләрен тыңлау Дәрес кызыклы үтте ... Мин дәрестә аңламадым ... Дәрестәге эшемнән канәгать … |